Логотип
Күңелеңә җыйма

«Үзем генә беләм...». Тормыш язган хикәят

Сер итеп саклаганың барыбер кайчан да бер тышка чыга.

...Ни өчен ул миңа ачыласы иткәндер? Бер уйласаң, бу бит кешегә, бигрәк тә чит кешегә сөйли торган әйбер түгел. Кем белә, бәлкем, аның дистәләгән еллар буена җыела килгән авыр хисләрен, күңеленә кереп утырган һәм инде беркайчан да алып ташламас булган ул хатирәләрне әнә шулай ачыктан-ачык сөйләп, бер селтәнүдә юкка чыгарасы килгәндер. Белмим, кыяфәтенә, йөзенә караганда, бер дә алай булыр кебек тоелмый үзе.

Гомере әкренләп көзләргә борылган ханымның аннан башка да сары-сагышлы күңеле баштан кичкәннәрен күтәрә алмас шикелле. Алай дисәң, ничә еллар ул аны йөрәгендә бикләп йөртә алган бит. Ике сүзнең берендә «үзем генә беләм...» дип, бертуктаусыз кабатлавыннан, хәлен, эчке халәтен сиземлим шикелле. Ярларына сыеша алмыйча, бәргәләнә-бәргәләнә аккан ташкындай, аның бер мизгелдә кинәт түгелеп китү сәбәбен аңладым соңыннан. Ханымның һәр әйткән сүзе ук булып йөрәккә кадала барды.

Сүзен ул бик ерактан, уратып, яшьлегенә кайтып башлый. Беренче җөмләсен әйтүдән үк күзләренә яшь килеп елый башлаган әңгәмәдәшемне бүлдермим, сораулар бирмим.
– Без аның белән яз ахырында – көннәр җәйгә борылган бик матур вакытта очраштык, – дип башлый ул сүзен әкрен генә. – Рөстәмнең (исемнәр билгеле бер сәбәпләр белән үзгәртеп бирелә) армиядә хезмәт итеп кайткан чагы гына. Икебез бер авылдан без.

Бер мәктәптә, бер сыйныфта укыдык. Укыганда бер-беребезгә игътибар итмәдек. Ис китмәде, дип әйтимме... Ул да шулай... Мин аның өчен әллә бар, әллә юк. Кеше ышанмас, безнең мәхәббәт бер мизгелдә уянды. Ул мәктәпне тәмамлады да армиягә китеп барды. Мин читтән торып бухгалтерлар әзерли торган көллияткә укырга кердем. Теләп кермәдем, хыялларым бик югарыдан иде. Әнием: «Буй җитмәс нәрсәләр белән хыялланма», – дигәч, уйладымуйладым да, дөрес әйтә бит, дип, күктән җиргә төштем. Рөстәм кайтканчы, мин инде үзебезнең авылда эшли башлаган идем. Кайтканчы, дим... мин аның китүен дә, кайтуын да белмәдем. Әйтәм бит, минем өчен барыбер иде. Мин үзем алай клубларга чыгып йөрергә яратмыйм. Ләкин, күрәчәк булгандыр инде, матур кичләрнең берсендә иптәш кызым, мине үгетләп диярлек, клубка алып чыкты. «Казаннан концерт килгән, барабыз», дип кырт кискәч, җыендым да киттем. Аллаһының рәхмәте, урыннарыбыз янәшә туры килде. Мин аңа карамыйм да, ә ул мине һаман сөйләштерергә азаплана. Шундый шәп тамаша бара.

Ә ул үзенекен итә: сөйли дә сөйли. Башта ачу килде. Аннан күтәрелеп йөзенә карадым. «Бер күрүдә гашыйк булдым» дигәннәренә ышанам хәзер.

Шул көннән, шул кичтән алар аерылмас була. Аерылмас дип... Озак йөрми алар. Өч ай дигәндә, әти-әниләрен, бөтен авылны шаккаттырып өйләнешеп тә куялар. Нәсимә, килен булып, авылның бер башыннан икенче башына күченә. Тәртипле, эшчән гаиләгә эләгүенә кыз куанып бетә алмый. Сүз йөрт-миләр, артыгын сөйләмиләр. Киленнәренә «кызым» да «кызым» гына... Тормышлары шулай җай гына барганда, ерак шәһәрдән олы уллары Рәсим кайтып төшә. Кичен, табын янына утырышып алгач, әниләре озак вакытлар югалып торган улына авыл хәлләрен сөйләп ала. Киленнәрен: «Безгә охшаган, күп сөйләшми, тыйнак, эшчән...» – дип мактап алырга да онытмый. «Шундый әшәке, усал итеп карады... тәнем чымырдап китте», – дияр Нәсимә соңыннан. Ни өчен әнисенең бу сүзләрен кунак «абый»сы шулай кабул итте?

Ни өчен ул аңа шулай ямьсез итеп карады?


– Абыең мине яратмады, – дим Рөстәмгә икәүдән-икәү калгач. Шулай дигәч, ирем авыр сулап куйды, аннан: «Кеше хәлен кеше белми. Син күп сөйләшмә...» – дип кырт кисте. Кая инде күп сөйләшү... Минем андый гадәт юк. Мине әнкәй: «Кирәкмәскә авызыңны ачма, гөнаһ җыйма», – дип тәрбияләде. Бөтен сөйләшү – үпкәмне белдерү шуның белән тәмам булды.

Тик менә күрәселәр әле алда булган икән. Кунак абый бик сәер кеше булып чыкты. Җәй уртасы, бөтен халык җиң сызганып эштә – кайсы кырда, кайсы басуда, бак-чада... Эш кайда да җитәрлек. Кайната белән кайнана да иртә таңнан печәнгә дип басуга чыгып китә. Без – эштә. Тик менә Рәсим генә өйдә, караватка сузылып яткан да гәзит караштырган кылана йә бакчада кызына. Ни өчендер беркем бер сүз әйтми. Кем нәрсә дисен инде, бер уйласаң, кунак бит... Төшке ашка кайтканымны күрсә, яныма килеп җитә, бәйләнә башлый. «Син ашарга кайтмаган-сың, синең максатың башка...» – дип, нәрсәгәдер ишарәли. Тагын Рөстәмгә әйтеп карадым. Әйткәч, ярсуын күрсәгез... «Үзең гаепле, ул минем абый...» – дип, мине шуның ише рәнҗеткеч сүзләр белән коендырды да, тыңлап та тормыйча, өйдән үк чыгып китте. Хәзер уйлыйм инде, нигә дип боларның барысын да бөтенесе алдында да әйтмәдем икән? Мондый хәлләргә юлыкмас идек. Күңелемә гомерлек җәрәхәт салмас идем.

Сер итеп саклаганың барыбер кайчан да бер тышка чыга.

Аны яшереп тә, онытып та булмый. Бик теләсәң дә... Рәсимнең борчуларын, ни өчен нәкъ менә хәзер авылга кайтканын якыннары белә. Аның хәленә керергә, дәшми калырга тырыша. Абыйсының үз-үзен сәер тотышына «игътибар итмә», дип кенә чикләгән Рөстәм дә көннәрдән бер көнне ачылып китеп, Нәсимәгә барын да сөйләп ташлый. Ун елга якын гөрләшеп, бәхетле булып яшәгән ир белән хатын көнәрдән бер көнне икесе ике якка каерыла. Хатын 7 яшьлек малаен алып, башка беркайчан кайтмаска дип чыгып китә. Рөстәмнең: «Тегесе гаепле монда, башка ир белән чуалышкан», – дигәненнән барысы да үз урынына кайта. Бу хәлдән соң хатынын күралмас булган ирнең башка хатын-кызларга да мөнәсәбәте тетрәндергеч шикләнүчәнгә әверелә. Менә ни өчен ул аны җае чыккан саен кимсетә, әрнеткеч сүзләр әйтә. Ә бәлкем, үзе әйт-мешли, аның максаты башкадыр. Их-х, белгән-сизгән булса иде ул шул чагында уйларының ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килүен.

– Аңламыйм, – дим, әңгәмәдә-шемнең фәлсәфәгә кереп китүен өнәп бетермичә. – Аңлап булмый моны. Мин үземне үзем дә аңламыйм, – дип дәвам итә тәкъдиренә язганын инде күптән кабул иткән ханым. – Бер айга гына дип кайткан абыебыз авылда җәй буена калды. Әтинең: «Эшеңнән кумаслармы?» – дигә-ненә, кулын гына селти. Берни булмас, янәсе. Өч ай югалып торырга мөмкин булган нинди эштер инде ул... Аның каравы, алыштырып куйдылармыни үзен. Өй эшлә-ренә булыша башлады. Үз-үзен тотышы да икенче дип әйтимме.

Юк, бөтенләй башка. Рөстәм эшкә китеп, мин ялгызым гына өйдә калсам, янымнан китми. «Булышыйммы?» – дип, һаман аяк астында бутала. Ә көннәрдән бер көнне ул мине: «Дөньяда синең кебек хатын юк», – дип өнсез калдырды. Әйткәнен ишетмәмешкә салыштым. Бик уңайсызландым. Һаман бер сүзне кабатлый торгач, дәшми калып булмый. «Әйе, мин әти-әнине дә, иремне дә бик яратам», – дидем. Ә ул: «Чибәрлегең, уңганлыгың турында әйтәм мин сиңа...» – дип, янә телсез калдырды. Кәефе кырылганы күренеп тора иде. Шул көннән мин төшке ашка кайтмас булдым. Малаегыз бәй-ләнә, дип, әти-әнигә әйтимме, абыеңны кара, дип, иремә зарланыйммы? Ышанырлык түгел ич моңа.

Тыныч кына барган тормышының астын өскә китергән, төзәтә алмаслык хәсрәт эчендә калдырган ул көнне Нәсимә «каһәрле» дип атый. Ял көне була. Дөресен әйткәндә, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләгән авыл кешесе ялның ни икәнен белми дә ул. Бигрәк тә җәй көннәрендә.

...Ул көнне Рөстәм иртә таңнан ат җигеп, әти-әнисе белән басуга чыгып китә. Ә килен исә аш-су әзерләргә керешә. Кайнанасы, тәмле пешерәсең, дип, җае чыккан саен бу эшләрне аңа йөкләргә тырыша. Нәсимә, гадәттәгечә, камыр куя, аш сала, Рөстәме яраткан итле бәрәңге әзерләргә керешә. Кояш күтәрелеп кенә килә. Ә уңган киленнең инде барысы да әзер. Эш белән мавыгып, «абый»сының, уянып, йокы бүлмә-сеннән чыкканын сизми дә кала. Карашын алмый, үзен күзәткән Рәсимне табынга чакыра. Барысы да куркыныч төштәгечә, күз ачып йомганчы була. «Аның йокы бүлмәсенә ничек килеп эләккәнемне, нинди хурлыкка дучар ителүемне сизми дә калдым...» – дип инәлә Нәсимә.

Абый кеше аны кисәтеп куя: «Син дә минем азгын хатын шикел-ле. Әйтсәң, үз теләге белән, диячәк-мен». Кая барсын, кемгә зарлансын бичара хатын. Аны кем якласын, аңа кем ышансын?! Йөрәгенә сауган канны йотып, ул дәшмәскә була. Авыр булса да, дәшмәскә, Рөстәме ничек түзәр, кайнатасы белән кайнанасы ничек кичерер бу мәсхәрәне? Аннары бит ишектән чыгып очкан сүз, минуты белән кырыкка кырланып, бөтен авылны әйләнә.

Ә гайбәт хак булса да, нахак булса да кешене үтерә. Бу хәлләрдән соң болай да аз сөйләшә торган Нәсимә өйдәгеләр белән аралашмас була. Сәер үзгәрешне Рөстәм дә күрми түгел, күрә. «Авырыйсыңмы әллә?» – «Юк», – «Рәнҗеттеләрме әллә?» Тагын «Юк...» Ни уйларга, ни эш-ләргә дә белмәгән Рөстәм абыйсы белән киңәшләшмәкче була.

Тик анысы: «Зинаһарым өчен, өйдән чыгып китсә дә, һич аптырама. Минеке шулай итте», – дип, янә үз хәсрәтен искә төшертә.

Шуның белән генә беткән булса иде. Нәсимә өчен мәхшәргә әйләнгән бу хәлләр җае килеп чыккан саен кабатланып тора. «Бервакыт әткәй белән әнкәйне ашка чакырдылар, – дип дәвам итә сүзен бәхетсез хатын. – Рөстәм, йомышы төшеп, район үзәгенә киткән иде. Тагын икәүдән-икәү калдык. Тагын кагылмакчы. Мин тартыша башлагач, янә куркыта: «Иреңә әйтәм», – ди.

Ул имансыз теләгенә иреште: ирем безне күрде, үз күзләре белән күрде. Тавыш чыгармады, авызын ачып ник бер сүз әйтсен. Борылды да чыгып китте. Ул төнне ул кайтмады. Әткәй белән әнкәй: «Эшендә тоткарлаганнардыр», – диделәр дә йокларга яттылар. Мин капка төбендәге эскә-миядә төн үткәрдем. Баксаң, ул миннән ун-унбиш адымда гына булган. Иртәгесен әткәй Рөстәмне сарайда асылынган килеш табып алды».

«Үзем генә беләм, – ди бичара хатын һаман шул бер сүзне кабатлап. – Әгәр дә кеше сүзеннән курыкмыйча дөресен сөйләп биргән булсам, никах, бәлкем, таркалыр да иде, аның каравы, Рөстәмем исән калган булыр иде. Ә теге кабахәт, энесен җирләгәннән соң, шундук авылдан чыгып качты. «Эшкә чакыралар», имеш. Этлеген эшләде. Хатынына карата җыелган явызлыгын иң якыннарына, иң газизләренә китергән ачы хәсрәт аша чыгарды».

Бу вакыйга бөтен авылны аяктан ега. Һәр яктан үрнәк саналган гаи-ләдә шундый фаҗига булыр дип кем уйлаган. Тиктомалдан нинди хәл?.. Шулай уйлыйлар. Чөнки ни булганын, балкып торган өйнең нинди хәсрәт-кайгыда калганын берәү дә белми. «Ни өчен, нәрсәгә?» – дип өзгәләнгән кайнатасы белән кайнанасына килен берни сөйләми. Дәшми калуның мең алтын очрагы шулдыр инде.

Сер йомгагы чишелми кала.

Нәсимә дә, сөекле иренең елын үткәрүгә, авылдан чыгып китә. Шәһәргә күченә. Авылга бик сирәк кайта. «Үз әнием күптән вафат. Соңгы мәртәбә Рөстәмемнең кабе-ренә кайтканда кайнатам белән кайнанам каберләрен дә зиярәт кылдым», – ди ул, ни өчен менә хәзер генә ачыласы итүен аңлатып.

«Абый» ничек? – дип кызыксына башлавыма, ул мине шундук туктата. «Кайдадыр Себердә, имеш, өйләнгән, имеш... Тормышыбызны харап иткән кеше турында ишетә-сем дә килми. Җирбит...» – дип куя.

...Инде язмага нокта куярга да җыенган идем. Ләкин шушы хәл-ләргә бәйле бер очрашуны искә төшермичә булдыра алмыйм. Кыерсытылган хатыннарны үз канаты астына алган «Фатима» кризис үзәгенә баргач, каршымда яшь ярымлык баласын күкрәгенә кысып утырган, үзе дә әле бала гына сыман тоелган яшь хатын үсмер вакытта күргәннәрен сөйләп хәйран калдырган иде мине. Игътибар итегез: ни өчен кризис үзәгенә килеп эләгүе турында түгел, ә нәкъ менә үсмер вакытта күргәннәрен... Үги әтисенең аны ничек итеп мәсхәрәләве, «әниеңә әйтмә», дип янавы (охшаш очрак, әйеме?), озак вакытлар шулай тилмертә торгач, кызның әнисенә үзе үк әйтүе... Әнисе шул чагында 15 яшьлек балага: «Син үзең гаепле», – дип ябышкан. Баласын хәтта өеннән куып чыгарган. Менә бит ничек... Әйтсәң дә начар, әйтмәсәң дә... Бу кыз да ул чагында берүзе генә белгәндер, дим. Моның ише хәлләр еллар үткәч тә онытылмый шул. Чөнки ул йөрәк җәрәхәте, хәтта иң якын кешең белән дә уртаклаша алмый торган олы фаҗига.

Нәсимәнең дә шактый еллар узгач кына хәсрәт төенен чишүенә гаҗәпләнергә кирәкми. Әйе, еллар узгач. Әйе, якыннарың хакына түзәргә, сабыр итәргә кирәк, әмма мондый корбаннар хакына түгел...


Фото: Imagen de wirestock en Freepik">Imagen de wirestock en Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар