Логотип
Проза

Бәрәңге кыйссасы

Шаян хикәя

Хәким картның биле ычкынды. Бу хәлнең элек тә булганы бар иде инде. Тик болай озакка китеп, урынга ук калганы булмады аның. Карчыгы Гөлсинә җылытып кирпеч тә куеп карады, күрше Дания түти елан кебек боргаланып торган сөлекләрен дә салып маташты, инде гомергә укол ясатмаган башы белән оялуыннан башын мендәргә яшереп арт шәрифен яшь медсестра Лилиягә дә ачып ятарга туры килде. Тик биленә котырган эт кебек ябышкан авырту бераз җиңеләйсә дә, бер эш эшләргә бирмәде. Кирәк бит – бәрәңге алу чорында аунап ят инде. Үч иткәндәй, телевизоры, радиосы да бүген-иртәгә көчле яңгырлар башлана дип колак итен ашап тора. Карчыгы инде әллә ничә тапкыр: «Атасы, әйдә балаларны чакырыйк», – дип сүз башласа да, Хәким карт башта бик каты торды. «Нәрсә, үләргә ятмыйм бит, иншалла торырмын», – дип кырт кисте. Юк, балалар кайтуын ярата иде ул, тик эш беткәч, кунакка гына кайтсыннар. Яшьтән үк шәһәргә чыгып киткән балалар авылга елга бер-ике кайталар, бер эшне дә ул дигәнчә эшли алмыйлар. Аннан гомергә кеше эшен яратмады, «Әле, Аллага шөкер, җир җимертмәсәк тә, үзебез барына да җитешәбез», – дия иде ул. Тик көннәр үтеп тә алга китеш булмагач, бичарага ни чара дип риза булды.

– И Аллам, шушы көнгә кал инде, – дип, карчыгының иске шәленә төрелгән билен ышкый-ышкый, өй янына туктаган машинага каршы чыкты ул. Машина ишеге ачылып, иң беренче олы малае Илгизәрнең соңгы елларда ару түгәрәкләнгән корсагы килеп чыкты. Аннан, мыш-мыш килеп, калган гәүдәсе тәгәрәп, Хәким карт каршына килеп басты. Илгизәр артыннан шулай ук тәгәрәп диярлек иреннән дә уздырган килене Сания да күренде. Алар төшүгә машина, шыгырдап, ару гына күтәрелеп китте. Ул да булмады, арткы ишек ачылып, ике колагына да ниндидер баулар тыккан, быел институт бетерү сәбәпле, берәр ел ял итәргә тиешле оныклары Карина чыгып басты. Башы селкенеп торганын күреп, Гөлсинә карчык куркудан бисмилласын укый башлады.

– И Ходаем, әллә калтыравык булдымы? Ник селкенә ул?

Шулчак Илгизәр ачу белән тегенең колагыннан бауларын тартып алды.
– Әби, бабаң белән күреш, чукындың инде шул телефоның белән, – дип, кызын картлар каршына бастырды. Тегесе яңа дөньяга килгән бозау сыман күзләрен мелт-мелт итеп бераз басып торды, әтисе арттан бераз төртеп җибәргәч кенә килеп башта әбисен, аннан бабасын кочаклады. Шуннан зур бер эш кырган кеше кебек колагына телефон бауларын элеп йортка атлады. Үрдәк сыман чум-чум атлап барган килен белән улына, алар артыннан сәлкен-селкен килеп барган оныкка карап Хәким карт башын селкеп карап калды. 

– Да, алыр инде болар бәрәңгеңне! – диде ул карчыгына карап. Килен ару гына кысталгандыр, өйгә дә кермичә абзарга таба теркелдәде. Хәким карт баскычка менәргә өлгермәде, шул яктан колакны ярып чәрелдәгән тавыш ишетелде. Тавышка өйдәгеләр атылып чыкты. Абзар ягыннан бер кулы белән чалбарын тотып, бер кулы белән башына кунган кызыл әтәчне куалап Сания йөгереп чыкты. Беразга барысы да аптырап калды. Иң беренче Хәким карт аңга килде. Баскычка сөялгән себеркене алып кызыл әтәчне киленнең башыннан бәреп төшерде дә: «Башланды ат кәмите!» – дип йортка атлады. 

Гөлсинә, ябылып та бетмәгән ишеккә карап, картына төртеп алды: «И шушының телен, эткә атсаң эт ашамас!» Аннан йөгереп барып Саниянең салам ябышкан өсләрен каккалап, җитәкләп киленен үзе бәдрәфкә озата китте. Өйгә кергәч, стресс булган киленгә дару каптырып урынга яткырдылар.
 
– Ул бандит әтәч барында үлсәм дә тышка чыкмыйм, – диде килен, бер сәгатьтән көчкә телгә килеп. 

Кичкә Казаннан кызы Илүзә белән кияве Дамир, оныклары утыз яшьлек Тамирланны ияртеп кайтып төштеләр. Үзенең ни гөнаһ өчен җан тәслим кылганын да аңламыйча, бөтен урам тавыкларын ятим калдырып, авылдагы иң хәтәр егетләр рәтендә йөргән кызыл әтәч казанга кереп чумды. Йортка күптәннән газ кереп тә сүтелми калган мичкә бәлеш кереп утырды. Бар да өстәл янына җыелгач, теге ике оныкны ашата алмый ах итте Гөлсинә карчык. Беренчедән, алар икесе дә кулларыннан телефон төшермиләр, икенчедән, сумкаларыннын алып бертуктаусыз шатыр-шотыр теге чипсы дигән нәрсә кимерәләр дә, бертуктаусыз каплы сок эчәләр. Телефоннарына багынып утыра торгач, икесе ике диванда йоклап киттеләр. Балаларны борчымыйк, дип, аларга тиюче булмады. Әтәч белән бәлештән соң юл да бик арытты, дип, калган ике тахтаның берсенә малай белән килен, икенчесенә кыз белән кияү ятып, тәмләп әвен базына киттеләр. Мунчага себерке әзерләп йөрүче Хәким, кергәч, кая ятарга белми торды. Карчыгы мич артында каз утыртырга дип ясаткан такта сәкегә икесенә ничек кирәк алай урын әтмәрләде.

Иртән өйдә мәхшәр башланды. Ватан сугышына әзерләнгән кебек өр-яңадан тамак туйдырып, кат-кат киенеп, өч көрәк белән бакчага чыктылар. Учына төкереп көрәккә иң беренче тотынган Илгизәр, биш-алты рәт чыгуга хәле бетеп, ызан башына барып ауды. Әтәч һөҗүменнән һаман айный алмый йөргән килен, тиз генә машинадан кан басымы үлчи торган аппарат алып чыгып, иренә таба тәгәрәде. Илгизәргә дару эчереп, утырып торырга гына кушылды. Оныклары Тамирлан башта көрәккә бер аягы белән басып карады. Җиргә батырырга көче җитмәгәч, ике аягы белән менеп сикереп маташканда көрәк, бу чаклы интектерүгә түзмичә, сабы белән егетнең маңгай шәрифенә тартты. Тегесе бераз селкенеп торды да башын тотып чүгә башлады. Моны карап торган әнисе Илүзә, чебие янына очып килгән тавык кебек чырыйлап, бер якка кыйшаеп барган улына барып тотынды. Тамирланны җиргә сузып салдылар. Маңгай бераз кызарып чыккан иде. Өйдә табылган бинт, Гөлсинә карчыкның ырматизын ышкый торган спирт ише әйберләр белән егеткә беренче ярдәм күрсәтелде. Салкын сулы чүпрәк ябып баш астына иске мендәр кыстырып ятып торырга куштылар. Әнисе машинадан җылы япма алып килеп япты. Бу хәлләрне карап торган Хәким картның түземе төкәнде.

– Булмаса, ими дә каптырыгыз инде. Аның яшендә минем өч балам бар иде. Урман кисеп өй салдым. Агач төшеп аяк сынгач, гипслы килеш бура бурадым. Ниткән ир-ат болар, и кадыйр, – дип лачт итеп төкерде дә өйгә кереп китте. 
Ул арада кичә майлы шулпадан соң берүзе ярты бәлешне ашап бетергән кияү Дамирның ашказаны бу хәлгә чыдамады. Бәдрәф ягыннан чалбарын күтәреп, инде генә көрәккә тотынуга, нидер исенә төшкәндәй, тузан туздырып, тагын торып чаба. 

Яу кырында батырлар кимегәннән-кими барды. Ничек кенә тырышса да, биле бөгелмәгәнгә бәрәңгене утырып җыючы Каринага да чират җитте. Аның кинәт акырып елап җибәргәненнән куркып, үләргә яткан Тамирлан да сикереп торып утырды. Эшне ташлап, бар халык Карина янына җыелды. Өйдә коймак пешерергә җыенып йөргән Гөлсинәгә хәтле оекчан килеш очып чыгып җитте. Кулын тотып илереп акырган оныгын, аның янында ике мичкә кебек тәгәрәп йөргән улы белән киленен күреп, өне китте аның.

– И Ходаем, әллә елан чактымы? – дип, оныгына барып тотынды. Бераз вакыттан соң эшнең нидә икәне ачыкланды. Каринаның кичә генә салонда ясаткан тырнагы сынган икән.

– Кеше кулы өзелсә дә бу чаклы кыланмас, бу хәтле акыруга бакча артындагы тана куркудан бозаулагандыр инде! – диде аксап-туксап тавышка йөгереп килгән Хәким карт, эшнең нидә икәнен аңлагач. 

– И әти, син что понимаешь! – диде теге әтәч шаукымыннан айныган килен. – Өч меңгә ясаткан маникюр бит ул. Баланың иртәгә день рожденияга барасы бар. Елама, кызым, әйдә керәбез. 

Кызны ике яклап култыклап, әтисе белән әнисе өйгә кертеп куйдылар. Алар артыннан элкен-селкен килеп Тамирлан да диванга кереп ятты.
– Улым, торып йөрмә, сотрясение була күрмәсен, – дип калды аның артыннан әнисе. 

Кеше булмагач, капчык авызы булса да тотып торыйм дип чыккан Хәким карт сүзсез кала алмады:
– Ул башта селкенер әйбер бар дип уйлыйсызмыни. Мие булган ир көрәк сабына менеп сикерми ул. Аның яшендә кая менеп сикерергә бик шәп белә идек без. Өйләнә дә алмас, ул да тумас, кыз да тумас, туса да тормас.

Гөлсинә карчык ике арада йөреп арып бетте. Инде бер-ике тамчы яңгыр да тамып алды. Аптырагач, инде колагына телефонын тыгып бераз тынычланган Карина янына килеп башыннан сыйпады да:
– Кызым, хәлең рәтләнгән бугай, әйеме? – дип сорды. Кыз, колагыннан телефон бавын алып, башын селкетте. 
– Балам, мин бакчага чыгам, менә таба, менә әзер камыр, син коймак пешер инде. Берәр ярты сәгатьтән чәйгә керербез. Ярармы,бәбкәм.

Кыз башын селкеде. Гөлсинә карчык абына-сөртенә бакчага ашыкты.

Бераздан ачыккан, арыган халык йортка ашыкты. Борынга көйгән ис бәрелде. Өй эче зәңгәр төтен белән тулган иде. Гөлсинә карчык коты очып газ плитәсенә ашыкты. Анда бер урында суы беткән чәйнүк сикерсә, икенче камфоркада бөтен булган коймак камыры тутырылган таба көеп утыра иде. Берсе диванда, берсе тахтада колакларына телефон бавы тыгып тәмләп йоклаган балаларын уятып, исән-сау икәнлекләренә куанган әти-әниләр шатланып, әтәчсез калуга ачу итеп әллә ни куандырмаган тавыклар астыннан булган бар йомырканы алып кереп кыздырып тамак ялгадылар. Аннан соң, бәдрәф белән ике арада чабып иза булган кияүнең киңәше белән, ашагач эшләүнең зыянлы икәнен тыңлап, бераз ял итеп алырга булдылар. Кайсысының борын сызгыртып, кайсысының бүрәнә селкетерлек итеп гырлавын тыңларга көче җитмичә, Хәким карт мунча яңартырга чыгып китте. Гөлсинә карчык, аяк очларына гына басып, балалар кайтуга дип тоткан тозлы каздан шулпа салып җибәрде. Ул арада тәрәзәгә шыбыр-шыбыр бәреп яңгыр ява башлады. Ничек кирәк алай уянып чыгып, инде казыган бәрәңгене икегә бүлеп машиналарга төяделәр. Мунча кереп, майлы шулпа ашаганнан соң  өйдәгеләр урыннарына тәгәрәште. Хәким карт кичәге урынга менеп ятты. Балаларга күчтәнәчләр хәстәрләп йөргән Гөлсинә карчык, инде йорттагылар тирән йокыга талгач кына, аягын көчкә сөйрәп –  ничек кирәк алай карты янына сыенып башын төртүгә үк йоклап китте. Каз шулпасыннан баш тарта алмаган кияү генә төнне йорт белән абзар арасында йөгереп үткәрде.

Иртән ялтырап кояш чыккан иде. Балалар берәм-берәм чыгып машиналарына төялделәр. Башы бәйләнгән Тамирлан белән бармагы марляга чорналган Каринаны әниләре машинага җитәкләп чыгарды. 

– Бәлки теге атнага кайтып булмасмы әле, – дигән булды кызы Илүзә. Эчен тотып, чыраена карасаң, кичә генә бөтен туган-тумачасын күмгән кешегә охшаган кияү Дамир сүзгә кушылмады.
– Балаларның иске гаршугы бар. Алмыйсызмы? – диде Хәким карт, аңа карап көлмәскә тырышып. Карчыгы дык итеп кабыргасына төрткәч, капка төбенә барып басты.

– Без точно кайта алмыйбыз. Каринаны Туниска ялга озатабыз. Укуын бетереп, баланың әле юньләп ял иткәне юк, – диде килен, түгәрәк гәүдәсен көчи-көчи машинага урнаштырып маташканда.

– Юк-юк, берүк йөрмәгез. Ничек тә алып бетерербез, – диде ике төн буе каты сәкедә ятып биле ару гына турайган Хәким карт.

Гөлсинә карчыкның хәле балаларына кул изәп, мыдыр-мыдыр догаларын укып калырга гына көче җитте. Менә-менә җиргә тиям дип торган машиналар кузгалуга, ул лап итеп карты янына капка төбендәге утыргычка барып утырды. Машиналар күздән югалгач, карчык яулыгы белән күзен сөртеп:

– И атасы, әле дә балалар бар инде. Ни эшләр идек, – дип куйды.

Кояш бераз җирне җилләткәч, Хәким карт абзардан көрәк алды да бәрәңге бакчасына атлады. Аның артыннан чиләк, капчыкларын тотып Гөлсинә карчык ашыга иде.

Фото: Изображение от wayhomestudio на Freepik">Изображение от wayhomestudio на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар