Минем әтием белән әнием бер сыйныфта белем алганнар. Ул чагында... Ул чагында, әлбәттә, икесенең берсенә «кайчан да булса бергә тормыш корып, балалар үстерербез» дигән уй кереп тә карамаган.
...Фәридә апа белән Дамир абый Нуретдиновлар әти-әнием белән бер класста укыганнар. Алар арасында мәхәббәт инде тугызынчы сыйныфта ук кабына. Дамир абыйның моңлы тавышы хисчән, нечкә күңелле Фәридә апаны үзенә гашыйк итә.
Ә Дамир абый сөйгәненең озын кара толымнарына гашыйк була. Ул заманда чәч кистерү модада булмый әле, димәк, эш толымнарда гына түгел. Фәридә апаның шундый чибәр егетне үзенә карату сере башкададыр.
Мәктәп сукмагыннан тыш, аларны сәнгатькә, әдәбиятка булган мәхәббәт тә якынайта. Дамир абый матур җырлый, спектакльләрдә дә катнаша. Фәридә апа да театр түгәрәгенә бик яратып йөри. Төп рольләрдә гел бергә уйный торган була алар. Аннан Дамир абый армиягә китә, Фәридә апа вәгъдәләр биреп озатып кала. Җиде ел очрашып йөргәннән соң, алар өйләнешәләр.
Егерме ике ел бергә яшәү дәверендә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары да үзләре кебек сәхнәгә гашыйк җаннар: җырлыйлар да, бииләр дә – барысын да булдыралар. «Безнең иң зур байлыгыбыз – балалар», – ди Фәридә апа белән Дамир абый.
...Рәмилә апа белән Илхат абый Имамиевларны да мәктәп кавыштыра. Шаярып кына «записка»лар алышу тора-бара мәхәббәткә әверелә. «Илхат бик оялчан иде, биергә дә үзем чакыра идем», – дип шаярта Рәмилә апа. Илхат абыйдан: «Ник нәкъ менә Рәмилә апаны сайладыгыз?» – дип кат-кат сорап карасам да, никтер төгәл генә җавап ала алмадым. Чая, баскан җирдә ут уйната торган Рәмилә апа Илхат абыйны үзе «эләктергән»дер инде дидем.
Гаилә башлыгы уен-көлкегә бик хирыс. Илхат абый, мәзәк сөйләп, теләсә нинди җитди кешене дә көлдерә ала. «Авыл Советына өйләнешергә гариза бирергә бардык, ә анда акча да түлисе икән. Мин моны белмәгән идем, ярар, мин әйтәм, бүген үзебез белән акча юк, иртәгә килербез, дим. Рәмилә ул вакыта балалар бакчасында эшли иде, ә бакча авыл Советы белән янәшә генә. Шуның кадәр кияүгә чыгасы килгән булгандыр инде, акча миндә бар, диде дә, Рәмилә минут эчендә эшеннән акчаны йөгереп алып та чыкты, гариза да бирдек», – дип шаяртып искә алды Илхат абый.
Хатын-кыз, ир-атка караганда күпкә хисчәнрәк зат. Ирләр акыл белән уйлап, баш белән эш итә, ә без, хатын-кызлар, күбрәк йөрәкне тыңлыйбыз. Һәр вакыйганы энәсеннән җебенә кадәр күңел аша үткәрергә күнеккәнбез. Рәмилә апа да тормыш иптәшенең «батырлыкларын» күңеленә яхшы сеңдереп калган. «Ул заманда чын чәчәкне артистларга гына бирәләр иде. Мин дә аның өчен артист кебек булганмындыр инде. Белмим, авылда чын канәфер чәчәген каян тапкандыр, әмма шул чәчәкләрне тотып килгәне бүген дә истә», – ди Рәмилә апа. Ә берсендә Илхат абый сөйгәнен туңдырма белән сыйларга уйлый. Ул заманда авылга туңдырма кайдан килсен инде?! Ә мәхәббәт юлны барыбер таба! Нурлат районына командировкага барган җиреннән Илхат абый туңдырма сатып ала. Кайтканда, эремәсен өчен, туңдырманы пакетка салып, машина тәрәзәсеннән урам якка асып, юл буе шуны тотып кайта! Шулай инде, яраткан кешеңнең йөрәген яулау өчен ни генә эшләмисең.
...Классташлар арасында корылган никахлар, мөгаен, ныклырак буладыр. Гомерлек яр итеп сайлыйсы парыңны син бит инде бер яки ике ел гына түгел, ким дигәндә ун ел беләсең! Бер-берен аңлау сыйныфташларга шуңа да җиңелрәктер. Хәер, ялгышам, барысы да мәхәббәткә, аның көченә бәйле! Бу илаһи хис үтә алмаган киртәләр җир йөзендә юк ул!
Психолог фикере
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк