Логотип
Күңелеңә җыйма

Адашкан бәхет

– Менә бу ялгыз көймә әни сөйләгән хикәятне – нәсел серләрен искә төшерә. Йөрәкне әрнетеп, каезлап... Бәлки мин ул вакыйгаларны белмичә дә калган булыр идем, сәбәбе чыкты.  Бервакыт, күңел касәм нык тулышкач, чыдый алмыйча: «Әни, безнең кыз туганнарыбыз ирдән уңмады. Кайсыбызныкы яшьли үлеп китте, кайсыбызныкы – исерек, кайсыбызныкы – холыксыз, кайсыбызныкы – «уҗымга» каера», – дидем. 

(Тормыштан алынган)

Студент улым янына Мәскәүгә барырга юлга чыктым. Поездда баручыларның эше шул: сөйләшә, әңгәмә кора, кәрт суга, ләчтит сата, ачыкмаган булса да, авызын буш тотмас өчен генә булса да ашый башлый – һәрвакыт бер үк сценарий кабатлана. Юлдашларым болай тәрбияле генә кешеләр кебек. 

Гадәтем шул, кем генә булмасын, иң беренче итеп татарча сәламлим. Бу юлысында да «Әссәләмегаләйкем. Хәерле юллар булсын!» дидем. Икесе шунда ук татарча сәламемне алды, берсе, бик тырышып, «Исанмысыз», диде. Шуңа да күңел булды. Урнаштык, утырыштык. 
Вагон тәрәзәсеннән каршыга «чабучы» манзараны күзәтәм. Табигать күренешләре кинокадрлар сыман «йөгерешә». Каршымда утырып баручы сөйкемле генә ханым зур елга аркылы салынган озын гына күперне чыкканда тәрәзәгә текәлеп, табигать манзарасына «кереп чумуымны» шәйләп сүз башлады.

– Менә бу ялгыз көймә әни сөйләгән хикәятне – нәсел серләрен искә төшерә. Йөрәкне әрнетеп, каезлап... Бәлки мин ул вакыйгаларны белмичә дә калган булыр идем, сәбәбе чыкты. 
Бервакыт, күңел касәм нык тулышкач, чыдый алмыйча: «Әни, безнең кыз туганнарыбыз ирдән уңмады. Кайсыбызныкы яшьли үлеп китте, кайсыбызныкы – исерек, кайсыбызныкы – холыксыз, кайсыбызныкы – «уҗымга» каера», – дидем. 
 Гөнаһысына кереп булмый, әти – дөнья бәясе кеше булды – эчмәде, тартмады, әхлаклы кеше иде. Бер ләкине бар иде – ул тумыштан телсез-чукрак. Әнигә: «Чукрак-телсез ир белән яшәве сиңа җиңел булмады бит инде. Исерек булса да, ул бервакыт айный. Салырга яраткан иремнән кайвакыт җылы сүзен дә ишетәм. Кайвакыт, талашсаң да бераз нервлар тугарылып ала. Син гомер буе әти белән ишарәләп «сөйләштең». Ә бит, болай гына әйткәндә, син сылу да, чая да, хатын-кыз эше булсынмы ул, ирләр эшеме – барысын да сытып эшли торган, булган кеше. Күзләп йөрүчеләр дә булгандыр, нишләп син ишетми-сөйләшми торган кешегә кияүгә чыктың? Нишләп безнең нәсел хатыннары ирдән уңмый икән? Әллә берәр төрле каргыш төшкәнме, әллә ләгънәт органнармы?»  – дип сорадым. 
Әни күз карашы  белән бораулап алды да, сорауга сорау белән: «Кем серне тиште?» – диде. «Нинди сер? Белмим, – дим аптырап. – Кыек атып туры тидердем булса кирәк, – дим, авыз эчемнән генә. «Сәгате җиткәндер. Сөйлим булмаса. Без капчыкта ятмас дип белмичә әйтмәгәннәр», – дип, әни гаилә тарихын бәян итте. Минем менә, сезгә сөйлисем килә. Югыйсә «иңемдәге йөк» авыр. Адашкан бәхетме ул? Адашкан мәхәббәтме? Белмим. Сөйләгәч әзрәк җиңел булып китмәсме әле... 
Юлдашымның гозерен аяк астына салып буламыни?! Безнең халыкта: «Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын» дигән әйтем дә бар бит. Ихластан ханымны тыңларга әзерләндем. 
***
– Әби яшь чагында чибәр, чая булган, – дип башлады ул сүзен. – Алтмышларда да әле ул алсу йөзле, янып торган хатын иде. Карчыгы үлгәч, Нәҗип бабай әбекәйне матурлыгына, уңганлыгына кызыгып алгандыр инде дип уйлап йөрдем. Хатыны үлеп бер атна да үтмәде, яныма күчен, дип, әби янына йөгереп килде бит ул. Безнең авылда халык каты серле – ишеткән бернәрсәсен сөйләп йөрми. Иләкнекен – чиләккә, чиләктәген иләккә бушатмый. Бу, минемчә, заманында авылыбызда данлыклы мәдрәсәдә халыкның дини гыйлем алган булуы белән бәйледер. Алар гайбәт сөйләүнең олы гөнаһ булуын белгәннәр дип уйлыйм.

Тыны-көне бетеп чабып килде шул Нәҗип бабай.  Баксаң, алар гомер буе бергә булганнар икән. 
– Ничек инде гомер буе бергә? – дим аптырап. 
– Аптырарсың да шул. Ике хатын белән яшәгән Нәҗип абый. Берсе – никахлы, законлы тормыш. Икенчесе – әби. Алар очрашканнар. Әбием Марзия исемле иде, – диде дә, ханым бераз уйга калды. – Мин, ничек дип әйтим икән,  повествователь – хикәятне сөйләүче ролендә, шуңа аларны әби, бабай дип әйтмәм, диде һәм гаилә тарихын бәян итүне дәвам итте. – Нәҗип белән Марзия яшьтән үк бер-берсен яратып, гаилә корып яшәргә өметләнәләр.

Безнең авылда яшәүче Хәмидә исемле кыз да Нәҗипне ярата. Хәмидәнең күзе Нәҗиптә булса да, яратуын егеткә сиздермәскә тырыша, чөнки аның белән гаилә кору өмете булмый башта. Марзиянең өмете була да бит, ләкин Нәҗипнең ата-анасы аларның никахына каршы була – җитди сәбәбе бар икән. Нәҗипнең ата-бабалары хәлле нәсел була. «Эш аты» дигән кушаматлары аларның тырыш, булдыклы булуларын кычкырып әйтеп торса да, кеше хезмәтен кулланмыйча гына бай яшәүләрен дәлилләп торса да, аларга кулак дигән ярлык тагучы табыла. Аларны берәү «чага» – тиешле урынга барып явит итә, имеш, алар кулак калдыгы. 

Әнә шул «чагучы»ны минем бабай дип шикләнгәннәр икән. Дөресме, юкмы – белмибез. Инде кулак элементлары калмады: сөрәсе – сөрелде, кулга алынасы – алынды, төрмәләргә ябылды, дип, халык бераз тынычлангандай булса да, бу афәт Нәҗипләрнең ишеген  кага. Имеш, алар – кулак. Келәт тулы ашлык, абзар тулы мал-туар, затлы табак-савыт, киштәләрдә – китаплар. Әле ул китаплар арасында «тиешсез»ләре дә булырга мөмкин икән, ягъни диниләре.

 Пунәтәйләр белән бөтен мал-мөлкәт исәпкә алына. Алар, үз чиратында, арбаларга төялә һәм йөк-йөк байлык колхозга тапшырыла. Югыйсә алар ике ат, сыер һәм тегү машинасын, Ленинград фарфор заводында эшләп чыгарылган затлы аш-су, чәй сервизын, көмеш беләзек-йөзек, алкаларын колхозга тапшырган булалар. 

Нәҗипнең әнисе бары бер генә сүз әйтә: «Гуҗлар». 

Тамаклары туймас гуҗлар. Инде соңгы чынаякны, учак өстендә гөбердәп аш пешеп торган казанны һәм суы кайнап торган самоварны да йолкып алып чыгып китәләр. «Баш исән булса, мал табыла. Кайгырма, карчыгым. Ике кулыбыз, ике аягыбыз – исән, башыбыз эшли. Безне эш аты, диләр. Алай гына да түгел, без – таң әтәче – көн туганчы эшкә тотынып, кояш батканчы бил турайтмыйбыз. Ишәк сыман үҗәтлек тә бар бездә. Әнисе, кабат аякка басачакбыз, күр дә тор!» – дип юата хатынын Нәҗипнең атасы Нурмый. 

Һәм аякка басалар да. 

Хәмидәнең әнисе авыл советында секретарь булып эшли. Хәмидә үзе юаш кына кыз булса да, анасы бик чос була. Елгыр хатын кызын яхшы нәсел егетнә урнаштыру җаен шәйләп ала. Ул кызына гына түгел, Нәҗипкә дә паспорт юнәтә. Яшьләр авыл хуҗалыгы техникумында белем алалар һәм дипломлы белгеч булып авылга кайталар.

Ата-анасы сүзеннән чыкмый Нәҗип – Хәмидәгә өйләнә. Марзия тәрбияле, тәртипле Талип исемле күрше авыл егетенә кияүгә чыга. Хәмидә белән Нәҗипнең ике, безнең әби белән бабайның да ике балалары  була. Сугыш башлана. Минем бабакай сугышта һәлак була. Нәҗип абый сугыштан кайта. Яраланмыйча. Пәһлевандай Нәҗип авылда первый парень була. Ирләрнең кайсы гарип-гораба, күпләре сугышта алган яралардан мантый алмыйча үлеп китә. Ә инде көчендә булганнары толларга авыр физик эшләрдә ярдәм итү өчен хатыныннан «рөхсәт кәгазе» алмыйча адым да атламый. 

Тормыш «чыбыркысы»н күп татыган фронтовичкалар сугыштан исән кайткан ирләрен ыштан бөрмәсенә кыстырып саклыйлар. Нәҗип – чабышкы ат сыман биеп тора торган ир-егет. Хәмидә юаш, басынкы була гомере буе. Хәмидә апа белән Нәҗип абыйларның бер-бер артлы өч баласы туа. Безнең авыл зур гына елга буена утырган. Хәмидә апа сугыш чорында елга аша ашлык ташыганда бозлы суга батып аякларын бик нык өшеткәнлектән гомере буе ревматизмнан интегә.  Мин белә-белгәннән бирле ул җәйләрен дә киез ката киеп йөрер иде. Аягы сызлап җәфалануы өстенә йөрәге дә әрнүле булган, бахыркайның. Ямьле язлар, матур җәйләр, алма исләре аңкып торган мул көзләрнең кичләре, төннәре ничек үткән, анысын үзе генә белгән инде.

 Көн дә кич белән, әрнеп-сыктап, ирен «уҗымга» озата ул. Әнә теге күперне чыкканда күргән ялгыз көймә Марзия белән Нәҗипнең очрашу урыны була. Ул көймә инде бик нык искереп, калҗаеп беткән. Менә шула-а-ай... 

Хәмидә апа капка баганасына сөялеп, авыз читен яулык очы  белән каплап көндәше янына киткән ирен озатып кала торган булган. Кара көзләрдә, салкын кышларда Марзия белән Нәҗип кайда күрешкәннәрдер, белмим. Бу хакта сорау уңайсыз гына түгел, оят та бит инде. 
Юлдашым суынып беткән чәен уртлап куйды.  

– Ир бирмәк – җан бирмәк, диләр. Хәмидә апаның әрнүләре каргыш булып төшкәндер безнең нәсел хатын-кызларына. Тәгаен шулай дип уйлап йөрдем. Акыллы, чибәр булып кызым үсеп килә. Хәмидә апаның әрнү-каргышы балакаема да төшмәсен иде диеп, бер кайтуымда кыенсынуымны җиңеп, аларга кердем. Аның миһербанлы, сабыр кеше булуын белә идем. Аягына егылып гафу итүен сорадым. Хәмидә апа:
– Чү, балакай, алай ярамый. Беренчедән, Аллаһ Тәгаләгә генә баш иеп сәҗдәгә китәләр. Мин бер зәгыйфь, гөнаһлы бәндә. Аннары, синең ни гаебең бар соң? И-и, гаеплеләрне тикшерә китсәң... Аллаһы Тәгалә гөнаһлы бәндәсен кичерә бит тәүбә итсә. Мин сезнең нәсел хатын-кызларын гафу итәм, – диде.
«Кызым  бик яхшы кешегә кияүгә чыкты. Оныгымның зурысы быел Мәскәүгә укырга керде, икенчесе мәктәпкә китте», – диде, әбигә бер дә охшамаган ханым. Һәм: «Апам да, мин дә төсебез-битебез белән әнигә охшаганбыз. Ә менә холкыбызны әби-бабай «тач әтиегез инде» дип әйтәләр иде. Тыенкы булдык», – дип кыек-мыек юлларда йөрмәүләрен искәртте...

 Сөйләшә-серләшә торгач, вакытның үткәнен сизмәгәнбез дә – Мәскәүгә якынлашканбыз икән. Икебез дә беравыздан: «Гомерләр дә шулай тиз үтә бит», – диештек.

Фото: Image by Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар