Логотип
Күңелеңә җыйма

Карар-2

Хастаханәдә ятуның өченче көнендә ул коридорга чыгып йөри башлады. Хәрәкәт тә кирәк бит. Шунда әкренләп коридор буйлап йөргәндә бер ир белән танышты.

(Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/karar)

Хастаханәдә ятуның өченче көнендә ул коридорга чыгып йөри башлады. Хәрәкәт тә кирәк бит. Шунда әкренләп коридор буйлап йөргәндә бер ир белән танышты. Әфтах – элекке хәрби. Хастаханәгә тикшерелергә кергән икән. Өч ел элек хатыны үлгән. Гөлүсәдән ун яшькә өлкәнрәк димәссең. Буй-сыны төз, матур. Хәрбиләр еллар узгач та килеш-килбәтләрен югалтмыйлар инде. Алар ашханәдә дә бергә утырып ашый башладылар. Әфтахны тыңлавы шундый рәхәт иде Гөлүсәгә. Бөтенләй башка дөнья турында сөйләде ул. Бик илтифатлы булуыннан хатын хәтта кыенсына да иде. Өйрәнгәнмени ул андый мөгамәләгә?! 


– Миңа сезнең белән шундый рәхәт һәм тыныч. Әйтерсең сезне гомер буе беләм, – диде беркөн Әфтах аңа.
– Миңа да, – диде Гөлүсә һәм сүзне тизрәк икенчегә борырга кереште. Курка иде ул бу таныш булмаган халәттән. 
Әфтах хастаханәдән чыгасы көнне Гөлүсәгә лалә чәчәкләре бүләк итте. Хатын бөтенләй каушап калды. Кайчан соңгы тапкыр ире чәчәк бүләк итте икән? Гөлүсә хәтерләми дә, балалар кечкенә чакта булгандыр, булса. Бу чәчәк бәйләме Гөлүсәнең кулларын пешерде, ул аларны нишләтергә, нәрсә әйтергә белмәде. Ә эчендә җылы һәм рәхәт бер халәт барлыкка килде. Әйтерсең, караңгылыкка чумган йөрәге тирәсендә ут кабыздылар да, шул ут янында, әкрен генә канатларын җилпи-җилпи, күбәләкләр очып йөри башлады.


– Мин сезне сагынырмын... сине сагынырмын, – диде Әфтах.
Гөлүсә эндәшмәде. Күтәрелеп Әфтахның күзләренә дә карый алмады. 
– Гөлүсә, синең хәзер дустың бар. Әгәр ярдәм кирәк булса, йә сөйләшәсең килсә, шалтырат, яме. Мин бик рәхәтләнеп синең белән сөйләшермен, кулымнан килгәнчә ярдәм итәрмен. Телефон номерымны беләсең. Ә менә бу адресым. Дөнья хәлен белмәссең, – дип, ул хатынның учына пөхтәләп бөкләнгән кәгазь салды да борылып китеп барды. 


Гөлүсә күзеннән яшь акканын абайлап алды. Әфтах күрде микән дигән уй башыннан үтте. Аңа кинәт кенә бик күңелсез булып китте. Ул кабат элекке дөньясына әйләнеп кайтуын сизде. Юк, анда кайтасы килми иде аның, әмма гомер үткән инде дип уйлады ул. 
Ире хастаханәдән дә каршы алмады. Улы кайтарып куйды да: «Әни, ачуланма, эштән сорап кына чыгып киткән идем. Кич хәлеңне белергә килербез», – дип, ишек төбендә генә сумкаларны калдырды да китеп тә барды. 
Ире елмаеп та каршы алмады, ичмасам. 


– Бигрәк озак яттың. Әйдә, берәр нәрсә пешер. Син киткәннән бирле кешечә ашаганым юк. Беләсең, синең ризыклардан башка беркемнекен ашый алмыйм. Кыз килеп пешереп китте, әмма синекечә булмады ул. Сагындырды синең ашлар. 
Гөлүсә йокы бүлмәсенә кереп киемен алыштырмакчы иде, җыелмаган урынны, теләсә кайда яткан киемнәрне күреп кире уйлады. Зал өстәле ризык калдыклары белән тулган, кухняда юылмаган табак-савыт.... Ире һәрвакыттагыча нидер мыгырданып йөри. 


Тәрәзәгә күз салды. Урамда яз, кояш, агачлар яшеллеккә төренгән. Бу матурлык ел саен була югыйсә, ә Гөлүсәнең игътибар иткәне дә юк икән. Нишләп дөньяның матурлыгын күрми яшәгән соң ул?! 
– Нәрсә дөньяңны онытып карап торасың, әйдә, тизрәк пешер инде берәр нәрсә.
Гөлүсә сискәнеп китеп иренә карап алды. Мескен! Нәрсә дип яши бу кеше якты дөньяда, нинди уйлар белән яши?! Аның ире бер мескен икән бит. Ә Гөлүсә моңа кадәр нәкъ киресен уйлап йөрде. Күпме гомере заяга узган. 
– Хәзер, Дамир, хәзер пешерәм. Бераз сабыр ит...


Гөлүсә бер кәстрүлне юып чистартты да аш салып җибәрде. Кухняны җыештырып чыкты. Аннан залга күчте. 
– Кайтмас борын чүпрәккә тотынган да инде, – дип мыгырдап алды ире. Бу мыгырдануга каршы Гөлүсә гомерендә беренче тапкыр елмаеп куйды. Ярый әле ире күрмәде. Низаг чыгара иде. 
Өй буйлап теләсә кая салынган Дамирның пычрак киемнәрен җыеп, кер юу машинасын кабызып җибәрде. Ул барысын да тиз-тиз эшләде. Әйтерсең поездга соңга кала. 


Суыткычта булган ризыкны алып, өстәл әзерләде. Бер тәлинкәгә аш бүлеп куйды да Дамирны ашарга чакырды. Кухняга кулларын уа-уа ире килеп керде. 
– Ниһаять кеше төсле ризык ашыйм.
Үзенә генә салынган тәлинкәне күрде дә хатынына борылып карады. 
– Ник син ашамыйсың, әллә хастаханәдә кикергәнче ашаттылар, – дип шаркылдап көлеп алды. 
– Хәзер, Дамир, – дип, Гөлүсә йокы бүлмәсенә кереп китте. 


Бераздан ул аннан чемодан белән чыкты. 
– Кая киттең? – диде Дамир ашаган җиреннән туктап калып. 
– Дамир, ашагач табак-савытны җыештырып куй инде, яме. Өстәл тузып тормасын. Машинадан чиста керне дә элеп куй. Бүгеннән мин синең хезмәтчең булып эшләүдән туктыйм. Хатын-кыз булып та яшәп карыйсым килә. Хуш.
Дамир һушын җыеп сүз әйтергә өлгергәнче, чыгып ишекне ябып та куйды. 


Иң элек улына шалтыратты ул. Бүген килеп йөрмәскә кушты. Иртәгә очрашып сөйләшербез, үзем шалтыратырмын, диде. Икенче шалтыратуы Әфтахка иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар