Бер елны миңа РКБда ятарга туры килде. Шул вакыт бу апа белән бер палатага туры килгән идек. Бик сөйкемле, ягымлы апа дип хәтерлим, тик нигәдер исеме инде онытылган. Больницадан чыккач берничә тапкыр шалтыратып хәл дә белешкән идек әле, әмма аннары югалтыштык. Яңа телефон алдым да, номерлар барысы да искесендә калды. Исемен хәтерләмәсәм дә, ул сөйләгән бер тарих бүгендәй истә.
Ике айдан безнең туебыз булырга тиеш иде ул чакта. Егетем көн саен диярлек яныма килеп йөри, кай көнне көнгә икешәр тапкыр – иртән дә, кич тә килә. Ул ишектә күренүгә безнең палатадагылар:
– Менә кияү дә килеп җитте! – диләр иде.
Аңа да рәхәт бу сүзләрне ишетү, миңа да – икебез дә елмаябыз...
Тормышымдагы шундый зур вакыйга алдыннан авырып китсәм дә, кәефем барыбер әйбәт иде минем. Туйга җыенам бит! Миңа кушылып, палатада да сүзләр көне буе гел туй турында: кем кайчан кияүгә чыккан, туе кайчан, кайда булган, туй күлмәген тектергәнме, алганмы... Төрлесе төрле яктан киңәшләр бирәләр.
Яшь чакта кеше биргән киңәш бер колактан керә, икенчесеннән чыгып китә бит. Мин аларның берсен дә хәтерләп калмадым, ә менә бу апа биргәне күңелгә бик кереп калды.
– Сеңлем, туйдан соң кайда яшәргә җыенасыз? Торыр җирегез бармы? – дип сорады ул бер көнне миннән.
Ә мин әти белән әнигә бердәнбер кыз! Аларның мине үз яннарыннан беркая да җибәрәселәре килми. Бу хакта әле чын-чынлап утырып сөйләшкән булмаса да, әллә ничә тапкыр читләтеп-читләтеп әйттеләр инде: «Үз фатирыбыз була торып, аның янына тулай торак бүлмәсенә яшәргә чыгып китмәссең инде... Әнә бүлмәң, өйләнешегез дә торыгыз!» – диделәр.
Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә шулайрак уйлап тора идем. Камил янына тулай торакка баргалаганым бар. Озын бер коридор, уртак кухня, бала-чага тавышы, музыка... Анда яши алырмын дип күз алдыма да китерми идем.
Шуларны тагын бер кат күңелемнән кичердем дә:
– Мөгаен, бездә, әти-әни белән бергә яшәрбез, – диде.
– Менә мин сөйләгәннәрне тыңла әле, сеңлем, аннары хәл итәрсең кайда яшәячәгегезне, – диде ул.
Бу апа да әнисенә бер кыз булган. Әтисе белән әнисе аңа биш яшь чакта ук аерылышканнар: ике бүлмәле фатирны аларга калдырып, әтиләре өйдән чыгып киткән. Әнисе башкага кияүгә чыкмаган – аны берүзе үстергән. Әтисе каядыр башка шәһәргә күченеп киткән, аның белән күрешмәгәннәр, аралашмаганнар диярлек.
– Егетем авылдан иде, – дип сөйләде ул апа. – Әни аны беренче күрүдән яратмады. Синең белән ул фатирың булган өчен генә йөри, дип күземне дә ачырмады. Әмма мин булачак иремнең үземне яратканын белә идем, шуңа күрә нык тордым. Әнигә минем аңа кияүгә чыгуым белән ризалашырга туры килде.
Иремнең эшләгән урынында, без өйләнешүгә аерым бүлмә бирергә тиешләр иде. Әни моны ишетүгә, аяк терәп каршы төште:
– Олыгайган көнемдә берьялгызым яшәп ятарга үстердеммени мин сине? Рәхмәтең шулмы миңа? Хәзер мине ташлап чыгып китәсеңме? – диде.
Иремнең безгә бер дә күчеп киләсе килми иде. Әниемнең үзен өнәмәвен сизә бит инде ул. Мин тулай торакка бармыйм дигәч, нишләсен инде, чемоданын күтәреп килде. Әйтәм бит, мине бик ярата иде ул.
Шулай бер фатирда өчәү яши башладык.
Әнигә бернәрсә ошамый.
Иремнең сөйләшүе дә.
Ваннада юынуы да.
Аяк киемен салгач, кая куюы да.
Ашауны әйтмим дә!
Ике хатын-кызга ашау әллә ни күп кирәкми иде бит: йә сөткә генә ботка пешереп алабыз, йә йомырка тәбәсе кыздырабыз, кайсы көнне майлы ипи белән чәй генә эчәбез... Ә ир-ат ашсыз тора алмый бит. Ирем гаиләсендә һәр көнне кичкә аш булган – ул шуңа ияләшкән.
Һәр көнне аш пешерү! Әни өчен бу коточкыч булып тоелды. Әле бит итен дә сатып алмыйбыз – иремнең әтиләре биреп җибәрә.
Аш бүлгән саен әни:
– Көн саен аш ашау – нинди гадәт инде ул?! – ди.
Шулай битәрли-битәрли сала. Иремнең түгел, минем дә ашка кашык тыгасы килми. Итне аштан ала, әмма өстәлгә бүлмәгән килеш кенә куя. Ирем, әлбәттә, аңа үрелми иде. Аның табын яныннан тамагы туймый кузгалуын мин шактый яшәгәч кенә аңладым әле. Үземнең иткә исем китмәгәч соң...
Тик кухняда әни хуҗа иде бит! Аннан узып мин әле анда берни эшли алмый идем. Бер казанга ике тәкә башы сыймаган кебек, бер кухняда да ике хуҗабикә була алмый икән. Нидер пешерергә тотыну түгел, чәй куйганымны да яратмый әни.
Кайбер кичне йоклар алдыннан ирем белән кухняга чыгып чәй эчә идек. Икәү генә. Әни бу вакыт үз ягында – залда телевизор карый, кинодан аерылып барыбер килми инде дип, аңа бер тапкыр дәшмәгәнгә зур тавыш чыгарды...
Миңа шул вакыт ук иремне ияртеп чыгып китәсе булган да бит.
Берсендә эштә соңгарак калдым. Ашыгып-ашыгып кайтам. Өй янына җитсәм, иремнең машинасы тора. Бер начальникны йөртә иде ул. Карыйм, машинага утырган да йоклаган. Мин барып шакыгач, куркып китте.
– Нишләп утырасың монда, нигә өйгә кермисең? – дим.
Баксаң, кергән дә, мин өйдә юк икәнен белгәч, кире чыккан икән.
– Синсез анда торасым килми, – ди.
Сөйләсәң, бик озак инде... Бер елдан соң аерылыштык без. Әнинең гел аның турында начар сүз әйтеп тукып торуы, берзаман минем дә күңелгә керә башлады. Әни хаклы кебек тоела башлады...
Икебез ике яктан битәрләүгә түзә алмагандыр инде. Бик горур ул. Чемоданын алды да, чыкты да китте.
Ул киткәч, уйларга вакыт күп булды инде минем. Ничектер кинәт олыгаеп киткәндәй булдым... Нәкъ ике алдан соң ирем белән очраклы гына күрештек. Тырыштым инде очраклы ясарга... Ялгызы гына икәнен белә идем. Аннан башка миңа берәү дә кирәкмәгәнен дә аңлаган идем.
Утырып озак кына сөйләштек.
Әниеңнән чыгып китсәң генә яңадан кушылабыз, диде ул. Аның сүзен тыңламасаң, аның сүзен кабатлап сөйләп тормасаң гына бергә яши алабыз, диде. Анысында инде чемоданымны күтәреп, аның янына мин күчеп килдем. Әни риза булмады, билгеле. Бик озак еллар килешмәде әле минем аңа кабат кияүгә чыгуым белән. Ирем белән аларны мөмкин кадәр аралаштырмаска тырыштым. Шулай итеп кенә гаиләмне саклап калып булганын аңлаган идем инде.
«Әйтәсе килгәнем шул – кыз бала кияүгә чыккач, үзенең әнисе белән яшәргә тиеш түгел. Мин моны бөтен яшьләргә киңәш итеп әйтәм», – дигән иде ул апа миңа ахырда.
Аның ул киңәше бик урынлы булган иде миңа ул чакта.
Инде менә мин аны сезгә язам. Кемгәдер бик кирәк булып куюы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк