Минем моңарчы беркайчан да үземнән яшьрәк егетләр белән очрашканым булмады. Һәм кинәт... Хәтта яшьтәшләренә дә баласытып караган 30 яшьлек кыз 25 яшьлек егеткә гашыйк! Кемгә диегез әле – иҗат, сәхнә кешесенә!
Чибәр ул, ир-ат өчен куркыныч чибәр. Күзәтеп торганым бар, сәхнәгә чыкса, 18-20 яшьлек кызлар акылдан язарга җитешә, алар өчен ул – йолдыз. Аны бик яраткан кешегә социаль челтәрдәге битен кереп карау зур сабырлык сорый: 15 меңнән артык дустының күпчелеге, әлбәттә, кызлар... Кафега-мазарга барганда, урамнан бергә узганда кызлар әйләнеп-әйләнеп карый иде артыннан. Үземә килеп: «Вам очень повезло, девушка. Ваш мужчина очень внимательный и очень красивый», – диючеләр дә булды. Мин боларга тыныч карадым, Интернеттагы кызлар да, фанаткалар да булырга тиеш, бу синең иҗатыңның аерылгысыз өлеше, дидем. Аңа килгән хатларны икәү укыган чаклар да булды.
Кайгыртучан да булып чыкты ул. Машинаның тавышы тигез түгел дип бер генә әйттем – төзәтеп бирде; фатир тәрәзәләремнән җил өрә дип зарландым – икенче көнне үк килеп ясап киттеләр; телефон ремонтлаучы дуслары да бар булып чыкты, таныш табиблары да... Әлбәттә, бу вак-төяк мәшәкатьләр, тик хатын-кыз нәкъ менә шул вак-төяккә килеп төртелә дә бит инде.
Бер айдан түзмәдем, хатын-кыз кызыксынуы да булгандыр инде, үземне белергә тиеш дип тә уйладым – йөргән кызы турында сорадым. «Аерылыштык без. Аның инициативасы иде, аңа гел игътибар кирәк. Үзеннән башка гына дуслар белән очрашуны, ял саен авылга, туган йортка кайтырга теләвемне кабул итә алмый, бәлки, яшьлеге белән дә аңлап бетермидер. Көнләшүе дә бар бугай инде... Хәзер ул кабат яза, очрашырга чакыра башлады», – диде. «Ә мин? Мин кем сиңа?» – бу сорауның биреләсе билгеле иде инде. «Син... Миңа синең белән бик рәхәт, тыныч, без синең белән бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, синдә мине тарта торган ниндидер көч бар, ни икәнен үзем дә аңлата алмыйм. Мин сине бик хөрмәт итәм, югалтасым килми. Бераз гына вакыт бирсәң, барысын да ачыклап бетерер идем», – диде ул.
Бәлки шул урында «йә ул, йә мин» дип ультиматум куярга тиеш булганмындыр. Тик мин алай эшләмәдем. Ни өчен икәнлеген үзем дә аңламадым бугай. Түзәсем, сабыр буласым килде, кызып китеп, тәкәбберләнеп, шартлар куйган вакытлар тормышта күп булды инде, бәлки, хәзерге сабырлык сары алтынын бирер, нәтиҗәле булыр дип уйладым. Үземне «әле бит ул янымда, һәр кич очрашабыз, көне буе сөйләшеп торабыз, димәк, мин якынрак» дип тынычландырдым.
Сабырлыгымны сынаган икенче очрак үзен көттермәде. Ул телефоннан шылтыратып, үзенең яңа гына кызы белән очрашып, кабат мөнәсәбәтләр ачыклауларын, талашуларын хәбәр итте, килергә рөхсәт сорады. Кире кайтарып сүз әйтмәдем, ни булганын ачыклап тормадым – сабыр ич мин!
Икенче көнне аның шул ук кызның апасында өй туенда булганлыгын белдем. Анысын да үзе әйтте, гафу үтенде, «Мин сине алдамыйм, берни дә яшермим, безнең арада берни дә юк, әмма бармый кала алмадым», – диде. Аңлый белүем өчен рәхмәт әйтте, кабат бераз вакыт бирүемне сорады.
Өч ай вакыт узды.
Мин аны беренче тапкыр Яңа елдан соң югалттым. Без ун көннән артык күрешми тордык. «Миңа үз-үземне аңларга кирәк», – диде ул. Әйе, ул көн саен бер тапкыр шылтыратып торды, тик бу инде элеккеге шылтыратулар түгел иде. Юк, теге кыз белән дә очрашмады ул – монысын төгәл беләм, тик безнең күрешүләр дә сирәгәйде.
«Үз-үзен аңлау» процессы тагын бер ай дәвам итте. Аңа җиңел түгел иде – моны ачык сиздем. Сиздем һәм өзгәләндем. Аның әле җитди мөнәсәбәтләргә әзер булмавын, үз урынын таба алмавын тойдым.
Үз-үземне яратуым, тынычлыгымны сакларга теләвем бер яктан аның белән араларны өзәргә этәрсә, аңа карата булган хисләрем ашыкмаска, сабыр итәргә өндәде. «Син өзгәләнерлек кешеме инде ул?» – диде дусларым. Әйе, ул яшь, җилбәзәктер дә хәтта, торыр урыны юк, иҗатта яңа баш төртеп кенә маташа, акчаны ничек таба, шулай туздыра. Матур, стильле киемнәр, затлы парфюм, кызлар игътибары – 25 яшьлек егеткә тагын ни кирәк?! Эчми, тартмый үзе, кайчак бик җитди, әмма дуслары белән очрашуга кабат «клубный мальчик»ка әйләнә.
«Үзеңне кара да, аны кара: син кайда да, ул кайда?!» – ди дуслар кабат. Әйе, миңа инде акыл кергән, үземнең ни теләгәнемне беләм кебек, фатирым, машинам, эшем, дәрәҗәм – беренче карашка бар да бар кебек, шөкер. Тик үземә ни җитмәгәнлеген аңлар өчен утызга җитәргә һәм Аны очратырга кирәк булган! Шул берничә ай эчендә 17 яшемдә татымаган хисләрне татыдым, шул яшьтә булырга тиешле тормыш белән яшәп алдым бугай. Аның самимилеге, балаларча шаяруы, яшьлеге дөньяга башка күзлектән карарга өйрәтте. Башкача киенә, башкача шаяра, хәтта башкача елмая башладым. Үземнең вакытыннан алда олыгаюымны, артык җитди булуымны, шулай итеп тормышымны да катлауландыруымны төшендем. Ул миңа күп нәрсә: өзгәләнү хисләре дә, иҗат ялкыны да бирде, сагынырга да өйрәтте.
Иң мөһиме, шул вакыт эчендә мин хатын-кызга иң кирәкле сыйфат – сабырлыкка өйрәндем. Ул хиснең ничек туганын үзем дә аңламадым. Берәү дә шулай ит, тегеләй ит, дип өйрәтеп тормады – шулай эшләргә кирәклеген эчке сиземләвем белән тойдым. Аңа әйткән сүзләремне искә төшерәм дә, хәзер шаккатам – 25 яшемдә берәрсе миңа шундый акыллы сүзләр сөйләсә, күптән кияүгә чыгып, бала анасы булыр идем...
Хисләремнең ни дәрәҗәдә җитди булуы турында аңа 14 февраль көнне телефон аша әйттем. Аңа хәтле берничә көн очрашмаган идек инде. Күңелемдә булган бөтен әйтер сүзне җиткерергә тиеш идем, югыйсә коточкыч авыр иде. Ул мине 50 минут тыңлады...
Аны яратуымны аңлату гына түгел, ә киләчәк тормышына нәсыйхәт иде бу монологым. Әле телефонны кулга алганда да аңа ниләр әйтергә теләгәнемне белми идем, ул шылтыратты, мин җавап бирәм, янәсе. Тик сүз арты сүз чыгып шушы юнәлешкә кереп китте менә. «Син кычкырмыйсың да, талашмыйсың да шул. Тыныч кына шундый итеп әйтәсең, соңыннан сәгатьләр буе айный алмыйм. Кычкырсаң, җиңелрәк булыр иде», – диде ул.
Шул мизгелдә артык җитдиләнеп китүем аны куркытты дип беләм. Шуннан соң без очрашмадык.
Ул һаман һәр көнне диярлек шылтырата. Үзенең уңышлары турында сөйли, планнары белән уртаклаша. Мин һәрвакыт телефонны куйгач, үземә-үзем: «Ә ник шылтыратты ул?» – дигән сорау бирәм. Соравыма җавап тапканым юк.
Хәзер ул да ялгыз, мин дә. Тик инде икебез дә бер-беребезгә каршы атларга куркабыз бугай. Ул, әлеге дә баягы, җитдилектән, җаваплылыктан курыкса, мин, киресенчә, аның җавапсызлыгыннан һәм... аңа карата булган хисләремнән куркам...
Йөрәк, әлбәттә, аның яклы, аның тавышын ишетүгә шат. Акыл – минем акылым – минем яклы. Аның тормышыма җете төсләр кертү генә түгел, авырлык та алып киләсен аңлый ул. Әйе, сабырлыгымны учка төйнәп, көтүемне дәвам итсәм, без бергә булырга да мөмкин. Мин аның өчен уңай вариант. Аны «төртергә», үстерергә, аның өчен кирәкле җирдә кирәкле сүзне әйтергә дә булдырырмын. Ләкин шулай итеп аның әнисенә әверелермен дип куркам. Ә тормыш өчен миңа Ир кирәк. Ышанычлы, куенына сыендырып җил-давылдан сакларлык һәм миңа сокланып карарлык Ир. Сабырлыкка өйрәндем бит инде. Көтәм...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
1
0
Бу мэхэббэт ялкыны сунмидэ-сурелмидэ!!! Сез бергэ булачаксыз
0
0
1
0
Шулай анлаша торган кешелэр бик сирэк.
0
0
1
0
Сез эле бергэ тугелме? Булырсыз иншалла берук шулай була курсен
0
0
1
0
Сезгә 18 яшь түгел.Йөрәгегез ничек куша шулай эшләгез.Мәхәббәттән качып китеп булса да,үз-үзеңнән качып китеп булмый.
0
0
0
0
Дөрләп янган сөю хисләре бер вакыт учак көленә әйләнә.Сүрелә дуслар сүрелә!
0
0