Фирая Зыятдинова сүзләренә композитор Луиза Батыр-Болгари көй язган бу җыр тиз арада популяр булып китә.
1984 елның 8 марты. Татарстан дәүләт радиосыннан әле моңарчы беркем дә ишетмәгән өр-яңа җыр яңгырый. Яшь җырчы Айдар Фәйзрахманов үзенең лирик тенор тавышы белән сагыну турында җырлый: «Син дә шулай сагына калсаң, карама җилләренә...» Фирая Зыятдинова сүзләренә композитор Луиза Батыр-Болгари көй язган бу җыр тиз арада популяр булып китә. Сәхнәләрдән дә яңгырый ул, ачык тәрәзәләрдән, базардагы киосклардан да... Сүзләре дә, көе дә гади кебек үзенең, ләкин шул гадилек артында никадәр моң!
Фирая Зыятдинова сүзләре
Луиза Батыр-Болгари музыкасы
Мин сине шундый сагындым,
Сизәсең микән шуны?
Ак бураннар урап алса,
Табарсың микән юлны?
Син дә шулай сагына калсаң,
Карама җилләренә…
Җыр булып килеп керерсең
Наз тулы йөрәгемә.
Мин сине шундый сагындым,
Күзләрем шуңа моңлы.
Айны болытлар капласа,
Табарсың микән юлны?
Син дә шулай сагына калсаң,
Карама җилләренә…
Җыр булып килеп керерсең
Наз тулы йөрәгемә.
– Бу җырның язмышы бәхетле булды, – ди композитор үзе.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, 14 августта гомеренең – 70, иҗатының 55 еллыгын билгеләп үткән Луиза ханым белән «Мин сине шундый сагындым»ның язылу тарихына бәйле хатирәләрне барлыйбыз.
Казанның 3 нче музыка мәктә-бендә укып, музыка училищесыннан соң консерватория тәмамлаган, Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин-нарның кул җылысын саклаган «Красный октябрь» пианиносында (Шәриф Камалның сеңлесе Һаҗәр ападан сатып ала аны әтисе) 11 яшеннән көйләр яза башлаган яшь композиторны Татарстан китап нәшриятының музыка бүлегенә редактор итеп эшкә алалар. Ул чаклар бүген дә исендә әле.
– Беркөнне Гөлшат Зәйнашева яныма килде дә: «Син композитор икән бит. Менә бу шигырьгә көй язып кара әле», – дип, бер текст бирде. «Бөтен нәрсә сине хәтер-ләтә» дип атала иде ул. Кызганыч, бу җыр тыңлаучыга тиз генә барып ирешә алмады, артык депрессив, дип, худсоветтан уздырмадылар. Татар эстрадасы өчен язылган беренче җырым иде ул. Күп тә үтмәде, Фирая Зыятдинова белән аралашып киттек, ул үзенең бер шигырен бирде. Талантлы шагыйрә, гаҗәеп матур кеше иде Фирая ханым! Ул арада Марсель Галиев та ике шигырь алып килгән. Берсе – «Су буеннан әнкәй кайтып килә», икенчесе – «Кайту» дип атала. Бу өч текстка да көй яздым. Кемгә биреп карарга икән, дип уйланып йөргәндә, талантлы егет, дип, Марсель Айдар Фәйзрахмановны тәкъдим итте. Айдарның да әле сәхнәдә күренә генә башлаган еллары, аның җырлаганын моңарчы ишеткәнем юк иде. «Мин сине шундый сагындым» һәм «Су буеннан әнкәй кайтып килә» дигән ике җырны аңа бирергә булдык. Язуын яздым, тик беренчесенең көе ничектер артык гади килеп чыкты шикелле. Үзем студиягә җыр яздырырга барам, үзем: «Егетләр көләр инде, бигрәк примитив җыр язган диярләр», – дип оялам. Җырда саксофон тавышы да яңгырап китәргә тиеш. Саксофонда уйнарга талантлы музыкант Илгиз Мәһдиевне чакырдык. Ул чорларда җырларны ике көн яздыралар иде. Беренче көнне – җырның көе, икенче көнне тавыш яздырыла. 7 мартта студия-гә җырның сүзләрен яздырырга килдек. Мин примитив дип уйлаган көйнең Айдар Фәйзрахманов башкаруында бөтенләй икенче төрле яңгыравын ишетеп таң калдым. Шундый җылы, ягымлы итеп башкарды ул аны! Гади генә җырны да җанга үтеп керә алырлык итеп җырлап була икән, дип уйлаганым истә. Без җыр яздырган арада студиягә радиокомитетның председателе Илгиз Хәйруллин килеп керде. Керде, бераз тыңлап торды. Күреп торам, җыр аңа да ошады. «Иртәгә хатын-кызлар бәйрәме. Икесен дә эфирга бирегез!» – дип чыгып китте. Шулай итеп, бу җыр-лар худсовет аша узмый гына халыкка тәкъдим ителде. Беренче булып худсовет тыңласа, алар тамашачыга тиз генә барып ирешмәсләр иде, мөгаен. Ул вакытта патриотик рухтагыларга өстенлек бирелә иде бит. Өстәвенә, мин башлап язучы композитор, халыкка танылырга ул кадәр кем әле, диярләр иде, бәлки. Соңрак барыбер худсовет карады аны, һәм берсүзсез кабул да итте. Кабул итми хәлләре дә юк: радиокомитет рәисе ошаткан, эфирда яңгыраган, инде халык отып алып җырлый да башлаган... Теләсә кем башкара алырдай гади җыр бит ул. Вокал сәләте таләп ителгән югары ноталар да юк анда, бер октава арасында җырлана. Аның популярлыгы да шуның белән бәйле.
Луиза Батыр-Болгари – 500 дән артык җыр, егерме биш спектакльгә язылган көй, симфоник һәм камера-инструменталь әсәрләр авторы. Халкыбызның атаклы композиторын юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Бүген ул зур хыялы – 235 җыры тупланган «Аккош моңы» өч томлыгын чыгару идеясе белән янып яши. Анда моңарчы беркайда да яңгырамаган яңа җырлар да булачак. 1988 елда 6,5 мең тираж белән басылып, ике атнада таралып беткән «Якты моң» җыентыгы шикелле, яңа күптомлыгына да бәхетле язмыш телибез.
«Җыр – татар халкының рухында, генында. Дәүләтчелегебезне югалтсак та, җыр аркасында без исән калганбыз. Безне халык җырлары саклаган. Мәдәният үсеше ул – халык үсеше дә», – ди гомерен җыр сәнгатенә багышлаган композитор үзе.
Фото: Луиза Батыр-Болгари архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк