Кабатланган язмыш

Язмышлар да, кайгы да кабатлана икән. Бер бәхетсез, гел бәхетсез, дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән.
Әти белән әни бик яратышып яшәде. Мин кечкенә чагында барлыкта яшәдек дип әйтә алмыйм. «Малосемейка»да бүлмәбез бар иде. Инде күпме еллар үтте, әмма ул кечкенә генә бүлмәне сагынып искә алабыз. Шундый күңелле яшәдек без анда. Ял саен әти белән әни безне берәр кая алып бармый калмый иде. Бергәләп циркка, паркларда йөри идек. Әни белән әтинең беркайчан да ачуланышканын ишетмәдек энем белән.
Үзгәртеп кору елларында әти мәктәптән китте дә, иптәшләре белән бизнеска тотынды. Машина запчастьлары сата башладылар. Әти көне-төне эштә булды, өйдә сирәк күренде. Кайтса да, әни: «Әтиегез бик алҗып кайткан, аптыратмагыз», – дип әйтә иде. Әмма ничек кенә арып кайтса да, әти безне игътибарсыз калдырмады. Дәресләрне бергә карадык, безнең белән уйнап та ала иде. Әтинең эше уңышлы баргандыр, күрәсең, өч бүлмәле зур фатирга күчендек. Без тагын да бәхетле булып яши башладык.
...Әтине югалтканда миңа 12 яшь иде. Ул көн хәтеремнән китми. Дөньяның яртысы чәлпәрәмә килеп, көле әллә кая очкан көн ул. Әнинең туган көне иде. Көне буе өстәл әзерләдек. Кичкә кунаклар килергә тиеш. Ул көнне әни бик матур иде, йөзеннән елмаю китми, безне дә әле килеп кочаклый, әле килеп үбә. Кунаклар килә башлады, әти юк... Тиз генә шалтыратып алырга кәрәзле телефоннар да юк вакыт. Кичебез әтине көтеп узды. Кунаклар да озак утырмый китү ягын карады. Әти төнлә дә, икенче көнне дә кайтмады. Дуслары да аның кая икәнен белмәде. Кичен әтине эзли башладылар һәм... моргтан таптылар. Әтине машина бәрдергән иде.
Әти үлеменнән соң безнең фатирыбыз иләмсез зур һәм салкын булып калды. Җылы эзләп без әнигә сарылдык, ә әни моңсуланды, йөзләренә җыерчыклар чыкты. Ул яшәми кебек тоелды. Безгә күрсәтергә теләмәсә дә, бик еш кына әнинең елаганын күрә идем, әмма әни берничә айдан үзен кулга алды. Безне үстереп, аякка бастырырга кирәк бит! Юк, ул элекке әни түгел иде инде, әмма өйдә җылылык барлыкка килде. Еллар үткәч: «Сез генә мине алып калдыгыз, муеныма бау салыйм микән әллә дигән уй еш килде миңа. Әтиегезне югалтуны бик озак кабул итә алмый яшәдем. Сез, балаларым, миңа яшәргә көч бирдегез», – диде әни.
Тормыш, мәктәп мәшәкатьләре белән алты ел узды шулай. Мин инде институтта укый идем. Үзем дә җиткән кыз булганлыктан, көннәрдән бер көнне әнидәге үзгәрешләрне сизә башладым. Үзен карый, рәхәтләнеп елмая-көлә башлады. Аның миңа нидер әйтергә теләгәнен дә аңладым, әмма үзе башлап сүз катмыйча, ашыктырмадым. Әнинең йөрәгенә ир-ат кергәнен аңлавы читен түгел иде. Мин моңа әзер идем һәм күңелемдә моңа бернинди каршылык тумады. Энем дуслары белән кинога киткән бер кичтә әни серен чиште. Ул оялып кына Фирзәр исемле ирне очратуын, аның безнең белән танышасы килүен сөйләде. «Әтиегезне беркем дә алыштырмый, әни әтине онытты дип үпкәли күрмәгез, ул минем күңелемдә», – диде әни. Әнине кочаклап алгач кына, ул тынычлап сулыш алды.
Фирзәр абый безгә ошады. Бик күңелле, яхшы күңелле кеше иде. Энем белән дә уртак телне тиз таптылар. Әнинең кияүгә чыгуына каршы булмадык. Ярты елдан соң язылыштылар. Утырып сөйләшкәннән соң ул безгә күченергә риза булды. Инде институтта укысак та, әнинең безне ташлап китәсе килмәде, ә Фирзәр абыйның фатиры безнекеннән кечерәк иде. Яши башлауның беренче көнендә үк бер-беребезгә карата хөрмәт уянды. Ул бигрәк тә энем белән якынайды. Машиналар белән җенләнгән, үз автосервисы булган Фирзәр абый энемдә дә техникага мәхәббәт уятты.
Әни тагын бер кыз алып кайтты. Яше инде кырык тирәсендә булса да, аның иренә бала алып кайтасы килде, чөнки Фирзәр абыйның баласы юк иде. Сеңлебезне бик яраттык. Ул безнең өйгә тагын да зур бәхет алып килде. Әни тагын да яшәрде. Аны бәхетле итеп күрү үзе бәхет иде.
Институтны тәмамлаганчы үк кияүгә чыктым да, иремнең фатирына күчендем. Әмма әниләргә һәрвакыт яратып, ашкынып килә идек. Хәтта ирем дә аларга барырга яратты. Ул Фирзәр абый белән бик нык дуслашты.
Әнинең туган көненә җыелдык ул көнне. Өстәлгә утырырга вакыт җитте, ә Фирзәр абый юк. Аның бер дә соңга калганы юк иде. Соңга калса, әнигә шалтырата. Клиентлары белән очрашадыр дип үзенә шалтыратырга да базмыйбыз. Берзаман әнинең телефоны шалтырады. Фирзәр абый авариягә очраган, аны хастаханәгә җибәргәннәр.
Без барып җиткәндә Фирзәр абыйның җәсәден моргка озатканнар иде. Сыгылып төшкән әнине бик озак кочаклап утырдым хастаханә төбендә.
Фирзәр абыйны югалтканнан соң, әнинең туган көнен билгеләмибез. «Гомеремдәге иң зур югалтуларым туган көнемдә булды. Башка югалтулар кирәкми, котламагыз да, искә дә алмагыз», – ди ул безгә. Ярасына кагылмыйбыз. Бәлки, еллар үткәч онытылыр...
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.