Логотип
Шигърият

ТҮЗӘ АЛСАГЫЗ – ЯРАТЫГЫЗ!

Татар хатын-кызы
Хатын-кыз ул әгәр урман булса–
Татар хатын-кызы – карурман,
Чакырмаса үзе, мин кералмам,
Кердем исә аннан чагалмам.

Карурмандай серле, ярсу, тыныч,
Кыюсыз да, кайчак кыю сез,
Сөюсез дип янган идем, мәгәр
Сөюләрдән өстен Сөю сез!

«Үзең аңла инде» аңлаганча –
Чаялыкмы, оялчанлыкмы?
Чәчләргә чал төшкән чакта гына
Аңлыйм яшьлектәге чынлыкны.

Аңлыйм гүзәл затның зирәклектә
карурмандай тиңсез икәнен.
Әле генә аңлар кебек булам,
«Үзең аңла инде» дигәнен...


Серләрем чиялән
Чияләр чияләнгәннәр,
Чияләр пешәр чаклар,
Серләрем чияләнгәннәр,
Серләрем чишәр чаклар.
Озелешепбер-берләрен
Сөяләр чияләр дә,
Кызарышып пешәләрдер
"Сөямен" дияләр дә.
Чияләрдәбер-берләрен
Убәләр кыяр-кыймас,
Чәчләр чәчкә бәйләнсә дим,
Чияләр җыяр-җыймас.
Чияләр чияләнгәннәр,
Чияләр пешәр чаклар,
Чия иреннәрдән үбеп
«Сөям» дип дәшәр чаклар.


Ярым-ярым
Кавышалмаган ярым,
Табышалмаган ярым,
Мәхәббәте генә
Таушалмаган ярым.

Күралмам йөзеңне,
Ишеталмам тавышыңны,
Мәхшәрләргә калсын –
Көтмим табышуны.

Калды ярым-ярым
Үкенеп яшәргә,
Дөньяда юк өмет,
Кавышырбыз мәхшәрдә.

Кавышалмаган ярым,
Табышалмаган ярым,
Мәхәббәте генә
Таушалмаган ярым.


Өзелгән җыр

Без икәү бер җыр идек шул, әйе,
Мин – сүзләре идем, ә син – көе...

Язмыш, ахры, җыр ертыгы итте –
Яшәвемнең бөтен көе китте.

Синдә дә ул булмас эзсез генә,
Түзәсеңдер бары сүзсез генә...

Күпме мөмкин яшәү, аһ, бу көе,
Мин сүзләре булсам, син бит – көе!


Сөю булмаса...
Бу ни хәсрәт, бу ни сагыш, болыт кебек күз яше
Каплый сине, күралмыймын, и бәхетемнең кояшы.
 
Өметнең җиде төседер, әле дә рәхмәт төшкере,
Күз яшем аркылы кояш – бак, салават күпере.
 
Әллә бер төш, бер хыялмы, бер рәшә, бер аҗаган,
Нидер ул ымсындырып та бу җанымны алдаган?.
 
Бер көн булсын рәхәт итми янды ла газиз җаным,
Өч көнлек дөнья дәртеннән талчыгып гаҗиз җаным.

Әле хәсрәт, әле сагыш, әле кайгы-моң баса,
Бер көн яшәвем икеле – җирдә Сөю булмаса...


Әткәм җыры
Бөдрә тал, чит илләрдә йөреп
Гыйбрәт ал.
              (Җыр)

Мин тугач та әткәм агач утырткан,
Ике яшьтәш ярышкандай буй тарткан.
Имән түгел, каен түгел, бөдрә тал –
Әйткән кебек чит илләрдә гыйбрәт ал.
Газиз әнкәм! Бу әткәмнең догасы,
Язмышларга ничек каршы чыгасы.
Талга карап күзләреңне талдырма,
Гыйбрәтем бу – син догаңнан калдырма.


Өзелгән җыр
Без икәү бер җыр идек шул, әйе,
Мин – сүзләре идем, ә син – көе...

Язмыш ахры җыр ертыгы итте –
Яшәвемнең бөтен көе китте.

Синдә дә ул булмас эзсез генә,
Түзәсеңдер бары сүзсез генә...

Күпме мөмкин яшәү, аһ, бу көе,
Мин сүзләре булсам, син бит – көе!


Яшьләргә бер киңәш
Нинди телем белән сезгә
Киңәш бирим: «Яратыгыз!»
Хәтерләтә бу сүз миңа:
«Ярага тоз,
Ярага тоз...»

Миңа да бер бәхетле яр
Дигән иде:
«Яратыгыз!»
Сорасагыз: «Ни ул сөю?» –
Яра да тоз,
Яра да тоз...

Янып беткән учакларның
Сүнеп барган кузы сыман
Җан сызлатып әрни һаман
Ярада тоз,
Ярада тоз...

Инде нинди киңәш бирим –
Түзә алсагыз – яратыгыз!


«Әнкәй» сүзе
Гафу итәр безне грамматика,
Кичерер лә безне кагыйдә –
«Әнкәй» сүзен һәр хәрефен һәрчак
Зур хәрефтән язсак әгәр дә.

Чөнки һәр хәрефе бер могҗиза
Һәр хәрефе аның бер хикмәт.
Мөмкинме соң «әнкәй» сүзен башка,
Бүтән сүзләр белән бер итмәк?!

«Ә» хәрефе – «әүлиядән» алган,
Әүлиядән – сафлык, сабырлык.
«Н»се аның – нурлы, намус намы –
Гомер буе таңга калырлык!

«К» – «кояш»ның көләч йөзе балкый,
«Ә» – әрнүләр эчтә, әлбәттә.
«Й» ул – «йөрәк», яна, дөрли –
Ул әрнүләр һәрчак йөрәктә.

Бар дөньяның дәртен, бар дәрманын
«Әнкәй» җыйган җанда, гел җыйган.
Баш хәрефтән үзе бер дөнья ул,
Зур хәрефтән үзе бер җиһан.

Әнкәйнең мин күзләреннән укыйм,
Китап сыман дөнья, ил гамен.
Дөнья күргән саен әнкәмне мин
Күбрәк беләм, күбрәк таныймын.

Бар дөньяның агачлары – каләм,
Океаннар – каләм савыты.
Булса әгәр зур хәрефләр белән
«Әнкәй» диеп мәңге язасы.


Җәннәт
Җәннәт кайда, җәннәт кайда?
Түгел Каф-тау артында,
Җәннәт газиз әнкәйләрнең
Аяклары астында.
Аңлыйбыз мәгънәсен, еллар
Үткәчтен дистә-дистә.
Югыйсә хакыйкать һәрчак
Истә булган хәдистә.
Азмыни җәннәтне эзләп
Каф-тау артына киткән –
Мәгәр җәннәт әнкәйләрнең
Аяк астында икән.
Дистә-дистә еллар үткәч,
Аңлыйбыз шулай беркөн:
Әнкәйләрсез ул җәннәтләр
Сөрген икән ул, сөрген.
Гомерем буе эзләдем дә
Табар өчен җан аттым,
Җәннәтем – әнкәем икән,
Әнкәм икән җәннәтем.

«Уф» та димә әнкәеңә,
Дигән газиз хәдистә,
Истә әле, еллар үтеп
Китсә дә дистә-дистә.

Жәннәткә «уф» диелерме –
Әни бит, җәннәт бит ул,
Жәннәт ташлап кителерме –
Җәннәт бит, әни бит ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Анилэр турында шагыйрьлэр бик куп шигырьлэр язсаларда беркайчан да куп булмас. «Энкэй» сузе , «Жэннэт « шигырлэре белэн автор йэрэклэргэ бер укуда утеп керэ.

    Хәзер укыйлар