Логотип
Күңелеңә җыйма

Бүлешү

Тагын соңга калып кайта... Бәлки эштә берәр нәрсә булгандыр дип үз-үзен ышандырырга тырышса да, Румия белә... Соңга калып кайтуларының сәбәбе башкада. Бу хәлләр кайнатасы үлгәч башланды.


Айнур кайтып керде дә, тиз-тиз чишенеп кухняга юнәлде. «Гафу, мин бераз соңга калдым», – диде ул хатынын кочагына алып. 
– Кайда булдың? – Румия үзен мөмкин кадәр тыныч тотарга тырышып. Нигә сорый инде, белә бит кайда булганын югыйсә... 
– Әнигә сугылдым. Эш вакыты бетеп килгәндә шалтыратып телевизоры күрсәтми башлаганын әйтте дә, туры аңа бардым.
– Мин сине ашарга көттем...
– Беләм, матурым. Соң әни янына кермичә булмый. Кич буе нишләр иде. Беләсең бит инде телевизор хәзер аның бердәнбер юанычы, – диде Айнур, тавышында үпкәләү тоны чыгарып. Янәсе, шуны да аңламыйсың инде...
– Ашыйсыңмы?
– Әни ашатты мине. Мин яраткан борчак ашы пешергән иде... 
– Ә мин сине көттем...
– Мин нишләргә тиеш идем синеңчә? Бармаскамы, әллә салган ашын ашамый чыгып китәргәме? Әни бит ул, аңлыйсыңмы?!


Румиянең эчендә нидер өзелгән кебек булды. «Мин яраткан борчак ашы». Румия ул рецептны кайнанасыннан сорап-сорап карады, бирмәде. Менә хәзер уенны ничек алып бара башлаган. Инде икенче ел ирен кайнанасы белән бүлешә. Моңа кадәр бар да яхшы кебек иде, кайнатасы кисәк кенә үлеп китте дә, кайнанасы бар игътибарын улына бирә башлады, шуны ук үзе дә таләп итә. Көненә әллә ничә шалтырата, жәлләтә. Әле аңа кибеттән нидер алып кайтырга кирәк, әле аны поликлиникага алып барырга кирәк. Айнурдан ул гел бер сүз ишетә: «Әни борчыла», «Әнигә кирәк»... Былтыр җәй хәтта диңгезгә юлламаларын кире тапшырырга туры килде. Кайнанасы хастаханәгә эләкте. Әллә ни куркыныч та юк иде, кан басымы да нормальләште, әмма «мине шушы килеш ничек ташлап китә аласыз», дигән сүзләре Айнурның уйларын үзгәртте дә куйды. Булды, җитте. Болай башка яшәп булмый дип уйлады Румия. 


– Ник ике арада аптырап йөрисең соң син, Айнур. Әниең белән генә яшә. Аңа да, сиңа да шулай уңайлырак булыр. 
Айнур хатынына карап торды да: «Бала-чага», – дип кухнядан чыгып китте. 
Фатир ишеге шап итеп ябылды. Румия урыныннан да кузгалмады. «Булды. Ул сайлады», дигән уй узды. 
Айнур ул көнне әнисендә кунды. Әнисе хәтта нәрсә булганын да сораштырмады. Улы янында гөр-гөр килеп кенә йөрде. «Эштән соң да туры монда кайт, ашап китәрсең, Румия әле һаман тәмле итеп пешерергә өйрәнә алмый бугай», – дисә дә әнисе, Айнур өенә кайтты. Фатир эчендә – тынлык. 


– Румия! 
Җавап ишетелмәде. Айнур кухнядагы суыткыч ишегендә хат күреп алды. 
«Аерым яшәп карыйк. Барысын да кабул итәргә миңа вакыт кирәк. Әниең янында булырга телисең икән – бул. Мин синең өчен көрәшүдән арыдым». 
– Бала-чага! – Айнур ачу белән курткасын урындыкка ташлады. 


Фатир эчендә үзенә урын таба алмый йөрде дә йөрде. Шкафта Румиянең бер киеме дә калмаган. Суыткыч та буш... Айнур урындыкка барып утырды да, куллары белән башын тотты. Кайда ялгышты соң ул? Ул Румияне ярата. Әнисенә дә юк дип әйтә алмый. Әтисе үлеп киткәч, әнисе үзгәрде шул. Гел әтисенең игътибар үзәгендә булырга яраткан әнисе, ятим булып калды кебек. Әтисе гомере буе әнисенең көен көйләп кенә яшәде. Хәзер шул игътибарны әнисе Айнурдан алырга тели. Ник бу хакта баштарак уйламады икән ул. Югыйсә ике апасы бар. Алар әле якынрак та яши. Ә әнисе һаман аңа шалтырата. Узган атнада Румия белән паркка барып велосипедта йөрергә сөйләшкәннәр иде. Чыгып китәбез дигәндә генә әнисе шалтырата. Кан басымы күтәрелгән. Өйдә дару беткән. Айнурга аптекадан тиешле дарулар барып алырга, шул исәптән, азык-төлек кибетенә дә кереп чыгарга кирәк булды. «Син аңламыйсың! Әнинең кан басымы югары, ә син парк турында уйлыйсың!» – дип кенә әйтте Айнур Румия үпкәли башлагач һәм әнисе янына чыгып китте. 
Кан басымым күтәрелде, дип төнлә шалтыратса да чыгып чаба Айнур. Килеп җитүенә инде даруын эчеп, чәен кайнатырга куйган була әнисе. Румия боларның барысын да белә, күрә, әмма эндәшми иде. Моңа кадәр эндәшмәде. Ә хәзер нишләргә? Айнурга хәтта куркыныч булып китте. Әгәр дә Румияне югалтса…


– Улым! – ишекне ачуга ук әнисе һәрвакыттагыча кочаклап алды. – Мине бөтенләй оныттың дип торам... 
– Әни, кичә генә булдым бит әле яныңда. 
– Әйдә, чишен, кулларыңны ю. Килерсең дип уйладым, өчпочмаклар пешереп куйдым. Кайнар килеш аша, әйдә. Хәзерге яшьләр камыр ашлары пешерә белми ул. Күпме магазиннан ташып ашарга була инде. 

– Әни, әйдә, сөйләшик, – ди ул, йомшак, ләкин нык тавыш белән. 
– Сөйләшербез, балам! Менә хәзер ашап кына... 
– Юк, әни! Менә хәзер сөйләшик. 
Әнисе туктап калды. 
– Әни, болай башка була алмый, – дип, тирән сулап куйды Айнур. – Мин Румияне яратам. Ул – минем хатыным. Без аерым бер гаилә. Үз тормышыбыз, үз планнарыбыз...
– Бу ни дигән сүз? Ә мин? Ә мин гаиләң түгелме? – әнисе кулын йөрәгенә куйды. – Килен сине миңа каршы котыртты, әйеме?! Уф, кан басымым күтәрелә башлады. Суыткычтан даруымны алып кил. Уф, үләм хәзер. Су бир, улым...
– Әни, тукта әле, хисләргә бирелмә, – Айнур беренче тапкыр әнисе уенын уйнамаска булды. –  Румиянең монда бер катнашы да юк. Бу – минем карар. 
– Син мине ташлыйсыңмы? Мине ялгыз калдырмакчымыни? 
Айнур бу сүзләрне беренче тапкыр гына ишетми инде. Шуңа алар артык тәэсир итмәде дә. Аның карары ныклы иде. 
– Юк, әни. Син минем өчен бик кадерле. Ләкин мин әти кебек синең көйне көйләп яшәргә теләмим. 
– Син китәсең? Аның янына китәсеңме? Ә әниең? 
– Юк, әни, мин үземә кайтып китәм. Син аңла: мин сине ташларга, онытырга җыенмыйм. Кирәк чакта ярдәм итәргә әзермен. Син беләсең. Әмма ул чын ярдәм булсын, ә көйләү булмасын иде. Әни, минем үз тормышым булырга тиеш бит инде. Аңлыйм: сиңа күңелсез. Шуңа уйладым: компьютерга өйрәтә торган курсларга яздыртам сине. Фитнес клубка карта алам. Анда йөрерсең. Сиңа хәрәкәт кирәк. Өйдән ерак түгел мәчет бар. Анда хатын-кызлар өчен курслар бар икән. Белештем. Теләгең булса, анда йөри аласың. Шөгыльләрең барлыкка килгәч, күңелсез дә булмаячак, артык вакытың да калмаячак. Кан басымың турында да онытырсың әле. Ә без сиңа кунакка килеп йөрербез. Румия белән. 
– Улым, ярар, ярар. Әйдә, чәй эчеп алыйк.
– Әни, эчмим. Мин бу сүзләрне уен өчен сөйләмим. Уйла әле. Әйдә, шулай яшәп кара. 
Айнур беренче тапкыр әнисенең өчпочмакларын ашамый чыгып китте.

 

Айнур ишек кыңгыравына басты. Ишекне Румия ачты 
– Нигә килдең, Айнур?
– Мин барысын да аңладым, Румия. Син – минем гаиләм. 
– Буш сүзләр... 
– Юк, буш сүз түгел, матурым. Мин барысын да аңладым. Әни белән дә сөйләштем. Безнең үз гаиләбез. 
– Әни рөхсәт бирерме соң? Минем аңа көндәш буласым килми. 
– Бирер, әни барысын да аңлагандыр. Аның хәзер буш вакыты да калмаячак. Өлкәннәргә күп шөгыль табарга була икән. Яңадан, башлыйк әйдә. 
– Ярар, – диде пышылдап кына Румия. – Мин риза. Әнигә, бәлки, онык та алып кайтып бирергә вакыт җиткәндер...   

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар