Логотип
Күңелеңә җыйма

Мәрхәмәт, син кайда?

Язмамның исемен шулай куйдым да, сискәнеп киттем. Юк, юк, мәрхәмәт бар ул, беркая да китмәгән. Тик ул көнне мин, гаҗизләнеп, аны шактый озак эзләдем... һәм таптым.

Язмамның исемен шулай куйдым да, сискәнеп киттем. Юк, юк, мәрхәмәт бар ул, беркая да китмәгән. Тик ул көнне мин, гаҗизләнеп, аны шактый озак эзләдем... һәм таптым.

«Үзеңнән ярдәм сораучыларга булыш!» «Үз яхшылыгың үзеңә кайтыр»... Балачакта да, мәктәптә укыганда да безне гел шулай дип өйрәттеләр. Бер-береңә булышу иң матур сыйфатларның берсе булып саналды ул елларда. Кеше бит тик торганнан гына синнән ярдәм өмет итми, иң авыр чагында, чынлап та ярдәмгә мохтаҗ булганда гына алдыңа килеп йөз суын түгә. Башкаларның күңелендә рәхимлек хисен уятып, начар ниятләрен тормышка ашыручы аферистлар да бар, билгеле. «Акчамны урладылар, районга кайтасым бар. Зинһар өчен, 200 сум гына билетлык акча бирегез», – дип, үземне дә ничә тапкыр алдаганнары булды. Күземә ялварып карагач, кулым үзеннән-үзе сумкамдагы акчага үрелә андый чакта. Соңыннан гына, әгәр шундый хәлдә калсаң, акчаны урамнан узучылардан сораганчы, берәр туганыңа шалтыратасың бит инде, дигән уй башыма килеп, алданганымны абайлап ала идем. Моннан соң акыллырак булырмын, дисәм дә, «булыш» дигән сүз йөрәгемнең пароле ул, шушы сүзне ишетсәм, гүя гипнозланам. Янчыктагы соңгы акчам да чыга, кулыма иясез мәче баласы да тоттырып китәләр...

Бер кулыма сумкамны тотып, икенче култыгыма олыларга дигән зу-ур бер кап памперслар кыстырып (күрше редакциядә эшләүче хезмәттәшемнең әнисенә кирәк иде), метрога уздым да, кесәмне капшасам – телефоным өйдә калган! Ул көнне бик әһәмиятле шалтырату көтә идем һәм телефон миңа бик кирәк иде. Зарядкага куйган җирдән алырга онытып киткәнмен бит! Өйгә кире кайтмый чарам юк. Тик менә бу памперслар гына эшне катлауландыра. Тотам дисәң ни тоткасы юк үзенең, ни берәр пакетка сыймый. Шуңа да мин аларны култыгыма гына кыстырып тоткан идем. Боларны сөйрәп кабат өйгә кайтасын, аннары тагын кире киләсен уйладым да, булмаса, шушында гына калдырып торыйм, дип, метрога пассажирларның капчык-янчыкларын тикшереп кертүче ханымга мөрәҗәгать иттем. Бервакыт китап тулы авыр сумкамны аның янында калдырып торганым бар иде инде. Бу юлы да каршы килмәде ул, тик янәшәдә басып торган полиция хезмәткәреннән рөхсәт сорарга кушты. Памперсларны күтәреп, яшь кенә егетнең каршысына килеп бастым. «Телефонымны онытып калдырганмын. Биш минуттан урап киләм. Шушында гына калдырып торыймчы, тоткасы булмагач, күтәреп йөрүе җайсыз», – дип инәлдем. Ул миңа масаюлы караш ташлап, кырт кисте: «Не положено!» «Анда бит памперслар гына. Менә тотып карагыз, йомшак. Калдырып торыйм инде», – дип, кабаттан ялвардым аңа. «Сказал, не положено!» – булды җавабы. Кинәт кенә күңелем тулып китте. Күп булса, егерме-егерме ике яшьтер инде бу егеткә. Минем улым яшендәге кеше. «Нәрсә була инде рөхсәт бирсә. Ул кап эчендә шикле әйбер булмаганы кулга ук тоелып тора бит. Шулкадәр кырыс тәртипләр микәнни?» – дип, бер кулыма – сумкамны, икенчесенә памперсларны тотып, метродан чыгып киттем.

Иртәнге як булса да, җир асты юлындагы кибетләр инде ачылган. Берсеннән еш кына камыр ризыклары кереп алам. Сатучысы белән дә сөйләшкәләп йөрибез. Өмет белән, шул кибетнең ишеген ачтым. Миңа таныш сатучы гозеремне тыңлап та бетермәде: «Юк, алып калмыйм. Ярамый монда әйбер калдырырга!» – диде. Икенче, өченче, бишенче кибетттә дә шул ук сүзләр – калдырырга ярамый. Инде өметемне җуеп, бик кечкенә генә мәйданны биләп торган кофе ларегына юнәлдем. Үзем эчтән генә уйлыйм: «Монда да риза булмаслар инде. Урыннары бигрәк тар, бер генә кеше сыярлык...» «Әлбәттә, калдырыгыз!» – дигән җавапка бермәл ышанмый да тордым бугай әле. Аннары шатланып: «Биш минуттан килеп җитәм!» – дип, бар булган тизлегемә өйгә элдердем. Инде эшемә дә шактый соңга калам икән бит!

Әйләнеп килгәндә памперслы кабым үз урынында мине көтә иде. Күңелемнән нинди генә рәхмәтләр укып, нинди генә матур теләкләр теләмәдем ул кызга. «Аллаһы Тәгаләм, миңа эшләгән яхшылыгын меңгә тапкырлап, киредән үзенә кайтар. Мин аңа шулкадәр рәхмәтле. Күңелендәге хыяллары, теләгән теләкләре чынга ашсын...» – дип тездем генә. «Бик зур рәхмәт сезгә. Чын күңелемнән иң зур теләгегезнең тормышка ашуын телим», – дидем үзенә дә.

Ул вакыйгадан соң берәр атна узды. Бүген иртән метрога кергәндә теге мәрхәмәтле кыз кофе ларегын ачып тора иде. «Сезнең рәхмәтегез барып ирешкән ахрысы...» – диде ул, мине танып алып. Тукталып, сораулы карашымны кызга төбәдем. «Сез памперслар калдырып торган көнне ирем яңа эшкә урнашырга дип, «собеседование»гә барган иде. Яхшы урынга урнашырга теләп әллә ничә кандидат килгән. Үзем дә эчемнән генә белгән догаларымны укып торган идем, сез дә шундый матур теләкләр теләп киттегез. Кичә иремне эшкә чакырып шалтыраттылар! Рәхмәт инде сезгә», – дип балкыды ул. Аңа кушылып мин дә елмайдым. «Миңа түгел, сезгә рәхмәт. Үз яхшылыгыгыз үзегезгә әйләнеп кайткан», – дидем.

Дөньядагы иң гадел канун ул бумеранг кануны. Ни генә кылсаң да, кире үзеңә әйләнеп кайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар