Логотип
Күңелеңә җыйма

Син миңа бик кирәк!

Ватанны саклаучылар көне... 25 яшемә кадәр бу бәйрәмнең әһәмиятен бөтенләй аңламадым, хәтта минем өчен ул көн гадәти бер көн кебек иде. Хәтта 23 февральне календарьдан сызып ташларга теләгән вакытларым да булды.

Патриотик тәрбия алып үскән бала мин. Ватан сакчылары бәйрәменә бер генә каршы мөнәсәбәтем булмагандыр. Бары тик ул бәйрәмне, башка балалар кебек үк, әтиләр бәйрәме дип кабул итә идем. Һәр бала өчен әти кеше – герой! Ниндидер зур батырлыклар эшләгән, аны саклаган, яклаган, көчле, баһадир гәүдәле, бернәрсәдән дә курыкмый торган герой! Мин дә әткәйне шулай күз алдына китерә идем. Фотолардан күреп, аның нинди зур гәүдәле икәнен беләм. Минем белән сөйләшкәнен, уйнаганын күз алдыма китерәм. Мондый ныклап хыялланулар, гадәттә, елга өч тапкыр була – әткәйнең туган һәм үлгән көнендә, 23 февральдә. Беренчеләрендә әнкәй Коръән ашы уздыра. Әби-бабайлар җыелып, аның рухына дога кылалар, матур истәлекләр белән уртаклашалар. Эх, бик кечкенә идем, шул рәхәт вакытларны начар хәтерлим. Әтиемне дә белмим бит. Ул фаҗигале төстә һәлак булганда миңа нибары 3 яшь иде. 11 яшьлек апамны, мине, яңа гына өченче тапкыр әни булган әнкәебезне, бөтенләй дә күрмәгән төпчек кызын ятим калдырып, әткәй мәңгелеккә күзләрен йомды. Баһадир гәүдәле әткәйнең ак җәймә астында ятканын бүгенгедәй хәтерлим. Эштән кайткач, мине үчтекиләп уйнаганы да бераз күз алдына килә. Хыял дөньямда исә хәтта тавышын да, ничек көлүен дә ишетәм. 
Ләкин балачагымдагы һәр 23 февраль бәйрәмен ачык хәтерлим. Бәйрәмгә атна-ун көн кала, сыйныфыбыз белән әтиләргә тәбрикнамәләр әзерли башлыйбыз. Кулдан ясалган матур бүләкләргә әтиләребез ничек сөенәчәк бит?! Ә эчендә чын күңелдән язылган теләкләр: «Яраткан әтием! Сине Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет телим! Син безгә бик кирәк! Сине яратып, кызың». Тактада язылган шушы теләкләрне бар күңелемне биреп ясаган тәбрикнамәгә мин дә күчерәм. Сөенә-сөенә алып кайтып, әнкәйгә тапшырам. Әнкәй ачып укый да, авыз кырые белән генә елмаеп: «Рәхмәт, кызым. Бик матур ясагансың», – дип тәбрикнамәне шкафның иң күренә торган урынына алып куя. Хәзерге акылым белән әнкәйнең тыштан гына
елмаерга тырышканын, күңеле тулы хәсрәт булганын аңлыйм. 
23 февраль җитүгә, матур тәбрикнамәләрне алып әткәй янына барабыз. Әнкәй аларны пакетка салып, яхшылап лента белән бәйләп тә куя әле. Имеш, карда юешләнеп бозылмасыннар. Авыл үзәгендә урнашкан спортзалга юл тотучы дусларым, сыйныфташларым очрый шунда. Әтиләре белән. Әтиләр бәйрәменә. Ә без, кар ерып, әткәй яткан зиратка якынлашабыз. Әнкәй ишетелер-ишетелмәс кенә догалар укый. Ул салган эз буйлап, мыштыр-мыштыр артыннан без барабыз. Балалык инде: күңелдә ниндидер шатлык хисләре дә барлыкка килә кебек. Җәй көне зиратка йөрү – бер хәл, ә кыш көне анда бару башкача рәхәтлек бирә. Менә без әткәйнең кабере янында басып торабыз. Тәбрикнамәләр «тапшырылган» – чардуганга эленгән. Әнкәй хәл-әхвәлләрне сөйли кебек исемдә калган. Елыйсы да килә, күңел сөенә дә кебек...
Бу хәл күпме дәвам иткәнен төгәл белмим. Тәбрикнамәгә башка сүзләр язарга кирәклеген аңларлык яшькә җиттем. Күңелдән әткәйгә шулай безне иртә калдырып киткәне өчен үпкәләп тә йөрдем әле. Дусларымның махсус рәвештә әтиләре турында мактанып сөйләгәннәренә дә, үртәшеп үпкәләшкәч: «Мин сине әтигә әйтәм, ә синең кайтып әләкләшергә әтиең юк», – дип үзәккә үткәннәренә дә игътибар итмәскә өйрәндем. Ләкин шулай да 23 февральне календарьдан алып атасым килде. Үсмер вакыттагы бу халәтем өчен үземне бер дә гаепләмим. Инде үзем әтием яшенә җитсәм дә, күңелемдәге нәни кызчыкка әти назы кирәк көннәр була әле. 
Хәзер Ватанны саклаучылар көнен көтеп алам. Чын күңелдән озын гомер, нык сәламәтлек теләр якын кешеләрем бар. Алар миңа бик кирәк! 25 яшемдә кабат әтиле булдым. Кайнатам – зур терә-гем. Ватаныбыз алдындагы бурычын үтәп кайткач, егетем белән гаилә кордык. Армиядә хезмәт иткәндә язышкан хатларны, аңа чигеп җибәргән кулъяулыкны, фотосурәтләрне, дембель формасын истәлек итеп саклыйбыз. Балаларыбыз да аларны кызыксынып карый. 
Менә тагын бу көн килеп җитте. Хатирәләрне яңартып, әнкәй саклап калдырган бер истәлекле әйберне табып алдым. Әткәй өчен бүләк итеп ясалган минем кул эше. Әнкәй аның артына: «Әтиең рухына дога кыл, кызым», – дип язып калдырган. Кылам, әнкәй, елга өч тапкыр гына түгел, һәрвакыт йөрәгемдә әткәй. Менә бу хатирәләрем дә рухына дога булып ирешсә иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар