Судагы аю баласы турындагы мультфильмны хәтерлисезме? Басмадагы аю баласы аңа йөзен чытып: «Син кем?» дип сорагач, ул да йөзен чытып «җавап бирә». Ә елмайсаң, ул да «елмая»! Ә бит уйлап карасаң, бик тә мәгънәле мультик.
Беркөнне поликлиникада анализ бирер өчен шактый гына зур чиратта утырырга туры килде. Медсестраларның берсе авырып киткән, икенчесе берүзе генә өлгерә алмый. Менә янымдагы апа тотынды бит зарланырга. Үзе әле аның кадәр өлкән яшьтә дә түгел. Карап торышка тышкы кыяфәте дә әйбәт кенә. Ләкин эче тулы зар икән. Башта ул шушы поликлиникада эшләүчеләрне эттән алып эткә салды. Медсестралар тупас, акрын кыймылдыйлар... Табиблар игътибарсыз, надан, бернинди диагноз куя белмиләр... Поликлиника мөдире янына керә торган да түгел, беркемне тыңлап тормый, үҗәт... Түрәләр начар! Тормыш начар! Күршеләр начар! Урамдагы этләр начар! Начар!.. Начар!..
Бу апаны тыңлап утыра-утыра тәмам башыма капты. Башка җиргә күчеп утырыр идең, хәзер минем фамилияне әйтеп, чакырып кертүләре бар. Анализ кәгазьләрен медсестра җыеп алды да, һәрберебезнең фамилиясен әйтеп, үзе чакырып кертә.
Мине генә түгел, чираттагы башка кешеләрнең дә теңкәсенә тия башлады ахрысы бу «гел начар». Бер апа, кыюланып: «Алай барысын да начар гына димәгез әле сез. Яхшы әйберләр дә күп бит», – дип әйтеп караган иде, һай, юкка! Утка май гына сибеп җибәргән кебек булды бу. «Гел начар» (мин аңа күңелемнән шундый кушамат тактым) яңа дәрт, яңа көч белән «барысы да начар» дигән үз теориясен дәлилли башлады. Ахыр чиктә теге апа да түзмәде, чиратын ташлап, икенче килермен әле дип, кайтып китте.
Һәм шунда... кинәт кенә... зиһенем ачылган кебек булды. Бу апа бит бер дә юктан гына зарланмый. Бу бит – миңа бер билге! Яшермим, мин үзем дә зарланыштыргалыйм (зарланырга яратам, дип укы). Хезмәт хакы азлыктан, улымның сирәк шалтыратуыннан, транспорт начар йөргәннән, фатирга бәяләр артудан, язның салкын килүеннән, фатирларга җылыны иртә өзүләреннән... Зарлансаң, сәбәпләр үзеннән-үзе табыла бит ул.
«Нигә зарланасың? Зарланма! Кеше нишләтсен сине?» – дип сүгә мине ирем. Менә ичмасам, дөньяда бернәрсәдән, бер кешедән дә зарланмаган берәү бар – минем ирем! 25 ел торабыз, шул дәвердә ник бер зарланып карасын! Дөньяда иң җене сөймәгән нәрсә дә башкаларның зарланганын тыңлау аның. «Нигә дип зарланам? Бераз кызгансыннар, хәлемә керсеннәр дип зарланам. Эчемне бушатыр өчен...» – дип акланам ул сүгә башласа.
Менә бүген аңладым! Бу апаны язмыш юлыма мине төзәтер өчен җибәргән ләбаса! «Әнә кара, зарланган кеше нинди күңелсез, нинди ямьсез», – дип әйтер өчен! Бу – кисәтү! Болай ярамый дип кисәтү.
Без үскәндә китапларда начар малайлар, начар кызлар турында язалар иде. Без алар кебек булып үсмәсен, гыйбрәт алсын өчен кирәк иде алар. Нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен белеп үсәр өчен. Кызык, андый китаплар әле дә бар микән ул? Минем инде бик күптән балалар өчен китапларны кулга алганым юк.
Шул көнне бер эксперимент ясап карарга булдым. Күңелемә бер начар уй да кертмим, бернәрсәдән зарланмыйм, бөтен кешеләргә дә елмаям. Кибеткә керсәм, касса алдында унлап кеше. Барысы да ашыга, йөзләрендә канәгатьсезлек. Ә мин елмаям. Кассадагы кыз да миңа карап елмая.
Автобуска керсәм, андагы халык! Нинди монда алма, энә дә төшәр урын калмаган. Төрле яклап этешәләр-төртешәләр, кычкырышалар. Ә мин елмаям. Йончу йөзле, пассажирларга эт кебек ырлап ябышкан кондукторның да ирен читенә елмаю әсәре кунып алган шикелле. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела.
Эшкә килеп җиттем, вахтадан керә торган пропускым башка кесәдә калган. Вахтадагы апага елмаям, үзе ачып кертә.
Кара әле, дим, эшли бит бу! Моннан соң гел елмаеп кына йөрергә кирәк. Тик ул елмаю күпмегә барыр, анысын белмим. Ә менә зарланасым килсә, теге апа искә төшә. Дәрес үтемле булган, димәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк