Гаилә һәм карьера... Боларның кайсына күбрәк өстенлек бирергә дигән сорау күпләрне борчый.
Гаилә... Бу сүзне ишеткәч, күз алдына җылы мохит, шат елмайган әти-әни, көлешкән бәхетле балалар күз алдына килә. Гаилә – һәр кеше өчен иң изге төшенчәләрнең берсе, кайгыны да, шатлыкны да синең белән бергә кичерүче, сине бар кешедән дә яхшырак белүче, яратучы, бер-берсен хуплап торучы, һәм, гомумән, иң якын кешеләр.
Хәзерге заман кешесен эшсез күз алдына китерү бик кыен, чөнки барысы да акчага барып тоташа. Ә аны кайдан алырга? Әлбәттә, эшләп кенә акча табып була. Кемдер үз эшен ачып җибәрә, кайсылары оешмада эшли, өйдә утырып кына хезмәт куючы, интернет челтәре аша акча табучылар да бар. Кемдер күбрәк эш хакы ала, кемдер азрак... Тормышыбызның бик зур өлеше эштә үтә. Моңа балаларны да кечкенә чактан ук әзерлиләр, еш кына: «Үскәч кем булырга телисең?» – дип сорыйлар.
Без балачакта барыбыз да, үскәч табиб булам, дип хыялланабыз. Мин еш кына төрле һөнәр ияләрен күргәч, бу кешене үз һөнәре бәхетле итәме икән? Аның балачак хыялы кабул булдымы икән? Кабул булса, өметләре акландымы икән, дигән сораулар бирәм үземә. Иртән торып, гаиләсеннән аерылып, ашыга-ашыга эшкә йөгергән халыкка карыйм да, болар яраткан эшләренә барамы, әллә акча өчен генә шулай йөгерәләрме икән, дип уйлыйм. Акча эшләр өчен генә булса, бик кызганыч, әлбәттә.
Борынгы заманнарда ата-бабаларыбыз гаиләне беренче урынга куйган, җиде буыныңны, туганнарны белү мотлак булган. Ул вакытта татар гаиләләрендә ир-ат – гаиләне туендыручы, ә хатын-кыз гаилә учагын саклаучы булып саналган.
Бүгенге көндә исә татар хатын кызлары заманнан калышмый, ир-атлар белән беррәттән эшкә йөри, яңа һөнәрләр өйрәнә, яңа үрләр яулый. Әмма шул ук вакытта ашарга пешерергә, балалар карарга, савыт-саба, идән, кер юарга, үзен һәрвакыт тәртиптә тотарга да тырыша. Бу җиңелдән түгел, әлбәттә. Эштән арып кайтуына хатын-кызны тавык чүпләсә дә бетмәслек өй эшләре көтеп тора.
Миңа калса, гаиләне туендыру – ир-ат бурычы, ә хатын-кыз акча эшләр өчен түгел, үзен тагын да бәхетлерәк тояр өчен генә эшләргә тиеш. Гүзәл затлар яраткан эше белән генә шөгыльләнергә тиеш дип уйлыйм мин. Акча табар өчен генә түгел, ә күңел өчен эшләргә кирәк. Күтәренке кәеф белән эшкә барып, аннан сөенеп гаиләң янына кайтырлык булса гына. Хатын-кыз бәхетле булса, гаиләсе дә бәхетле була. Чөнки хатын-кызның иң төп вазыйфасы – ашарга пешерү дә, өйне тәртиптә тоту да, бала карау да, эшкә йөрү дә түгел, ә бәлки гаиләдә җылы мохит тудыру, минемчә. Мондый гаиләдә һәркемгә дә үз-үзен ачып, яңалыкка, алга омтылып, куйган максатларына ирешергә мөмкинлек туа, кеше рухи яктан сәламәт була дип уйлыйм.
Гаилә һәм карьера... Боларның кайсына күбрәк өстенлек бирергә, дигән сорау күпләрне борчый. Мине борчыганы шул – кайберәүләр 30–40 яшьләрдә генә гаилә корырга ниятли, иң элек карьера төзергә, фатир, машина алырга, аннан гына гаилә корып, балалар табу турында уйларга була, ди. Бер караганда, дөрес фикер ул аягыңда ныклы басып тора алгач кына, балаларны бер нәрсәдән дә мәхрүм итми үстерә алгач кына гаилә кору. Ә икенче яктан, матди байлык артыннан куып, бернинди акчага да сатылмый торган яшьлекне, сау-сәламәт балалар таба ала торган вакытны кулдан ычкындырабыз. Бу гаилә институтының дәрәҗәсе төшү дигәнне аңлата, минемчә. Авыр чакларда да, шатлыклы минутларда да иң якын терәгебез эш түгел, ә гаилә. Шуңа күрә, кыйммәтләрне дөрес итеп билгеләргә кирәк дип саныйм.
Мин декретка чыкканчы банкта эшләдем. Әти-әнием укытучы булганлыктан, балачакта мин дә укытучы булырга хыяллана идем. Әмма еллар үтү белән ул сүрелде, банкта эшләргә хыяллана башладым. Һәм, ниһаять, хыялым чынга ашты! Бу эшкә башта «ал күзлекләр» аша карасам, тора-бара төрле яшьтәге һәм төрле темпераментлы клиентлар белән эшләүнең бөтен ачысын-төчесен татыдым, бу эшнең бер дә җиңел түгел икәнен аңладым. Ничек кенә булмасын, кешеләргә ярдәм итү теләге һәм еш килгән клиентларның мине күргәч, елмаеп: «Сиңа туры килсәм ярар иде, дип килдем», – дигән сүзләре миңа дәрт өсти, канат куя иде.
Ә бүген исә мин гаиләме, карьерамы дигән очрак туса, гаиләмне сайлыйм. Чөнки декрет ялына чыккач кына мин хатын-кыз бәхетенең чын асылына төшендем сыман, гаиләдә тату мохит булдыруның әһәмиятен аңладым. Чыннан да, хатын-кыз, әни яхшы кәефтә икән, аның ире дә канәгать, балалары да тыныч һәм сәламәт, барлык эшләре дә гөрләп бара икән. Әмма үзеңне һәрвакыт мондый халәттә тотар өчен хатын-кызга үз өстендә эшләргә, үзенә күп игътибар бирергә кирәк. Монысын эшлисе бар, тегесен булдырырга кирәк, дип чапсаң, гаиләгә энергия калмый. Ә инде балалар үсеп, минем игътибарыма мохтаҗ булмый башлагач, бәлки, карьера турында да уйлармын. Гаиләсенә дә, эшенә дә тиешле игътибарны биреп бетерә алган хатын-кызларга сокланып карыйм.
Күптән түгел урамда коллегамны очратып сөйләшү дә фикеремнең дөрес икәнлеген раслады. Без аның белән бер тирәдә яшәсәк тә, урамда сирәк кенә, очраклы рәвештә генә күрешәбез. Өч ел элек тә шулай күрешкәндә, ул бик арып эштән кайтып килә иде. «Шундый авырлашты эшләве, икенче бүлеккә күчерделәр. Гомер буе сату эшеннән баш тартып килә идем, тәки шунда эшләргә туры килде. Мөмкинлегең булса, кире чыкма анда», – дип киңәш биргән иде. Бу юлы да сөйләшү иң элек эшкә килеп төртелде. «Сез хәзер кайда?» – дигән соравыма ул, балкып, канәгатьлек белән: «Мин хәзер өйдә!» – дип җавап бирде. «Икенче эшемнән китүемә әле ике атна тирәсе генә. Сәламәтлек белән проблемалар килеп чыкты, шуңа күрә китәргә мәҗбүр булдым. Хәзер, нигә элегрәк китмәдем икән, дип аптырыйм. Гомер буе акча эшләргә тырыштым, әмма әллә нинди зур акчаларга ия булмадым. Ул акчаны ир дә эшли ала инде. Хәзер улларым да эшли. Минем өйдә утыруыма үзем, ирем генә түгел, хәтта 20 яшьтән узган улларыбыз да сөенде, син өйдә булгач, шундый рәхәт, диләр. Тагын шуңа төшендем: бөтен авырулар да нервлардан диләр, бик дөрес икән. Миндә астма диагнозы, эштән туктагач, минем йөткерүләрем дә бетте диярлек. Бу тормышта үз-үзеңне саклап, кадерләп яшәргә кирәк икән», – диде ул. Саубуллашканда үземә, гаиләмә иминлек, сәламәтлек теләп калды. 5 минут сөйләшүдән дә күпме энергия алып, мин дә чын күңелемнән аңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләп, өемә юл алдым. Анда мине ирем һәм өч балабыз көтә.
Фото: Изображение от freepik">Изображение от freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк