Логотип
Шигърият

Хисләремне шул җәй чуалтты...

Томаланып үлгән гөл сыман
 ...Кояшлы, җилле җәйдә,
 Сиңа калсын дип, гөлләргә
 Тимәдем бөтенләй дә!..
 Рифгать Закиров

Үтә дә саф иде синең караш
Җәйге төннең якты кичендә.
Мин бер сабый кебек сырпаландым
Куанычым сыймый эчемә.

Синең сулыш булып сыйпап узды
Җәйге җилләр якты йөземне.
Миләүшәләр белән болын тулган,
Ала алмый тордым күземне.

Такыялар үреп кимәк булдым,
Юк, юк, өзмә! Тыйдым үземне.
Сабыйлыгым белән сизмәгәнмен
Алда торган салкын көземне.

Күз карашың кинәт кырысланды,
Тиктомалдан искән җил сыман.
Куырылдым –
Якты көнгә чыгып
Җитәлмәгән язгы гөл сыман...



Гомеремне түләп
                 Сара Садыйкова көе
Шигъри дөнья безне кавыштырды,
Кавыштырды
Шигъри дөнья,
Бәллүр бишегендә тирбәтеп,
Бәллүр бишегендә тирбәтеп.
Йөрәкләрне әсир итте Сөю,
Әсир итте
Йөрәкләрне
Шул Сөюнең шигъри ширбәте,
Шул Сөюнең шигъри ширбәте.

Шигъри дөнья безне кавыштырды,
Кавыштырды
Шигъри дөнья,
Йолдызларга кадәр күтәреп,
Йолдызларга кадәр күтәреп.
Шифа көтсәм, утлы яңгыр койды
Утлы-бозлы
Яңгыр койды,
Үзәк-бәгырьләргә үткәреп,
Үзәк-бәгырьләргә үткәреп.

Шигъри дөнья безне кавыштырды,
Кавыштырды
Шигъри дөнья,
Сөю назларында көйдереп,
Сөю назларында көйдереп.
Гомеремне түләп җырлар яздым,
Гомеремне
Түләп яздым,
Шигырь буынына сеңдереп,
Шигырь буынына сеңдереп.




Җәйне көткәндә
Колач кына җәеп, җәйгенәем, 
Күкрәгеңә кысып җылыттың.
Син, солтанат егет, ямьле язга
Чыгу белән мине оныттың.
Көзгә керсәм, көзге муллык белән
Сыгылып төште өстәл өсләре.
Сары яфрак үртәп көлде миннән –
Гүя сүнгән сөю төсләре.

Яңгыр гына ява дигән идем, 
Кырпак төшеп кырны агартты.
Табанымнан җир салкыны менеп,
Күзләремә кадәр кызартты.

Колач җәеп җәйне көткән чакта
Кышы килеп буран уйнатты.
...Хәтта буран кагылмыйча үткән
Хисләремне шул җәй чуалтты...



Һичьюгында
Җирдән кубып, канатланып 
                             очам сиңа,
Очам сиңа, коңгырт күгем, 
                          зәңгәр күзем.
Очам сиңа кул-канатым 
җилпи-җилпи.
Яңгырый аваз: «Җилгә җилкән 
күлмәгең ки!»

Галәм ярып, арып-талып, 
                            уйга калып, 
Очам сиңа, очам гына 
                         дөнья буйлап.
Хыялларда инде күптән 
                         табыштык без,
Кавыштык без, бәйрәм иттек 
никах-туйлап.
Табыштык без, кавыштык 
                      без синең белән,
Үзем уйлыйм, үзем елыйм, 
үзем көләм...
Ә чынлыкта, җирдән барам 
бата-чума –
Сөенәмен,
Һичьюгында уйларымда 
                          әкият күрәм,
Әкиятләр тәмамлана уңыш белән!




Әнкәемә тиң түгел
Әнкәем көлгән чагында
Йолдызлар ява күктән.
Шул йолдызлы минутларны
Чыгарып булмый истән.

Әнкәемнең күңел күзе
Күрә һәрбер сагышны.
Әнкәемнең йөрәк кылы
Ишетә җан тавышын.

Эчке дөньясы сафлыгы,
Иманлы, керсез күңел –
Минем өчен башка беркем
Әнкәемә тиң түгел!




Дулкын-су
Комга язып исемеңне
Каурыйлар кадыйм, дидең.
Барам-барам да яр буйлап
Һәм кайтып карыйм, дидең.

Кайчак дулкын юган була
Исемеңне, Эльмира.
Мин сине генә яратам, 
Кулларыңны бир миңа!

...Комнан түгел, күңеленнән
Юсаң соң исемемне.
Гөнаһлардан саклар идең,
Дулкын-су җисемемне...





Үз сөягең
Аяк атлавымнан танып алган,
Әнкәемнең мин бер сөйгәне.
Үз сөягең кайтты, тагын кайтты,
Әнкәй-бәгърем, ә син өйдәме?

...Ишек шакыйм, әнкәй, 
ник дәшмисең?..
Юк, дәшмәссең инде гомергә.
Авылдашлар, туган-тумачалар
Өлгергәннәр сине күмәргә.

Өлгергәннәр...
Ә мин өлгермәдем
Соңгы сулышыңда күрергә...
Әйтә идең: «Боз акканда үлсәм,
Тилмерерсез кайтып керергә...»

Кайтып җиткәч аргы ярда калдым,
Язгы ташу бүлде, күпер юк.
Мең чакрымны бер сәгатьтә үттем,
Йөз адымны үтәр әмәл юк.

Алдан белеп, күреп әйткәнсең син,
Серләр бәйли ана-баланы...
Йөрәгемдә әрнү... –
Кар суы да
Юып төзәтәлмәс ярамны!




Солдат әнисе
1995, 1996 елларда бер-бер артлы ике улын Чечня сугышына озаткан якташым Ринә Шәйхелмәрдановага.

Ике солдат әнисе мин –
Чечняда ике балам.
Җаннарым энә очында, –
Сулкылдап сызлый ярам.
Минем хәлемне беркемгә
Кабатлап бирмә, Аллам!

Ике солдат әнисе мин,
Хезмәтләре – Моздокта...
Бөтен гәүдәм бозлы суда,
Йөрәгем – янган утта:
Хәбәрләрен көтеп яшим,
Һәр сәгать, һәр минутта.

Ике солдат әнисе мин –
Күчтеләр Ханкалага...
Ничекләр белим хәлләрен? –
Исәнме бүген таңда?
Алдагы көннәрен тагын
Көтәләр икән кайда?

Ике солдат әнисе мин –
Чечняда ике балам.
Җаннарым энә очында, –
Сулкылдап сызлый ярам...
Минем хәлемне беркемгә
Кабатлап бирмә, Аллам!



Тансык тәгам кебек
Гөлсем Сөләймановага

Күпме җаннар кабат күзен ачкан
Синең моңнарыңа коенып.
Ач елларда хәтта исән калган
Затлы җырлар белән «туенып».

Колхозларга кергән, күмәкләшкән –
Җырың ярдәм иткән күпләргә:
Сугыш кырларында гаярь уллар
Тиңдәш сизгән үзен Күкләргә.

«Салкын чишмә»ләрең, ай-һай,
 моңлы,
«Кәккүк»ләрең, 
                «Сәгать чылбыры»...
Тансык тәгам – син калдырган 
җырлар,
Халкыбызның моңлы былбылы.





Иман нуры
Җиңгәчәбез 
Рузалия Гарифуллинага

Игътибарны җәлеп итәр
Ямь бар синдә,
Туганнарны кайгыртучан
Мән бар синдә.

Йөрәккәең үзе көчле,
Үзе дәртле,
Күңелкәең бар кешегә
Мәрхәмәтле.

Рәхмәт сиңа, ир якларын
Якын иткәч.
Әйткән сүзең йөрәкләргә
Барып җиткәч.

Ихлас белән динебезгә
Хезмәт иткәч,
Бик күңелле безгә Иман
Нуры сипкәч!



Фәрештә – саклык өлгесе
Кем фәрештә бу дөньяда?
Беркем фәрештә түгел.
Ләкин фәрештә сафлыгын,
Чисталык тели күңел.

Хаклык кайчак кырыс була,
Дөрес сүз була ачы.
Гаделсезлек сыйфатларын
Кискәләп торсын кайчы.

Фәрештә сафлыгы кирәк,
Һәммә төр эштә – хаклык.
Хак Тәгалә хак гамәлгә
Җибәреп торсын аклык.

Хаклык белән ханлык итсен
Һәр кешедәге йөрәк.
Фәрештә – сафлык өлгесе,
Фәрештә – изге, димәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Якут-мэржэннэр тезмэсе... Бик зур рэхмэт Эльмира ханымга да, редакциягэ дэ.

    Хәзер укыйлар