Күреп-ишетеп торабыз: чирле хатынын ташлап, өйдән чыгып киткәннәр бар. «Бер генә тапкыр яшим, бәхетле булырга, сау-сәламәт хатын белән яшәргә хакым бар», – дип аңлата андый ирләр бу адымнарын. Әмма ирләрнең икенчеләре дә бар. Татарстанның атказанган артисты НУРЗАДӘнең әнисе Рәмзия ханымга язмыш бик авыр сынау җибәрә. Әмма сынаудан алда инде бәхетен дә юллаган була... Ачыктан-ачык сөйләшәбез.
«Сау булсаң, ирең сөяр», ди халык мәкале.
Ә булмасаң? Көннәрнең бер көнендә кинәт авырып китсәң... Урынга ук калсаң... Тормышның нинди генә сынавы юк лабаса. Берәү дә чирне сорап алмый – ул үзе килә. Һәм кайвакыт, кызганыч, китмәскә дип килә. Хатын кешегә килгән чир һәрвакыт ике өлешкә бүленәдер: аның үзенә һәм иренә. Язмыш аларның кайсын күбрәк сыный – билгесез: хаста булып, кеше күзенә карап яту да җиңел түгел, авыру карау да... Күреп-ишетеп торабыз: чирле хатынын ташлап, өйдән чыгып киткәннәр бар. «Бер генә тапкыр яшим, бәхетле булырга, сау-сәламәт хатын белән яшәргә хакым бар», – дип аңлата андый ирләр бу адымнарын. Әмма ирләрнең икенчеләре дә бар.
Татарстанның атказанган артисты НУРЗАДӘнең әнисе Рәмзия ханымга язмыш бик авыр сынау җибәрә. Әмма сынаудан алда инде бәхетен дә юллаган була. Ирен – Фирдинантын.
Ачыктан-ачык сөйләшәбез.
– Атагыз! Ул гына исән булсын! Аңардан алданрак китсәм генә ярар иде...
Бу сүзләрне әни соңгы елларда ничәмә-ничә тапкырлар кабатлады икән?! Ә теләге чынга ашты аның – ихлас булгандыр.
Әнинең ничә ел авырганын төгәл генә әйтә дә алмам – бер көн эчендә генә урынга калмады ул. Егерме еллар элек сызлый башлады аның сөякләре. «Ревматоидный полиарт-рит», диделәр. Ул чакта бик сирәк очрый иде әле бу чир. Бер табибтан икенчесенә бик күп йөрде, сөяк-ләренә ниндидер уколларга кадәр ясатып карады – файда тапмады. «Балачакта яки үсмерчакта салкын тидергәнмендер, мөгаен», – дия иде үзе. Тик бөтен авыртулар да – нервлардан, диләр бит. Әнигә дә тормышта стрессларны байтак кичерергә туры килгән. Берсе бик истә. Безнең Яңа Кенәр авылында Мәдәният йорты директоры иде әни. Белеме буенча режиссер ул – Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган. Халит абый Кумысниковта укыган. Халит аганы хәтерлим әле – әни белән укырга икәү барган чаклар да күп булды: мәктәпкә кергәнче үк институт тәмамлаган кеше мин. Эше өчен янып-көеп йөри иде әни. Халык театры оештырырга хыялланды. Спектакльләр белән өчәр көнгә Казанга гастрольләргә барган чаклары булды. Мәдәният йортыбыз зур иде безнең: дүрт йөз кешелек залы, Мәскәүләргә кадәр барып чыгыш ясаган инструменталь ансамбле, үз хореографы… Янәшәдә үк китапханәсе. Әни ниндидер эш белән Казанга киткәч, төн уртасында Мәдәният йортыбыз янды. Костюмнарның берсен дә алып чыга алмадылар. Китапханәдән бераз китапларны чыгарырга гына өлгерделәр. Кара янган кисәүләр өеменә генә кайтып керде әни. Кайтты да егылды: директор буларак, бу аның өчен зур хәсрәт иде... Ә аннан ул яңа Мәдәният йорты салдыру артыннан йөри башлады. Татарстан мәдәният министрлыгын ул чакта Илдус Тарханов җитәкли иде. «Министрлык ишек төбенә аның үзеннән дә иртәрәк барып басам», – дип көлеп сөйли иде әни... Шулай йөри торгач, ике катлы Мәдәният йортын төзетеп бетерде. Хатын-кыз өчен җиңел эш булмагандыр бу... Лаеклы ялга әни китапханәдән китте. Авырлык белән йөрсә дә, сызланса да, соңгы көнгә кадәр эш урынында булды.
Әти белән капма-каршы иде алар: әни, сәхнә кешеләренә хас булганча, янып-балкып тора, ә әти иҗат дөньясыннан бик ерак – ул җырламый да, биеми дә, бик аз сүзле. Әмма әти безнең гаиләдә
иң төп кеше иде – әни шулай куя белде. Әти колхозда бухгалтер булып эшләде: ул эштән кайтмыйча табын янына утырганыбызны белмим. Ипине бездә әти кисә иде – бу да аны бер олылау, хөрмәтләү билгесе булгандыр. Ә клубка чыгыйм дисәң, өйдә тамаша башлана! «Бүген дискотекага барыйм әле!» – дим әнигә. Ә ул, әтинең безнең үтенечләргә беркайчан каршы килмәгәнен бик яхшы белеп торса да, аның янына җибәрә: «Бар, атаңнан сора, ул рөхсәт итсә, чыгарсың!» Хәзерге акылым белән аңлыйм: әни тормышта үзе лидер булса да, әтинең дәрәҗәсен шулай безнең алда күтәргән – аның сүзен һәрвакыт соңгы итеп калдырган.
Кинәт искә төште әле менә. Берсендә әнинең яшь чакта үзе тегеп кигән күлмәген табып алдым. Кыска гына шундый матур күлмәк! Әни – бик оста тегүче иде, кечкенә чакта миңа да кибет күлмәге беркайчан кидермәде. Бик оста бәйли дә иде... Теге күлмәкне кидем дә, дискотекага җыенам. Әни пыр туза: «Шундый кыска күлмәктән бара-сыңмы?» – ди. Әти шунда тыныч кына әйтеп куйды: «Үз күлмәгең түгелме соң? Сиңа яраган нигә аңа ярамасын ди?!» Тормыш бит – төр-ле хәлләр була. Кайчак шулай нәр-сәгәдер сүзгә киләләр икәү: әни хатын-кызларча чәпчи, ә әти дәшми. Аннан: «Ярар, булды инде, җитте, аңладым», – дип куя. Һәм өйдә тынычлык урнаша...
Мин авылдан киткәндә, әни үз аякларында йөри иде әле. Әмма мәкерле чир астыртын эшен эшли торды: әнинең куллары деформацияләнеп, ул инде әйбер-ләрне тота алмый башлады. Әти аның кулларына әйләнде.
Бөтен эшне икәү эшлиләр иде алар. Камырга кадәр куялар, бәлешләр пешерәләр. Эшлиләр дип... Әни: «Менә хәзер монысын саласың, аннары болай итәсең», – дип өйрәтеп тора, ә әти җиренә җиткереп үти.
Ә аннары әнигә инфаркт булды, һәм ул инде коляскага калды. Әмма дүрт стена эчендә генә яшәмәде – иҗат кешесе өчен диварлар арасында калу һавасыз калу белән бер булыр иде. Әти моны, әлбәттә, белә иде. Шуңа да ул әнинең аякларына әйләнде.
Берсендә санаторийга киттеләр шулай. Мин һәрвакыттагыча шалтыратып, гел хәлләрен белешеп торам. Беркөнне әни кич белән телефонны алмый. Эчемдә ут: әни телефонга җавап бирмәсә, димәк, аңа нәрсәдер булган дигән уй безнең инде аңга сеңгән... Соң гына, ниһаять, үзе шалтыратты. «Без атаң белән дискотекага барган идек», – ди. «Нинди дискотека, әни?! – дим. – Нишләдегез инде сез анда?» «Утырып тордык», – диде ул берни булмагандай. Әтинең гомердә уртага чыгып биемәячәген беләм – әнинең күңелен күреп йөрүе...
Һәр көнне иртән уянып күзне ачуга, беренче эш итеп өйгә шалтырата идем. Хәер, хәзер дә шулай... Бер көнне иртән сөйләшеп хәлләр белештек әни белән. Берничә сәгатьтән кабат җыям: әни «недоступен», әти алмый. Нәрсә уйларга да белмим... «Кызым, эзләгәнсең икән... Атаң телефонын өйдә онытып калдырган, ә минеке тотмады. Без гөмбәгә бардык!» – ди әни шат тавыш белән. Коляскада утырган кешенең гөмбәгә баруын күз алдына китерәсезме? Мин юк... «Ничек итеп җыйдыгыз инде гөмбәне?» – дим аптырап. «Атаң бит гөмбә танымый: ул җыеп китереп торды, мин – сайладым...»
«Кызым, югалтма, мин бүген клубта жюрида булам. Без киттек...»
«Атаң белән Вятские Поляныга барып кайтабыз әле...»
«Эзләмә, безне бүген кунакка чакырдылар...»
Колясканы машинага салалар да, утырып чыгып китәләр: әле страус фермасына, әле райондагы нинди дә булса берәр музейга – кеше арасында борчулар да, авыртулар да онытылып тора бит. Әни, гомумән, оптимист кеше иде ул: «Тереләм! Бар да әйбәт була!» – дип яшәде. «Мин чирле» дип иркәләнеп ятмады. Кәефен төшермәде: коляскада утырганда да иннек сөртмичә, пудра ягынмыйча, хушбуй сөртенмичә урамга чыкмады.
Ялларда мин дә, энем дә гел авылга кайтырга тырыша идек – әтине аз булса да ял иттерәсе, булышасы килә. Ә әнинең телендә әти генә: «Фирдинант, әйдә, болай итәбез!», «Фирдинант, моны эшләмәдек бит әле!» «Нигә һаман әтине чакырасың, без бит монда – үзебез эшлибез», – дибез. «Юк, юк, атагыз аны яхшырак белә! – дип шунда ук каршы төшә әни. – Без ияләнгән инде. Ә син әнә башка эшкә тотын».
Әни урында ятмаска тырыша иде – әти аны торгыза, коляскага күтәреп утырта. Календула белән әнинең авызын чайката, комган, ләгән алып килеп, битен юдырта... Бертуктамый әнинең исенә төше-реп тора: «Син әле бу даруыңны эчтеңме? Ә тегесен?» Нинди китап укырга тели – янына шуларны китереп куя. Сценарий язарга утырса – ә әнигә мондый үтенеч белән еш мөрәҗәгать итәләр иде – алдына кәгазен китереп сала... Киендерә, чишендерә, кулы күтәрелмәгәндә чәчләрен тарый. Без бакчага эшләргә чыксак, аны да безнең янга алып чыгып утырта, аннан алып керә. Рәмзиягә күңелсез булмасын дип, чәйгә кадәр аның янында эчә. Әни төнлә борылып ятса да уяна иде ул: «Су кирәк түгелме? Торгызмыйммы?» Кайвакыт төнлә әнигә начар булганын белми дә калабыз – әти аны безгә иртән генә әйтә. Әйе, әнине бик карады ул. Бик! Югыйсә үзе дә яшь түгел иде инде.
Икенче инфаркт булгач, әнине Казанда, Республика клиник хаста-ханәсендә саклап ятам. Ул чакта өйдә терлекләр дә бар әле: әти аларны күршеләргә калдырып, өч көнгә бер мине ял иттерергә килеп китә. Әни телендә гел ул: «Син мине атаң кебек торгыза белмисең...», «Атаң миңа чәйне баш-кача ясый...», «Син аркамны авырттырып уасың, атаң алай итми...» Әти бер көн калмыйча (!) әнинең кулларын, аркаларын, аякларын уа иде! Андый ир-атлар тагын бармы икән?! Мунчага да әнине гел үзе кертте ул. «Сине үзем юындырыйм әле?» – дисәм дә, әни беркайчан ризалашмады: «Атаң мине ничек юарга икәнен яхшырак белә!» Көчем җитмәс дип куркуы да булгандыр инде: ничә еллар буе гормоннар кабул иткәч, әнинең гәүдә авырлыгы да арткан иде. Даруларны азрак киметергә тырышып та карады, әмма «отек Квинке» булып, көчкә исән калды... Әнине юындырырга җайлырак булсын дип, әти өйгә терәп яңа мунча салды. Гомумән, бөтен нәрсәне әнигә җайлаштырды: веранда ишекләрен, бусагаларны – коляска белән кереп-чыгып йөрү көйләнгән булганга күрә дә алар өйдә генә утырмадылар.
Ә аннан әнигә тагын бер инфаркт булды... Ул икенчесеннән соң ук: «Больницага башка барып йөрмим», – дип кайткан иде. Сүзендә каты торды: «Кузгатмагыз, китсәм – өйдән китәрмен». Алданрак операция ясарга да тәкъдим иткәннәр иде аңа, ризалашмады: «Атаң белән инде сөйләштек... Наркозны күтәрә алмаячакмын», – диде.
Табиблар бу юлы безне баштан ук кисәттеләр: «Ундүрт көн эчендә барысы да хәл ителәчәк: йә кала, йә юк... Мондый очракта йөрәкнең инде өченче өлеше үлә». Ун көн система алганнан соң, әни рәтләнеп китте! «Маркиз ун көн буе йөрәк ягымнан кочаклап ятты, бүген менә ул да янымнан чыкты. Димәк, иң авыры инде артта – тереләм!» – дип куанды әни. Маркиз – минем песи, җәйгә авылга кайтарып куйган идем. Әни аны бик яратты: «Алып китмә, яше бар – ул да инде картлар рәтендә, өч пенсионер монда рәхәтләнеп яшәрбез», – диде.
Минем Казан дәүләт филармо-ниясендә узачак концертыма әзер-ләнеп йөргән көннәр иде бу. «Туйга чакыра Нурзадә» дигән бу тамашага сценарийны әни үзе язды. Хәле азрак көйләнүгә, телебездә шул концерт кына булды: сөйләшәбез, киңәшләшәбез, үзгәрешләр кертә-без.... «Ике-өч көн кала, авылда куярсың, ул сиңа репетиция кебек булыр», – ди әни. Мәдәният йорты директоры белән инде көнен дә билгеләргә өлгергән. Үзе дә концертка барырга җыена. Әти аптырый: «Ничек инде?» – ди. «Миңа ул концертка барыбер барырга кирәк! Нәрсә җитешми – әйтергә!» – ди әни, кире какмаслык итеп.
Әнинең хәле бер авыраеп, аннары җиңеләеп киткән чаклар алдан да күп булды. Бу юлы да шулай булыр дип уйладык – авылдан тыныч күңел белән киттем. Туй алып барырга тиеш идем, юлда аңа шалтыраттым. «Ярар, кызым, исән-сау эшләп кайт!» – диде ул. Бу – аның миңа әйткән соңгы сүзләре...
Икенче көнне иртән уяндым. Нигәдер күңел урын тапмый... Телефонны әти алды. Беләм: әни урынына ул җавап бирә икән, димәк, әнинең хәле әйбәт түгел... «Кызым, кайта алсаң, кайт әле син», – ди. «Хәзер эшләремне җай-лыйм да, әти», – дим. Бераздан кабат шалтырата: «Нәрсә уйладың, кызым, юлга чыгасыңмы?» – ди. Ишекне ябып ята идем инде. Энем белән сөйләшеп алдык – аның Ханты-Мансига эшкә киткән чагы иде. Әти аңа да: «Эштән сора да, кайтырга тырыш әле – анаңның хәле авырайды», – дигән. Начар уйларны куарга тырышып, юлга кузгалдым. Ә эч поша... Дөбъязларны узгач, нигәдер әнинең абыйсына шалтыратып алырга уйладым. «Син юлдамы? – диде ул исәнләшүгә. – Без иртәгә генә кузгалырбыз инде – җирләргә генә кайтабыз». Башта бернәрсә дә аңламадым. «Әниең үлде», – диюче юк бит әле миңа. Артта барган машина кычкырта башлагач, юл читенә чыгып туктадым... Әти үзе шалтыратканда ук әни өзелгән булган икән инде, ә ул мине кызганган, әйтмәгән. «Йөз чакрым кайтасың бар иде бит әле, кызым», – диде соңыннан...
Ул көннәр томан эчендәге кебек... Әнине юарга үзем булышуларым, «Соңгы тапкыр күреп кал», – дип, халык арасыннан энемне табып, җитәкләп диярлек әни янына алып килүем. Ленар – миннән дә нечкә күңелле, әнинең мәете янына бөтенләй керә алмады...
Әнине озаткач, әтигә: «Миңа нишләргә икән хәзер?» – дим. Концерт ноябрь башына билгеләнгән иде – нибары ун көн калып бара. «Куярга кирәк. Шулкадәр әзерләнгәннән соң баш тартсаң, анаң риза булмас иде», – диде ул...
Миңа әле күлмәк тегүчем шалтырата – аның янына барырга кирәк, әле биючеләр белән репетиция ясарга, әле... «Кирәк»нең очы-кырые юк! Ә миндә җырлыйсы түгел, елыйсы гына килгән халәт...
Азат Зарипов – тамашаның режиссеры иде. Ул – әнинең укучысы, аны яхшы белә. Концерт башланыр алдыннан пәрдә артында басып торабыз. «Рәмзия апа хакына эшләп чыгарга тиеш син бу концертыңны, Нурзадә!» – дип, ул мине аркамнан этеп, сәхнәгә чыгарып җибәрде.
Әти концертка килде. Аның кайда утырганын белә идем – ул якка карамаска тырыштым. Филармониядә алдагы алты рәттә тамашачы бик әйбәт күренә, туганнан туганнарыма да әйтеп куйдым: «Мин чыккач еламагыз, югыйсә концертны өзүем бар». Залга килгән халык та яңа гына нинди хәсрәт кичергәнемне белә иде... Иң ахырда әтигә рәхмәт сүзләре әйткәндә күз яшьләремне инде тыя алмадым. «Әгәр дөньяда бөтен ир-атлар да безнең әти кебек булса, хатын-кызларга яшәргә күпкә җиңелрәк булыр иде», – дидем. Ул концертның язмасын әле дә карый алганым юк – йөрәгем җитми...
Әнинең китүен әти бик авыр кичерде. Хәер, аңа әле хәзер дә – биш ел узгач та җиңел түгел... Шалтыраткан саен: «Мин хәзер нишләргә, нәрсә белән шөгыльлә-нергә белмим», – диде. Ничә еллар буе бөтен тормышы әни тирәсендә әйләнде бит... «Китап та укыйсым килми, телевизор карарга да теләмим. Бакчада да эш бетте – чыгам да әйләнеп керәм», – ди... Әнине җирләгәч, энем: «Апа, Маркизны әти янында калдырып тор әле, ул аңа иптәш булыр», – дигән иде. Дөрес киңәш бирде. «Без Маркиз белән шуны эшләдек, моны эшләдек, – дип сөйли башлады әти. – Икәү утырып чәй эчтек әле менә...»
Теге вакыт, бер минут китмичә ун көн буе әни янында ятканнан соң, торып чыкты да, соңгы ике көндә Маркиз ул бүлмәгә якын да килмәде. Әни моны үзенең тере-лүенә юраган иде.. Әни вафат булгач исә мәете янына менеп, янә аны кочаклап ятты – куып карасак та төшмәде. Аптырагач, мунчага илтеп ябып куйдым. Ә иң гаҗәбе соңрак булды: әниләрнең йокы бүлмәсенә ярты ел буе аяк басмады ул. Бусагага кадәр килә дә, мияулап, әтине чакырып тик тора иде...
Әти янына еш кайтып йөрим. Башкалар кебек ялгыз калган әтиләренә булышыр өчен түгел, күрешергә, хәл белергә, утырып бер сөйләшергә – әнине сагынып елап алырга... Безнең әтинең өен җыясы юк аның – бар җирендә тәртип: тузаннары сөртелгән, тәрәз төбендә гөлләре чәчәк ата. Гөлләр дигәннән. Әнинең вафатыннан соң ике-өч ай узгач, берсендә әти шалтырата: «Гөлләр үлеп бетә инде, нәрсә эшләп карарга да белмим», – ди. «Әллә суны күбрәк сибәсеңме икән?» – дим. Аннан исемә төште – әни бит гөлләре белән бертуктаусыз сөйләшә иде. Өй эчендә култык таяклары белән акрын гына йөри алганда бер тәрәзәдән икенчесенә бара – яраннарына гел нидер пышылдый иде... Әтинең дә гөлләре гөрләп утыра хәзер.
...Узган ел җәй коронавирус белән авырдым. Янымда беркем юк. Күңелгә курку үрмәли – күзләремне йомсам да, беркем белмәячәк бит... Үзәгемне өзеп әти турында уйлыйм – ул да бит үзе генә. «Әти, бәлки сиңа кемнедер димләргәдер? Үзеңә генә кыен бит инде», – дим шалтыратып. «Әниеңне беркем дә алыштыра алмый», – диде ул миңа шунда.
Бу мәхәббәттер инде.
Фотолар: җырчының шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Ииии, мондый ирлэргэ хэйкэл куярлык, кочлелэрне тормыш шулай сыныйдыр. Исэнлек, саулык бирсен ходай , Нурзадэ, этиенэ! Андый ирлэр куп булмасалар да барлар ул. Минем киленем дэ шушы мэкерле чирдэн ярты ел элек якты доньядан, 58 яшендэ китеп барды. Энемнен сабырлыгына ислэр китерлек, 10 ел буена карады ул киленне. Сонгы 4-5 елда кутэреп диярлек.
0
0
0
0
Зур рэхмэт, елый елый укыдым,сабырлык Нурзэдэгэ.
0
0
0
0
Нинди генә язмага алынмасын, Гөлнурның мәкаләсе кеше өчен һәр яклап та файдалы. Менә бу язмыш - бөтен кешегә дә әдәп-әхлакның сафлыгы, яратуның бәһасен искә төшереп тору турында. Рәхмәт җырчыга да, бөтенесен бәйнә-бәйнә сөйләгән. Журналист шуны укучыга тиешенчә итеп җиткергән.
0
0