Шунысына гына аптырый Җәмилә: ник соң алар шундый тату гаиләдә үсеп, берсе дә бәхетле гаилә кора алмады?..
Бик тату, бердәм гаиләдә туып-үсте Җәмилә. Әнисе аларга кечкенәдән: «Сез туганнар, иң якын кешеләр, бер-берегезнең кадерен белеп, ярдәмләшеп яшәгез», – дип әйтә иде. Абыйсы һәм сеңлесе белән әти-әниләренең үгет-нәсыйхәтләренә таянып яши алар, әмма никтер берсенең дә гаиләсе бәхетле булмады. Абыйсы Илдус хатыны белән озак яшәмәде, аерылыштылар, бер малай, бер кызлары хәзер ике арада йөреп үсә. Җәмиләнең ире Айдар 10 ел бергә торганнан соң авариягә эләгеп үлеп китте, ике кызын үзе генә үстерә. Сеңлесе Гөлфиянең ире өйләнешеп өч кенә ел торгач, башка хатынга чыгып китте, ул да улын ялгызы тәрбияли. Нәкъ әнисе әйткәнчә килеп чыкты – алар бер-берсенең иң якын кешеләре, таянычлары.
Шәһәрдә берничә ел яшәп, ямь тапмаган Илдус авылга кайтып, әти-әнисе йортында төпләнде. Авылдагы сеңлесе Гөлфиягә дә, күрше авылдагы Җәмиләгә дә ир-ат эшли торган эшләрдә һәрчак ярдәмләшеп тора: печәнен дә китерә, утынын да таба, коймаларны да рәтләп куя. Сеңелләре дә аңа булыша: ел саен туган өйләрен ялт иттереп түшәмнәр юалар, ишегалдына гөлләр утырталар, Илдус яшәгән өй хатын-кызлар яшәгән сыман һәрвакыт чиста һәм җыйнак. Аларның дус булып, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәвенә бөтен кеше шакката. Балалары да бертуганнар сыман, бер-берсе өчен өзелеп торалар.
Шунысына гына аптырый Җәмилә: ник соң алар шундый тату гаиләдә үсеп, берсе дә бәхетле гаилә кора алмады? Аның уенча, алар барысы да бик матур яшәргә тиеш иде, барысы да белемле, тәрбияле, тырышлар. Ул хәтта кияүгә чыкканда иренең дә тулы гаиләдән булганын сайлады, янәсе аерылган ата-ананың баласы ныклы гаилә күреп үсмәгән, шуңа күрә үзе дә андый гаилә кора алмаячак. Тормышта син уйлаганча гына булмый икән шул. Менә аның Айдары да бик тату гаиләдә туып-үскән диләр, әти-әнисе гомер буе бергә яшәгәннәр, әмма эт белән мәче кебекләр. Гомер буе бергә яшәгән бөтен парлар да бәхетле яшәгәннәр дигән сүз түгел икән шул.
Бервакыт Гөлфия үзләренең авылдашы Раилгә кияүгә чыкты. Бик тату яшәп киттеләр. Туганнар эшкә җыелсынмы, бәйрәмгәме, Раил барысын да үз туганнарыдай күреп, чын күңелдән алар арасында йөрде. Җәмиләгә бу ничектер сәер тоелды. Алар ире белән 10 ел бергә яшәсәләр дә, никтер туганнар янына аерым йөриләр иде. Айдар күбрәк үз әти-әнисе, үз туганнары белән вакыт үткәрергә тырыша иде, Җәмилә үзенекеләр белән. Нигәдер үз итмәде ул иренең туганнарын. Алар да аны кабул итеп бетермәделәр, ахры. Айдар вафат булгач, Җәмилә аның туган авылында яшәп калса да, туганнары белән аралар өзелде, хәтта балаларны туган итеп тә килмәделәр. Ә Гөлфиянең Раиле хәтта хатынының элекке иренең туганнары белән дә аралаша, шундый киң күңелле кеше. Гел бергә булдылар алар. Җәмиләнең хәтта ачуы килеп куя: элек сеңлесе теләсә кайсы вакытта аның белән иркенләп сөйләшеп, нәрсә әйтсә, шуңа риза була торган иде. Ә хәзер: Раил нәрсә әйтер, безгә Раилнең туганнары килде, без Раилнең дусларына кунакка җыенабыз, Раил шулай, Раил болай, дип кенә тора. Раилгә тел-теш тидерерлек түгел үзе, бергәләп Җәмиләгә кунакка килеп, аның ир-ат кулы җитмәгән эшләрен дә эшләп китәләр, үзләренә дә чакырып торалар.
Берничә ел үтте. Гөлфия белән Раил гаиләсе торган саен ныгый гына барды. Ике уртак балалары туды. Бервакыт абыйлары Илдус та өйләнеп куйды. Җәмилә үзен япа-ялгыз калган сыман тойды, туганнары аны саткан, тормыш иптәшләренә алыштырган кебек булды. Әйе, алар һаман бәйрәмнәрдә очрашалар, бер-берсенә кунакка йөрешәләр, эшләрен бергә эшлиләр, әйтерсең лә берни үзгәрмәгән. Әмма очрашулардан соң һәрберсе үз тиңе белән өенә кайтып китә, Җәмилә генә ялгыз. Кызлары да үсеп таралышты: олысы кияүдә, кечесе студент. Гомер көзеңә якынлашканда яныңда үз тиңең булса, нинди бәхет икән! Туганнар үз урынында, ә тормыш иптәшең үз урынында икән. Аларның урыннарын бутарга ярамый. Олыгая башлагач кына парлы гомернең никадәр кадерле икәнен аңлыйсың. Менә кайнанасы белән кайнатасы бер-берсе белән этле-мәчеле яшәсәләр дә, ире үлеп киткәч, хатыны озак яши алмады, тиз биреште. Сирәк-мирәк очрашканда килененә эч серләрен сөйләп ала иде Хәтирә карчык. «Фәрит гомер буе эчте, мин аны гомер буе тиргәдем. Дөрес яшәмәдек шул. Әллә мин һәрвакыт колак итен ашаганга эчте микән, дип уйлыйм хәзер. Үзем дә инде, вакытында авызымны яба белмәдем. Хәзер шул эчеп, тозлы-тозсыз сөйләнүләренә хәтле сагынам. Тик үзен кайтарып булмый», – дия торган иде.
Әйе шул, кайтарып булмый. Җәмилә дә хәзер аңлады инде: яңа гаилә тугач, хәзер бу гаилә мөһимрәк. Туып-үскән гаиләңне үзең корган гаиләдән өстен куярга ярамый икән. Ә ул яшь чагында әти-әни мәңге килмәгән, аларның хәлен белергә кирәк, аларга ярдәм итәргә кирәк, дип чапты шул. Ә янында аның игътибарына мохтаҗ ире дә бар икәнен онытып җибәргән. Нәтиҗәдә, ире әти-әнисенә караганда да иртәрәк китеп барды. Балалар да күп игътибар сорый шул. Аларга назын, күңел җылысын жәлләми, гадәттә, хатын-кыз. Ә ире турында оныта. Балалар үсә дә таралыша икән. Туганнарың да үз тормышын корырга хаклы икән, ә синең урының ул тормышның үзәгендә түгел, кайдадыр бер читтә.
Җәмилә танышлары арасында туганнары белән бердәм яшәгән кешеләрне барлады. Күбесенең үз гаиләләре ныклы түгел, йә таркалган, йә араларында бөтенләй гаилә кормаганнары да бар. Нигә шулай килеп чыкканын Җәмилә хәзер аңлый кебек. Кечкенәдән нык, тату гаиләдә үскәч, шуңа өйрәнәсең. Үзең гаилә коргач, тормыш иптәшең дә синең гаиләңнең бер өлеше булып китәр сыман. Әмма синең тормыш юлдашыңның да үз туып-үскән гаиләсе, туганнары бар бит. Ул синең гаиләңне үз гаиләседәй күрә алырмы? Ә син үзең аның гаиләсенең бер өлеше булырга әзерме соң? Үз гаиләңне коргач, аны да үзең туып-үскән гаилә сыман нык итеп корырга кирәк икән. Аның өчен күп көч таләп ителә. Ә монда әзер ныклы гаилә, синең өчен өзелеп торган әти-әниең, туганнарың булганда, ник тырышып торырга, алар янына барасың да, туып-үскән гаилә учагында җылынып кайтасың. Ирең синең гаиләңдә җылынырга риза түгел икән, әнә үз ягында җылынсын. Туйларда матур йола бар: яшьләрнең әниләре янган шәмнәр ярдәмендә яңа гаилә учагын кабызырга ярдәм итә. Димәк, шул көннән башлап бу гаилә учагын саклап тоту – хатын-кызның иң төп бурычы. Әмма Җәмилә бу бурычны аткарып чыга алмады. Хәзер килеп аңлады ул үз хатасын.
Хәзер гаилә корса, белер иде Җәмилә ирнең кадерен. Кызына да гел аңлатып тора: «хәзер синең гаиләң – ул кияү һәм улыгыз. Аларга җитеп артса, игътибарың һәм вакытыңны миңа, сеңлеңә, кайнана-кайнатаңа, дусларыңа, эшеңә бүлә аласың. Минем өчен борчылма, мин бала-чага түгел, үземне үзем карыйм, вакытыгыз, мөмкинчелегегез булганда кайтыгыз. Кайтсагыз кабулым бар, кайтмасагыз сабырым бар», – ди.
Кече кызын да кияүгә биргәннән соң Җәмилә үзе өчен яшәргә өлгерми кала язганын аңлады. Авылда эш күп, мин үзем теләгәнчә яшимме соң, дип уйланып утырырга вакыт юк, таң туса торып чабасың да чабасың, кичен арып-талып кереп ятасың. Җәмиләгә хаклы ялга да озак калмады инде. Эш сәгатен кыскарткач, вакыты күбәеп китте. Китапханәдән китаплар алып укый башлады. Мәдәният йортында узган бөтен чараларда катнашты, үзе дә тәкъдимнәр керетте. Аның башлангычы белән хаклы ялдагы хатын-кызлар өчен берничә түгәрәк оештырдылар. Кул эшләре белән шөгыльләнделәр, спорт күнекмәләре ясадылар, җыр-бию белән шөгыльләнеп, концертлар куйдылар, районда үткән конкурсларда катнаштылар. Җәмиләнең тормышына ямь керде, ул үзен, ниһаять, кемгәдер кирәкле итеп тойды. Шул вакытта күршедәге тол калган Рифат Җәмиләгә сүз куша, игътибар күрсәтә башлады. Ир-ат кулы таләп иткән эшләрдә ярдәмләшә башлады. Җәмилә дә буш калмады: камыр ризыгы пешерсә, Рифатны да сыйлады. Шулай итеп, ике күрше бервакыт бер гаилә булып яши башлады. Ике яклап балалар да каршы килмәделәр: белгән-күргән кешеләр бит. Шунсына гына аптырый Җәмилә: нишләп ул моңа тиклем Рифатка бер дә игътибар итмәгән икән? Хатыны яман шеш авыруыннан дөнья куйганга биш былтыр бит инде. Хәер, Рифат та әллә ни игътибар күрсәтмәде шул. Гомер көзенә парлап керүенә бик сөенә иде Җәмилә. Парлы булу – зур бәхет икән.
Фото:Изображение от prostooleh на Freepik"> Изображение от prostooleh на Freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк