Логотип
Проза

Атма ашка таш белән

Чарасыздан Әюпҗанны им-томчы әбигә күрсәттеләр. Әби өшкерде, догалар укыды, тик барыбер Әюпнең чирен җиңә алмады...

Заманына карата шактый гына зур, алты почмаклы иде Диния белән Әюпҗанның сала башлаган йортлары. Караидел якларындагы урманнан диләнкә алып, Әюпҗан, абыйсы һәм кул астына керә барган улы белән, кышын карга бата-чума, туңа-туңа өйлек агач әзерләделәр. Агачны китерү чарасын механизатор Әюпҗан үзе тапты. Колхозларның көчле чагы, «Беларусь»та эшләгән Әюпҗанны агач, такта яки башка кирәк-ярак ташыган өчен шелтәләүче булмады. Язын әз-мәз кар эри башлау белән, Әюпҗан, Мишкәдән ике балта остасы китереп, иске йортлары каршында бура бурата да башлады. Осталарның кулларында балта уйнаклап кына тора: агачны тиешенчә үзләре кисә, үзләре үк бура бурый. Кыр эшләре башлануга басудан кайтып кермәгән Әюпҗан урынына төзелеш белән абзыйсы җитәкчелек итә. Хуҗа әзерләгән көмешкәне дә кызганмый, хуҗабикә пешергән аш-суны да кыстый-кыстый ашата. Аш-суга килгәндә, Диния пешеренергә бик оста. Тырышып эшләгән осталарга көн саен тел йотарлык бәлешен дә сала, итле ашын да пешерә. Өе биек, өйрәсе сыек диярлек булмасын. Ә көмешкәне Әюпҗан үзе алдан әзерләп куйды. Мари осталарының ансыз эшкә тотынмаячакларын белә иде. Ике оста – Чтапан белән Митрәйнең ашау-эчү кысык булмасын дигән шартын Әюпҗан үтәргә тырышты. Осталарга булышырга берничә көн өмә дә җыйды. Рәт артыннан рәт – бура күз алдында үсә бара. Әзер бураны киптерергә өеп куйгач, Әюпҗан осталарны, бөтен булышкан ир-атны җыеп, әйбәтләп сыйлады. Бер елдан йортны күтәрергә, төзеп бирергә килешеп, Әюпҗан тиешле хакын түләде дә балта осталарын өйләренә илтеп куйды. Үзе исә вакыты булганда киптерергә куйган бура яныннан китмәде дә диярлек. Хыялында бер-ике елдан, сөенә-сөенә, төзелеп беткән яңа йортка чыгачакларын күз алдына китерде. Монда ишек, монда тәрәзәләр, монда болдыр, монда мич... Атасыннан калган иске йорт җиргә сеңеп бара. Инде өч бала атасына, колхозның алдынгы механизаторына иске йортта яшәү төс түгел. Ястыгым – җир, юрганым – күк дип яшәүчеләрдән түгел Әюпҗан. Тырышлыгы да, уңганлыгы да бар. Акчасы гына җитсен. Акча дигәннән, Әюпҗан эшләп тапкан өстенә хатыны Диния дә иш янына куш итәргә тырыша. Авылдагы бердәнбер кибеттә сатучы булып эшләгән Диниягә акмаса да тама тора. Җаен белгәч, өстенә дә чыкмый, авыл кешеләре белән дә уртак тел таба татлы телле Диния. Күзгә карап алдый ук булмаса да, учына кергәнне дә җибәрми. Хәйләсез сәүдә файдасыз – моны гына Диния яхшы белә.
Бурасы кипкән арада Әюпҗан бөтен көчен, акчасын, вакытын йорт кирәк-ярагы әзерләүгә багышлады. Бурасына күрә түбәсе дигәндәй, шыңгырдап торган, колач җитмәслек нарат бүрәнәләргә шифер бармаячак – Әюпҗан түбәгә калай юнәтте. Идән-түшәм такталарын җиткезде. Мүкне елга буендагы сазлыктан гаиләсе белән барып җыйды. Куш казыксыз читән дә булмый дигәндәй, йорт салырга күпме төзелеш материалы кирәген бары тик үзе төзегән генә белә. Ташы, кирпече, тактасы, пыяласы, кадагы, тагын мең дә бер кирәк-ярагы – бер ел дигәндә бар да әзер иде инде. Каралты салудан элек түбәсен әзерлә димәсләр иде.
Килешенгән вакытка Мишкә марилары килеп тә җиттеләр. Арада иң тәҗрибәлесе, Чтапан агай үзе генә белгән ысуллар аша йорт урынын билгеләде – йортны фундамент түгел, ә җир тота, янәсе. Урынын билгеләгәч, нигез ташларын салдылар. Йоласына туры китереп, йортның аскы ниргәләрен салдылар. Шулай йорт салуның мең дә бер мәшәкате дәвам итте. Йортны күтәрешергә Әюпҗан тагын өмә җыйды. Барысына да эш табылды. Хәтта туган-тумача хатын-кызларга да: кем йомычка ташыды, кем бүрәнә арасына мүк тыкты, кем осталарны сыйлады. Сый дигәннән, Әюпҗан осталарга тагын көмешкәсен кызганмады. Балта осталары сыйлаганның кадерен җибәрмәделәр, аунап ятмадылар, сүз юк, тырышып эшләделәр. Өй салуның ние бар: өйдең – өй, кактың – чөй, дигән әнә бер шаяны. Күмәкләп тырыша торгач, көзгә Әюпҗанның яңа өе күтәрелгән, түбәсе капланган иде инде. Тагын бераздан осталар тәрәзәләрен куйдылар, идәнен-түшәмен әйбәтләп эшләделәр. Хәтта тәрәзә өлгеләрен челтәрләп бизәкләп тә бирделәр. Йорт янына янкорма кебегрәк итеп, җәйге бүлмә ясадылыр. Эш азагына якынлаша бара − моңа Әюпҗан белән Диния бер яктан сөенде, әлбәттә, ә бер яктан аптырашка калдылар. Сүз дә юк, осталар тырыштылар, көчләрен, вакытларын кызганмадылар. Йортны менә дигән итеп төзеделәр. Бай булмасаң, бай төшәрлек өең булсын дия-дия тырышты Әюпҗан белән Диния. Куанып яшәргә язсын! Йорт төзелә бару белән, килешенгән хакны түләү вакыты да якынлаша бара. Дөресен генә әйткәндә, нәкъ менә акча мәсьәләсендә Әюпҗан белән Диниянең көймәләре комга килеп терәлде. Алдан ничә ел тиенен түкми-чәчми акча җыйсалар да, йорт кирәк-ярагы ала торгач, җыйганнары бетте дә куйды. Осталарга түләргә рәтләре калмады. Бурычка керәсе килмичә, Әюпҗан хәйләгә барырга булды. Эш осталары китәсе көнне ул хак сорап мөрәҗәгать иткән Чтапанга болай диде: «Егетләр, сез шуны онытмагыз. Сезне ничә көн буена ашаттым, эчерттем. Шуның бәясен килешенгән хактан чигерәм!» Арада иң өлкән балта остасы Чтапан агай Митрәй белән күзгә күз карашып алды да салмак кына әйтте: «Син, Аюп, хитлашма алай безнең белән, яме. Ярамый алай!» Ашау-эчү хакы эш бәясенә керми дип алдан сөйләшенгән иде дә бит. Әюп үзенекен тукыды: «Азык-төлек миңа да бушка килми. Ничә сарык суелды, күпме көмешкәмне эчтегез!» Сатулаша торгач, Әюп хәтта мунча кертүне дә хакка кертте. Осталарны барып алу, илтеп кую да исәпкә керде. Моны өмә белән эшләделәр, тегене үзебез эшләдек – кыскасы, Әюп белән Диния бичара мариларга сүз кыстырырлык та чара калдырмады. Битләренә төкергәндәй кызарынган чирмешләр: «Мыскыл итмә безне алай, Аюп, Алла сугар», – дип тә кисәтеп карадылар. Тик күңелендә хөсетлек җене уянган Әюпне берни белән дә җиңәрлек түгел иде. Бөтен кылган «игелекләрен» исәпкә керткәч, Әюп, менә сезгә фәлән сум, дип, телсез калган осталарга әз-мәз генә акча сузды. Дөрес эшләмәвен дә аңлый иде үзе Әюпҗан. Егетләр, тиен дә акча калмады, бераз гына көтегез инде, дип сорыйсы иде яки йорт борынына бурычка акча эзләргә чыгып китәсе иде дә бит! Юк шул. Аңлы рәвештә кеше хакына керде Әюпҗан. Йөзләрендә чиксез ризасызлыклары чагылган осталар оятларын югалткан Әюпкә һәм Диниягә төкереп чыгып киттеләр. Чыгып киткәндә Чтапан агай борылып Әюпне кисәтте: «Бер атнадан безнең эш хакын китермәсәң, үзеңә үпкәлә, егет! Шулай эшләрмен – үлмәссең, яшәрсең, шулай да бик интегеп яшәрсең безне рәнҗеткән өчен! Кулың, аягың корыр! Өеңнең дә рәхәтен күрмәссең! Аңласаң аңла!»
Юк шул, аңламады Әюпҗан, кызганычка каршы. Марилардан җиңел генә котыла алуына үзе белән бераз горурланды да әле. Булдырдым, янәсе, төп башына утырттым! Кешегә ялланып эшләгән Чтапан белән Митрәйнең дә үз мәнфәгатьләре, гаиләләре, үз нужалары булуын онытты Әюп. Булыр-булмас намусын акчага сатты. Бу хакта ул уйламаска, онытырга тырышты. Тик атна-ун көн үтүгә, әзмәвердәй ирне билгесез авыру кинәт аяктан екты да куйды. Сабантуй мәйданнарында көрәшеп ныгыган куәтле буыннарыннан капыл гына көч китте – камыр да камыр, Әюпнең аяклары да камыр. Әйтерсең лә Әюпҗанга 39 яшь түгел, ә 93! Аяклары йөрмәс, куллары тотмас булды. Авыруны күпме генә табибларга йөртсәләр дә, чирен ачыклый алмадылар. Кулга калган ирен каравы бик авыр иде Диниягә. Кибеттә кеше алдауның әҗерен күрәме соң ул әллә? Ни уйларга да белмәде Диния. Чарасыздан Әюпҗанны им-томчы әбигә күрсәттеләр. Әби өшкерде, догалар укыды, тик барыбер Әюпнең чирен җиңә алмады. Азактан күпне күргән әби Әюпкә әйтте: «Сиңа сихер тигән, балам. Мин генә җиңәрлек түгел. Бик көчле сихер тигән». Тегендә им-томчы бар икән, монда бар икән дигән сүзләргә ышанып, Әюпне бик күп җиргә йөрттеләр. Тик авыруның хәле генә яхшырмады. Яңа йортка да Әюп үз аяклары белән атлап түгел, ә аны күтәреп керттеләр. Йомшак урыны да түрдә, балкып торган яңа йортының түрендә Әюпнең. Өе дә биек, якты, җылы. Ә шатлыгы юк бу байлыкның! Бар да кайчандыр ул хыялланганча килеп чыкты: көлеп торган яңа йорт, буялмаган чип-чиста идән, ап-ак итеп акшарлаган яңа мич, заманча җиһаз, иркен, якты җәйге бүлмә... Тик үз аякларың белән басып йөри алмаганда, бу муллык җанда бары тик үкенеч кенә тудыра икән шул. Түшәм такталарын санарга гына калды урында яткан Әюпҗанга. Өйдә рәхәт тапмаган урамда да тапмас. Тазалыгың китсә, кайда да рәхәт юк шул. Таза-сау булса, ай-һай, минем үз өем, киң сараем, бүз өем дип кенә яшисе дә бит! Кая соң! Хәле нинди аяныч булса да, ир үзенең хаксызлыгын танырга теләмәде. Имче әби, сиңа сихер ясаганнар, дигәч тә сүзнең кем турында барганын аңлаган иде аңлавын. Тик ырым-шырымга ышанмаска тырышты. Ниндидер могҗиза көтеп, урынында ята бирде. Йөрмәгәч, кыймылдамагач, аяклары, куллары корыды. Нәкъ Чтапан әйткәнчә килеп чыкты. Гомере дә бар Әюпнең. Яши дә кебек. Тик интегеп яшәвенең юне-рәхәте генә юк. Кеше кулына калып, мондый көнгә төшкәнче, яшәмәвең мең артык. Еллар буена интегә торгач, теге вакыт алдаган балта осталарына түләрлек акча да җыеп карадылар Әюп белән Диния. Соң булса да, барып бурычларын түләргә, гафү үтенергә иде исәпләре. Бары тик сихерләрен генә алсыннар иде! Ашка таш белән атма икән! Ул таш үзеңә әйләнеп кайта икән бит! Тик алар ялгышларын аңлаганда балта остасы Степан ага дөньяда юк иде инде. Һәм Әюпҗанның хастасының серен үзе белән алып киткән иде.
Бер яманлык үзе артыннан җавапка яманлык тудыра шул кайвакыт. Үзеңә әйләнеп кайтмасын дисәң, кешегә дә начарлык кылмаска иде. Үзеңә зур яхшылык кылган адәмгә бигрәк тә.

Фото: Изображение от DCStudio на Freepik


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар