Һәр бала үз бәхете белән туа, диләр. Хатын-кыз бала төшертеп күпме баланы бәхеттән, ә иң мөһиме – гомердән мәхрүм итә. Безнең моңа хокук бармы?! Бу хакта, әлбәттә, уйлап торышы юк. Иң элек үзебез турында уйлыйбыз шул. Дөньяга яралган һәр сабый – Аллаһы Тәгалә бүләге. Бала авыру туачак дигән фараздан курыкмый сабыен тапкан әниләргә хөрмәт бик зур. Бүләктән баш тартырга мөмкинме әллә?! Аны рәхмәт әйтеп кабул итәсе генә мөгаен. Нәфисәнең үзәк өзгеч тарихын тыңлаганда әнә шундый уйлар килде.
Һәр бала үз бәхете белән туа, диләр. Хатын-кыз бала төшертеп күпме баланы бәхеттән, ә иң мөһиме – гомердән мәхрүм итә. Безнең моңа хокук бармы?! Бу хакта, әлбәттә, уйлап торышы юк. Иң элек үзебез турында уйлыйбыз шул. Дөньяга яралган һәр сабый – Аллаһы Тәгалә бүләге. Бала авыру туачак дигән фараздан курыкмый сабыен тапкан әниләргә хөрмәт бик зур. Бүләктән баш тартырга мөмкинме әллә?! Аны рәхмәт әйтеп кабул итәсе генә мөгаен. Нәфисәнең үзәк өзгеч тарихын тыңлаганда әнә шундый уйлар килде.
Бик иртә кияүгә чыктым мин. 20 яшемдә инде кызымны таптым. Бер ел да үтмәде кабат авырга уздым. Шатланганымны белсәгез. Бергә уйнап үсәчәкләр бит. Кайнана кайната белән яшәгәч, ничек карармын дигән уй да булмады. Әни дә ерак түгел яши. Беренче УЗИга бардым. «Бераз иртәрәк килгәнсең. Әмма куркырлык берни дә юк. Кирәк дип тапсаң берәр атнадан килә аласың. Кызмы, малаймы икәнен дә әйтә алырмын бәлки», – диде. Мин инде бала бала сау-сәламәт дип тынычлап кайтып киттем. Әмма ирем тындырмады. Аның баланың җенесен бик тә беләсе килә иде. Ир-ат малай тели бит инде ул. Бер атнадан соң ирем белән кабат УЗИга киттек.
Табибның күз карашыннан ук нәрсәдер булганын аңладым. Ул коридорда утырган иремне чакырырга кушты. «Кызганычка, сезгә баланы төшертергә туры килер», – диде ул, иремә карап. «Нигә? Бала белән нәрсә булган», – дибез. Әле бер атна элек кенә бар да яхшы иде бит. «Яралгы гарип, тапсагыз да ул яши алмаячак», – диде һәм колак ишетмәгән диагнозлар әйтә башлады. Мониторга төртеп күрсәтә-күрсәтә нидер аңлатты, әмма аны аңларлык хәлдә түгел идем. Шок кичердем. Булмас, ирем белән икебез дә сау-сәламәт, ирем эчү түгел, тәмәке дә тартмый.
Табиб кабат тикшерелер өчен Казанга барырга киңәш итте. Өйгә ничек кайтып җиткәнне дә хәтерләмим. Яңа йөри башлаган сабыем килеп кочаклап алгач кына елап җибәрдем. «Ни өчен миңа шундый сынау», – дип уйладым. Ул минутта карынымда яткан гарип яралгыны түгел, үземне жәлләдем бугай. Баламны кочаклап бик озак утырдым. Йоклап та киткәнмен.
Төш күрдем. Шул төш бөтенесен дә хәл итте. Ак-актан киенгән бер бабай бала җитәкләп миңа таба килә. Бала кулларын ычкындырды да, миңа таба чаба башладым. Ә мин аны кочаклап алмакчы идем, кулларым канлы, итәгемә сөртәм-сөртәм, бетерә алмыйм. Ә бала көлә-көлә минем тирәмдә сикергәләп йөри. Кочаклап алганымны көтә, әмма кулларымда кан бетми. Куркып уянып киттем. Баламны уятмас өчен әкрен генә торып кухняга чыктым. Әни ашарга пешереп йөри иде.
– Әни...
– Беләм, кызым... Берни сорама. Барысын да үзегез хәл итегез, әмма шуны онытмагыз: Аллаһы Тәгаләдән узып булмый, – диде әни.
Әнинең сүзләре карарымны тагын да ныгытты. Баланы үтермәячәкмен. Мондый зур гөнаһны күтәреп ни йөрәкләрең белән яшәмәк кирәк... Ирем нәрсә генә әйтсә дә уемнан чигенми идем. Кич аның белән дә утырып сөйләштек. Ул ризалашты.
Казанда да шул ук сүзне әйттеләр. Баланы төшертеп үк кайтырга үгетләделәр. Районга кайткач хатын-кызлар консультациясенә башка йөрмәдем. Аннан берничә тапкыр шалтыраттылар әле. «Бар җаваплылыкны үз өстемә алам», – дидем. Район үзәге кечкенә, безнең хәлне белгән табиб юлыма очраган саен баланы төшертергә кыстады. «Гомерең буе инвалид бала тәрбияләп чиләнәчәксең, син әле яшь, тагын унны табарлык саулыгың бар», – диде. Әмма минем нәкъ менә шушы баланы тәрбияләп үстерәсем килә!
Ирем белән тагын да якынайдык. Үз әнием генә безнең карарны аңламады. Һаман килеп елый-елый мине үгетләде. Ә мин бары тик Аллаһы Тәгаләдән җиңеллек бирүен сорадым. Киләчәктә матур гаилә булып яшәвебезне күз алдыма китереп йөрдем. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас, бала исән-сау булыр, безнең бәхетебез булыр дип теләдем.
Ул көн килеп җитте. Улыбыз Апгар шкаласы буенча 8 балл белән дөньяга килде. Ул мизгелләр әле дә күз алдымда тора. Һич алдамыйм: елмаеп туды ул дөньяга, туп-туры күзләремә карады. Бераздан елап җибәрде. Баланы күкрәгемә дә салмадылар, алып киттеләр. Аңа инде үзенчәлекле бала итеп карыйлар иде. Ә минем өчен ул иң кадерле кеше иде. Чын мәгънәсендә кеше! Ул минутларда аның сау-сәламәт булып тууына бер шигем дә калмады...
Бала тудыру йортыннан ук безне Казанга алып киттеләр. Баланы тикшерә торгач узистлар әйткән диагнозлар расланды. Әмма ул яшәде! Табиблар яшәмәячәк дигән иде бит. Арка мие бүсере аякларга зыян салган иде. Хастаханәдә бик озак яттык. Бик күп операцияләр кичердек, тернәкләндерү курслары уздык. Һәр операциядән соң сулыш алырга куркып улымны чыгарганнарын көттем. Ходайдан аның безне ташлап китмәвен сорадым. Без бит аны туганчы ук бик нык ярата идек...
Хәзер инде улыбызга 15 яшь. Табибларның фаразларын чынга ашырмаска көч таптык улым белән. Әйе, бераз авыррак йөри. Әмма ул безгә гадәти мәктәптә укырга комачауламый. Бик кызыксынучан бала, баш мие эшчәнлеге яхшы. Ә иң мөһиме: ярату тулы йөрәкле, изге күңелле бала ул! Барыбыз турында үзенчә кайгырта, апасыннан кечкенә булса да, аңа абый кебек. Улым мине килеп кочаклап алырга ярата. «Сине кочаклагач көч алам», – ди. Йөрәге рәхмәтне шулай белдерәдер, күрәсең.
Сынауларны узганда Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынайдым. Намазга бастым. Улым да миннән күреп догалар өйрәнә башлады. Хәзер бергә намаз укыйбыз. Аллаһы ярдәме белән шушы көнгә җиткәнебезне аңлый. Бик аралашучан ул, дуслары күп. Улыбызны гаиләдә бөтен кеше ярата. Бигрәк тә, әби-бабалары. «Шушы баланы төшерт дип әйтергә ничекләр телем әйләнде икән» – ди хәзер әнием.
Улыма карыйм да ярый әле табиблар сүзен тыңламаганмын дип уйлыйм. Ул булмаса, гаилә бәхетебез китек булган булыр иде сыман. Улыбыз безне бер йодрыкка җыеп тота. Безнең хәтта аерым утырып ашаган да юк. Өстәл артына бергәләп утырып ашау - аның теләге. Бик гаилә җанлы ул. Безнең бәхеткә туган бала...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк