Вөҗдан газабы борчыса да, тормыйча тагын бераз ятты әле. Яткан килеш кенә кирелеп-сузылып алды. Аннан ашыкмый гына торып, күптәннән шкафында кызыктырып торган күлмәген киде...
Гөлия белән Сәрия бергә үстеләр. Мәктәпне тәмамлагач, башта Сәрия, икенче елны Гөлия педагогика көллиятенә укырга кереп, башлангыч сыйныфлар укытучысы булдылар. Икесе дә күрше авылга килен булып төштеләр. Гомер буе бергә эшләделәр. Икесенең дә ирләре колхозда эшләде. Гөлия – ике, Сәрия өч бала тапты. Ике гаилә гомер буе дус булып яшәде.
Тормышларында уртак яклар бик күп булса да, аермалы яклары да бар иде.
Сәрия гомер буе тырыш, уңган булды. Ул кагылган бөтен нәрсә яхшы булырга тиеш. Өендә һәрвакыт бөтен җире чиста, пөхтә. Әле үз артыгыздан җыештырып йөрегез дип, ирен, балаларын гел контрольдә тота. Бөтен нәрсәне үзе эшли, башкаларга эш тапшырсаң, җиренә җиткереп эшләмиләр бит. Тормышының бер генә минутын да юкка сарыф итмәскә тырышты ул. Ничек көндез дөньяңны онытып, йоклап ята икән кеше, ә? Авылда эш тавык чүпләсә дә бетми бит! Бөтен эшен искитмәле итеп, кешедән алда эшләргә тырышты Сәрия. Аның турында бер кеше дә ялгыш кына да начар итеп уйларга тиеш түгел. Аныкы бөтенесеннән дә яхшы булырга тиеш!
Ахирәтләр булса да, Гөлиягә аптырый иде Сәрия. Аңа үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын. Һич пошынмас кеше. Беркая да ашыкмый үзе. Өендә дә бик тәртип юк. Җимереп эш эшләргә бер дә ашкынып тормый. Аның бит кыш көннәрендә мал-туар янына азбарга да чыкканы юк. Гел ире карый малларны. Ә Сәриянең ире, киресенчә, кайсы малның кайсы бүлемдә икәнен дә белмәскә мөмкин. Ул бит фермада да шул маллар яныннан кайта, дип, ирен жәлләп, маллар янына чыгармый Сәрия.
Ә киенеп-ясанып йөрергә дисәң, Гөлиягә куш инде! Аңардагы күлмәк-итәкләрнең исәбе-саны юк бугай. Каян акча җиткерәләрдер, үзләренең Сәрияләрдән артык җирләре юк бит инде. Аның төчеләнеп сөйләшүләрен әйт син! «Илһамым моны бирде, Илһамым тегене бүләк итте» дип кенә тора. Ә Сәриянең Хатыйбы ник бер сыңар чәчәк бүләк итсен иде! Җен ачулары чыга инде Сәриянең Гөлия төчеләнеп ирен мактаганда. Аңарда гына ир диярсең.
Хатыйп та начар ир түгел, куллары алтын. Әмма «ыштансыз» инде. Соңгы тиенен кешегә бирергә мөмкин. Гел кеше эшен эшләп үтте инде гомерләре. Юк дип әйтә белми бит ул кешегә. Кая чакырсалар, шунда китә. Төшерергә ярата инде, анысы бар. Әмма начар яшәмәделәр алар. Сәриягә генә һәрвакыт нәрсәдер җитмәде.
Ә Гөлия Сәриягә сокланып та, аптырап та карый иде. «Вәт көчле хатын бу! Каян барысына да җитешә икән ул?» дип уйлый ул Сәрия турында. Гөлия үзенең аның сыман уңган түгел икәнен белә. Әмма аның өендәге эшне Сәрия килеп эшләми бит, өлгергән чаклысын эшли, өлгермәгәне үз вакытын көтеп тора. Үзеңне карамый, ял итми эшләр өчен каян көч алырга кирәк? Гөлия арып китсә, ял итеп ала, аннары яңа көч белән эшкә тотына. Тегеләй ит, болай ит, дип торучы юк, үз өендә үзе баш, үзе түш, ничек теләсә, шулай яши. Матур киенеп, бераз бизәнеп тә җибәрсәң, кәефләр күтәрелеп китә, иргә дә ягымлы итеп кенә эндәшәсе килә, бөтен дөньясы ямьләнеп киткән сыман. Әллә нәрсәләре юк аларның, бар да авылча, кешечә, әмма Гөлия булганына шөкер итеп, булмаганын булдырырга тырышып, тыныч кына көн күрә. Балалары да кайткач: «Әни, сезнең янга кайткач, булганына рәхмәтле булып, яшисе килү теләге арта. Без шәһәрдә көн чабабыз, төн чабабыз, әле бусы җитми, әле тегесе, ә сезнең янга кайткач, аңлыйбыз: булганына шөкер итеп, рәхмәтле булсаң, барысы да җитә икән», диләр. Шулай инде, күңелең тыныч булса, тагын нәрсә кирәк? Ире белән 40 елга якын иңне иңгә куеп, тату гомер кичерәләр, балалары исән-сау, барысы да башлы-күзле, үз дөньяларын үзләре көтә. Өйләре менә дигән, барлык уңайлыклары булдырылган, чит илнеке булмаса да, теләгән җиреңә алып барырлык төзек машиналары бар. Аллага шөкер дими, ни диясең инде бүгенге тормышка?
Сәрия исә тормыштан канәгать була белмәде. Әле тегесе, әле бусы җитмәде аңа. Машина булгач, яхшырагын таптырды, әледән – әле өйгә яңа җиһаз булдырасы килде. Үзе дә тынгысыз булды, гаиләсенә дә тыныч яшәргә ирек бирмәде. Балалары бик еш кайтып йөрмәделәр, кайтсалар да бер-ике көннән артык тормадылар, чөнки әниләренең һәрвакыт өйрәтеп торуыннан, артларыннан бөтен нәрсәне төзәтеп, контрольләп йөрүеннән алар үскәндә үк туйганнар иде. Үзләренә нәрсәдер кирәк булса гына кайталар иде. Каникул җитә башласа, балаларын кайтардылар, әле күптән түгел икенче кызлары «диңгезгә барырга иде, акчабыз җитми, әни акча бир әле», дип кайтканнар. Бирде инде Сәрия, кая барсын. Кире кайтарсалар бер хәл булыр иде дә, андыйны белмиләр шул, әти-әни бирергә тиеш дип уйлыйлар. Түбәне яңартырбыз дип торган акчаны биреп җибәрде инде. Үзләренең диңгез түгел, елга буена төшеп су керергә дә вакытлары юк, гел эш тә эш, ә балалар яши белә.
Монысы бер күңелен кырып торса, Гөлиянең «балалар 60 яшькә шифаханәгә Илһам белән икебезгә юллама бүләк иттеләр», диюе чыгырыннан чыгарды Сәрияне. Кайда ул дөреслек? Ул гомер буе ал-ял белми эшли, ире, балалары аңардан канәгать булсын, аңа рәхмәтле булсын, кадерен белсеннәр дип тырыша, ә алары аның бөтен эшен шулай булырга тиеш дип кенә кабул итәләр. Ул аларның бер алдына, биш артына төшә, ник бер рәхмәт сүзе ишетсен! Ә үзен генә карап яшәүче ялкау Гөлиянең балалары әнә ничек кадерлиләр! Кайда ялгышты соң Сәрия? Ник бәхет интегеп яшәгән кешегә килми соң, нигә ул «тәгәрәп китсен дөньясы», дип тормышның артына тибеп яшәгән кешегә килә икән соң? Ул үзен белә башлаганнан бирле бу дөньяны куа, һичбер куып тота алганы юк, ә артык көч чыгармый гына көн күрүче Гөлия аны куып тоткан ахры.
Бу ялга гаиләсе белән бердәнбер улы, төпчеге кайтырга тиеш. Балалар кайткан яллар мәшәкать инде ул. Алдан йөгерәсең, кайткач йөгерәсең, алар киткәч тагын йөгерәсең. Алар кайтуына бер сөенсә, кунакларны озаткач, үз көебезгә тынычлап яши башлыйбыз, дип, икенче сөенә Сәрия. Малае әзрәк әтисенә булышып йөрсә дә, килен шәһәрдә үскәнлектән, әллә ни эш белән куандырмый. Баштарак Сәрия яшьләрне яшәргә өйрәтеп тора башлаган иде, ире белән улы бик тиз урынына утырттылар. Сәрия бит яхшырак булсын дип тырышкан иде дә, ярый инде, яшәсеннәр үзләре белгәнчә, иң мөһиме: тату яшәсеннәр, үзара мөнәсәбәтләре яхшы булсын. Улы тормышына кысылырга юл куймый, Сәриягә калса, килен итеп шәһәр кызы алдырмас иде, татарчасы да аның «чыктым аркылы күпер». Сәрия баштарак каршы килсә дә, хәзер күнде инде.
Сәрия балалар кайтасы көнне көне буе йөгерде. Ашын кайнатты, бәлешен өлгертте, коймаклар койды. Улы бәлеш ярата, оныклар кайту белән коймак сорыйлар, иренә көнаралаш аш ашатмасаң, тамагы туймый.
Килен балаларга камыр ашлары пешерми бугай шул, янәсе камыр симертә, ә үзе кайнанасы пешергәнне бик яратып ашый.
Менә кайтып та җиттеләр. Очрашып күрешүләр күңелле инде, барысының да кәефләре яхшы. Сәрия утырып та тормады, йөгерә-йөгерә өстәлгә әле монысын, әле тегесен китереп торды. Ире дә әзергә бәзер булып яшәргә өйрәнгән, монысы юк, тегесен дә утырт өстәлгә, дип эш кушып торды.
Шулчак килен телгә килде:
– Мама, син шундый беспокойная! Утыр әзрәк с нами, поговорим рәхәтләнеп. Без кайтканда булса да расслабься чуть-чуть. Гел нәрсәдер эшлисең, откуда у тебя столько энергии? Совсем ял итә белмисең. Үзең турында уйламасаң, о нас подумай. Вот килер бер көн, син булмассың, без шул вакыт сине юксынырбыз, хоть утырып кына торсын иде рядом, дип. Безгә бит синең эшләвең кирәкми, үзең кирәк, сау-сәламәт булуың кирәк, понимаешь? Если сезгә тяжело, не мучайтесь, малын да карамагыз, бакчасын да үстермәгез, мы всё купим. Главное будьте живы и здоровы. Былтыр күпме больницада яттың, ә быел опять йөгерәсең, ничему тебя жизнь не учит, – ди.
Сәрия ни әйтергә белмәде. Менә сиңа кирәксә! Ул гомере буе тырышып-тырмашып эшләде, килен моны кирәкми диме? Шәһәрдә рәхәттә яшәп үскәч ни, авыл кешесенең эшенең кадере дә юк! Менә шуңа да шәһәр кызы аласы килмәгән иде аның улына хатын итеп! Менә ишетмәгәнен ишетә хәзер. Хәтере калды Сәриянең. Уйлаганының барысын да килененә әйтмәде, шулай да:
– Без шулай яшәп өйрәнгән инде, башканы күрмәдек, – дип кенә куйды.
Кара син аны! Бу шәһәр килененә аның эше кирәкми, имеш! Киткәндә ничегрәк төяп китәләр итен, сөтен, яшелчәсен. Сәриянең хезмәтен санга сукмау бит бу! Ул, ару-талуны белми, шул балалар өчен тырыша, ә бу килен рәхмәт әйтер урынга эшегез кемгә кирәк, дип утыра. Авылда яшәп кара башта, аннан сөйләшерсең олы кеше белән. Кем булган әле ул аны, Сәрия чаклы Сәрияне яшәргә өйрәтерлек?
Яшьләр мунчага китте. Шул вакыт Сәриягә ире Хатыйп:
– Килен оста әйтте, ә? Икебезне дә урынга утыртты. Шәһәр кызы дисәк тә, бик төпле икән ул бала. Дөрес әйтә бит. Тынгысыз син. Мин дә сиңа салгашып яшәргә өйрәнгәнмен. Ял итә белмибез шул, җигелеп яшәргә күнеккәнбез. Яшәгән саен яшәрмибез шул, бераз үзебез теләгәнчә яшәсәк тә гөнаһ булмас – дип куйды.
Дәшмәде Сәрия. Хатыйп та үз сүзен әйтте дә тышка чыгып китте. Бу да килен сүзен сукалап тора тагын! Барысы да рәхмәтсез! Аның үзе өчен яшәми, башкалар өчен тырышулары юкка булып чыгамы? Аның фикеренчә, өен һәрвакыт чиста-пөхтә тоткан, гел җылы ашы әзер булган, бакчасында бер чүп тә үстермәгән өчен ире аны күтәреп кенә йөртергә, балалары кадерләп кенә торырга тиеш иде. Ә монда барысы да аңа колхоз атына караган сыман карыйлар. Эшлисең икән, димәк, шулай тиеш, үзенә шулай ошый икән, дип уйлыйлар. Сиңа ярдәм кирәкмиме, булышыйкмы, дип әйтергә ник берәрсенең башына килсен? Рәхәткә чыдый алмыйлар болар!
Йокларга яткач та уйланып ятты Сәрия. Эх, әйтәсе иде киленнең үзенә бөтен уйлаганны. Шул вакытында гына кирәкле сүзләре дә телгә килми бит аның! Хәзер менә уйлый торгач, килә дә соң, әйтми инде аны Сәрия, алайса килене үтемле сүз әйткәнмен икән, уйланган бу, диячәк. Үзеңнең йомшаклыгыңны сиздерергә ярамый, исе дә китмәгән икән дип уйласыннар. Ә күңелгә тиде шул. Башка нәрсә турында уйлый да алмады, башына ябышты Сәриянең.
Килененең сүзләрен кабат-кабат күңелендә әйләндерде Сәрия. Тукта, ул бит әле тынгысыз җан син, эшләүдән башканы белмисең дигәч, тагын нәрсәдер әйтте. Син безгә кирәк, дидеме соң? Кирәк инде, күпме тырыша ул алар өчен. Сүзләре истә дә калмаган, беренче җөмләдә үк ачу чыккач. «Килер бер көн, син булмассың, без сине юксынырбыз» дип тә әйтте бугай. Карале, килене өчен кадере бар икән бит. Уйлый торгач, шуны төшенде Сәрия: килене бит аны хурлап әйтмәгән, яхшырак булсын дип кенә әйткән. Сәрия үзе дә шулай, кешегә бер дә сорамасалар да, киңәш таратырга ярата. Ә үзеңне яшәргә өйрәтсәләр, бер дә кызык түгел икән. Әйтәм аны – кешеләр минем киңәшемә колак салмыйлар, димәк, алай итү кирәк түгел икән.
Ә килене дөрес сөйли шикелле. Сәрия бөтен гомерен баш күтәрми эшләсә дә, бәхет дигән төшенчәне тоймады. Ире, балалары өчен кадерсез кеше булды. Үзе уңган булса да, ялкау Гөлиянең бәхетенә көнләшеп яшәде, аны кыйммәтле җиһазлары, байлыгы белән кызыктырмакчы булды. Әмма Гөлияләрдән әллә ни бай да яшәмәделәр. Шушы яшькә җитеп гомер буе дөрес яшәмәгәнеңне аңлау авыр, ай-һай, бик авыр икән. Сәриянең йөрәк турысын нидер чеметеп-чеметеп алды.
Уйларына бирелеп, йоклый алмады Сәрия, таң алдыннан гына йокыга китте. Озак та үтмәде, будильнигы шалтырады. Аһ, каһәр суккан будильник, гомергә туйганчы йокларга ирек бирмәдең инде. Тукта, бәлки будильник түгел, ә тынгысыз Сәрия үз-үзенә ял итәргә ирек бирмәгәндер? Менә бөтенесе тәмләп йоклап ята, ул берүзе торып сыер саварга чыгып китте. Сыер сауганда, башына бер уй килде: менә күрше хатыннар сыерны көтүгә куабыз да, кереп ятып йоклыйбыз, диләр. Әллә Сәриягә дә шулай итеп карарга микән? Бер көн ятып йоклаганнан күк гөмбәзе аның өстенә ишелеп төшмәс әле. Бер сөенде, бер борчылды Сәрия бу уена. Кырык төрле эше көтеп торганда ни йөрәгең белән йоклап ятмак кирәк? Шулай да йокы туймау җиңде. Урынына кереп ятты ул. Шулай да тиз генә йоклап китә алмады: иртәнге салкынча һава йокысын бераз ачкан иде. Аннары әле бер, әле икенче эше исенә төшеп, әллә ничә тапкыр торырга омтылды. Үзен көчләп диярлек яткырды караватында.
Бераздан ире Хатыйп уянды. Хатынын янында күреп аптыраса да, дәшми генә торып чыгып китте. Сәрия исә йоклаганга сабышып ятты. Ята торгач, ничек йоклап киткәнен сизми дә калган. Бераздан борынын тәмле ризык исе кытыклаганга уянып китте. Башка чакта ул үзе балалар торуына нәрсә дә булса пешереп тора иде, бүген аны узганнар.
Сәгатькә караса, Әстәгъфирулла тәүбә! Сәгать 10 тулып, унберенче киткән. Гомергә дә болай йоклаганы юк иде Сәриянең. «Вәт ялкау хатын син!» – диде аңа эчке бер тавыш. «Йокың барыбер туеп бетмәде, ә күпме вакытны бушка уздырдың, күпме эшең калды».
Вөҗдан газабы борчыса да, тормыйча тагын бераз ятты әле. Яткан килеш кенә кирелеп-сузылып алды. Аннан ашыкмый гына торып, күптәннән шкафында кызыктырып торган күлмәген киде. Кухняга чыкса, килене йомырка тәбәсе кыздырган. Гомер буе йомырка тәбәсе кыздырса да, болай тәмле, шәһәрчә итеп кыздырганны бер тапкыр да ашаганы юк иде Сәриянең. «Үз өеңдә кунак сыман башка хатын пешергәнне ашап утыр инде!» – теге эчке тавыш тиз генә бирешергә теләмәде. Ә килене төшеп калганнардан түгел икән, кулыннан бөтенләй эш килми дип, ялгышкан Сәрия. Ашап туйгач: «Молодец, килен, тәмле пешерәсең икән», – дип өстәлдән торды Сәрия. Соңыннан гына башына килде: ашап киткәндә шулай димиләр инде! Рәхмәт дип әйтергә кирәк иде бит инде, рәхмәт! Молодец, имеш! Шушы яшенә җитеп, рәхмәт тә әйтә белми икән бит Сәрия! Оят! Ә үзе башкалардан рәхмәт көтеп утыра. Үзең әйтә белмәгән рәхмәтне сиңа кем әйтсен инде?
Бу көн дә гадәттәгечә үз мәшәкатьләренә бөтереп алып кереп китте. Хәер, бик гадәти дә булмады кебек. Нәрсә эшләсә дә, килене ярдәм итәргә тырышты. Кичкә бергәләп өчпочмаклар пешерделәр. Киленнең өчпочмак ясаганы булмаса да, бик теләп өйрәнде. Бергәләп эшләсәң, тизрәк тә, күңеллерәк тә икән бит!
Яллар ә дигәнче үтеп китте, балалар шәһәргә китте. Тормыш үз көенә ага бирде. Тик Сәриянең күңелендә генә нәрсәдер үзгәргән кебек булды. Элек эшләрен тизрәк эшләп бетерим, дип, ашыгып эшләсә, хәзер тәмен белеп кенә, ашыкмый гына эшли. Әллә ничек, җаны тынычланып киттеме соң шунда. Кәефе дә күтәренке, үзалдына җыр көйли-көйли ихатасында йөри һәм ниһаять, соклана башлады. Кара, ничек матур икән аларның өйалды! Гел ниндидер җитешсезлек, бөтен нәрсәнең килмәгән җирен эзләгән күзләре бүген матурлыкка туена иде. Әйе, җитешсез яклары да бар инде, әмма матурлык та күп икән бит. Бу дөньяның үзе сыман. Нәрсә эзләсәң шуны табарга мөмкин икән бу дөньяда! Җитешсезлекләр эзләп, алар өчен борчылып, үзгәртергә теләп яшәргә мөмкин. Камиллекне, матурлыкны эзләсәң, анысы да тулып ята. Менә ире эшләгән гөлләр куя торган корылмага олы кызы алып кайткан петунияларны тезеп куйды Сәрия. Өйалды тагы да ямьләнеп китте. Шөкер итсәң, бөтен нәрсәсе дә бар икән бит аның да.
Киләсе ялда икенче кызлары кайтып төште. Күчтәнәчләр, диңгез буеннан бүләкләр алып кайтканнар.
– Әни, зур рәхмәт, менә диңгезгә барырга дип алган акчаны кире кайтарабыз. Көтмәгәндә, отпуск алдыннан иремә зур премия биреп куйдылар, – диде.
Моны көтмәгән Сәрия әй шатланды инде! Бу акчаларны өй түбәсен алыштырбыз дип җыйган булса да, хәзер исә кыш җиткәч, шифаханәгә барырга карар кабул итте ул. Сәрия үзендә берәү генә, бераз үз күңелен күрсә дә ярыйдыр. Эш үлгәч тә бетми, үзең теләгәнчә яшәп калырга кирәк.
Тәгәрәп китсен дөньясы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк