Логотип
Күңелеңә җыйма

Хакым бармы минем сөюгә?

Ә бер көнне Зәринә үзенең йөкле икәнен аңлады. Тест алып тикшерде, ул да йөклелекне дәлилләде...

Зәринә әбисе белән авылда үсте. Әнисе аңа 2 яшь вакытта юл һәлакәтендә вафат булган. Әтисе исән-сау, әмма ул яңа гаиләсе белән ерак шәһәрдә яши. Ара-тирә акча, кирәк-ярак әйбер җибәрсә дә, Зәринә үзен барыбер әтисе өчен кирәкмәгән бала, артык кашык итеп тойды. Кечкенә чагында бер җәйдә кунакка барган иде ул әтисе янына. Әтисе көннәр буе эштә булды, үги әнинең караңгы чырае Зәринәне монда көткән кеше юк икәнен аңлатты. Бүтән барып йөрмәде ул аларга. Әтисе дә артык чакырмады. Ара-тирә хәлен белеп шалтыратып торды, шул җитте.

Зәринә үсеп буйга җитте. Аның да инде, олылар әйтмешли, «борынына ис керә башлады», кич чыгулар ешайды, егетләр дә озатты үзен. Әмма нигәдер берсе дә күңеленә хуш килмәде, хыялындагы егет әле очрамаган иде, авыл егетләре белән вакыт үтсен өчен генә йөрде. Хыялындагы егет шәһәрдә көтәдер төсле иде. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлап, шәһәргә укырга керәсе мизгелләрне зарыгып көтте кыз. 

Олы яшьтәге әбисенең тәрбияләргә усаллыгы да җитмәдеме соң, кыз үзе дә әбисенең үгет-нәсыйхәтләрен искелек калдыгы итеп кенә кабул итә иде. Әбисе, саф килеш кияүгә чыгарга кирәк, дип  сөйләгән вакытта, Зәринә «әйе, әйе», дип, баш кагып утыра иде, ә үзе эчтән генә «хәзерге вакытта кем шулай чыгадыр инде, заманасы башка бит» дип уйлый иде. 

Чибәр кыз артыннан студент чагында да егетләр күп йөрде, әмма ул берсен дә якын җибәрмәде. Әллә кемне көтте күңеле. Аңа үзе чибәр, үзе үткер, үзе бай, үзе ягымлы егет кирәк иде. Андый егетләргә дә бала-чага кирәкми бит инде, җитдирәк кызлар кирәк, дип уйлый иде Зәринә. Шуңа күрә вакытны ашыктырмады. Башта пешекчегә укырга кергән иде, авылдан киткәндә кая укырга керсә дә барыбер иде, әмма укып эшли башлагач, бер дә бу эше ошамады. Шуннан соң ул парикмахерга укып алды. Монысы инде башкачарак иде. Чая, тик тормый торган кызга ошады бу эше. Әле кайвакыт бик текә ир-егетләр дә килә иде чәчтарашка. Ирек белән дә шунда танышты алар. Үткер, сүз артыннан кесәгә керми торган кыз ошады Иреккә. Баштарак бик игътибар бирмәсә дә, тора-бара кызга гашыйк булганын сизми дә калды. Зәринәның телефон номерын алып, гел аңа язылып килә башлады Ирек. Зәринә дә Иреккә битараф түгел иде. Ниһаять үземнең хыялымдагы принцны очраттым, ахры, дип уйлады кыз. Ирек аның янына гөлләмәләр күтәреп килә башлады, кызны эштән соң озата барды, очрашуларга чакырды. Зәринә егеткә үлеп гашыйк булды. Менә бит ул аның хыялындагы ир-егет! Көчле, булдыклы, акчалы һәм дәртле! Ә үзе шундый чибәр, сөйкемле! Зәринәне Ирекнең үзеннән 10 яшькә өлкәнрәк булуы да борчымады. Соң, ир-егет кыздан өлкәнрәк булу әйбәт бит, дип уйлады ул. Ул инде тәҗрибәле, акчалы, җитди ир-ат. Шундый кеше белән тормышын бәйләргә хыялланды бит инде Зәринә. Очрашкан саен Ирек ныграк ошый иде аңа, ул тормышын аннан башка күз алдына да китерми иде инде. Зәринә тулай торакта яши иде, Ирек аны фатирга күчерде.

Бервакыт Зәринә гаилә кору турында сүз кузгаткач, Ирек аңа «хәзер түгел, әле бизнесымда мәшакатьләр, соңрак», – дип аңлатты. Зәринә күнде, ярый, мин бит аның мине яратканын сизеп, күреп торам, безгә болай да рәхәт дип юатты үзен, шулай да кыз кешенең тизрәк кияүгә чыгасы килә иде.

Ә бер көнне Зәринә үзенең йөкле икәнен аңлады. Тест алып тикшерде, ул да йөклелекне дәлилләде. Гөнаһ шомлыгына, Ирек ул вакытта ике айга командировкага киткән иде. Зәринәнең телефоннан мондый хәбәр җиткерәсе килмәде сөйгәненә. Ул үзен бәхетнең җиденче катында хис итә иде! Аның йөрәк астында чын мәхәббәттән яралган сабый ята. Менә аның Иреге кайтыр да, корсагы беленә башлаганчы алар өйләнешеп тә куярлар, әтиле-әниле сабый дөньяга туар. Алар иң бәхетле булачак! Ниһаять Зәринәнең да бәхетле көннәре якынлаша. Иреккә бу яңалыкны ничегрәк җиткерергә дип күп уйлады Зәринә. Дәшми-нитми генә тест күрсәтергәме? Әллә берәр оригиналь ысул уйлап табаргамы? Ничек кабул итәр икән Ирек? Ул, мөгаен, бик шат булыр, Зәринәне күтәреп әйләндерер... Ох, ник нәкъ менә шушы вакытта белде соң ул бала көткәнен, ничек ике ай буе түзмәк кирәк? Шундый зур яңалык белән иң беренче яраткан кешең белән бүлешергә кирәк бит инде.

Ничек итсә итте, түзде Зәринә, телефоннан хәбәр итмәде. Инде Ирек кайтырга санаулы гына көннәр калды. Кыз кибетләрдә йөреп вакыт уздырмакчы булды, зур сәүдә үзәгенә китте. Сәүдә үзәгенә кергәндә 5-6 яшьләрдәге матур кызчыкны җитәкләгән парны ерактан ук күреп алды ул. Менә без дә шулай йөрербез киләчәктә, дип уйлап куйды Зәринә. Һәм шул вакытта ул бу ир кешедә таныш чалымнар сизеп алды. Бу бит Ирек, аның Иреге! Аның гаиләсе бар?! Ничек инде? Ул бит Зәринәне генә ярата! Кызның күз аллары караңгыланып китте. Барып якындагы эскәмиягә утырды. Аны Ирек тә күреп калды. Әмма аның йөзендә бернинди дә кыенсыну сыман хис күрмәде Зәринә, берни булмагандай кызга күз кысты да, гаиләсе белән сәүдә үзәгеннән чыгып та китте. Әле чыгып киткәндә хатынының да йөкле икәненә игътибар итте кыз. Шау-шулы, халык белән тулган зур кибеттә Зәринә үзен бу дөньяда япа-ялгыз калган сыман хис итте. Әйбер кайгысы калмады, күз яшьләренә буылып, кайтыр юлга кузгалды. Юл буе башында мең сорау кайнады. Ничек шулай булдыра ала ул?! Нигә гаиләсе булгач, Зәринәне өметләндергән? Аңа хәзер нишләргә? Баланы табаргамы? Ул балага караган саен әтисенең никадәр намуссыз адәм икәнен искә төшерерме? Кайтты да елады да, елады Зәринә. Никләргә генә туды икән ул бу дөньяга? Нигә аны бәхет гел читләп уза икән? Балачагында ятим бала булып үсте, инде хәзер яратып-яратылып, бәхетле яшәр көннәре якынлашты дигәндә, янә сагыш учагына сала аны тормыш.

Елый-елый йоклап киткән Зәринә. Ишекне кемдер ачкыч белән ачканга уянып китте. Башта куркып китте, аннан исенә төште: ачкыч Иректә генә, димәк ул. Йөрәге ярсып-ярсып тибә башлады, әйтерсең лә берни булмаган. Ирек тә берни булмагандай елмаеп керде дә кочакларга үрелә башлады. Зәринә аны читкә этте. Әмма Ирекне күргәч, бөтен ачулары юкка чыкты, кочагына ташланасы килде, аңа сыенып, соңгы вакытта аның өстенә килеп төшкән борчу-мәшәкатьләрдән арынып, кечкенә кызчык сыман иркәләнәсе килде. Ул инде Ирек башка килмәс дип курыккан да иде. Беренче булып Ирек сүз башлады.

– Әйе, Зәринә, мин өйләнгән. Әмма мин сине яратам. Яратам, тик сиңа вәгъдә бирә алмыйм. Менә шулай ара-тирә күрешеп торырга риза булсаң, мин синең яныңа килеп йөрермен. Бу минем фатир. Зинһар, кире какма мине. Мин сине яратам, әмма хатынымны да ташлый алмыйм. Без өйләнешкәндә, миңа 18, аңа 17 яшь кенә иде. Ул авырга калгач өйләнештек. Мин гаилә корырга әзер түгел идем әле, кызлар белән йөреп туймаган идем, әмма мин хатыныма сүз бирдем, сине ташламаячакмын, дидем. Җаваплылыктан качмыйм, үз балаларымнан баш тартмыйм. Тиздән безнең өченче балабыз туачак. Без өйләнешкәндә, безнең бернәрсәбез дә юк иде. Әйе, хәзер минем үз бизнесым, акчам күп, әмма без моңа икәү ирештек. Хәзер акчам күп булгач, минем янда хатын-кызлар күп бөтерелә, ә хатыным бер тиенсез чагымда ук минем белән иде. Мин аны хөрмәт итәм. Яшьтән үк хатыным һәм балам өчен җаваплылык хисе тою шушы көнгә алып килгәндер мине. Ә менә синең белән булгандагы шашкын хисләр минем белән булганы юк иде әле. Шуңа минем сине кемгәдер бирәсем килми.

– Син миңа сөяркәң булырга тәкъдим итәсеңме?!
– Шулайрак килеп чыга. Моннан күбрәген сиңа бирә алмыйм.
– Мин авырлы, Ирек...
– Минем балаларым бар инде, үзеңә кирәк икән, тап. Мин булдыралганча ярдәм итәрмен. 

Ирек Зәринәне кабат кочакларга үрелде. Әле генә ишеткән сүзләр Зәринәнең акылына барып ирешмәгән иде әле, аңарда Иреккә карышырга көч юк иде. Ир аны назлый башлагач, кыз эреде, бу кочак бик сагындырган иде аны...

(Дәвамы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/xakym-barmy-minem-soiuga-2.)

Фото: Изображение от vecstock на Freepik">Изображение от vecstock на Freepik

Теги: Мәхәббәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар