Логотип
Проза

Алмаз + Мәдинә

(Кечкенә повесть) 

(Кечкенә повесть)

Пролог


 

– Әнием, ни булды?

Унике яшьлек кызым туп-туры күзләремә карап шулай сорагач, әллә ничек уңайсызланып киттем.

– Берни дә булмады, балам, – дип чәченнән сыйпап алдым. Ә уйларым белән һаман мәктәп сукмаларыннан баруны дәвам иттем.

– Әнием, син бик сәер күренәсең, ни булды?

– Бергә укыган мәктәп дустым шалтыратты, сыйныфташлар белән очрашуга чакырды.

– Ә без барабызмы соң? – дип җавап көтте кызым.

Кабат Галиянең сүзләре исемә төште: «Мәдинә, теге дә була бит...» Без Галия белән аерылгысыз дуслар идек, ярты сүздән бер-беребезне аңлыйбыз, шуңа күрә «теге» дигән сүзгә ачыклык кертү артык иде.

Галия шалтыратканчы ук та бер-ике сабакташ «Сыйныфташлар» группасына хәбәр җибәреп өлгергән иде инде. Ләкин анда коры гына «15 июнь сәгать 12дә мәктәп янында очрашабыз» дип язылган. Мин ул хәбәрләрне җавапсыз калдырдым, очрашуга барырга бер генә дә теләгем юк иде. Соңрак сыйныф җитәкчесе шалтыратып очрашуга килергә үгетләде, олы кешегә каршы әйтергә читенсенеп кенә: «Ярар, уйлап карармын», – дидем. Хәзер менә Галия... Әлбәттә минем Аны күрәсен килә, ул бит минем беренче мәхәббәтем... Ничек яшәве, кайда эшләве бик кызыксындыра мине. Шул ук вакытта күңелдә курку хисе дә яши, бөтен булган хәлләрдән соң күзгә-күз карый алырбызмы икән? Очрашуга барасы килмәүнең тагын бер сәбәбе, иртәгә гаиләм белән диңгез ярына очасыбыз бар. Күптән көтелгән отпуск, ниһаять, килеп җитте.

– Белмим әле кызым, – дип кенә әйтә алдым. Ул үз бүлмәсенә китеп югалды, ә мин исә уйларыма чумдым.


 

Беренче бүлек

15 ел элек. Ноябрь ае.

 

Элек без укыганда мәктәптә бик матур гадәт – чыгарылыш укучылары яңа ел кичәсен үткәререгә җаваплы иде. Хәер, хәзер дә, бәлки, мәктәпләрдә шул гадәт сакланадыр, белмим. Безнең сыйныф бу эшкә бик җитди карап, ноябрь башыннан ук әзерләнә башладык. Укытучылар җитәкчелегендә сценарий уйлап табылды, кемдер театральләштерелгән тамашага әзерләнсә, кемдер залны бизәүне үз өстенә алды. Дәресләрдән соң акт залы шау-гөр килде. Моңа кадәр параллель булган «А» һәм «Б» сыйныфлары бер командага әверелде.

Театральләштерелгән тамашага артистлар эзләү бик күп вакытны алды. Ул исемлеккә минем дустым Галия дә эләкте. Ул бик чая, аралашучан кыз. Тиз генә үзенә дуслар таба белә. Көннәрдән бер көнне параллель сыйныфтан бер егет Галияне озата башлады. Миңа ямансу булмасын өчен, икенче көнне бу егет дустын ияртеп килергә булган. Галия белән Кәрим юл буе көлешә-көлешә кайтса, без Алмаз белән тыныч кына алар артыннан сөйрәлдек. Подъезд ишеге күренүгә мин тизрәк өйгә кереп кача идем.

Галиягә: «Мин үзем генә дә бик әйбәт кайта алам», – дип әйтеп тә карадым, ләкин аның үз туксаны туксан:

– Мәдинә, син Алмазга бик ошыйсың. Аның моңа кадәр йөргән кызы булмаган, шуңа сүз башларга гына ояла ул, – дип мине үгетләргә тырышты.

– Һе, минем дә моңа кадәр йөргән егетем булмады, – дип карыштым.

– Менә икәүләп өйрәнерсез инде алайса, – дип кул селтәде Галия.

Көннәрдән бер көнне мәктәптән кайтканда Алмаз кулларымнан тотып үзенәрәк тартты да:

– Галия, син педка керергә җыенасың дип ишеткән идем, дөресме? – дип зәп-зәңгәр күзләрен төбәп карап тора башлады.

– Әйе, - дип баш кактым, – физматка, ник?

– Миңа математикадан булыша алмассыңмы икән?

– Әминә Камиловнага репетиторлыкка ник бармыйсың?

Алмаз никтер югалып калды, йөзе кызарды. Аннары:

– Әминә Камиловна, синнән математик чыкмый, бушка вакыт сарыф итеп йөрмә, диде.

Дүрткә укыган кешегә укытучының андый җавабын аңлап бетерә алмадым. Алмазны җәлләп ризалашырга булдым.

Икенче көнне дәресләрдән соң Алмазның өенә киттек.

– Әнием Ләйлә, – дип таныштырды Алмаз. Әнисенең сынаулы карашыннан миңа уңайсыз булып китте.

– Бу – Мәдинә, параллель сыйныфта укый, миңа математикадан булышачак, – дип елмайды Алмаз. – Ул физматка җыена, –дип өстәде.

Ләйлә апа кабат сынаулы караш ташлады да, аш-су бүлмәсенә кереп югалды, без Алмаз бүлмәсенә уздык. Бүлмәдәге идеаль тәртипне күргәч бераз югалып калдым. Алмаз да сизеп алды аны:

– Мин тәртип яратам, әтием өйрәтте, ул хәрби кеше, – дип куйды.

Бер сәгать дигәндә мисаллар чишелеп бетте. Без урамга чыкканда әкрен генә кар ява иде инде. Сабый балалардай куанып, ирексездән, елмаеп җибәрдем.

– Мәдинә, мине шушы елмаюың әсир итте дә инде, – дип әйтеп куйды Алмаз.

 

Икенче бүлек


 

Иртән, гадәттәгечә, сигез тулганда өйдән атылып килеп чыктым. Галия белән Алмазның басып торуына гаҗәпләндем.

– Сәлам! – дип исәнләште Алмаз. – Сумкаңны күтәреп барырга рөхсәтме?

– Сәлам! – дип җавап кайтардым, Галия белән минем күзләр маңгайга менде. Икебез дә берни аңламадык.

Сүзсез генә мәктәпкә бардык, чишенү бүлмәсеннән соң юллар аерылды, ул – үз классына, без үзебезнекенә ашыктык.

– Әйттем бит мин сиңа, ул сине ошатып йөри дип, ә син ышанмаган булдың, – дип төрттерде Галия.

Шушы көннән башлап Алмаз көн дә иртән килеп ала башлады, кич мәктәптән соң кайтарып куя иде. Сирәк кенә бергә өй эшләре әзерли идек. Бер көнне – аларда, бер көнне бездә чиратлаштырырга тырыштык. Яңа ел җитте. Күптән көткән каникуллар да башланды. Бергә чана-чаңгы шудык, кич паркта кар атышып уйнадык, подъезд төбендә сөйләшеп тә утыра идек. Һәр тәнәфес саен вакытны бергә үткәрә торганга әйләндек. Алмаз физика түгәрәгенә мине күрер өчен йөри башлады хәтта.

...Яз да җитте. Һәрвакыттагыча атылып өйдән килеп чыктым, ә каршымда – бөтенләй башка Алмаз. Әйтерсең лә мине күрүенә шат түгел. Мәктәпкә кадәр бер сүз дәшмәде. Беренче булып тынлыкны мин боздым:

– Алмаз, ни булды?

– Дәресләрдән соң сөйләшербез, - дип кулын гына селтәде.

Көне буе үземә урын таба алмадым. Тизрәк Алмаз белән күрешүне көттем. Башымнан нинди генә уйлар йөгермәде. Минем кәефсезлекне күреп Галия дә борчылды:

– Нәрсә булды? Алмаз белән талаштыгызмы әллә? – дип сорауларын яудырды. – Әллә өйдә бер-бер хәл булдымы?

– Мин берни дә белмим, – дип баш кактым. – Алмаз иртәдән бирле кәефсез, дәресләр беткәч сөйләшербез, диде. Ул мине ташларга тели, ахры... – дип аздан гына күз яшьләремне тыйдым.

– Җүләр булма инде, Мәдинә, – дип елмайды Галия, – ул бит сиңа тузан да кундырмый, сине күрүгә күзләреннән очкын очып тора. Сиңа тәкъдим ясыйсы киләдер аның.

– Нинди тәкъдим? Без бит әле мәктәп кенә бетерәбез...

– Шуннан ни булган. Аның каравы, гел бергә.

Соңгы дәрескә чакырып кыңгырау шалтырады. Бераз тынычлана төштем. Алда Алмаз белән җитди сөйләшү көтә иде.

Кайтканда гадәттәгечә балалар паркына кердек. Утыргычта Алмаз бераз тыныч кына утырды, уйларын тәртипкә китерде, ахры. Аннары:

– Мәдинә, тыңла әле мине... – дип сабыр гына сүз башлады, моңа кадәр туры сүзле булган Алмазны мин аңлап бетерә алмадым.

– Син мине ташларга җыенасың бит әйеме? Кем ул? – дип сораулар яудыра башлаганны сизми дә калдым.

– Юк, син нәрсә... – дип яныма килеп утырды Алмаз. – Ничек итеп сүз башларга да белмим, Мәдинә. Сүз уку йорты сайлау турында... Кичә әти-әни бик җитди сөйләшү үткәрделәр. Минем өчен математикадан контроль эшләр эшләү чынбарлыкта хәрби әзерлек училищесына керү өчен кирәк иде. Син физматка бару сәбәпле мин дә фикеремне үзгәртергә теләгән идем дә, әти-әни катгый каршы...

Алмаз нишләргә белми бәргәләнсә дә, миңа ничектер җиңел булып китте, көне буе уйлаган уйларым чынга ашмавына сөендем мин.

– Хәрби әзерлек училищесына бар, ә мин яныңа килеп йөрермен, – дип тыныч кына җавап бирергә тырыштым, ә эчемдә нидер тынычлык бирмәде.

– Юк, Мәдинә, син дөрес аңламадың, – дип, Алмаз кабат күзләрен түбән иде, - син Казанга укырга барачаксың, ә училище бөтенләй башка шәһәрдә бит.

Алмазның башка шәһәргә китүен ишеткәч ток суккандай булды. Ләкин аның белән әти-әнисе арасына да керә алмавымны бик яхшы аңлый идем.

– Алмаз, син барысын да үзең хәл итәргә тиеш, - дип тыныч кына җавап кайтардым.

Ул беразга тынып калды. Эчендә ике хис көрәшүе әллә каян сизелә иде.

– Мин бәләкәйдән үк хәрби кеше булырга хыялландым... Әти кебек самолетта очасым килә иде, – дип акланды гаепле бала кебек.

– Алмаз, хыялларыңның чынга ашуы үз кулыңда.

Алмаз җавап бирергә ашыкмады. Иреннәр үзеннән-үзе бер-берсенә тартылды. Бу тәүге үбешүдән эчтә ниндидер күбәләкләр очты. Моңа кадәр сөйләшкән җитди сүзләр эреп югалды. Мин бу мизгелдә иң бәхетле кеше идем.

 

Өченче бүлек


 

Чыгарылыш кичәсенә әзерлек башланып китте. Мин бу көнне зур дулкынлану хисе белән көттем. Бу кичәгә күлмәкне махсус минем өчен тектердек, әзерне генә кибеттән алып киясем килмәде. Мине күрүгә, Алмаз да «Вау» дип соклану хисен яшермәде:

– Әкияттәге принцесса кебек син, Мәдинә!

Ул үзе дә ак күлмәктән, караңгы зәңгәр чалбар-пиджактан бик матур күренә иде.

Тантаналы линейкада аттестатлар алгач, кафега юнәлдек. Алмаз белән Кәрим башка сыйныфтан булсалар да безнең өстәл артына килеп утырдылар. Хәер, хәзер бар да артта, сыйныфлар бүленеше әһәмиткә ия түгел иде. Алып баручылар кичәне берсеннән-берсе кызыклы конкурслар, җыр бию белән үреп алып бардылар. Таң каршыларга вакыт әле шактый иде, һәркем, кечкенә төркемнәргә бүленеп, кем кая ял итәргә таралдылар. Ә без исә Алмаз белән яраткан балалар паркына юнәлдек. Утыргычка утырып, киләчәккә планнар кордык. Тагын ике атнадан кабул итү имтиханнары көтә иде безне. Мине имтиханнардан соң бер ай ял көтсә, Алмаз имтиханнарын уңышлы бирүгә хәрби кешегә әйләнәчәк. Иң кулай аралашу чарасы булып хатлар гына кала иде. Шулай гәпләшеп вакыт үткәне дә сизелмәде. Тизрәк таңны каршыларга ашыктык. Күл буе гөрләп тора иде инде. Алмаз мине, иңсәмнән тотып, үзенә кысты. Тын да алмый кызыл, сары, ал төсләргә манчылып кояш чыкканын күзәттек. Яңа көн, яңа тормыш башлану билгесе иде бу. Җырлый-җырлый мәктәп ягына юнәлдек, гадәт буенча ак, кызыл шарларны күккә очырып өйләргә таралдык.

Калган ике атнаны без гел бергә үткәрергә тырыштык. Аерылышу сәгате якынайганын белсәк тә, ул турыда бер дә сүз кузгалтмадык.

Алмазны озатырга әти-әнисе киләсен белсәм дә, мин бармый кала алмадым. Без Алмаз белән читтә бер-беребездән аерылыша алмыйча басып тордык, хатлар язышырга сүз куештык. Бүген беренче тапкыр Алмазның әнисе миңа сынаулы карашын ташламады, шул ук вакытта хәлемә керергә дә ашыкмады. Алмаз әтисе белән утырып китте, ә без икебез ике аерым сукмактан өйләргә таба юнәлдек.

Алга таба үземнең дә имтиханнар башланды. Алар арасында, дөресен генә әйткәндә, Алмаз турында уйларга, сагыну хисенә бирелергә вакыт та булмады. Алмаздан хатлар әле юк иде, имтиханнар белән мәшгульдер дип үз-үземне тынычландырдым. Хәлләрен Кәримнән белеп тордым, чөнки Ләйлә апа белән сукмаклар кисешкәндә, ул мине күрмәмешкә сабышып үтеп китә иде.

Ай буена Алмаздан хат көттем. Августның егермеләрендә Галия белән Кәрим минем хәлемне белергә керделәр. Керә-керешкә үк Кәрим:

– Менә Алмаздан хат алдым әле, – дип мактанды, – синең турыда сораган, ничә хат яздым, берсенә дә җавап бирмәде, дигән.

Бу сүзләрне ишеткәч, телсез калдым, аннары үземне кулга алырга тырышып:

– Ничек инде? Мин берсен дә алмадым. Инде эчемнән генә үпкәли дә башлаган идем, – дидем.

– Мә, тот бу конвертны, анда Алмазның адресы. Үзең хат язып сал.

Галия белән Кәрим киткәннән соң да конвертны кулдан төшерми уйланып утырдым. Аннары кулга ручка, кәгазь алып хат язарга булдым.

Икенче көнне әниләр белән тулай торакка урнашырга киттек. «Авылга тагын кайчан кайтам әле», дип уйлап, хатны да тулай торак адресы белән җибәрергә булдым.

 

Дүртенче бүлек

Сентябрь… Яңа уку елы… Яңа группа… Яңа дуслар... Группа гел егетләрдән генә тора дисәм дә ялгыш булмас – 20 егеткә 4 кыз. Һәр егет тизрәк үзенә ошаган кызны эләктерергә тырышты. Мин барысын да кире бордым, күңелемдә Алмаз гына иде. Араларында Муса дигәне генә, йә кафега чакырып, йә паркта йөреп керергә сорап теңкәмә тиде. Ара-тирә тулай торакка кадәр ияреп тә кайткалый иде әле. Уку буенча сораулар килеп чыкса да, иң беренче булып миңа килә иде. Ә мин аны жәлләп, кулымнан килгәнчә булыша торган идем. Соңрак аның минем янда бөтерелүенә артык игътибар итмәскә дә өйрәндем.

Сентябрь башыннан ук Алмаздан хатлар ява башлады. Атнага өч конверт, кайсыбер конвертта бары өч кенә сүз: «Сагынам! Яратам! Алмаз.» – дип язылган да була иде.

Атна саен ук булмаса да, ике атнага бер өйгә әти-әниләр янына кайтып йөри башладым. Октябрьнең бер ямьле көнендә авыл ягына юнәлдем. Автобустан төшкәндә Алмазның шәүләсен күреп алдым. Авырыйм, ахры, дип башымны тотып карадым, бар да яхшы. Бәлки, күземә генә күренәдер дип уйлап, күземне дә уып карадым. Алмаз автобус килеп туктаганны күреп каршыма ашыкты, йөгереп килеп кулына күтәреп алды. Менә шунда гына бар да чынбарлык икәненә ышандым. Шатлыгым эчемә сыймады.

– Син ничек монда? – дип күзләренә карадым. – Сине күрүемә бик шатмын. Син укымыйсыңмыни?

– Минем туган көн бит бүген, шул уңайдан ял бирделәр. Дүшәмбедән кабат уку. Хәзер әйберләреңне өеңә кертәбез дә, туган көн үткәрергә чабабыз, – дип тезеп китте Алмаз. – Син каршы түгелдер бит?

Шатлыгымнан сүзсез калдым, ризалыкны белдереп баш кактым.

– Башта өйдә әти-әниләр белән утырачакбыз, – йөземнең үзгәрүен сизеп, тынычландырырга ашыкты. – Озак түгел, аннары Кәримнәргә барабыз, анда аулак өй бүген, ә аннары бөтенебез бергә дискәтүккә китәбез.

Алмазларда өй тулы кеше иде. Араларында миңа таныш түгел бер кыз иң беренче булып күземә чалынды.

– Бу минем йөргән кызым, Мәдинә, – дип барысын да минем белән таныштырды. Теге кыз Ләйлә апаның якын дустының кызы Гөлназ булып чыкты.

Мине күрүгә Ләйлә апа белән Гөлназдан кала бар да шат иде. Бар да Алмазның укуы белән кызыксынды. Мин ара-тирә сәгатькә карап, тизрәк чыгып китү минутларын санадым. Сәгать җиде тулуга Алмаз да иркен сулап куйды.

– Ярый, мине хөрмәт итеп килүегезгә рәхмәт, – дип, Алмаз өстәл артыннан кузгалды, без яшьләр белән бәйрәмне дәвам итәргә телибез, дип тә өстәде.

Без Алмаз белән аның бүлмәсенә уздык, мин бөтен кеше алдында бирергә оялган бүләкне тизрәк аңа суздым:

– Менә, Алмаз, бу миннән сиңа бүләк. Туган көнең белән сине!

Алмаз тиз генә төргәкне ачарга тотынды, эчендә командир сәгатен күрүгә сабый баладай куанды.

– Шәп, –дип бит очыннан үбеп алды.

– Алмаз... ни... халык сынамышы буенча сәгать бүләк итәргә ярамый, бир биш тиен булса да, – дип уңайсызландым мин.

– Күптән шушындый командир сәгате турында хыялланган идем, – дип тиз генә кулына электереп куйды да, 10 тиен акча сузды.

Коридорга чыгып киенгәнне күреп, Ләйлә апа белән Гөлназ да килеп җитте.

– Улым, Гөлназны да үзегез белән алыгыз. Яшьләр белән күңел ачсын.

Алмаз, ризасызлыгын белдереп, башын какты да:

– Анда бары тик минем генә дуслар булачак. Үзең чакырган кунакның күңелен үзең күр, – дип, кырыс кына әнисенә карады.

Ул аяк киемен эләктергәндә, әнисе кулындагы сәгатен күреп алды.

– Фоат абыең бүләгеме? Матур! – дип сокланды Ләйлә апа.

– Юк, Мәдинә бүләге, – диюгә, йөзе шундук каралды.

– Һм, сәгатьнең аерылышуга икәнен Мәдинә белеп бетермәгән, ахры, – дип мәкерле елмайды.

– Мин бу сәгатьне аннан сатып алдым, - дип җавап кайтарды Алмаз һәм чыгу ягына борылды.

Кич без планлаштырган сценарий буенча барды. Башта Кәримнәрдә утырдык, барыбызның да телендә бер генә тема, ул да булса яңа студент тормышы, алдагы сессия. Аннары дискәтүккә юл тоттык, ә соңрак Алмаз белән төнге урамнар буйлап йөрдек. Мин өйгә кереп китәр алдыннан:

– Мәдинә, син иртәгә ничәдә китәсең? – дип кызыксынды.

– Белмим, кич белән ике автобус йөри, берсе биштә, икенчесе сигездә, – дип җавап кайтардым.

– Юк, бик соңгысына калма, шәһәрдә төнлә белән берүзең ничек кайтырсың, – дип борчылды Алмаз, - иртәгә иртән әниләр белән булам, икеләрдә синең янга килермен, – дип саубуллашып кайтып китте.

Икенче көнне ике җиткәндә звонок төймәсенә бастылар. Анда Алмаз икәнлегенә һич кенә дә шигем юк иде. Ул минем әти-әни белән исәнләшеп бүлмәмә узды. Сөйләшә-сөйләшә вакыт сизелми дә үтеп киткән. Тиз генә сумкаларымны җыйдым. Әтиләргә мине озатырга кирәк түгеллеге аңлашылган, күрәсең, өйдән генә озатып калдылар.


 

Бишенче бүлек

Яңа ел бәйрәмнәре дә җитте. Алмазны сессия бетмичә җибәрмәүләре сәбәпле, мин дә яңа елны тулай торакта кызлар белән каршы алырга булдым.

Сессияне уңышлы гына тәмамлап өйгә ашыктым. Анда мине Алмаз каршы алырга тиеш иде. Автовокзал тулы кеше, ә билетлар инде сатылып беткән. Соңгы хатымда шушы автобус белән кайтырга сүз биргән идем Алмазга. «Ничек тә кайтырга кирәк!» дигән уй белән, тиз генә автобус йөртүче шоферны эзләп таптым, ялына торгач каршы килмәде. Ярты юлны аяк өсте басып кайтсам да, йөземнән елмаю төшмәде, йөрәк ярсып типте. Автовокзалда төшүгә як-ягыма карадым. Ләкин таныш шәүлә күренмәде. Бер ярты сәгать Алмазны көткәннән соң, берүзем генә өйгә таба атладым. Башымда нинди генә уйлар әйләнмәде, барлык начар уйларны читкә куарга тырыштым.

Өйгә керү белән беренче эш итеп телефонга тотындым.

– Тыңлыйм, – дип, Ләйлә апа трубканы алды .

– Исәнмесез, сезне Мәдинә борчый иде әле. Алмаз белән сөйләшергә мөмкинме? - дип ягымлы гына сөйләшергә тырыштым.

– Ул өйдә юк, – диюгә башымнан «димәк, әле ул кайтмаган» дигән уй йөгереп узды. Тагын нидер сорарга авызымны ачкан гына идем, трубкада өзек-өзек тавыштан башка берни дә ишетелмәде.

Тизрәк Галиягә шалтыраттым, ул мине гел тынычландыра, уйларымны дөрес якка бора белә иде. Ләкин ул да кайтмаган икән әле. Соңгы вариант – Кәримгә шалтырату.

– Кәрим, сәлам, күптән күрешкән юк, – дип көлештек, чөнки без бер уку йортында төрле факультетларда гына укый идек, – Алмаз кайтканмы икән, шуны беләсе килгән иде. Ләйлә апа минем белән сөйләшергә теләмәде.

– Әйе, кайтты, – диде ул, – без егетләр белән бергә сессия бетүне бәйрәм итәргә җыенган идек, ишек төбендә аякка кигәндә эләктердең... Сез Алмаз белән бергә киләсездер дип уйлаган идем. Сине каршы алырга җыенган иде бит ул.

– Уйларыннан кире кайткан, ахры, – дип кенә җавап бирә алдым, башымнан «ул үзе генә шулай тиз уйларыннан кайта торган кеше түгел, димәк, нидер булган» дигән уй йөгерде.

Бөтен сөйләшүне дә әни ишетеп торган икән. «Кызым, ни булды?» – ди.

– Белмим, әни, – дип иңсәмне җыердым. – Алмаз мине каршы алырга тиеш иде, килмәде. Кәримнең сүзе буенча, егетләр белән бәйрәмгә барырга җыена икән.

– Әйе, көндез очраткан идем мин аларны кибет янында.

– Кемнәрне? – дип ярсыды йөрәк.

– Алмаз әнисе белән, тагын, ялгышмасам, әнисенең дусты кызы белән бар иде.

Менә хәзер мин барысын да аңлый башладым кебек. Ләкин ул миңа барысын да үзе аңлатырга тиеш! Шундый катгый карар кылып, дискәтүккә чыгып киттем. Залга узуга ук алар компаниясенә күзем төште. Алмаз, килгәнемне сизеп, миңа таба борылды. Сәлам дә бирмичә, кире арты белән борылып басты. Йөрәк аның саен ныграк ярсыды. Алар ягына атладым.

– Сәлам! – дип, барысы белән дә исәнләштем, күзләрем кабат Алмазның салкын карашына тап булды. Алмаз җавап урынына теләр-теләмәс кенә баш какты да:

– Ничек әле син бүген үзең генә киләсе иттең, кая дустың Галия? – дип мыскыллы елмайды.

– Әйе шул, – дип мин дә баш кактым, – Галия кайтмаган әле.

Күзләрендә моңсулык күренде, ул ни өчендер бик борчыла иде. Кәримгә сораулы караш ташладым, ул да аптырау хәлендә иде.

– Әйдә, Алмаз, чыгыйк әле, сөйләшергә кирәк, – дип, аны кулыннан сөйрәдем. Алмаз теләмичә генә артымнан атлады.

– Алмаз, ни булды? Мин берни дә аңламыйм? – дип аның күзләренә карадым.

– Ә бәлки син миңа сөйләрсең? – дип карашы белән йөрәкне көйдерде. – Шәһәрдә башка егетләр белән йөргәнеңне җиткермәсләр дип уйладыңмы?

– Нинди егет? Син ни турыда? – дип ярсыдым, тизрәк җавап көттеп.

– Ял көннәрендә хәтта монда да алып кайткансың икән, автобустан төшкәнегезне, ничек сумкаңны күтәреп кайтканын күргәннәр.

– Моны сиңа кем сөйләде? – дип ачыклык кертергә тырыштым, сүз ни хакында икәнен аңлый башлаган идем инде мин.

– Әһә, хәтта каршы да килә алмыйсыңмы? – дип күзләре ялтырады, - Гөлназ күргән. Әнидән сорагач ул да пичәтләде. Мине борчымас өчен генә алдан сөйләмәгән.

– Утыр, – дип якындагы утыргычка төрттем, – мин сине хәзер егетем белән таныштырам. Бер кая да китәсе булма, - дип әмер бирдем. Ул ярар дип башын какты, кәефе бөтенләй кырылды. Тиз генә Кәримне эләктереп Алмаз янына очтым.

– Кәрим, Алмазга әйт әле, октябрь аенан шушы көнгә кадәр син ничә тапкыр өеңә кайттың?

– Тәк-тәк, - дип санады Кәрим, - бер дүрт-биш тапкыр бардыр инде, ник?

Мәдинә җавап бирмичә сорау алуын дәвам итте:

– Ә ничә тапкыр без синең белән бергә автобуста кайттык? Бер-ике тапкыр икәү генә кайттык, ә бер юлы Галия дә бар иде.

Алмазның йөзе яктыра башлады, ул да эшнең нидә икәнен аңлады, күрәсең.

– Кәрим, син бит тәрбияле бала? – дип дәвам иттем, – яныңдагы кызга сумкасын күтәрергә булышасың бит? Әле мин бит синең күршең дә, – дип елмайдым.

Кәрим башын какты, ул әле һаман боларның ни өчен кирәк икәнен аңлап бетерми иде.

– Менә, Алмаз, таныш бул, бу – Кәрим, – дип мыскыллы елмайдым, – мине шәһәрдән өйгә озатучы егет. Әле без аның белән бергә кире дә китәбез, анысы турында сиңа әйтергә онытканнар. Кәримне хәзер кыйныйсыңмы, әллә миннән башка гынамы?

– Ярый, исән чакта мин китим әле, – дип, Кәрим залга таба юнәлде.

Күңелем әрнеде, Алмазның урамда гайбәт җыеп йөрүен аңлый алмадым. Үпкәләгән кыяфәт чыгарып, еламаска тырышып, артым белән борылдым.

– Мәдинә, мин җүләрне гафу ит, зинһар, – дип яшен тизлегендә каршыма килеп чыкты да билемнән кочып алды. – Гөлназны әнисе белән кибеттә очраткан идек. Хәлләр сорашкач, бу ялларда Мәдинәнең ниндидер егет белән кайтканын күргән идем, автовокзалдан сумкасын да күтәрешеп кайтты, диде. Әни дә, әйе мин дә күрдем, сине борчырга гына теләмәдем, улым, дигәч, бөтенләй коелып төштем. Шуңа сине автовокзалга да каршы алырга килмәдем, бу юлы да бергә кайтырсыз кебек тоелды. Икегезне бергә күрсәм хисләремне тыеп тора алмам, кыйнап ташлармын дип курыктым. Үземне артык тойдым. Гафу ит, зинһар. Башта ук синең белән сөйләшәсем калган. Мин яратам сине, – дип, гафу иткәнне көтте.

– Алмаз, әйдә болай сүз куешабыз... Шушы минуттан без ни булса да бер-беребездән яшермәскә тиешбез. Кеше сүзенә ышанып, бер-беребезгә ышанычны югалтмаска иде. Тирә-якта көнләшүчеләр дә булыр. Иң беренче чиратта барлык сорауларны да без бер-беребезгә бирергә тиеш. Килешмисең икән, ничек кенә авыр булмасын, без синең белән шушы минутта шушы урында аерылышабыз.

Мин сөйләгәндә Алмаз, ризалык белдереп, бүлдермичә гел башын кагып торды. Мин дә җавап итеп аны кочаклап алдым да:

– Сине шундый сагындым1 Сәгатьләр, минутлар санап көттем. Белмим моның нәрсә икәнен, ләкин синең янда рәхәт миңа, –дидем.


 

Алтынчы бүлек

Озын кышкы каникуллар башланганына шатланырга да өлгермәдек, алда тагын аерылышу, уку, сессия көтә иде безне.

Каникулны без Алмаз белән күңелле итеп үкәрергә тырыштык.

Көннәрдән бер көнне Алмазның кәефе юклыгын сизеп алдым да:

– Алмаз, ни булды? – дип сорыйсы иттем.

– Мәдинә, бар да яхшы. Аерылышу көне җитә бит, – дип кенә куйды.

– Алмааааз, без бит синең белән сүз куешкан идек түгелме соң? – дигәч кенә, дөресен сөйләргә булды.

– Синең янга чыгып китәр алдыннан әни белән сөйләшкән идем, – дип күзләрен читкә төбәде, – шул Гөлназны һаман миңа тәкъдим итә инде. «Улым, Гөлназ бик әйбәт кыз», – дип әнисе кебек итеп кыланды, – «Сез аның белән идеаль пар. Синең өчен медицина көллиятенә укырга керде бит ул», – дип дәвам итте.

– Ник синең өчен? – дип аптырадым мин.

– Ну, мин хәрби кеше, ә ул мин эшләгән хәрби частьтә шәфкать туташы. Әни белән Сания апа көн дә безнең туйны күз алдына китереп утыралар. Әни сүзләре буенча, алар без кечкенә чакта ук бергә булуыбызны теләгәннәр, – дип йөзен чытты Алмаз.

– Менә нигә Ләйлә апа минем белән сөйләшергә теләми икән. Мин аның бөтен планнарын бозучы кеше икән бит.

– Мәдинә, минем бу турыда сөйләшәсем дә килми.

Минем башымда уйлар бөтерелде: мин Гөлназга караганда яхшырак укыдым, мәктәпне көмеш медальгә бетердем, үз көчем белән физматка укырга кердем. Минем әти-әниләр дә районда хөрмәтле кешеләр: әти – баш инженер, әни әйдәп баручы икъдисатчы, ә Гөлназ исә әнисе белән генә үскән, әнисе гомер буе почтада эшләгән. Мин Алмазны очратканчы гел өйдә дәрес әзерләп, китап укып үскән кыз.

Тынып калганны күргәч, Алмаз:

– Мәдинә, мин яратам сине. Без бер-беребезгә тиң пар, – дип үзенә кысты, – әни сине якыннан белми, шуңа гына шулай фикер йөртә.

Без бу кичне беренче тапкыр алга таба план кордык. Туйны гына кайчан үткәрергә икеләндек, әллә дүртенче курста, әллә бишенчедә яхшыракмы. Уңай һәм тискәре якларын санадык.

– Ярар, вакыты җиткәч уйлашырбыз әле, – дип күз кысты Алмаз, – иң мөһиме мин тәкъдим ясагач, каршы килмәвең.

Ризалык белдереп баш кактым.

– Мәдинә, укуны бетергәч, мине хезмәт итәргә җибәрәчәкләрен беләсеңдер инде, – ул моны ниндидер дулкынлану хисе белән әйтте, – син минем белән барачаксың бит, әйеме?

– Әлбәттә, бер сүзсез, – дип елмайдым.

Без өйгә сөйләшмичә диярлек кайттык. Нигәдер икебезнең дә кәеф күтәренке иде.

Менә тагын вокзал... Тагын хушлашу...

 

Җиденче бүлек

 

Агачлар яшелләнде, табигать хуш искә төренде. Яз. Күңелем белән мин Алмаз янында, ә ул гына бик еракта.

Муса элеккеге гадәте буенча һаман озатып йөри. 8 Мартка бик матур ирис чәчәкләре күтәреп килгән иде. Муса белән уртак якларым күп, ләкин йөрәгем башкада. Ә Муса хәтта минем кәефемне дә алдан сизеп, күреп тора белә иде. Көннәрдән бер көнне мин бу күренешкә нокта куярга булдым.

– Муса, син ялыкмадыңмы әле? – дип сүз башладым укудан тулай торакка кайтып килгәндә. Яңа елдан соң икенче сменада уку сәбәпле, янәсе мине караңгыда үземне генә җибәрергә курка, көн дә озатып йөри башлады.

– Нәрсәдән? – дип аңламаган атлы булды.

– Менә шулай минем артымнан йөрүдән, – дим, – мин озакламый кияү куенында буласы кыз, йөргән егетем бар икәнен дә беләсең. Син бик яхшы егет, ләкин мин башканы яратам.

– «Озакламый» дигәне саналмый аның, – дип тыныч кына җавап кайтарды Муса, – миңа синнән башкалар кирәкми.

– Ә миңа син кирәк түгел! – дип кызып киткәнемне сизми дә калдым. – Гафу ит, рәнҗетергә теләмәгән идем.

Муса берни булмагандай басып тора бирде, әйтерсең лә мин дивар белән сөйләшәм. «Яши, яши күз күрер әле», – дип пышылдады ул.

Апрель ахыры җиткәне сизелми дә калды. Иртән укуга килү белән группа мине туган көн белән котлады. Бүләккә зур ал куян алганнар. Әллә каян сиздем, бүләкне Муса сайлаган. Үзе исә кич белән озата барганда ак роза чәчәге күтәреп килгән.

Алмаз хатларында минем туган көнгә киләм дип әйтсә дә, планнары барып чыкмады. Ялларда өйгә кайткач та ниндидер очрашуга өмет белән яндым. Галия белән Кәрим кереп торт белән чәй эчеп киттеләр, бераз күңелемне күрделәр. Алар киткәч, көзге каршына басып үзем белән сөйләшергә тотындым:

– Мәдинә, менә сиңа да 18 тулды. Ә яраткан кешең бер котлау открыткасы да салмады, – дип уфтандым. Күңелем белән аны аңласам да, йөрәгем аңлый алмады...

Сессия алдыннан бик күп рефератлар, зачет эшләре булса да, май бәйрәмнәренә кабат өйгә кайттым. Реферат язып утырганда ишекне әни шакыды: «Мәдинә, сиңа килделәр».

Бүлмәдән ишеккә кадәр барганчы нинди генә уйлар йөгермәде башымнан: Галия булса, бүлмәгә узар иде, бәлки ул Кәрим беләндер? Ишек артыннан башта чәчәкләр күренде, ә аннары... Алмазның елмаюлы йөзе.

– Алмаз?!. – дип гаҗәпләндем. – Сине нинди җилләр алып килде?

– Качтым... – дип диванга утырды ул.

– Ничек инде, качтым? – дип борчылдым. – Моның өчен сине кумыйлармы соң?

– Шаярдым гына инде, – дип елмайды Алмаз, – теге ялларда җибәрмәделәр, ә монда май бәйрәмнәре булгач җай чыкты. Өйгә кереп сумкамны гына ташладым да, синең янга чаптым, – дип, мине кочаклап алды. Мин иркә песи кебек куенына кереп утырдым да, «Ләйлә апага бу хәл бер дә ошамаган, күрәсең», – дип уйлап куйдым.

– Минем бүләгем ошадымы сиңа? – дигән соравыннан сүзсез калдым.

– Нинди бүләк? Кайтуыңны әйтәсеңме? Әйе, бик ошады, – дим.

– Юк, –дип сикереп торды Алмаз, –теге атнада әти-әниләр аша сиңа бүләк биреп җибәргән идем. Синдә ул бүләк юк... Димәк, тапшырмаганнар... – дип үз алдына сөйләнә башлады.

– Юк, Алмаз, миңа берни дә бирмәделәр, – дип акландым. – Нәрсә иде соң ул?

– Хәзер күрерсең, – дип, уктай атылып өйдән чыгып сызды.

Алмаз кире әйләнем килгәндә сәгатькә якын вакыт узып та киткән. Ә мин ул арада үземә урын таба алмыйча әрле-бирле йөрендем.

– Туган көнең белән, – дип, берни дә булмагандай, миңа кечкенә генә тартмачык сузды Алмаз. Аның эчендә көмеш муенса һәм аңа тагылган кечкенә генә тамчы бар иде. Алмазның кәефе бик нык кырылган булса да, күрсәтмәскә тырышып елмайды. – Әнинең вакыты булмаган икән, – дип, мин бирмәгән сорауга үзе үк җавап та бирде.

***

Бераз вакыт үткәч кенә ни булганын Кәрим сөйләде миңа: Алмаз ачулы өенә кайтып кереп, бүләкне сорагач, Ләйлә апа тартмачыкны аның битенә ыргыткан да, мин аңа бүләк тапшырырга ялланмадым, дигән. Алмаз берсүзсез тартманы алып чыгып киткән. Аннары тынычланыр өчен берничә тапкыр өй тирәли әйләнеп йөргән икән.

 

Сигезенче бүлек

Сессиянең авырлыгы сизелми дә калды. Һәр көнем Алмаз белән очрашуны күз алдына китереп үтте. Өйгә кайту белән аннан хат көттем. Кайтуына санаулы көннәр генә калып бара, ә аннан һаман хат-хәбәре юк. Үземә урын таба алмый башладым. Аптырагач, Алмазның өй телефонын җыйдым, күңелем белән трубканы сеңлесе алуын теләдем. Ләкин Ләйлә апаның: «Тыңлыйм сезне», - дигән тавышы яңгырады.

– Исәнмесез, Ләйлә апа, – диюдән башка чарам калмады. – Сез Алмазның кайчан кайтуын әйтә алмассызмы икән? – дип сүземне дәвам иттем.

– Сиңа хәбәр итәргә теләсә, әллә кайчан әйткән булыр иде инде, – диде мәкерле тавыш белән һәм телефон трубкасын куйды. Колак төбендә өзек-өзек тавыш кына чыңлый иде.

Нишләргә, каян белергә?.. Бармаклар Галиянең номерын җыйды. Бер тында булган хәлләрне сөйләп аңлаттым.

– Елама әле, Мәдинә! – дип тынычландырды Галия, - Нәрсә дә булса уйлап табарбыз... Әйдә, Кәримнән сорыйбыз, бәлки ул Ләйлә ападан белә алыр, дуслар бит.

Күңелгә бераз җылы йөгерде. Күп тә үтмәде, телефон шалтырады.

– Бие, Мәдинә, - дип көлде Галия, - Кәрим шәп ысул уйлап тапты: Алмазның икетуган энесеннән шалтыратып сорады, ул барысын да сөйләп биргән... Озын сүзнең кыскасы, 14ендә Алмазның соңгы имтиханы, кичке җидедә поезды кайтып җитәргә тиеш, һәм тагын... – әйтергәме-юкмы дигәндәй, Галия тукталып калды да, миңа сюрприз булмасын дип, ахры, – Гөлназ да аның белән бергә кайта икән, – дип сүзен йомгаклады.

Иңсәмнән авыр йөк төшкәндәй булды. Алмаз белән күрешүгә шатлансам да, Галиянең соңгы сүзләре корт кебек эчемне кимерде. Галия тынып калганны сизеп:

– Бәлки алар очраклы гына бер поезддадыр, син дә бит Кәрим белән ничә тапкыр бергә кайттың, – дип елмайды.

...Вокзалда поезд көтеп басып торсам да, эчемдәге кортым тәки тынычланмады. Тирә-якта Алмазны миннән башка каршы алучы булмагач, әллә рейсларны бутадыммы дигән уй йөгерде. Озак та үтмәде каршымда Алмазның әти-әнисе пәйда булды, артларыннан Гөлназның әнисе сөйрәлгәнен абайлап алдым. Алар соңгы вагон каршына барып бастылар, мин дә шул якка ашыктым. Вагон янына килеп җитәрәк ишек ачылып китте, әллә кайдан Алмазның курсант формасы күзгә чалынды. Тиз генә сикереп төште дә, кулын кемгәдер сузды, әлбәттә, ул Гөлназ иде. Алмаз ике сумка күтәреп аның артыннан атлады. Кинәт Алмаз як-ягына каранып кемнедер эзли башлады. Ниһаять, безнең күзләр очрашты, шатлыктан икебезнең дә авызлар колакка җитте. Алмаз әти-әнисе белән күрешкәндә дә, минем якка карап-карап алгалады. Эчемдәге кортым әкрен-әкрен эреп юкка чыкты, аякларым Алмаз ягына атлады, ул мине күтәреп алып әйләндерде, бу мизгелдә миннән дә бәхетлерәк кеше юк иде дөньяда.

– Сине күрүемә мин шат, Мәдинә! Хатымны соңрак җибәрдем, килеп җитәргә өлгермәс дип борчылган идем, – дип, сүзен дәвам итте.

– Мин синнән хат алмадым, Алмаз. Ярый, бар да артта калды. Иң мөһиме син кайттың, - дип елмайдым мин.

Тирә-яктагы кешеләрне онытып, бер беребезгә сыенып торганда:

– Алмаз, – дип дәште Илдус абый, – әйдә киттек, кунаклар көтә.

– Гөлназ да ул исемлеккә керәме? – дип борылды Алмаз әтисенә. Илдус абыйның кәефе кырылган иде инде.

– Машинада биш урын, Гөлназ белән Сания апаң да безнең белән кайта, – дип кырт кисте ул, акланып торуны урынсыз санап.

– Бүген синең кайту хөрмәтенә бары тик якын кешеләрне генә җыябыз, улым, Мәдинә белән иртәгә очрашырсыз, – дип, Ләйлә апа да сүзгә кушылды. – Утыр машинага, вакытыбыз тар.

– Әти белән әнидән кала, Мәдинә миңа иң якын кеше, – дип, Алмаз мине ныграк үзенә кысты, - кунакларыгызның күңелен миннән башка гына күрегез, икенче атнада әтинең туган көнендә дә күрә алам мин аларны, бүген уникедән дә калмыйча кайтып җитәрмен, - дип сүзен тәмамлады Алмаз һәм мине кулымнан җитәкләп чыгу юлын эзләде.

– Алмаз... Алмаз, – дип, мин кулыннан тарттым, - сине өйдә көтәләр бит, бәлки иртәгә очрашырбыз?

– Мәдинә, син минем кайтуга шат түгелмени? Минем белән булырга теләмисеңме? – дип усал караш ташлады Алмаз.

Никтер артка борылып карыйсы иттем, анда Гөлназ күзен алмыйча карап тора иде. Алмаз көлеп җибәрде:

– Көнләшмә, Мәдинә, – дигән сүзләреннән битем кызарды, – синнән башка миңа беркем дә кирәкми. Имтиханнар аркасында билет алырга вакытым булмады. Әнигә әйткән идем, ул Гөлназга билет алырга кушкан. Ул билет алмаса, бүген сине күрү бәхете тәтемәгән булыр иде. Аның белән бер вагонда кайтасын да бүген генә белдем. Күрәм, сиңа хәбәр алданрак килеп җиткән?

– Әйттеләр, Гөлназ белән бергә кайта, диделәр.

– Һәм барыбер син мине каршы алырга килдеңме?

– Әйе, без бит синең белән бер-беребезгә ышанырга сүз куештык, – дип, Алмазның кулыннан тарттым.

Без сәгатьләр буе урамда йөрдек, сөйләшә-сөйләшә вакыт үткәне сизелмәде дә.

 

Тугызынчы бүлек

Урамда эссе җәйге матур көн. Без Алмаз белән бүген күлдә су керергә тиеш идек. Ахыр чиктә су керергә теләк белдерүчеләр саны артты, олы бер төркем булып, шау-гөр килеп су кердек. Җомга көн булу сәбәпле кич очрашуны дискәтүктә дәвам иттек. Алмазның гына никтер кәефе кырылган иде. Мин аңа борылып караганда ясалма елмаю белән елмаеп утырды, артык кушылып сүз дә дәшмәде. Бу күренешкә ачыклык кертү өчен, төркемнән аерып алып киттем үзен.

– Алмаз, ни булды сиңа? – Бәреп борчыган соравымны бирдем.

– Берни дә булмады, –дип теләр-теләмәс кенә җавап бирде, – иртәгә әти-әниләр белән авылга кайтып китәбез. Әти берәр атнага дип әйтте. Ишегалдында коймасын ныгытасы бар икән.

– Кирәк икән – кайтырга кирәк! - дип елмаерга тырыштым, әле генә ишеткән яңалыкка бер дә шатланмасам да. – Моңа кадәр айлар буе көткәнне, тагын бер атна гына сагынып утыру авыр түгел миңа, – дип тыныч җавап бирергә тырыштым, ә эчемдә ут яна.

– Әйдә йөреп киләбез, – дип Алмаз кулымнан тартты, – бер атнадан әтинең туган көне. Шимбә кичке алтыда. Син дә чакырулы. Алтынчы яртыларда сине кереп алачакмын, килештекме?

Әтисе мине чакыргандыр дип уйламыйм, ләкин Алмазны үпкәләтмәс өчен барырга туры киләчәк иде миңа, шуңа:

– Ә нинди бүләк алырга? – дип сорыйсы иттем.

– Нинди бүләк инде ул тагын. Син – минем йөргән кызым, димәк, мин алган бүләк икебез исеменнән булачак. Берәр сәгать утыргач чыгып качарбыз.

– Сез кайчан кайтасыз сон? – дип кызыксындым.

– Шимбә көнне, иртәндер. Ләкин көне буе әти-әнигә булышасы, кибетләрдә йөрисе булыр, шуңа синең янга кич белән очып киләчәкмен.

Без төн уртасына кадәр бергә йөрдек, аннары аералырга теләмичә генә өйләргә таралыштык.

Җомга киче дә килеп җитте. Кинәт кыңгырау тавышына сискәнеп киттем. Ишекне ачсам – Алмаз.

– Кертәсеңме? - дигән сорауга уянып киткәндәй булдым.

– Хәзер киенеп чыгам, – дип бүлмәмә ашыктым.

Мин чыкканчы, әни Алмаз белән ни турындадыр сөйләштеләр, аннары без урамга чыгып йөгердек.

– Дискәтүккә барабызмы? – дип сорады Алмаз.

– Юк, барасы килми, – дип каршы килдем.

– Минем дә барырга теләк юк, әйдә урам буйлап йөрик, – дип кулымнан җитәкләде. – Минем сиңа бер тәкъдимем бар. Минем әнинең сеңлесе Кара диңгез буенда үз йорты белән яши. Әни мине аларга ун көнгә кунакка җибәрергә тели, үземнең генә барасым килми, сине дә аласым килә, каршы килмәсәң. Сине әти-әниең җибәрерме икән?

– Без синең белән икәү? Апаңнарга кунакка?.. – дип гаҗәпләндем.

– Әйе, юл өчен генә түлисе, – дип дәвам итте Алмаз.

Бар да инде хәл ителгән кебек сөйләшүе гаҗәпләндерде мине.

– Алмаз, – дип аның хыялларын бүлдем, – мин бик теләп барыр идем дә, ләкин әниләрдән рөхсәт аласым бар.

– Иң мөһиме – син каршы түгел, - дип мине күтәреп алып әйләнә үк башлады.

Кич буе әлеге сәяхәт турында хыялландык. Төрле планнар кордык. Икенче көнем әти-әни белән җитди сөйләшүдән башланып китте.

– Мине Алмаз үзе белән Кара диңгез буена сәяхәткә чакырды, – дип кыяр-кыймас кына сүз башладым. Тиз арада әтинең ризалык бирүе мине бераз гаҗәпләндерде, риза булып кына калмыйча, очсызрак билетлар да табарга сүз бирде. Әни исә бер сәгать лекция укыды. Бөтен сүзе Алмаз белән бергә йокламаска, укып бетереп яхшы эшкә урнашкач кына өйләнешеп балалар турында уйлау хакында барды.

Алмаз мине кич белән алырга кергәндә мин сөенечтән балкып:

– Алмаз, мине җибәрделәр! - дип яңалыкны җиткерергә ашыктым. – Әти очзырак билетлар табарга да сүз бирде.

Алмаз да бу яңалыкка бик куанды. Өйләренә барып җиткәнче сүз әлеге сәяхәт турында барды. Сөйләшә-сөйләшә барып, подъезд төбендә Гөлназ һәм аның әнисе белән маңгайга-маңгай бәрелешә яздык. Аларның салкын карашы бу юлы кәефемне һич кыра алмады. Без килгәндә барлык кунаклар да җыелып беткән иде инде. Барысы да таныш булса да, янымда утырган әбине беренче күрүем:

– Бу минем әбием, – дип пышылдады Алмаз, – Аны да авылдан алып килдек.

– Улым, бу кызың чибәррәк, – дип үз фикерен җиткерде әби, – ник авылга икенчесен алып кайттың син?

Алмаз әбисенең туры сүзеннән ни эшләргә дә белмәде. Бераз тынып торганнан соң сүз башлады:

– Хм, ни бит, Мәдинә, – дип башын иде, аннары үзендә көч табып, – Гөлназ да безнең белән авылга кайткан иде, әни шулай теләде. Авылда мин аның белән сөйләшмәдем дә, янымда бөтерелгәненнән күңелем болганды.

Мин ни әйтергә дә белмәдем, кинәт иңсәмә кемнеңдер кулы ятты. Борылып карасам – әби нидер әйтергә тели иде:

– Кызым, сиңа киңәшем: артык бәргәләнмә, килер вакыт, һәм син аны гафу итәчәксең, һичшиксез бәхетле булачаксыз, – диде.

Әбинең ни әйтергә теләгәнен аңламадым. Ул да әлеге теманы бүтән кузгатмады. Гөлназ миннән күзен алмады, никтер гел серле елмайды. Ләйлә апа да үз ролендә: минем белән исәнләшмәде, күрмәмешкә салышты. Боларның барысына да түзәр чарам калмагач:

– Алмаз, беләм, әтиеңнең туган көне, – дип пышылдадым, – без әле монда тагын озак булабызмы? – дип сорадым.

– Юк, хәзер китәбез. Мәдинә, бераз гына түз инде.

Күп тә үтмәде Алмаз урыныннан торып китте, артыннан мине дә сөйрәде. Ул арада Ләйлә апа килеп җитте.

– Улым, әтиеңнең бәйрәме, ә сез китәсез дә инде, – дип канәгатьсезлеген белдерде. – Бу кыз… – дип тагын нидер әйтергә теләгән иде, Алмаз:

– Бу кыз – минем булачак хатыным, әни, – дип бүлдерде, – без әтине хөрмәт итеп кердек, котладык, ә хәзер икебез генә каласыбыз килә.

Ләйлә апа Алмаздан мондый сүзләр көтмәде булса кирәк, күзләре шар булды, берни әйтә алмыйча тынып калды. Кинәт коридордан:

– Ничек инде ул булачак хатын? - дигән тавыш ишетелде, аннары Гөлназ үзе дә күренде, - Син безнең авылда бергә үткәргән кичләрне оныттың да мени инде? Диңгезгә дә барырга сөйләшкән идек бит синең белән, Алмаз, – дип елау катыш дәвам итте.

– Гөлназ, син акылдан яздыңмы әллә? Нинди кич, нинди диңгез ди ул?! – дип гаҗәпләнде Алмаз, – диңгезгә мин Мәдинә белән барам, белеп тор.

– Ничек инде Мәдинә белән? Ләйлә апа… – дип, Гөлназ елап ук җибәрде. – Ләйлә апа, сез бит минем белән бара дидегез…

– Алмаз, апаңнарга син Гөлназ белән барасың яки бөтенләй бармыйсың! – дип кырт кисте Ләйлә апа, аннары миңа борылып, – ә син бар, чыгып кит, безнең гаилә эшләренә кысыласы булма, – дип ысылдады.

Дөресен генә әйткәндә, мин бу сүзләрне Ләйлә ападан күптән көтә идем инде, шуңа бер дә гаҗәпләнмәдем. ә менә Алмазның югалып калмавы, үзен чын егетләрчә тотуы ошады.

Мин чыгарга дип борылуга, Алмаз кулларымнан тотып туктатты да:

– Ярар, әни, Мәдинә белән диңгез ярына бармаганнан берни дә үзгәрмәс, – дип тыныч кына җавап бирде, – синең Мәдинәне куып чыгаруың, мине дә куып чыгару дигән сүз, – дип ишекне япты.

...Балалар паркына кадәр сөйләшми атладык. Утыргычка барып утыргач кына:

– Мәдинә, мин сине хәзер озатып куям да Кәримнәргә китәм. Мин бүген өйгә кайтырга җыенмыйм.

– Бу аңлашылмаучылык минем аркада килеп чыкты, димәк, бездә кунасың, – дидем.

– Әти-әниең ни дияр соң?

– Дөресен әйтсәк, куып чыгармаслар. Залдагы диван буш...

Дәвамы бар.

 

Теги: Алмаз + Мәдинә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар