Логотип
Күңелеңә җыйма

«Мөхлисә апа, чыгып ал!»

Кешеләр күп булып, без һаман шунда буталсак, түземе төкәнгән Мөхлисә апа: «И-и бәбекәйләрем, өегез болын кадәр, барыгыз, бераз шунда чыгып уйнагыз әле», – дип тә әйтеп куя. Чыгып киткән булабыз да, тагын кабат кереп җитәбез. Магниты бар диярсең! Минем сөт әнием дә әле ул Мөхлисә апа!..

Безнең өй зур – алты почмаклы. Бабкай, әти белән әни, мин, сеңлем шул болын чаклы өйдә яшибез. Ләкин безнең яшәешне, безнең дөньяны Мөхлисә апалардан, алар өеннән башка күз алдына да китереп булмый. Без шул өйдә дә яшибез кебек тоела миңа кайчак. Иртән торуга шунда йөгереп керәбез. Болай гына, бер сәбәпсез дә. Аларда күңеллерәк, чәйләре дә тәмлерәк кебек. Кайчак кунып та калабыз. «Түткәйләргә кереп чыгам әле», – дип, әни дә бертуган апаларыннан көнгә ничәмә тапкырлар урыйдыр. Мөхлисә апа үзе дә әллә ничә кереп чыга безгә. Йә сөт кертә, йә мунча яктым, дип хәбәр итә, йә магазинга һинд чәе кайткан, дип сөенче ала. Әти белән әни көне буе мәктәптә чакта, бабкай берүзе ямансулап ятмасын дип, хәл-әхвәл белешеп тора. «Әткәй, кабак бәлеше салдым, керерсең, яме» яки «Әткәй, тары тәбикмәге белән чәй эчәргә кер, озаклама», – дисә, лыштыр-лыштыр галошларын сөйрәп, таякка таянып, сакалын сыпыра-сыпыра бабкай юлны чыга башлый, аның артыннан койрык кебек без тагылабыз. Кешеләр күп булып, без һаман шунда буталсак, түземе төкәнгән Мөхлисә апа: «И-и бәбекәйләрем, өегез болын кадәр, барыгыз, бераз шунда чыгып уйнагыз әле», – дип тә әйтеп куя. Чыгып киткән булабыз да, тагын кабат кереп җитәбез. Магниты бар диярсең!
Минем сөт әнием дә әле ул Мөхлисә апа! Үз әниемнең күкрәкләре шешкәч, тугач та мине имезгән. Аның Гөлсинәсе белән бертуганнар кебек без, аермабыз дүрт кенә ай.
Мөхлисә апалар минем өчен – аның биш баласы, төпчекләре Гөлсинә туып, озак та үтми бакыйлыкка күчкән Кәбир җизни рухы, кара сыер, сарыклар, усал ата каз, аклы-сорылы песиләре, хуш исле печән белән тулы сәндерә, җәйләрен өй тулы халык барында карават чыгарып куела торган кар базы келәте... Колхозга көн саен ике тапкыр ипи пешерә торган ак мич... Ком белән ышкып юылган ап-ак баскычлар... Җәйге кичләрдә, көтү кайтып, сыерларны саугач, бөтен күрше-тирәне җыя торган капка төбендәге утыргыч... Аларга җәйләр җәйләргә кайткан бетмәс-төкәнмәс кунаклар... Ул кунаклар – кайчандыр бик яшь килеш авылдан чыгып китеп, инде бер якын туганы да калмаган күршеләр була, гадәттә. Сары гәрәбә муенсаларын тагып, эре чәчәкле крепдешин күлмәкләрен җилфердәтеп, эрбет чикләвеге, мүк җиләге каклары, тәм-том төяп, Североуральскидан кайтучы Фәрдәнәттәй, пароходтан төнлә Әҗәкүл пристанендә төшеп калып, иртүк Шәркасыйм абый бензовозында кайтып кергән, күчтәнәч «крантеллары» (сушки-клиндерләрне шулай әйтәләр бездә) белән сыйларга яраткан Уфа Җәмилә апа, Ижаудан – «дур инәй» (Мөхлисә апаның килендәше «зур җиңгәй»не шулай йөртәләр иде)... Мөхлисә апаларда халык күбәя башласа, бер күзе сукыр шул бәләкәй Җәмилә апа сандык кадәр олы чемоданын сөйрәп, безгә күченә. Бабкай аны бик жәлли, бәләкәйдән ятим калып, Уфага китеп барган иде, ди. Бер яһүд врачы гаиләсенә бала караучы булып урнашкан. Шул врач гаиләсенең башлыгын «хозяин» дип йөртә, аның хатыны Циляны, аларның балаларын гел мактап сөйли. Олы яшьтә инде ул, әниләр Җәмилә апа дип йөрткәч, без – балачага да аңа шулай эндәшәбез. Ә бервакыт Җәмилә апаның «хозяин»ы Ефим Борисович та, безнең яшьтәге балалары Рита һәм Марикны ияртеп, авылга кунакка кайтты. Мөхлисә апа бәлеш салып, төшләр пешереп, чөгендер катыклары оетып, үзенчә зурлап, ашка алды аларны. «Махлиса апа, бик тэмле!» – дип, яһүд Кушнер татарча мактый-мактый ашагач, и шаклар каттык инде! Кайчак бер-ике сүз булса да татарча әйтүе өйдәгеләр күңеленә дә хуш килде. Без, 7-8 яшьлек кызлар (сеңлем дә Рита исемле, кунак кызы белән адашлар), үзебез дә оялып кына русча сөйләшергә тырышабыз. Тик әллә каушаудан, әллә артык тыйнаклыктан, кирәк чакта русча сүзләр искә төшми интектерә! Ә Ефим Борисович безне бәрәңге кәтмәнләгәндә дә, көянтәләп су ташыганда да, урманда чәчәкләр җыйганда да, Сөн буендагы комлыкта йөгерешкәндә дә, Рита белән Марик бадминтон уйнаганда да черт тә черт фотога төшерә. Гел фотоаппаратын үзе белән йөртә ул абый.
Кушнерны тагын бер нәрсә хәйранга калдырды. Ул да булса – Мөхлисә апа салган ипиләр. Ул кайнар ипинең тәмлелеге! Аның хуш исе! Безнең очка, юк, бөтен авылга шул ис таралып, борыннарны, җанны кытыклый! Миче өлгерүгә, Мөхлисә апа башта кызыл күмерләрне кисәү агачы белән казан астына тартып китерә, аннары юкә пумала белән көлләрен сыпыра, кызыл көле җемелдәп торган мич төбенә агач көрәк белән ипиләрен тыга, йөзе килгәнме дип карап-карап ала... Пешеп чыккан кап-кайнар күмәчләр инде бераздан ат арбасына тезелә... Басуда, амбар алдында, ындыр табагында эшләүчеләр «Мөхлисә ипиен» мактый-мактый ашыйлар.
Аларның өе кечкенә, бер генә бүлмәле. Мич яныннан чәчәкле чаршау сузып, аш-су әзерләү почмагы да көйләгәннәр. Сәке дә шул якта. Кышкы чатнама суыкларда аның астында бөдрә бәрәннәр бәэлдәшә. Сарык, бәрәннәрен имезергә кереп, тояклары белән «ток» итеп тибенеп куя, мин, котым алынып, сандык өстенә менеп басам! «И куркак җан!» – дип көлә Мөхлисә апа яратып. Кышларын калай мич кертеп куялар. Анда ялкынланып янган каен тузлары ниндидер серлелек иңдерә. Өй җылынып, ямьләнеп китә. Җәйләрен түрдә ак ашъяулык ябылган түгәрәк өстәл, вазадагы урман чәчәкләре, зәңгәр кыңгыраулар, ак кылганнар, ачык тәрәзәдән кергән урамдагы авазлар әллә нинди купшылык өсти шул кечкенә генә өйгә. Кечкенә булса да, анда барысы да сыя! Менә шунысы табышмак инде безнең өчен. Мөхлисә апа үзе, Казандагы олы кызы кайтарып куйган 3 яшьлек оныгы Булат, уртанчы кызы укытучы Вәсимә, флотта хезмәт итеп кайтып өйләнгән улы Илгиз һәм килене Рәйханә (Миләүшәләре тугач, алар башка чыкты), армиядән кайткан улы Индус, мәктәптә укучы Гөлсинә... Мөхлисә апаның бер кызык гадәте бар: өч чакрымдагы Яңа Байсарга җәяүләп почта ташучы Шәмсекамал апаны да, югары очка кайтучы Хәят әбине дә чәй эчәргә чакырып кертә. Алай гынамы, авыл аша узучы гел таныш түгел юлчыларны да, жәлләп, тәрәзә шакып өйгә чакыра, табынга дәшә. Кайбер карчыкларны аштан-мазардан ияртеп кайтып, кундырып ук җибәрә. Андыйларга урын түрдәге караватта инде! Аларга кадер-хөрмәт инде! Гөлсинә, Индуслар кайсы раскладушкага, кайсы сандык өстенә ята ул кичне.
Аларда каз өмәсе гаҗәеп бер вакыйгага әйләнә. Чөнки анда без – балачага да катнашабыз! Каз каурыйларын сыдырып, мендәрләргә дигән мамыгын җыеп барабыз да чиләкләргә ак чәчәкләр кебек каурыйларны салып, су буендагы карлы сукмакларның як-ягына сибеп кайтабыз. Шулай итсәң, алдагы елда да казлар уңа, ди Мөхлисә апа.     
Әти белән әни педсоветта йә политукуда чакта, Рита белән мин дә шатлана-шатлана Мөхлисә апаларга керергә ашкына башлыйбыз. Һәм шунда кунып та калабыз. Бераздан үзебезнең өйгә чыгасы килә килүен, ә монда инде ут сүнгән, бар да йокларга яткан! Бозлы тәрәзәдән безнең өй, утлары белән балкып, морҗадан күтәрелүче төтеннәре белән ымсындырып (иртәнгә җылы булсын дип мичкә якканнар инде!),  бигрәк серле күренә. Берсендә сеңлем, әниләр янына чыгам, дип, мышык-мышык елый ук башлады. Нишләсен Мөхлисә апа, фуфайкасын элеп, киез итеген киеп, елак кызны әти-әнисенә тапшырырга чыгып китте. Ә мин – үз кызлары кебек йөрим. «Биш»ле алсам да, математикадан мәсьәлә чыкмаса да, юлның теге ягына уктай атылам. Чабып килгән хутка шул ук тизлек белән капкадан кереп тә китәр идем дә... Ата каз муенын сузып, ысылдап килә башлый. Шәрран ярып кычкырам инде: «Ата казыгыз талый! Мөхлисә апа, чыгып ал!» Кирәкле кишер яфрагы димә инде!  «И кызым, тими ул, тими, курыкма», дип сөйләнә-сөйләнә, мине җитәкләп алып кереп китә Мөхлисә апа. «Ай-яй, каты чаба идең! Син килеп бәрелүдән коймалар инерция буенча бертын селкенеп тора иде хәтта!» – дип, әле дә искә ала Гөлсинә. Ул бер класска югарырак, җитмәсә, математикадан шундук чишеп ата мисал-мәсьәләләрне, дәрестә тыңлап утырмыйсыңдыр, дип, апа роленә кереп, әрләп тә куя. Аннары мичтә тәгәрәткән бәрәңге ашарга чакыралар. Безнеке дә тәмле инде ул кабыклы бәрәңге, ләкин боларныкы – бөтенләй башка. «Сезнең бәрәңге бигрәк тәмле! Йомырка тәмнәре килә!» – дип ычкындырам. Бөтенесе пырх итеп көлеп җибәрә. Ә чәй янына туралы май, балан бәлеше, кош теле, лимонлы карамельләр, баллы прәннекләр куела. Самавыр чыжлап утыра. Аның чыжлавы гел тынмый бугай бу өйдә.
Аларга кич утырырга Санияттәй, Зәкияттәй, Гатикәттәйләр, Мөсаллия җиңгәчәй, Сәрби әбекәй, күрше Хәйдәр корткалары җыела, Сәфәрдән Зөләйхәттәй утырмага килә кайчак. Бәйләм бәйлиләр, дөнья хәлләрен сөйләшәләр, егерме ел элек булган Бөек Ватан сугышы афәтләрен әрнеп искә алалар, кайтмый калган туганнарын юксыналар. Шунда әбиләрнең берсе сигезенчеләрдә укучы Индустан: «Улым, ул каһәр суккан сугыш булмас микән кабат?» – дип, шомланып сорап куя. «Юк, әбкәй, бүтән сугыш булмаячак!» – ди Индус. Ул әбинең сөенү-ләре! «Улың сугыш булмый дип әйтте бит, Алланың рәхмәте яугыры!» – дип куюлары... Шул малайны ир бала, зур кеше итеп күреп, ихлас ышануларын әйт! Оборона министры әйткәнмени! Аннары сүз клубта укытучылар куйган «Зәңгәр шәл»гә, Хәйдәр корткасында фатирда торучы укытучы кызларның шунда оста итеп уйнауларына күчә, ике көн рәттән клубта халык соравы буенча күрсәтелгән һинд киносын да телгә алалар, ул да булмый радиодан парторг Газетдинов абый чыгышын тын да алмый тыңлыйлар... Һава торышын, төрле сынамышларны искә төшерәләр. «Азат хатын»да, «Социалистик Татарстан»да шулай язганнар дип, берәр вакыйганы сөйләп китәләр. Без – балачагадан «Мең дә бер мәзәк» китабын кычкырып укыталар. Ул әбиләрне шыпырт кына тыңлап, сүзләрен күңелдән үткәреп утырырга яратам мин. Күп вакыт оеп китеп, шунда гына йоклап та калам...
Ә иртәнге биштә инде радиодан: «Өфө һөйләй! Өфө вакыты менән...» дигән тавышка уянып китәбез. Безнең авылда гел шулай: башта Уфа тапшыруларын тыңлыйлар, Фәридә Кудашева, Илфак Смаков җырлары яңгырый. Гөлсинә, тиз генә киенеп, мәктәпкә киткәнче, бәкедән су алып кайтырга җыена. Мин дә үзебезнең өйгә ашыгам: форма күлмәк киясе, китап-дәфтәрләрне портфельгә тутырасы бар. Иртәнге алтыда инде «Казан сөйли! Хәерле иртә, хөрмәтле радио тыңлаучылар!» дигән җанга якын тавыш сәламли. Мәктәпкә атлаганда урам буйлап Илһам Шакиров җыры озатып кала:
Таң белән бергә / Ирекле илгә / Яңа җыр килә гөрләп, / Хәерле иртә теләп...
Көйдән көйгә, җырдан җырга күчеп, иртәнге концерт бара. Әлфия апа Афзалова, безнең якташ апа үзенең җыры белән әллә кайларга алып китә:
Сагындырды сызылып таңнар атуы, / Әнкәемнең иркәләп уятуы...
Җыр дулкынында газиз әнием, кадерле Мөхлисә апабыз турында уйлап, рәхәтлеккә коенып, дәрескә ашыгам.   
...Еллар узгач шул таңнар, иртәләрнең сагындырып, үзәкләрне өзеп искә төшәсен, балачакның һәр мизгеле кадерле хатирәгә әйләнәсен без әле күз алдына да китерә алмыйбыз ул чакта...

Фотода: (сулдан уңга) сеңлем Рита, Гөлсинә, мин, кунак кызы Наилә һәм Мөхлисә апа. 1965 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Их, Эльмира,язып та куйгансын инде,кунеллэрне айкады

    • аватар Без имени

      0

      0

      Искиткеч жылы итеп язылган, укып,кунеллэр сафланып калырлык

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аллаһның рәхмәтләре яусын!Шул кадәрле тәмләп,тәфсилләп язылган.Мөхлисә апа мәрхәмәтле,олыны олы,кечене кече итә белгән гаҗәеп кеше булган.Сагынмаслык мени шундый апаны!Урыны җәннәттә булсын

        • аватар Без имени

          0

          0

          Минем дә шул чорда яшисе килеп китте... Рәхмәт ❤️

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бигрэк матур язган,балачагыма кайткан кебек булдым,!!!

            Хәзер укыйлар