Логотип
Күңелеңә җыйма

Сайлаганым син түгел

Тук-тук! Ишектә кеше бар бугай. Таләпчән итеп шакуына караганда Хәлим Нурмыевич булырга тиеш. Ул гына шулай итеп – ачмый калмаслык итеп шакый белә. Элек җитәкче урыннарда эшләгән кеше шул ул. 

– Ачам, ачам! Мин өйдә. – Кулына литрлы банкасын тотып басып тора бу. – Вакытны саташтырмыйсыз бер дә.  

– Мин түгел, Сакалбаем саташтырмый бит: «Бар, тизрәк матур апама җылы сөт илтеп кайт! – дип кенә тора. Мин, ул кушкач, аның кебек кушаяклап чабып китәм инде. 

– Әй Хәлим Нурмыевич! Көлдереп үтерәсез инде. Сезнең яшьтә дә шулай көр күңелле булып картаерга язсын иде барыбызга да. 

– Минем картаю сөйләгәнем юк бит әле! Син дә пенсиягә кичә генә чыктың. Яшь пенсионер, хөкүмәтебез әймешли. Менә шулай көн дә кәҗә сөте эчереп торсам, вообщем да картаймассың әле.  

– Син аны үзең дә эчә торгансыңдыр инде. Шулай сизелә.   

– Әйдә, Гөлсинә Хәмитовна? табигатьтән әйләндереп кайтам үзеңне! Имәнлеккә менеп төшәсем килә, дигән идең. Бик матур булып көзгә кереп бара Имәнлек. Минем дә синең җырыңны тыңлыйсым килә. Сагындым!  

– Хәзер җыенам. И-и рәхмәт төшкере! Имәнлеккә менсәм, әтине, әнине, бакыйлыкка күчкән хәләлемне күргәндәй булам. Җан яраларыма шифа ул минем Имәнлек.    

Әнә шулай хәл белешеп, телефоннан сөйләшеп, яхшы күршеләр булып яшәп ятабыз Хәлим Нурмыевич белән. Ул да ялгыз, мин дә ялгыз. Минем кызым Казанда укып йөри. Аныкы инде кияүдә. Атасы янына анда бер дә кайда бер генә кергәләп йөри. Хәлим Нурмыевич киңәшләшер өчен бик уңайлы кеше. Районда озак еллар дәрәҗәле урыннарда эшләгәнгә күрә сүзе үтә, киңәше төпле була. Быел төпле киңәшләр миңа бик тә кирәк булды. Авылдагы төп нигезебез янып көл булды. Бик ямансу булып калган иде. Аның киңәше белән нигезне торгыздым. Казалы кешеләргә ярдәм итәргә бурычлы оешмаларны өйрәтте. Җитмәсә, үзе рульдә бит әле ул – машина йөртә. Кирәк җиремә җәһәт кенә алып барып кайта. Шулай итеп, олыгайган көнемдә әтиле булган кебек сизәм үземне. 

Ул арада минем ялгызлыгыма нокта куймакчы булган сеңелләрем «инстаграм» дигән нәрсәгә кереп, миңа кияү эзләргә керешкәннәр. Фотомны да куйганнар. Каршы килмәдем. Берәүдән хат күренде. Фотосын да куйган. Чибәр генә күренә. Кара-каршы язышып алдык. Килеп күренергә ашыкмый әле бу. Алай да телефоннан сөйләшә башладык. Мин моңа бик ошаганмын. «Менә командировкадан кайткач, сезнең якларга барып чыгам инде», – ди бу. Ул арада 8 Март бәйрәме җитте. Котлау сүзләре ирешмәде. Мин игътибарга ияләшкән ханым, күңел кителде инде бераз. Тиздән киләсе бит инде – шул чагында котлар, дип, үземне юатып куйдым. 

Пенсиягә чыксам да, җәмәгать эшеннән бушамыйм. «Нәүрүз гүзәле»н сайлап, жюрида утырам шулай. Телефон шалтырый. Килгән икән «егетем». «Чык, клуб каршына килеп туктадым», – ди бу. Ярый әле чәчем ясалган, өс-башым күрекле мизгелгә туры килде. Күңел бераз кузгала төшкән иде бит инде. Бу кеше ошый калса, ялгызлыгыма нокта куярга да әзер идем. 

Чыктым. Алан-йолан каранам. «Егет» мактанган ише иномарка күренми. Таныш түгел «Таврия» генә бар. Минем күзем белән эзләнгәнемне абайладылар. «Таврия»дән берәү төшеп, миңа таба килә башлады. Бу бер дә минем белән язышкан кешегә охшамаган. Алай да исәнләшәм. Охшамаса да, шул үзе икән. Минем шәп кыяфәтне күреп, каушады абзам. Клубтагы эшләрне калдырып, кунакны өйгә чакырам. Юлдан килгән, минем белән күрешәм, дип ниятләгән кешене саннарга кирәк ләбаса!  

Ул миңа өч канәфер чәчәген тоттыра. «Канәфергә калдыкмыни инде?!» Чәй эчкәндә чынлык ачыла төшә. Фотоны  дустыныкын куйган икән. Казандагы фатиры әлегә малае белән икесенеке икән. Тиздән ул хатыны янына күчә дә, фатир гел дә безгә каласы икән. Ә болай мин бу кешегә ошыйм икән. Ул өйләнергә каршы түгел икән... 

 Алай икән! Ә ул миңа бер тамчы да ошамады. Ялганлаганы өчен, илтифатсызлыгы өчен. Буй-сыны да хәчтерүш. Монысына әллә ни исем китмәс иде әле. Ә менә алдашуы... Алдашкан кешене җенем сөйми. «Командировка» дигәне төнге каравыл чираты булып чыкты. Машинаны кемнән алып торды икән? 

 Ярты юлга кайтып җиткәч, шалтырата бу: «Чын дөресен генә әйт әле! – дип. Әйттем: «Өеңдә генә тор. Улың куган саен фатир эзләмә! – дидем. 

Тагын бер «кияү» язды. Анысы Мәскәүдән үк. «Туган якка кайтып урнашасым килә. Син бик кулай вариант», – дигән. Аңарда да шул – бер башына урын табу кайгысы икән. Юк, мин үз гомеремне яшәгәндә дә проблемалар чишә-чишә арыган идем инде. Хәзер миңа таянырлык иптәш кирәк.  

Менә шулар хакында да сөйлим мин Хәлим Нурмыевичка. Ә ул мөлдерәп миңа карап торуын, үз алдына чынга ашмастай хыяллар коруын белә. Бабайның мәхәббәте куерганнан-куера барганын да сизәм. Тупас сүз әйтеп, күңелен рәнҗетүдән  куркам.  Язга чыккач, бакчасының бөтен сиренен миңа ташый башлады бабай. Бик яратам инде сирень чәчәкләрен. Ләкин чәчәкләрен генә. Хәлим Нурмыевичны да өметләндереп йөртә алмыйм. Сизеп торам лабаса: аның өмете зурдан. Тик безнең яшь аермасы да зурдан шул. «Сайлаганым син түгел, Хәмит Нурмыевич! – дип, ничекләр әйтим икән? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар