Логотип
Проза

Алты өлеш бәхет

Икенче балаларын, бәлки, кыз туар, дип өметләнеп көтсәләр дә, Рәхимә белән Гафур Ходай биргән малайны сөенеп кабул иттеләр. Гафур шулай да хатынын юатып маташты: «Кыз да булыр, яшьбез бит әле, әнисе». Сүз дә юк, булыр, Алла бирса...

«Миңа уйналга бәбәй алып кайтканнал! Улла!» – сакауларча сөрәнли-сөрәнли яңа туган энекәше янында куанычыннан сикергәләгән Шәүкәтен Рәхимә, чү, шаулама, бәбәйне уятасың, дип, баладан читкәрәк этте. Дүрт яшьлек малай, аның саен кызыксынуын баса алмыйча, кетерди-кетерди, тәмле йокыга талган энекәше кырына елышты. Кечкенә бите генә күренерлек итеп бар гәүдәсе ак биләүсәгә биләнгән бәләкәч Әскәрне тизрәк чишендереп, бар җирен тотып-капшап карыйсы килә иде Шәүкәтнең, әнисе рөхсәт итмәде. «Тимә, улым, яме, йокласын бәбәй», – диде... Шулай да энекәше яныннан китәсе килмәгән улына түшәмгә асылынган сиртмәле бишекне җай гына тотып тирбәтергә рөхсәт итте Рәхимә.
Икенче балаларын, бәлки, кыз туар, дип өметләнеп көтсәләр дә, Рәхимә белән Гафур Ходай биргән малайны сөенеп кабул иттеләр. Гафур шулай да хатынын юатып маташты: «Кыз да булыр, яшьбез бит әле, әнисе». Сүз дә юк, булыр, Алла бирса. Берәү түгел, насыйп язса, әллә ничә булыр әле кызлары да. Көтеп алынган бәхет кадерлерәк була ул. Гафур, тупырдап үскән ике малай атасы, кызым юк, дип әллә ни уфылдамады алай. Киресенчә, ике «баһадиры» белән горурлануын яшермәде. Ә Рәхимә исә ир балаларын үлеп яратты, ә шулай да кыз бала турында хыялланды. Ана булу бәхете тәтегән һәрбер хатын-кызның кыз бала көтүе табигый хәл, әлбәттә. Кыз бала ул бит әнисенең тагын да яхшырак дәвамы. Яраткан баласына ана кеше үзенең иң күркәм, иң яхшы сыйфатларын гына бирергә тырыша. Рәхимә үзе дә дүрт малай арасына «кысылып» дигәндәй дөньяга килде. Абыйлары, энекәшләре үсә-үсә кул арасына керә бардылар, әтиләренең алыштыргысыз ярдәмчесенә әверелә тордылар. Ә Рәхимә исә, әнисеннән өйрәнә-өйрәнә, аның уңган булышчысы булып үсте. Кечкенә чагыннан башлап, Рәхимәнең әнисеннән яшергән сере булмады. Дүрт ир туганы арасында кадерле гөл чәчәге кебек үсте Рәхимә. Кызлы йорт ул – назлы йорт. Туган оясыннан чыгып киткәнче, кыз гаилә бизәге иде. Яратышып кавышкан Гафуры белән үз гаиләләрен коргач та Рәхимә иренә иң зур хыялын ачты: «Кыз бала табачакмын, Алла бирса! Кыз бала тапмыйча туктамаячакмын!» Гафуры хатынының бу теләгенә, утыз ике тешен күрсәтеп, канәгать елмайды гына.
Балалы өй − базар, баласыз өй – мазар. Баланы табу белән генәмени, аны кайдадыр яшәтергә дә, үстерергә дә кирәк, кешечә шартлар да тудырырга кирәк. Кош булып кош та үз кошчыклары өчен томшыгында мамык, үлән ташып оя кора. Балалары өшемәсен өчен оясын ныгыта, җылыта. Әни карчыкның мунча кебек өендә бала үрчетү беләнмени – Гафур үз куышын булдыру хыялы белән яна башлады. Өйләнгәнче йорт салырга әз-мәз кирәк-ярак туплаган механизатор Гафур, ике улы тугач, эшне кызудан тотарга тырышты. Колхоз эшеннән тынып торган арада, кышын, Караидел урманнарына барып, өйлек агач кисеп кайтартты. Өмә ясап, бура буратты. Бура кипкән арада өйнең башка кирәк-ярагын да булдырды. Уңды Рәхимә иреннән – агачтан сандугач кына ясамый. Тимер-томырга кулы яту турында әйтеп торасы да юк. Ире мондый зур эшкә тарыган чорда Рәхимә дә тик ятмады – ул инде өченче балага көмәнле иде. Яңа өй туен һәм бәби туен яшь гаилә сөенә-сөенә бергә үткәрде. Рәхимәнең, монысы һичшиксез кыз булачак, дигән вәгъдәсен Күктәгеләр ишетмәдеме, ир белән хатынның малайдан бәхетләре зур идеме – үсеп барган абыйларына әниләре тагын энекәш алып кайтты. Оныкларын яратып-сөеп карашкан, үстерешкән дәү әниләре Зифаның теләген читкә какмадылар – балага Искәндәр исеме куштылар.
Берара Гафур белән Рәхимәнең балалары булмый торды. Табигать ана кешегә бераз булса да ял кирәк дип санады, ахры. Өч бала белән әлләни ял төшмәде инде төшүен. Шулай да ул үз язмышына зарланмады. Киресенчә, кызсыз калырмын микәнни, дип пошаланды. Әнә бит, ир туганнарына хәтле икешәр-өчәр кыз үстерә! Мәхрүм калыр микәнни Рәхимә кызлы ана булу бәхетеннән? Гафурына рәхәт – өч малай бер-берсенең эзенә басып үсеп тә килә, кул арасына керә да бара. Ата баласы хата булмас – шулдыр инде. Кыз бала көтеп ала алмаган хатынының борчылуына Гафур кысыр хәсрәт дип кенә карый.  Башка кайгың юк икән, башыңа хәсрәт алма, янәсе. Ә Рәхимәсе өзми дә куймый: «Кыз кирәк!» – дип тукый 36 яшендә Рәхимәнең карынында тагын өмет үсә башлады. Район табиблары сөендерделәр: «Игезәкләр булачак!» Әни кеше кич утырып туачак сабыйларына оекбаш, башлык һәм аллы-гөлле җепләрдән... кечкенә генә күлмәкләр бәйләде. Хастаханәгә алданрак барып ятарга кушсалар да, Рәхимәнең балаларын ташлап китәсе килмәде. Кышкы зәмһәрир салкыннар дөньяны туңдырган бер төндә Рәхимәнең тулгагы кузгалды. Бүрәнәләр шартлап ярылган мондый салкында бала табарга торган хатын белән утыз чакрымдагы район үзәгенә чыгып китү турында уйлау да юк. Куркудан төсе качкан Зифа карчык Гафурны төнлә фельдшерга йөгертте. Бәхетсезлеккә каршы, анысы өендә юк, каядыр киткән булып чыкты. Гафур әйләнеп кайтканда чарасыздан кендек әбисенә әйләнгән Зифа карчык бер баланы кабул иткән иде инде. Алла ярдәме белән тиздән икенчесе дә дөньяга туды. Зифа карчыкның балалары алдында дәрәҗәсе тагын да үсеп китте. Рәхимәнең алдан бәйләп куйган аллы-гөлле күлмәкләрен киярлек бала булмады – Гафур әйткәнчә, бу төндә гаиләдә ир-ат сафлары тагын ике егеткә ныгыды. Зифа карчык исә юатып килененең башыннан сыйпады: «Уңган хатын ул китерер...»
Төпчеген – алтынчы улын Рәхимә кырык бер яшендә тудырды. Олы улы Шәүкәт бу вакытта инде хәрби хезмәтен бетереп кайткан иде. Төпчек энекәшеннән башка дүрт туганын үстерешкән Шәүкәт инде тиздән өйләнер дә үз балаларын үстерер. Энекәшләре алдында аның абруе да зур, сүзе дә сүз. Ни дисәң дә, өлкән абыйлары! Аңа исеме белән дәшүче дә юк. Хәтта Рәхимә белән Гафур да олы улларын ярым шаяртып «Дәү абый» дип йөртә. Зифа карчык үлгәч, Шәүкәте булмаса, бик кыенга каласы иде Рәхимәгә. Булыр баланың ун яшеннән баш булуы хактыр шул. Күп балалы ана белән атага аларны үстерүе, әлбәттә, җиңел түгел. Икенче яктан, ул балалар бер-берсен үстерешә, бер-берсеннән өйрәнә, берсенә берсе күз-колак була. Берсеннән калган киемне икенчесе кию турында әйтәсе дә юк. Үскән чакта кул арасына кереп хезмәт мәктәбе үтүләре ни тора. Күп балалы гаиләдә туганлык тойгысы көчле. Бер-береңә ярдәм итү кебек сыйфат зур гаиләләрдә үскән балаларның каннарына балачактан сеңгән. «Бер бала – мең бәла» дигән сүз юкка тумагандыр шул. Алтынчы улын язмышына күнгән Рәхимә инде элеккечә, кыз табам, дип атлыгып тапмады, ә, кем булса, шул булыр, таза-сау гына тусын, бәхете белән дөньяга килсен, дип теләде. Инде кыз бала таба алмавы белән дә килеште Рәхимә. Балаларның кызмы-малаймы булуында түгел, ә таза-сау, акыллы, тәүфыйклы булып үсүләрендә түгелмени эш? Ире әйтмешли, юк өчен кайгырганчы, бары өчен сөен. Сөенмәслекмени?! Алты ул, алты өлеш бәхет кемдә бар әле ул? Әйе, Рәхимә өчен алты баласы зур бер бөтен бәхет булса да, ул бу бәхетен алты өлешкә бүлә. Чөнки бер балаң өчен куанганда, икенчесе өчен йөрәгең сызлый. Алты баланы үстергәндә Рәхимә белән Гафур да төрлесен күрделәр. Алты төрле холык, алты төрле фигыль. Аттан ала да туа, кола да туа дигәндәй, кемгәдер охшап, Искәндәрләре сугыш чукмары булып үсте. Беркемгә дә буйсына белмәгән үсмер дөньяда үзе дөрес санаган ниндидер хаклыкны йодрык аша урнашатырып йөрде: ничә кат башын тиште, борынын канатты, кулын сындырды. Әтисенең һәм абыйсы Шәүкәтнең абруе гына малайны ярамаган сукмакка басудан йолып калды – агачны яшьлектә бөк. Игезәк сыңары Рәвил нигәдер чирләш туды. Рәхимәгә улы белән еш кына хастаханәдә ятарга туры килде. Баласы чирләгәндә ана кеше мең кат үлеп, мең кат терелә. Бер балаң сөендерсә, икенчесе көйдерә. Шуңа да Рәхимә балаларны алты өлеш бәхетем дип саный. Бүген дүрт балаң исән-сау, имин, ә калган икесе чирли яисә борчый икән, димәк, иртәгә тагын ике өлеш бәхет өстәләсен көтеп яшисең.
      Өзелеп кыз теләгән хатынны язмышы барыбер кызсыз калдырмады. Уллары ир-егет булып җитлегә торды, насыйп парларын ияртеп кайта тордылар. Һәр киленен Рәхимә үз кызы кебек итеп кабул итте. Үрнәк буларак, акыллы кайнанасы Зифа карчык күз алдыннан китмәде. Кайнана-килен мөнәсәбәтләренә бианасы Зифа өйрәтеп китте. Һәр килене белән Рәхимә уртак тел тапты. Ә инде бер-бер артлы кызлар-малайлар ияртеп кайта башлагач, киленнәреннән дә яхшырагы булмады. Бала баласы балдан татлы шул. Үзләре табышкан, үзләре барышкан – Рәхимә балаларының тормышына бер-ике генә тапкыр кысылды. Искәндәре хатыны белән аерылышырга йөргәнен белгәч, икесен дә чакырып, кинәндергәнче сөйләште, икесенә дә барып җиткәнче үгет укыды, киңәште. Дуамал холыклы Искәндәр белән шундый ук тиз кабынырга яраткан Зөһрәнең яңа өйләнешкән чаклары, бер-берсенә «ешкыла-ышкыла» торган чорлары иде. Шул кыен чорны Рәхимә ярдәме белән имин генә үтә алдылар. Бер-бер артлы ике кызлары тугач, ничектер икесенең дә холкы йомшарды кебек. Ата-ана гына баланы тәрбияләми, бала да әти-әнисен үзенчә тәрбияли шул ул. Гаиләләрен саклап калышкан өчен Искәндәр белән Зөһрә килгән саен әниләренә рәхмәт әйтәләр. Аннары игезәк сыңары Наил 16 яшьлек кызга өйләнергә теләге барлыгын белдерде. Әти-әнисенең, бигрәк яшь бит әле ул бала, әзрәк көтмисезме, дигән дәгъвасына кызның авырлы булуын әйтте. Кызның ата-анасыннан рөхсәт алгач, Рәхимә белән Гафур алар белән бергәләп булачак киленнең никах яшен төшертергә районга киттеләр. Рәхимәнең бер килене шулай 16 яшендә бала тапты. Начармы-яхшымы, мәхәббәт җимешләре бик иртә өлгерде шул Наил белән йөргән кызының. Рәхимә ул киленен дә берсүзсез кабул итте. Улларын яраткан киленнәрен ничек сөймәсен  дә ничек үз балалары итеп санамасын Рәхимә?! Кыз бала синең улың өчен үз ата-анасыннан, үз гаиләсеннән аерылган. Үзен генә түгел, ә синең улыңны да, балаларын да бәхетле итәргә тырышып яши. Боларны күрә-аңлый торып, ничек сөенмисең дә, ничек үзеңне бәхетле тоймыйсың?! Килен килбәтле булсын, теле ширбәтле булсын дигәндәй, киленнәр дә, әти-әни, дип өзелеп торалар. Әни кеше күрә – алты туганның үзара туганлык тойгысы ныгый гына бара. Бер-берсенә ярдәм кирәк булса, читләр түгел, туганнар килеп җитә. Алты туган бер-берсенең ярдәме белән алты йорт салып керде. Һәр алтысының белмәгән һөнәре юк. Әнкәм йорты алтын бишек – балаларын, хатыннарын төяп, сагынышып кайтып җитәләр. Әти-әниләренең бөтен эшен җир җимертеп эшләп китәләр. Якынлашып килгән картлыгы өчен дә Рәхимә тыныч. Рәхимә дә, Гафур да белә – аларны балалары ни булса да ташламаячак. Балаларга, оныкларга кирәклегеңне белеп яшәүдән дә зуррак бәхет бармы икән олыгая барган пар өчен? Бәхетнең исеме буламы икән? Шәүкәт, Әскәр, Искәндәр, Рәвил, Наил, Әлфис – менә ул бәхет исемнәре Рәхимә өчен. Һәм, әлбәттә, шул бәхетне бирүче – җаныннан да артык күргән хәләл җефете. Нәсел агачы үзеңнән соң тармакланып, көчәеп-киңәеп кала икән, димәк, юкка яшәлмәгән.

Фото: <a href="https://ru.freepik.com/free-photo/father-and-son_2758640.htm#query=%D1%81%D1%8B%D0%BD%D0%BE%D0%B2%D1%8C%D1%8F&position=18&from_view=search&track=robertav1_2_sidr">Изображение от rawpixel.com</a> на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менэ бит, донья. Без узебез гайлэдэ 5 кыз, 1малай устек. Э бер апамнын 3 малай, 3 килен.... Хэм 7 оныкачы(гел кыз бала)

    Хәзер укыйлар