Логотип
Күңелеңә җыйма

Бер җылы сүз

Ә менә Райнур китте дә, Казанга университетка укырга керде. Әти-әнисенең генә түгел, бөтен авылның горурлыгы иде Райнур. Ләкин, дүртенче курста укыганда, Райнур рус кызы белән очраша башлады...

Безнең күршедә бер әби яши. Ялгыз түгел ул, биш бала тәрбияләп үстергән. Төпчек малае ни сәбәпледер өйләнмичә калган. Хәзер инде ул да алтмышны кудырып бара. Әнә шул малае белән икәү яшәп яталар.

Тагын ике кызы бар әле аның. Алары безнең авылда түгел, читтә яшиләр, үз гаиләләре, үз тормышлары. Кияүләре белән бергә төялешеп киләләр, сирәк булса да. Күчтәнәчләрен, бүләкләрен кызганмыйлар. Мебельләргә кадәр алып киләләр. Язын олы кызы өйләрен юып, пәрдәләрен алыштырып китә. Кечесе ешрак кайта. Анысы сатуда эшли. Товарга барганда юлы безнең авыл аша туры килә дә, кереп хәлен белеп чыга әнисенең. Кайвакыт, аеруча җәй көне, әбине үзләренә кунакка алып китәләр. Анда берничә атна яшәп кайта. 

Безнең авылда әбинең олы малае яши. Аның да үз гаиләсе, балалары бар, алар инде студентлар, шәһәрдә яшиләр. Улы көн саен булмаса да, көн аралаш килеп йөргәне күренә. 

Берәү, икәү, өчәү, дүртәү... Ә менә бишенче баласын минем бик күптән күргәнем юктыр инде. Минем классташ иде Райнур. Бу гаиләдәге балалардан иң акыллысы, белемлесе ул иде. Олы бала да бит әле. Без мәктәпне тәмамлаганда авылдан шәһәргә китеп укучы сирәк иде. Югары уку йортына керүчеләр, белмим, районына да бер-ике генә булгандыр. Ә менә Райнур китте дә, Казанга университетка укырга керде. Әти-әнисенең генә түгел, бөтен авылның горурлыгы иде Райнур. Дүртенче курста укыганда Райнур рус кызы белән очраша башлады...

Әнисе бу хәбәрне бик авыр кабул итте. Аларның мәхәббәтенә каршы булды. Бу хакта Райнурга күп тапкырлар әйтте ул. Әнисенә үпкәләп, күңелен миңа еш бушата иде Райнур. Күршедә генә бит... Ләкин барыбер шул «марҗасыннан» аерыла алмады. Укып бетергәч өйләнештеләр. Туйга күршегә бер автобус кунаклар кайтты, барысы да русча сөйләшә. Райнурның әти-әнисе югалып та калдылар хәтта. Ничек булса булды, туйны тиешенчә уздырдылар. Райнурларның уллары, кызлары туды. Җәен ялга кунакка да кайтып йөрделәр, оныкларын да калдырып киттеләр әле монда каникул вакытына. Райнурның әнисе барыбер киленен якын күрмәде. Елмаеп та карый алмый иде ул аңа. Һәрхәлдә, мин күргән вакытта бер дә ачык йөз күрсәткәнен хәтерләмим. Райнурның балалары мәктәптә укый башлагач, алар бөтенләй кайтмый башладылар. Без, күршеләр, сорарга да чиетнсенә башладык. Бәлки, исән дә түгелдер дип шикләнә башлаган идек инде. 

Бер ун ел тирәсе кайтмый торгач, Райнурның әтисе үлде. Авырый дип алдан хәбәр итсәләр дә, Райнур кайтмады. Әтисе өзелгәч тә, кайтырга җай юк, дип, озатырга кайтмады. Монысы инде бөтенләй башка сыймаслык хәл иде. Гаиләсе белән Түбән Камада яши иде ул чакта Райнур. Әтиеңне күмәргә шуннан кайтма инде?! Моны бер кеше дә аңлый алмады. Әнисе дә, әтисенең рухы да гафу итә алды микән? Райнур өйләнгәч тә ел саен бер үгезне сатып, аларга акчасын җибәреп торган әтиеңне күмәргә кайтмас өчен нинди сәбәпләр кирәк икән? 

Хәзер күрше апасына 93 яшь инде. Малаеның әле дә кайтканы юк. Аның каравы, Райнурның үз улы әбисенең хәлен белергә кайтып килгәли. Әти белән дә кайтырбыз әле дип өметләндереп китә дә, нәтиҗәдә барыбер кайтмый Райнур. Инде үзе бабай хәзер. Әнисе ел саен туган көнендә шалтыратып котлавын булса да көтә. Ләкин өметләре акланмый... Әниеңне туган көне белән котламаслык нинди үпкәләре бар икән? 90 яше тулганда кызлары зурлап юбилеен уздырдылар күрше әбисенең. Анда Райнурны гаиләсе белән чакырдылар, аларга җайлы булсын дип уздырдылар бәйрәмне. Кайттылар... Райнур, хатыны, улы, килене. Килене Света бик яхшы сөйләште, кочаклап күреште, бүләкләр бирде. Райнур да, берни булмагандай, әнисе белән сөйләште. Шул очрашудан соң тагын аралары өзелде. Шалтыратып хәл белү дә юк хәтта... 

Күрше әбие инде картая, саташып сөйләшә. Авызында гел Райнур. Үзе яшәгән улына да олы малае исеме белән эндәшә. Улының мондый мөнәсәбәтенең сәбәбен белмим, ди. Әллә белеп әйтми микән, аңлый микән... Марҗа килененә каршы булып, улын үзеннән гомерлеккә аерды микән? Килене бик нык рәнҗеде микән? Без хәтта килене аңа берәр бозым эшләгәндер дип тә шикләнәбез. Исән булган әниең янына Түбән Камадан кайтмыйча ничек түзеп ятарга була? Туган көне белән дә котламыйча бит ул! Без моны берничек тә аңлата алмыйбыз. Бигрәк кызганыч. Райнурның апалары да чакырып карыйлар, кайвакыт телефон аша сөйләшәләр, Райнур аларны да котлый бәйрәмнәр белән.

Адәм йөрәге анасына карата бу кадәр битараф була алмыйдыр. Бозым микән әллә бу? Ничек ачыкларга? Күрше әбиебез инде урын өстендә диярлек. Күңеле гел баласын көтә. Аңа ничек тә ярдәм итәсе килә. Бу кадәр озак яшәп үзе дә туйды кебек. Ә нәрсәдер җибәрми, нидер тота аны. Улы белән бер сөйләшсә, җиңеллек килер иде кебек. Ә улының әнисенә әйтер сүзе юк... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар