Буранланып яңа еллар керә.
Ак аргамак – давыл яллары –
аргы очтан оча бирге очка,
сыкы чәчле кышка юл ярып.
Иске елдан чыгам изге юлга –
җир карасын каплап, кар ява.
Кар өстендә, акка кара булып,
карганалар ала каргалар.
Каргышлары оча аргы очка.
Безнең очта бәйрәм-нарасый!
Аргамакның ялкын-ялын кочып,
барасы да әле, барасы! –
Зәмһәрирләр белән сызгырышып,
Зөлхиҗәләр белән биешеп!
Көтә мине кары кагылмаган
көмеш кыңгыраулы бер ишек!
Кагылырмын –
кар-бизәкләр сибәр
кыңгырауның көмеш чыңнары.
Кышкы бураннарга уралып бара
серле хыял, кырыс чынбарлык.
Берәүләргә – салкын кар бөртеге,
берәүләргә – йолдыз, энҗеләр!
Карны кар дип белгән син акыллы,
ак чәчәкләр күрәм мин җүләр.
Җил-давылда җылы яңгыр күрә –
кыр-далада бүген ил күзе.
Игенченең хыялында шаулый
Уҗымнарның яшел диңгезе.
Уең нинди, шундый төскә буя –
Өр-яңадан дөнья агара!
Җир карасын, кыр ярасын каплап,
Өметләрне аклап кар ява.
«Сөембикә», № 1, 2015.
фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк