Логотип
Күңелеңә җыйма

Исең киткән икән!

Хатын-кыз булдыра алмаган эш бармыни ул!

Мәшгульлек үзәгендә инспектор кабинетына керү өчен чиратта торучылар аны – елкылдап торган киемнәр, бармак саен алтын йөзек кигән, буй-сыны, йөз-кыяфәте дә кәттә ханымны Алтынбикә дип аерып куйды...
Чираты җиткәч, Алтынбикә инспектор кабинетына кереп китте, шактый гына утыргач, аннан бик тузынып килеп чыкты.
– Эш табылмадымы әллә?
– Тапканнар! Мине «Матурлык» салонына җибәрмәкчеләр. Клиент­ларга чәй-кофе тәкъдим итеп торучы сыйфатында.
– Ярый бит инде...
– Хәзер менә! Йөгердем. Алар урынында мин үзем дә була алам!
Эш кирәкми иде аңа. Мәшгульлек бюросына, ягъни биржага килеп теркәлүе дә стажы барсын өчен генә. Әмма бу ханымның кыланышы икенче бер очраклы танышымны искә төшерү өчен ярады.
Тозлы күлгә баргач күрдем мин Аиданы. Фатирда җиде кеше торабыз. Иртән барыбыз да күлгә китәбез. Кич җыелабыз. Җиде яшьлек кызын иярткән Аида иң соңыннан кайта. Кухняда кайнашкан хатын-кызлар белән сүз куертып тормый. Фәкать хуҗа хатын белән генә аралаша. Шулай да мине башкалардан аерымлап куйган икән.
– Сез укымышлы хатын, ахрысы, – диде ул бер кичне кухняда икәү генә калгач. Күрәсең, кроссворд чишеп утыручыларга ярдәм иткәләвемне абайлаган. – Мин үзем дә университетта инглиз теле укытам. Ә монда кафеда эшлим. Килегез безнең кафега. Берничә җәемне әнә шул рәвешле «ял итәм». Кызыма күл суы да, 
бире­дәге һава да файдалы. Ирем бер сүзсез җибәрә. Без бик тату, яратышып яшибез. Миңа бүтән беркем кирәкми. Кызым да савыгып килә. Югыйсә, балалар бакчасына да йөртә алмадык. Өйдә утырды, әтисе белән... Нәрсәсе бар аның? Башта нәнкә яллап караган идек. Иремнең айлык эш хакы нәнкәгә түләү өчен таман гына булды.
Минем әнием татар, әтием әр­мән. Әти холкы миндә. Ул тәэми­нат­чы иде. Хәзер мәрхүм инде. Мин­дә кинәт кенә әти геннары уянды. Нишләп әле мин инглиз теле укытучысының өч тиенлек хез­мәт хакына риза булып яшим дип, үз-үземне оялттым беркөнне, – 
дип, баеп китү тарихын сөйләп ташлады миңа Аида. – Кыскасы, мин бер ресторанга барменша булып урнаштым. Бу хәбәр институтка барып ирешкән. Мин бит институттан китмәдем. Коллегаларым бер кичне җыелып ресторанга килгәннәр. Мине оялтмакчылар. Мин үземне дәрәҗәле тоттым. Болар тыйнак кына сыйланмакчылар иде. Мин алар табынына үзем өстәп сый китерттем. Бәясен дә түләдем. Аннары яннарына килеп утырдым да әйттем: «Ягез, коллегалар, кайсыгызның тиен санамыйча гына яшисе килми? Вуз укытучысының мескен­легендә кем гаепле?» – дип сорадым. Барменша булуым студентларга белем бирүдә тискәре яктан чагылмагач, имеш-мимешләр тынды. Кызым белән өйдә әтисе утыра. Без гаилә бәхетен шулай оештыра белүебезгә сөенәбез генә. Акчаны кем таба дип сатулашу юк. Кем булдыра – шул таба! 
Аида хакында язып куйдым да туфлиемнең үкчәсен кактырыйм әле дип, урам почмагындагы 
киоскка – гел дә йөри торган итекчегә киттем. Килсәм, таныш итекчем урынында чибәр генә ханым чүкеч уйнатып утыра. «Сатканнар! Хуҗа алышынган», – диеп уйларга да өлгермәдем, ханым, иреннәре белән кыскан кадакны алып куеп, телгә килде: 
– Айнымый. Хәзер үзем эшлим. Сезне таныйм мин. Журналистлар арасында дусларым бар. Комсомолның өлкә комитетында эшләдем. Үкчә кагуның ние бар аның. Исең киткән икән! Хатын-кыз, җитмәсә, элеккеге комсомол лидеры, булдыра алмаган эш бармыни ул!
Хатын әллә эчке бер ярсу, әллә бер дәрт белән чүкечен кадак эшләпәсенә төшерде: «Менә шул кирәк ул кризиска!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ирлэр сыеклангач хатыннар ныгымыйча хэле юк шул

    Хәзер укыйлар