Логотип
Күңелеңә җыйма

Бәхетле картлыкмы?!

Гап-гади авыл кызы булса да, зыялы ул, ниндидер затлылык яшеренгән анда. Үтә дә тыйнак, оялчан кеше, беркайчан тавыш күтәреп сөйләшмәс. Тормышы да гел шулай җайлы гына барырга тиеш сыман. Ләкин артык итәгатьле, йомшак күңелле булуы аны харап итте дә инде.

Әнинең «иптәш кызына» быел 82 яшь тулды. Ышанырлык та түгел! Әнидән ул 10 яшькә олырак, ләкин күңеле мәңге картаймас. Беркемгә дә ачу саклый белми торган холкы, күрәсең, шулай тәэсир итәдер. Мәүлия апаны без кечкенәдән белеп, аның белән аралашып үстек. Гап-гади авыл кызы булса да, зыялы ул, ниндидер затлылык яшеренгән анда. Үтә дә тыйнак, оялчан кеше, беркайчан тавыш күтәреп сөйләшмәс. Тормышы да гел шулай җайлы гына барырга тиеш сыман. Ләкин артык итагатьле, йомшак күңелле булуы аны харап итте дә инде.


Ире кырыс кеше булды. Мәүлия апага өйләрендә тавыш күтәреп җавап бирү тыелган иде. Ир кешегә баш ияргә кирәк! Шулай тәрбияләнгән Мәүлия. Хатыны югында өйгә сөяркәләр алып кайту да гадәти хәлгә әйләнә. Берсендә  «яшерен мәхәббәт»нең койрыгын да тоткан Мәүлия. Озак та үтми, аның белән якыннан таныша, хәтта бәйрәмнәр белән котлашып, аралаша башлыйлар. «Вәт, җүләр!» Безнең гаиләдә моңа карата башка сүз табылмады. Сөяркә турында искә алынса: «Мин ул кабахәтнең чәчен йолкып, күзен чыгарыр идем», – дип, әни кыза башлый иде.


Мәүлия апаның ике баласы бар. Олысы – кыз, кечкенәсе – малай. Кызы гел атасы, кырысрак иде. Төпчеген әнисе бик яратты, чөнки үзенә охшаган. Йомшак, кызлар кебек назлы, сөйкемле. Атасы, баланы бозасың дип, тавыш чыгарса да, әни түзә. Беркем ашамаганны, баласына ашата, бурычка акча алып булса да, киендерә, укыта, һәр теләген тормышка ашыра. Ленар, аңа карап, бозык булмады. Тайгак юлдан да китмәде. Ләкин ирләрчә, өздереп сүзен әйтә алырлык ир булмады. Кызы Лилия җай килгән саен моның өчен әнисен гаепли иде. «Син генә шулай мәми авыз итеп тәрбияләдең Ленарны. Чын ир кеше үз көнен үзе күрергә тиеш, ә ул һаман синең итәгеңә ябышып ята», – диде. Бу сүзләрне энесе  буй җитеп, эшкә урнашкач та кабатлап торды, чөнки Ленар әле һаман әти-әнисе фатирында яши, хезмәт хакы аз, әле өстәвенә, төрле җирләрдә укып йөри. Ул диплом, сертификатларның очы-кырые юк. Әнисе, улына булышыйм дип, ике эштә эшли. Пенсиягә чыккач та, өйдә утырмый, көн-төн чаба. Шул вакытларда минем әни иптәш хатынын гел ачуланып торды. «Булды, җитте, ял ит әйдә!» – дип, гел сүгеп кайта иде. Әмма Мәүлия апа бер тамчы зарланмыйча, авырсынмыйча эшләвен дәвам итте. Ленар бәхетле булса, ул бәхетле. Малаеның тамагы тук икән, аныкы да тук.  


Ниһаять, яраткан улы да башлы-күзле булды. Рус кызы Маринага өйләнде ул. Бәхеткә, кәләшнең үз почмагы бар. Лилиянең дә шатлыгы эченә сыймый: 30 га җитеп килүче Ленар өйдән чыгып китәчәк. Кода-кодагыйлар хәерче кеше булмаса да, туй чыгымнарын тулысынча Мәүлия апа үзе күтәрә. Бала тугач, коляска, карават, башка кирәк-ярак та Мәүлия апа хисабыннан була. Ул аларны сөенә-сөенә сатып алды. Яраткан улына берни жәл түгел. Ай саен пенсиясеннән дә өлеш чыгарып бара. Ире боларны күреп өлгермәде, инде бакыйлыйкка күчкән иде. Ә Лилия белсә дә, дәшмәде. Ялгызы гына бала үстерә иде ул. Мәшәкате болай да җитәрлек.


Тормышлар җайланып, өч бүлмәле фатирда кызы һәм оныгы белән яшәп яткан вакытта Мәүлия апага янәдән бер сынау. Килене тавыш чыгара башлый. Янәсе, өч бала үстерәләр, ике бүлмәле фатирга сыймыйлар. Димәк, шәхси йорт алырга кирәк. Торак шартлары яхшыртуның бердәнбер ысулы: кайнана фатирын бүлү. Гаиләдә алыш-биреш эшләре башлана. Башта сатып алучы, соңыннан сатучы эзлиләр. Казанның кайсы районы, нинди урыны кулайрак, арзанрак, үтемлерәк һ. б. Яшьләр өчен дә җиңел әйбер түгел, ә Мәүлия апа тәмам хәлдән тая. Риелторлар артыннан чабып йөрерлеге калмагач, бар эшне балаларына ышанып тапшыра. Бу фатирлар кыйссасы озакка сузыла, әмма нәтиҗәсе сөенерлек түгел. Килен белән каенсеңел сугышыр хәлгә килеп җитә, Ленар эндәшми. Фатир арзанга сатыла. Лилия кызын күтәреп, башка фатирга чыгып китә. Ә Мәүлия апа ялгызы кала.  Дала кадәр 3 бүлмәле фатирыннан колак кагып, иске хрущевкага кереп утыра. Кухнясына бер кеше көч-хәл белән сыя, балконы юк, бүлмәсе тар, өстәвенә, күршедә авыру хатын яши. Табак-савыт шалтыратсаң, урындык күчерсәң дә стена кага башлый.


«Каршыма алҗыган, бөтен дөньяга үпкәләгән карчык килеп чыгар төсле иде, ялгышканмын булып чыкты», – ди әни, иптәш хатынының хәлен белешеп кайткач. Мәүлия апаның йөзеннән нур да качмаган, дәрте дә кимемәгән. «Гомер иткән җиреңне сагынмыйсыңмы, улың һәм киленеңә үпкәң, рәнҗеш тә юкмы?», – дип сорый аннан әни. «Улым бәхетле булса, мин бәхетле! Миңа бу тормышта тагын ни кирәк?» – ди Мәүлия апа.

Әллә сер бирми, әллә чыннан да бар нәрсәгә риза. Әниләрнең чиксез мәхәббәте турында ишеткәнем бар барын. Әмма бу кадәр үк яратуны ышанып кабул итә алмыйм.        

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер дә матур түгел. Ана да бала да.

    Хәзер укыйлар