Логотип
Күңелеңә җыйма

Хакым бармы минем сөюгә? 2

(дәвамы)

башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/xakym-barmy-minem-soiuga

Ирек киткәч, озак уйлады Зәринә. Ул үзен ниндидер исерек хәлдә тоя иде. Болай да хәле бик әллә ни түгел, күңеле болгана, җитмәсә, монда бөтен киләчәк тормышын хәл иткән сорауларга җавап табасы бар. Акылы уянып киткән вакытларда ул баланы табарга, ярдәмен кире какмаска, әмма сөяркәсе булмаска дигән фикергә килә иде, аннары тагын үткән төн исенә төшә дә, бу назлардан башка яши алырмынмы мин, дип уйлый иде. Аның чын мәхәббәт дип хыялланып көткән, инде ниһаять тапкан кешесе аныкы да, аныкы түгел дә. Нишләргә соң? Кем аңа киңәш бирер? Әбисе дә икенче ел җир куенында ята шул, ичмасам аның янына кайтып сыеныр иде. Бер карасаң, бәлки, әбисенең бу хәлләрне белми калуы яхшырактыр да, оныгының кияүгә чыкмыйча гаиләле ирдән бала табуын ишетсә, йөрәге түзмәс иде. Бик дөрес, акыллы карчык иде. «Эх, әбием, нигә шулай иртә киттең соң? Газиз кызыңны хәзер кем яклар, кем ярдәм итәр, кем төпле киңәш бирер?» – дип әрнеп елады Зәринә. Акылы аңа «юк, ярамый» дисә, йөрәге исә «мин аннан башка яши алмыйм», – дип типте. Ирек әгәр килсә, якын китермим, дип йөри дә ул килгәч, янә эреп төшә.
Тормыш шулай дәвам итте. Зәринә кыз тапты. Аңа Ирина дип исем куштылар. Ирек еш кына килеп ярдәм итеп, акча белән тәэмин итеп торды, няня ялларга ярдәм итте. Бала бераз үскәч бергәләп чит илләргә ял итәргә дә йөрделәр. Андый вакытларда Зәринә үзен бик бәхетле итеп тоя иде, ирле хатын сыман. Әмма бу бәхетле мизгелләр озакка сузылмый шул. Санаулы көннәр үтә дә китә. Аннан гадәти тормыш башлана – ачы хакыйкать белән янә күзгә-күз очрашырга туры килә. Ул бары тик сөяркә, бердәнбер сөекле хатын түгел. Әмма ни дисәң дә, үзе сайлаган язмыш.
Ирек киләм дип хәбәр бирсә, Зәринә йөгерә-йөгерә табынын да әзерли, үзен дә карарга тырыша. Аның бит законлы хатын дигән өстенлеге юк, шуңа ничек тә Ирекнең күңелен күрергә тырыша. Ирек тә буш калдырмый, еш килеп йөри, акчасын жәлләми, булдыралганча ярдәм итә. Зәринә кыйммәтле машиналарда йөрде, зур фатирда яшәде, һәрчак зәвыклы итеп киенде. Күпләр болар турында хыяллана гына, ә Зәринәнең барысы да бар иде... законлы ирдән башка. Ирекнең сөяркәсе дә бер ул гына түгел икәнен дә аңлады ул бераздан. Нишлисең, бай, чибәр иргә бөтенесе дә кызыга шул. Тора-бара ул үз тормышының яхшы якларын да күрә башлады: көн саен иргә нәрсә пешерим дип баш ватасы юк, аның керләрен юасы юк, аның туганнары белән аралашасы юк. Әмма кызының туганнары юк диярлек булуы гына бераз борчый иде аны. Үзе дә мондый хәлдә тагын бала алып кайтырга кыймады. Бертуганнарын да белми кызы, ике туганнарын да. 
Бервакыт урамда әнисенең ике туган апасын очратты Зәринә. Сәлимә апаның авылга әбисе янына кайтып йөргәнен хәтерли Зәринә, аннан соң күрешкәннәре булмады. Сәлимә апаның кияүгә чыкмаганы, балалары юк икәнен белә иде ул. Баксаң, Сәлимә апа да бер бай ирнең сөяркәсе булып яшәгән икән. Ул ир аңа бала табарга рөхсәт бирмәгән, авырга калгач, алдыруын сораган. Алдыргач, башка балага узалмаган Сәлимә апа. «Син бәхетле, синең хет балаң бар», – дип ачынып сөйләде апасы аңа. Башкалар белән чагыштыргач кына үз бәхетеңнең кадерен белә башлыйсың. Зәринә дә кызы булганына сөенеп бетә алмады. Аның кебек үк әтиле килеш әтисез үссә дә, Иринаның янында әнисе бар, Зәринәгә андый бәхет тә эләкмәде. Әтисез дип тә булмый, әтисе килеп йөри бит, нәрсә тели шул бар. 
Зәринәнең дус кызы Айгөл белеме буенча психолог. Ничек кенә ярдәм итәргә тырышмады ул ахирәтенә! «Син кечкенәдән үзеңне әтиеңә кирәкмәгән бала итеп кабул иткәнсең, әтиең сине яратса да, хатыныннан узып сиңа тиешле дәрәҗәдә яратуын җиткерә алмаган. Сиңа бу ситуацияне үзгәртергә кирәк, син бит чибәр, булдыклы хатын-кыз, син бит бердәнбер яраткан никахлы, законлы хатын булырга лаек», – дип, үзенә терапиягә чакырып, күпме китаплар тәкъдим итсә дә, Зәринә тормышын үзгәртә алмады. Әйе, ул китаплар да укыды, Айгөлнең киңәшләрен дә тыңлады, балачактагы күңел яраларыннан арынырга тырышты, ниндидер хакыйкатькә дә төшенде, үзе өчен ачышлар ясады, тик шуннан ары узмады. Айгөл дә кеше үзе үзгәрергә, тормышын үзгәртергә теләмәсә, аңа ярдәм итеп булмаячагын аңлады, Зәринәне ничек бар шулай кабул итә башлады.
Ирекнең эшләре гөрләп барды. Аның әллә ничә шәһәрдә бизнесы ачылды. Акча эшләп кенә калмады, хәйриячелек белән дә шөгыльләнде, кешеләргә ярдәм итте. Аны күпләр яхшы яктан телгә алды, кемдер аны гулять итәргә ярата икән дип, гайбәтен сөйләде. Ни дисәң дә, ул башкаларны чәйнәп кенә утырган кешеләрдән өстен иде. Ничек тели, шулай яши. Өенә кайтса, хатыны, балалары көтеп тора, башка шәһәргә барса, анда да күңелен күрүчеләр табылды. Әмма әтиле килеш әтисез үскән баласы Зәринәдә генә иде.
Хатыны, сөяркәләре, балалары бернинди мохтаҗлык күрми яшәделәр. Хатыны Нәфисә Ирекнең тугры ир түгел икәнен күптән аңлаган иде инде. Күңелендә нәрсәдер каршы килеп маташса да, ул моңа күнде. Иң мөһиме – гаиләне тәэмин итә, мохтаҗлык кичерми, балалары тулы гаиләдә үсә. Аның сөяркәләрен эзләп, дәрәҗәсен төшереп йөрмәячәк иде Нәфисә. Ни генә булмасын, Ирекнең никахлы, законлы хатыны, гаиләдә туган өч баласының әнисе бер генә, ул – Нәфисә. Кеше алдында ул бай, ихтирамлы хатын. Аңардан күпләр көнләшә, күпләр аның тормышына кызыга. Ә калганы аны кызыксындырмый. 
Ирекнең эшләре гөрләп баруында ул аның сөяркәләренең дә берникадәр өлеше бар икәнен аңлый иде. Ничек кенә булмасын, шул кадәр бизнес белән идарә итәр өчен күп энергия кирәк, һәм энергияне ул башка хатын-кызлардан да ала. Аның шулай җитеш тормышта яшәвенә ул хатыннарның да өлеше бар, димәк. Алар барысы да бер көймәдә. 
Тормыш үз җаена ага бирде. Зәринәнең да кызы үсеп җитте. Ирек 55 яшендә йөрәк өянәгеннән вафат булды. Ярый әле Зәринәгә матурлык салоны ачып биргән иде, үз көнен күрергә аның кереме җитте. Кызы кияүгә чыкты. Бик матур яшиләр. Ни дисәң дә, Зәринә кебек кимсенеп үсмәде кызы, аның әнисе дә, килеп – китеп йөри торган булган, әтисе дә бар иде. Шуңа да үзен матур тормышка, үзенә карата яхшы мөнәсәбәткә лаек булуын тоеп үсте. Зәринә дә бит аңа үзенә җитмәгән назны бирергә тырышты. Шул максатына иреште сыман. Бүген инде ул зәвыклы киенгән, сылулыгын җуймаган, сөйкемле хатын-кыз гына түгел, дәү әни дә...
Дөрес яшәлдеме икән? Әйтә алмый Зәринә әлегә. Шулай да рәхмәтле ул язмышына. Иреккә дә рәхмәтле. Ул аны чын күңеленнән яратып яшәде, кызлары да чын мәхәббәттән туды. Тормышта ничек кенә булмасын, бар да яхшыга, дип яши бүген Зәринә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар