Туганнарым – Амур, Нил абыйларыма һәм Луара сеңлемә багышлыйм
Сентябрьнең сары яфрагына
«Бересе» дип язып куелган.
Шушы көннең моңсу тантанасы
Йөрәгемә тирән уелган.
Дулкынланып, иртән «өебез белән»
Чыгып киткән көн бу мәктәпкә.
Әти белән әни – укытырга,
Без укырга инде, әлбәттә.
Буяу исе аңкып торган класс,
Балкып торган кара тактабыз
– Оҗмах икәнлеген бу почмакның
Белмәгән шул бала чакта без.
Тәмугларга төшкәч кенә белдек,
Ә ул чакта безнең башларда
Бөтен хәсрәт – китап, каләм-кәгазь,
Тизрәк яңа дәфтәр башларга...
Ах, бу якты, көзге кояшлы көн
Бигрәк моңсу булып күренә.
Сентябрьнең сары яфраклары
Коела күк хәтер түренә:
...Бүген әти безгә дәрес бирә,
Ә иртәгә – әни керәсе.
Әткәң-әнкәң укытучы булгач,
Тагы да авыр җавап бирәсе...
Һич ярамый безгә начар уку,
Шаяру да, соңга калу да.
Әти-әни куйгач, әллә ничек,
Уңайсыз күк бишле алу да...
Үзе әти – үзе мөгаллимең,
Үзе әни – үзе укытучың.
Үз башыннан кичергәннәр генә
Аңлый моның «кызыгын», укучым!
Кичен – унлы лампа яктысында,
Тезелешеп өстәл артында
Дәрес хәзерләүләр... Өйдә дә без
Һаман – укытучы каршында...
Әти-әни китсә җыелышка,
Без бәрәңге пешерергә дә
Өлгерәбез...
Диктант язган көнне
Хәтта – дәфтәр тикшерергә дә...
Хәтер, хәтер..
Алып китә ерак,
Җанга күпме моңнар җыелган.
Бәхет, бәхет...
Кабатланмас көннәр
Ах, ул оҗмах инде җуелган.
Җәй дә узган, моңсу шуңадыр да,
Көз башы шул, тәүге көз көне.
Уку башланган көн безнең өйдә –
Үзе бәйрәм, үзе эш көне...
Кайда икән садә сабый чакның
Якты, җылы, юмарт кояшы?..
Кайда икән әткәң-әнкәң үргән
Балачакның җылы оясы?..
************************************************
Мәрхүмә Әниемнең 90 еллыгына
Ямансулап йөргәч көн буена,
Искә төшереп үткән чакларны,
Утырдым мин укып төн буена
Әнием миңа язган хатларны.
«Балам» диеп башлана да хатың,
Ике күзем тула яшемә.
Үзем инде менә җиткәнмен ич
Ул чактагы Әнием яшенә...
И Әнием, хатларыңда синең
Юлың саен – көю, сызлану,
Хәрефләнеп төшкән хәвефләнү,
Өзелеп сагыну, сөю, кызгану
«Уйлап йөрдем бүген иртәдән үк...»
«Күргән идем кичә төшемдә...»
«Ярый, кызым, сау-сәламәт яшә,
Уңыш теләп калам эшеңдә...»
И ул чаклар, и ул татлы хатлар...
«Күрешкәнче тиздән» диюләр...
Әти-әни җылысы сеңгән хатны
Алып куанудан биюләр...
Хәбәр-хат та, җавап-хат та алар,
Йөрәгеңнән чыккан вәгазь дә.
Үкси-үкси куям яңагымны
Әнием кулы тигән кәгазьгә.
«Кызым» диеп дәшәсең дә хаттан,
Ишетәм гүя газиз тавышың.
Әни! Әнием! Әнкәм! Анам! – бәгърем!..
Син – мәңгелек якты сагышым.
Син бит минем бөек истәлегем,
Исемең дә шул синең – Хәтирә.
Син җибәргән хатлар яши һаман –
Татлы-моңлы, изге хатирәм...
Иң зур истәлегем исән, диеп,
Төреп куям Әнием хатларын.
Кат-кат укый-укый, дога кебек,
Үлгәнчегә тиклем саклармын.
Хатлар, хатлар...
И, бәхетле чаклар...
Язмышымның аяз көннәре...
Күңелем ташып тулды,
Күрешкән күк булдым,
Әниемнең кочып иңнәрен...
**************************************************************
Сафлар тигез, дигән булабыз да,
тигез түгел инде тигезен...
Тигезлекне саклап буламы соң,
айкалганда тормыш диңгезе?
Ә шулай да бергә җыелабыз,
көзләр арты узгач кышлары.
Без киләбез, килми хәлебез юк –
көтеп тора Тукай ышанып.
Сабан туе да бу безнең өчен,
марш атлап узар парад та...
Һәркем килә монда хет бер тапкыр
утырып булмасмы, дип, пар атка...
Таш яуса да җыелабыз шунда,
җил-давыллап яңгыр койса да.
Шигырь язып монда кем байган, дип
базар абзыйлары тыйса да...
Без киләбез шигырь мәйданына,
сафлар тигез түгел түгелен...
Ярый әле, шушы мәйдан булган
тигезләргә шагыйрь күңелен...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк