Логотип
Күңелеңә җыйма

Ярлыкау

Аз гына җаныма җиңеллек тапмаммы дип, мин бу хакта язарга инде күп тапкырлар талпынып карадым.

Көндәлегемнең ул чактагы битләре: «Әни, кичер! Әнием, бәгърем, зинһар, кичер! Әни, яшәргә көч бир! Әни, сагынам! Әнием, җаным, суларга һава җитми, үзәгем өзелә! Әни! Әни! Әни…» кебек сүзләр белән чуарланган. Алар көндәлектән бигрәк, акылдан язып бара торган кеше язмаларына охшаган. Хәер, хәлләрем, чынлап та, шулайрак иде бит.

…Ялга чыгып, мин авылга кайтуга, әни: «Син монда чакта апа янына кунакка барып киләсе иде», — дип сөйләнергә тотынды. Әллә нинди бер ашкыну белән җыенды ул бу сәфәргә. Сагынуы, апасын күрәсе килүе шулай көчле идеме, күрәчәге ашыктырдымы. Абыйның кайтып җитмәве дә туктатмады аны, мәктәпкә тикшерү килеп төшүе дә. Поездга, станция­гә аларны мин озатып куйдым. Машина йөртү танык­лыгын күптән алсам да, тәҗрибәм юк диярлек. Әни гомере буе салмыш шоферларга утырырга курыкты. Миңа да тыныч күңел белән утырды дип әйтә алмыйм. Борчылуы үзеннән бигрәк минем өчен иде. Кире өйгә кайтканда, станциядән авылга кадәр унбиш чакрым буе артымнан бер машина кайтты. Ни алга узмый, ни артка калмый. Мине күзәтеп, саклап бара бугай дип шикләнгән идем, сизенүем дөрес булып чыкты. Кичен әниләр белән телефоннан хәбәрләштек: «Безнең якка баручы бер таныш шоферга сиңа күз-колак булырга куштык шул», — диде әни. Кабат-кабат: «Абыең кайтам  дип  шылтыратмады­мы?» — дип сорады. (Әллә сизенү шул булдымы икән соң? Абый кайтса, мин рульгә, әлбәттә, утырмаячак идем бит.) Йорт-җир, кош-корт, терлек-туарны карап, бер көннең узганы сизелмәде дә. Өйдә мин булгач, әти белән әнигә дә кунакта тыныч шикелле иде.

Икенче көнне аларны каршыларга дип кабат станциягә киттем. Ә алар, күрәчәк язмышка ашыгып-кабаланып, юлга сөйләшенгән вакыттан күпкә алданрак кузгалганнар. Поезд инде килгән. Мин күренмәгәч, әти белән әни инде җәяүләп олы юлга ук чыгып басканнар. әни: “Әтиең  генә  йөртеп  кайтсын  ин­де”, — дисә дә, руль артыннан тормадым. «Үзем дә булдырам», дип мин-минләнү идеме бу, әллә салган кешегә караганда барыбер әйбәтрәк йөртермен дип уйлау идеме, белмим. 

Гомере буе эшкә күрше авылга йөргән әти юлда утыртырга сорап кул күтәргән кешеләргә, бигрәк тә бала җитәкләгәннәренә битараф түгел. Юл чатында безнең якка кайтучылар басып торганын күрүгә ул миңа да туктарга кушты… Бары һәлакәткә очрап, больницада ятканда гына безнең машинага әти белән әнидән кала тагын алты (!) кеше утырганлыгын белдем. Аларның берсе дүрт яшьлек сабый, тагын берсе дүрт айлык күкрәк баласы булган. Күңел изгелектә, яхшылык кылуда иде дә бит… Бу кадәр кеше янында каушап калганмындыр, күрәсең. (Аларның ничәү утырганнарын да белмәвемне бары шуның белән аңлата алам.) Җәйге аяз, яп-якты көн, юл тап-такыр, буш. Машинаның тигез юлдан кинәт читкә тайпылуы, каплануы мизгел эчендә булды бугай. Мин аны күп тапкырлар хәтеремдә яңарттым. Әмма рульнең ул чакта нигә мине тыңламавын, буйсынмавын хәзер дә барыбер белмим. Белмим!

Мин нәрсәдер аңлый ала башлаганда без инде ашыгыч ярдәм машинасында бара идек. Каршымда нарасыен күкрәгенә кыскан ана утырган. Күзләрендә: «Нишләдең син?!» дигән сорау. (Сүз уңаеннан, аларны больницага баруга: «Бер җирегезгә дә зыян килмәгән», — дип, шунда ук кире кайтарып җибәрделәр.) Әти аңсыз ята. Ә әни — аның кырыс карашында да шул ук әрнү: «Ниләр эшләдең син, балам?!» — бертуктаусыз ыңгыраша. үз гомерендә бер тапкыр да читләргә «башым авырта» дип тә зарланмаган әнинең әнә шул өзлексез ыңгырашуын, янында аңсыз ятучы әтинең иреннәрен чылатканда “миңа да бер генә тамчы су салыгызчы!” дип ачыргалануын, «авыртуны баса торган укол ясагызчы!» дип, табибәгә инәлүен онытырга мөмкинме соң?! Фаҗига булып дүрт сәгать үтүгә аның операция өстәлендә якты дөньядан мәңгегә китәчәген дә сизмәдем шул…
Ике тәүлектән соң әнине җирләдек. Больницада авыр хәлдә ятучы әтигә бу хакта әнинең кырыгы җиткәндә генә әйтә алдык.

Авыр төштән айный алмаган кеше халәтендә идем мин ул көннәрдә. Ятсам да, торсам да күңелемнән әнигә ялварам: «Кичер, кичер, кичер…» Җир йөзендәге иң газиз, иң кадерле кешеңнең үлеменә сәбәпче булуның авырлыгын сөйләп кенә аңлатып буламыни?! Үземне гаепле санаудан бүгенгәчә туктаганым юк. Ун ел үткәч тә.

Әнине соңгы юлга озатуга кабат коточкыч тетрәнү кичердем. Өйне җыештырганда аның көндәлекләрен табып алдым. Мин, әнинең бердәнбер кызы, аның язмышын, ничек яшәгәнен — бигрәк тә соңгы вакытын — белгәнмен дә, белмәгәнмен дә икән!..

…Ул егет белән алар күрше авылда югары класс­ларда укыганда танышалар. Әнинең апасы белән әни арасындагы аерма яшь ярым гына. Шуңа күрә алар мәктәпкә апалы-сеңелле бер елны ук баралар. Унынчыны тәмамлагач, институтка керә алмау кайгысыннан икәүләп эшкә чыгып китәләр. Шунда, заводта эшләгәндә аларга теге егеттән — Роберттан хат килеп төшә. Ул инде армиядә хезмәт итә икән. Ә хаты гап-гади, дусларча  язылган хат була аның. җавап язарга әни утыра.

Бер елдан соң әниләр кабат бәхетләрен сыныйлар. Бу юлы апа студентлар исемлегенә эләгә, ә әнигә институт ишеген ачып керү тагын өч елдан соң гына насыйп була әле. Казанда  кибеттә сатучы булып эшли ул. Буш вакыты булдымы — хат язарга утыра. Мәктәптә чакта бер-берсенә сүз дә катмаган егет белән кыз тәмам дуслаша. Роберт кыска вакытлы ялга да кайтып китә. Очрашу хатлар аша күңелләрдә кабынган мәхәббәт утына ялкын өстәп, аны дөрләтеп җибәрә.

Әти әниемне шушы вакытта очрата. үскәндә янәшә диярлек авылларда яшәсәләр дә, аларның моңарчы юллары кисешми. Әти беренче күрүдә үк әнигә гашыйк була. Хисләрен яшерми дә. Ә әни шунда ук кырт кисә: «Егетем бар, мин  аны  яратам,  аны  кө­тәм», — ди. Әти дә үҗәт: «Мин дә тиздән армиягә  китәм, дусларча гына хат язарга рөхсәт ит инде», — ди.

Туксан битле калын күңел дәфтәренә әниемнең сөйгән кешесенә багышлаган өч ел гомере сыйган. Яратуы, сагынуы, хыяллары. Робертның бер кайтуында дәфтәр аның кулына килеп эләгә. Ул аны соңгы ноктасына кадәр укып чыга да: «Алсу! Көндәлегең миңа барысын да сөйләде. Шуны беләм: без барыбер бергә булачакбыз!» дигән юлларны язып калдыра. 

Әмма язмыш гашыйкларга гел мәрхәмәтле генә булып тормый шул. Робертны бик еракка эшкә җибәрәләр. Анда, яңа җирдә, Роберт һәм ул кыз арасында ни булгандыр, белмим. Мәхәббәт түгелдер, әлбәттә, вакытлы мавыгудыр. Туган якта синең өчен җанын бирергә әзер булып калган сөйгәнеңне сагыну хисен басарга теләүдер, бәлки. Ул элемтәне егет бик тиз өзә. әмма озакламый, теләсә-теләмәсә дә, Робертка аны кабат искә төшерергә һәм мәҗбүри рәвештә ул кызга өйләнергә туры килә. Туачак баланың гөнаһысы юк лабаса.

Әниемнең көндәлеге шушы урында өзелә. Тау кадәр олы мәхәббәт, ярату сыйган дәфтәргә күз яшьләре, үртәлүләр инде сыймаган, күрәсең.

Тормыш дәвам итә. Робертның хыянәтенә сөенүче һәм шул сөенүне яшермәүче берәү табыла. Ул кеше, әлбәттә, әти була. Әнием озакламый аңа кияүгә чыга. Нәрсә этәрде икән әнине бу адымга? Ярату диеп булмый. Әтинең теләсә кайсы хатын-кызны үзенә гашыйк итәргә сәләтле тәмле теле, назлы, матур сүзләреме; тырышлыгы, һәрнәрсәдә, һәркайда беренче булырга омтылуымы? Кичәгә килгәч, зал тулы яшьләр алдында әниемне кош кебек очыртып кына вальс әйләндерүеме? Әллә үзенең хисләрен аяк астына салып таптаган ерактагы берәүдән менә шушылай итеп үч алырга теләвеме? Яңа гаилә җиде ай дигәндә таркала.

Хат ташучы хатын «яхшылык» эшли — әтигә бер кыздан хат килгәнен әнигә җиткерә. Әни аны әтинең кесәсеннән табып укый. “Нигә инде ашыктың, нигә үзеңнән өлкәнрәккә (әни әтидән ике яшькә зуррак иде) өйләндең син?” — дип язган була ул кыз. Менә шушы хат аларның аерылышуына сәбәпче була. Әле кайчан гына әнине ничек итеп үзенеке итәргә белмәгән әти аны нигәдер туктатмый, “китмә”, дими. Көчләп яраттыру мөмкин түгеллеген, күрәсең, ул инде аңлаган була.

Бу хәлләрдән соң өч ел узгач әтинең бердәнбер бик кадерле, бик якын сеңлесен урманда агач баса. Аңа әле егерме ике яшь кенә була. Әти бу фаҗигане коточкыч авыр кичерә. (Әнине югалтканчыга кадәр әлеге хәсрәт әти белән яшәде, аннан соң гына азрак чигенде.) “Безгә киленнең күз яше төште, бар янына, кире алып кайт аны”, — ди әби әтигә.

Шулай итеп, өч елдан соң алар яңадан кушылалар. «Бер киткәч, нигә яңадан кире кайттың?» — дип сораганым булды әнидән. «Әтиеңнән начарларга кияүгә чыгасым килмәде, ә аннан яхшыракларны очратмадым», — диде ул.

…Әтинең эчкәнен белә идем, әлбәттә. Тик соңгы елларда ничек яшәгәнлекләрен әни миннән бик тырышып яшергән. Серен — көндәлегенә генә сыйдырган. Анда исә гел бер үк сүзләр: «Эштән соң бәрәңгене алып бетердек. Бер ярты эчте. Кич белән тагын бер ярты эчтеләр. Һәм миңа мәхшәр башланды… Ул йокыга киткәч кенә зур якка кереп яттым».

«Күрше белән теш врачына бардылар. Кайтканда исерек иде. Өйгә керде дә диванга ауды. Тавыш чыгарырлык хәле калмаган». «Көндез иген алдык. Кич тагын исерек». «Ишегалдын себереп йөргән иде, югалды. Халидәдән бер ярты алып эчкән».

«Акчага киткән иде, һәрвакыттагыча исереп кайтты. Әле ярый «аракы тап» дип мине аптыратмый, акчасы кесәсендә — кайчан тели, күпме тели — ала да эчә».

Әнигә өйләнгәндә шәрабка да кагылмаган кешенең шушы дәрәҗәдә эчүгә сабышуын белгәч, әлбәттә, «ни өчен болай булды соң?» дигән сорау туа. Җавабын гына таба алмый аптырыйм. Аннан кабат әнинең аңа яратмыйча кияүгә чыгуына әйләнеп кайтам. Безнең гаиләне һәлакәткә китергән сәбәпләрнең берсе шушы булмадымы икән? һәм әтине аклыйсым килә. Чарасызлыктан бәргәләнмәдеме икән ул?! Нишләтәсең, Ходай гаилә бәхетен бер-берсен өзелеп сөючеләргә генә бирә түгелме?!

Мин боларны нәрсә өчен язам соң? Күңелне бушатасым килгәнгә бугай. Аннан… Психологлар тормышта кабатланулар бар, диләр. Мәхәббәт тарихлары, гаилә эчендәге үзара мөнәсәбәтләр дә нәселдән-нәселгә күчеп, бик еш кабатлана икән. Менә ни өчен кыз бала анасы башыннан кичкән ялгышлардан гыйбрәт аласы урынга, ул абынган ташларга ук абына…

Мин дә яраттым. Өзелеп, дөньямны онытып, күземә аңардан башка берәү дә күренмичә. Юк, безнең арага кеше кермәде, әмма барыбер бергә булмадык. Күкләрдә никах укылмагач, язмыштан кем узалган?!

Мине ошатып йөргән берәүгә кияүгә чыктым. Кызыбыз үсә. Ул әтисе кочагына сыенып утырган мәлләрдә үземнең бик еш: «Шушы бала хакына иремнән аерылмаячакмын», — дип уйлавымны сизәм. Аннан әнинең көндәлегендәге юллар искә төшә: «Яшисем килми, балалар өчен генә яшим…» Тик мин өметемне өзмим — яши-яши ирем дә иң якын кешемә әйләнер, мин аны әле яратырмын… Газизләрдән газиз баламның әтисе итеп яратырмын! Ә кызыма үземнең бәхетсез мәхәббәт тарихымны беркайчан да сөйләмәм. Белмәсен! Психологлар әнә шулай эшләргә куша. Әйе, ишетмәсен, белмәсен, җанына сеңдермәсен! Мине кабатламасын! Аңа сөйлисе мәхәббәт тарихым аның әтисен яратуым турында гына булыр.

…Әнидән башка әти дөньяның ямен тапмады. Өйләнеп тә карады.  Очраклы бер туры килүдерме, ул хатынның да исеме әнинеке белән бер иде. Яшәп китә алмадылар. Узган ел исә без әтине җирләдек. Абый белән мине бөтенләй ятим итеп, аягөсте йөргән килеш кинәт кенә китте дә барды әти. 

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Инанганга Раббыбызның барлыгына, берлегенә, Сабыр итү кирәк Аның хөкеменә. Риза булып тәкъдирләргә язылганга, Кылсак иде гамәлнең изгесен генә..." Язмышларны үзгәртеп була, әмма, үлем белән никах гарше-көрсидә хәл ителә дигәннәре дөрестер шул...

    Хәзер укыйлар