Мин үзем күрәзәчеләргә ышанып бетмим, әмма да ләкин сихерчеләр барлыгын беләм.
Әбисе үлгәннән соң, башкалардан читтә торган бу кабер янына Сания үзе генә килә. Җиде төн уртасында, ай тулганда гына барып сыена ул аңа. Имән янында ул әбисенең җылысын, назын тойгандай була, һәм шул ук вакытта кемдер аны нигәдер шелтә-ләгән дә кебек. Бик күп хәсрәтләрнең шаһиты булып, аларны сер итеп саклаган бу карт имән дә соңгы көннәрен яшәгән кебек тоела кызга. Монда озак торырга ярамый. Нидер кыштырдаган тавышка сискәнеп, як-ягына каранып ала. Артыннан кем йөрмәс тә, кем күзәтмәс? Үзе генә булуына ышангач, агачны янә кочып ала да, аннан нәрсәдер сорый, ялвара башлый. Һәм үзе генә белгән догасын укый.
– Үземнең нәрсә эшләгәнемне, нинди көч мине шулай йөрткәнен аңламыйм. Ай тулган чакта, әйтерсең, мин кеше түгел... Тән авыртканнан түгел, җан ярасыннан илереп: «Ходаем, нишләп мине шулай яраттың?!» – дип елый башлыйм. Тик ялваруымны берәү дә ишетми...
Кызның вакыты исәпле. Таң беленә башлаганчы ул зираттан чыгып китәргә тиеш. Тик аңа кадәр кайбер эшләре бар әле. Кичә килгән хатынның гозерен үтәргә кирәк... Сания урыныннан тора да ике-өч көн элек күмелгән каберне эзләргә керешә, чардуган куярга өлгермәгән кабер өстеннән бер уч туфрак алып төенчегенә сала. Үзе нидер пышылдый:
«...аралары кабер туфрагы кебек суынсын. Ай күрсен, Кояш алсын...»
– Аннары өйгә кайтам да, өстемне дә алыштырмыйча, үз-үземнән качарга теләп, юрган астына посам. Болай ярамаганын да беләм. Кат-кат үз-үземә антлар да бирәм. Юк! Ниндидер бер явыз көч миңа тыныч кына яшәргә ирек бирми. Кайчакларда мәрхүмә әбиемнән ярдәм сорап елыйм. «Әгәр син исән булсаң, шундый юлга басар идемме? Миңа бик авыр, коткар бу газаптан!» – дим.
Сания әти-әнисен бөтенләй хәтерләми. Иң якыны – әбисе. Сабый чакта аның авылда бер дусты да булмый. (Менә нигә һәр килүем аның өчен зур сөенеч булган икән!) Ул урамга чыкса, күрше-тирәләрнең капкалары шапылдап ябыла, олылар бала-чаганы елата-елата тизрәк алып кереп китә. Үзләренең җил капкалары аша Сания көннәр буе ямансулап карап тора да өйләренә кереп әбисен йөдәтә: «Нишләп качалар, әби, нигә минем белән уйнамыйлар?» Әбисе Санияне юк-бар сүз табып юата, тик сәбәпләрен генә аңлата алмый. Хәер, аның әбисе белән дә авыл халкы якыннан аралашмаган. Чәйгә чакыручы, авырый калса, хәлен белүче дә булмаган. Шуңа күрә, алар иртә яздан кара көзгә кадәр күп гомерләрен урманда уздырганнар: үлән киптергәннәр, җиләк-җимеш җыйганнар.
Авылдашлары капканы ачып кермәсә дә, шифа, дәва сорап, читтән килүчеләр алар бусагасын күп таптый. Саниянең әбисе берсен дә кире бормый. Сукыр тиен дә алмыйча күпме кешене аякка бастыра ул.
– Ай тулган чагында әби мине тәрәзә янына җибәрми иде. Өй каршында алтын табак кебек эленеп торган сихри айга карыйсы килеп, тәрәзә пәрдәсен күтәрмәкче булам, әби: «Йокла, кызым, йом күзеңне. Айның йогынтысы көчле аның...» – дип, тәрәзәләрне томалап бетерә иде. Әбием, үлгәнче, йоклаганда мине куеныннан чыгармады. Аның бу гадәтенә күнеккән идем. Нигә шулай кирәклеген сораганым да булмады.
Кара чәчле, ап-ак йөзле, кыйгач кашлы кыз үсеп буй җитеп авылның бер чибәренә әйләнсә дә, аңа сүз катучы, дәшүче булмый. Аның каравы, үз артыннан «сихерче» дип әйтеп калуларын еш ишетә ул. Нигә кешеләр болай явызлана, мескен әбисенең кайсысына зарары тигәне бар – Сания бу сорауларга җавап таба алмый. Әбисе үлгәннән соң ул бөтенләй ялгыз кала. Мәрхүмәнең әйткән васыятен дә оныта. Әбисе: «Кызым, ай тулганда берүк өйдән чыгып йөрмә. Башкаларга охшамаган булуыңны онытма. Без сәер нәселдән... Яныңа сихер ясатырга сорап килүчеләр күп булыр. Үзеңә гөнаһ алма, мәңге бәхиллегем юк», – дигән була.
Ай тулган төннәрдә, әйтерсең, аны алыштырып куялар – үзен җир белән күк арасында эленеп торган кебек хис итә... Ә кешеләр, гүя, аның шул мәлен көтеп кенә тора: иртән күзен ачарга өлгерми, ишеген кагалар: берсенең ирен тартып алганнар – балалары ятим калган, икенчесе бай сөяркәсен гомерлеккә үзенә бәйләргә җыена, өченчесе бер зур җитәкченең башын бутамакчы...
Авылдашларыннан гел кимсетү сүзләре генә ишетеп яшәгән Сания, әбисе үлгәннән соң, үзенчә алардан үч алырга тотына. «Ярдәм» сорап килгән берәүне дә кире бормый. Акчаларын да кире какмый! Бер ягы кыйшайган өйләре урынына менә дигән йорт салдыра. Кеше түгел, кош та үтеп кермәслек итеп биек койма тоттыра. Машина ала. Ул шулай итеп үзенә утрау төзи. Бер башына бер утрау. Ярату, мәхәббәт дигән хистән мәхрүм булган, бәгыре ташка әйләнгән Саниягә кеше аерылса ни дә, кушылса ни – исе дә китми, сихерен ясый бирә.
Саубуллашканда ни дияргә дә белмәдем. Дөресен генә әйткәндә, кызгандым мин аны. Акыл бирергә аңа беркем дә түгелмен, аннан, Сания моңа мохтаҗмыни?! Бер нәрсәне аңладым: бәхетсезлеге, ялгызлыгы белән бу фани дөньяда ук ул үзенең каты җәзасын ала инде...
Язмышымны беләм дип, Аллаһы Тәгаләдән узып, алны-артны карамыйча гел күрәзәчеләргә чапкан халыкны да гөнаһсыз димәс идем. Югыйсә Ходайның кодрәтеннән беребез дә уза алмый, язмышларга язылганны күрмичә, гүргә дә кереп булмыйдыр.
фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Караучыга барырга берэуне дэ мэҗбур итмилэр....Сания да яшэу очен тырмаша, кызганычка каршы ул бутэн юл курми, аны да кискен гаеплэргэ ярамый.Ходай биргэн сэлатен дорес файдаланса бик яхшы булыр иде дэ, бердэн анын белеме җитми, шулай ук характеры да нэфсегэ буйсына...Сания тиешле җазасын кирэгеннэн артык алган инде.
0
0
0
0
Миндэ курэзэчелэргэ ышанмый идем.40 яшемнэн сон мин узем булып яшэмэгэнемне анлап ,югалган уземне эзли башладым...... .Мин курэзэче булып туганмын икэн бит.Курэзэчелек кисэк ,дорес ачылмады.,эйлэнэ -тирэмне куркытты.Нэтижэ-8 тапкыр мэжбури бэйлэп куеп "дэвалау"...психбольницада.........Э, кечкенэ вакытымда кешелэр бер-берсе белэн тупас сойлэшкэндэ ,мин сузлэрнен кеше организмнында узгэрешлэр тудыруын тоя идем.
0
0
0
0
Мондый язмыштан Алла үзе сакласын!!!
0
0
0
0
Эш эбидэ hэм айда тугел. Тулган ай вакытында бары тик сэлэтлэре кочэя. Эбекэй ак кочлэрдэн ярдэм ала. Ак кочлэр белэн караныкылар арасында бик нечкэ сызык. Э Сания кара кочлэрдэн арынырга коч таба алмый- гонаh эшлэгэнен белэ торып, туктый алмый, йорэгендэ узлэрен читкэ этэргэн кешелэргэ карата упкэ, нэфрэт. Шуларны жинэ алмыйча, кешелэрне анламыйча, гафу итмичэ бу авыр яктан котыла алмаячак. Диндэ дэ нэрсэ дилэр эле? Иблис узе керэ алмаган жиргэ аракы кертэ, шуннан сон ана да юл ачык, ачу-нэфрэт-кичерэ белмэучелек тэ нэкъ аракы кебек.... Нэселлэрендэ Монирэ кебек кара кочлэр белэн эш итуче тагын булганга охшый, шуна курэ авылдашлары читлэшкэннэр, эбекэй яхшы кунелле булса да...
0
0
0
0
Сихер,бозыкка элэгудэн Аллахы Тагэлэ узе сакласын.Э кулланучы имансыз кешелэргэ узлэренэ кайтсын...
0
0