Логотип
Милли ризык

Атаклы аш-су остасы Фатыйма Мәҗитовадан корт кайнату рецепты

Легендар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның шәкерте – Фатыйма ханым Мәҗитовадан сайт укучыларыбызга җиңел генә итеп корт кайнату рецепты тәкъдим итәбез. 

«Сөембикә» журналының июнь санында без уникаль шәхес – легендар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның шәкерте – Фатыйма ханым Мәҗитова белән үзенчәлекле мастер-класс уздырдык. Аның үзенчәлеге шунда – Фатыйма ханым кайчандыр үзе уйлап чыгарып, хәзер татар кухнясында бик популяр булып киткән өлеш пешерергә өйрәтте. 
Бу юлы исә сайт укучыларыбызга аш-су остасыннан корт кайнату рецепты тәкъдим итәбез. 

Бик җиңел һәм чыгымсыз итеп корт кайнату

Күпләр корт кайнатуны авыр һәм четерекле дип уйлый. Ә сез Фатыйма Мәҗитова өйрәткәнчә әзерләп карагыз әле.
«Мин суыткычтагы бер генә әйберне дә әрәм итмим. Сөт каламы, катык, сметана яки аз гына эремчекме – барысыннан да корт кайнатырга куям. Хәтта әчи башлаган булсалар да ярый, барыбер тәмле була», – ди Фатыйма ханым. 
Калын төпле таба яки чуенга суыткычта нинди калдык сөт ризыгы бар – барысын да бушатып, өстенә бераз яңа сөт агызабыз да, кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, утны бик нык киметәбез. Ул шулай 8-9 сәгать беленер-беленмәс кенә кайнап утырырга тиеш. Ара-тирә болгаткалап алабыз. Кызара башлагач, тәменчә шикәр комы һәм атланмай өстибез. Шикәрнең балы чыгарлык булса, корт тәмлерәк була. Корт кызара, куера, суы кайнап бетә. Менә шуннан соң гына сүндереп, киңрәк табага киптерергә таратабыз. Шул килеш кенә суытып, туңдыргычта да сакларга була. Туңдыргычтагы корт нәкъ баллы туңдырма кебек, үзен генә ашарга бик тәмле, гөбәдия пешергәндә дә кулланырга ярый. 
Фатыйма ападан берничә сер:
Шикәрне мулрак салсаң, корт тизрәк кызара. 
Әзер корт өстәл өстендәге табада да яхшы кибә. Ара-тирә болгаткалап кына торырга кирәк. 
Корт эре бөртекле булса (эремчектән әзерләгәндә ул, гадәттә, эрерәк бөртекле була), кипкәч аны иттарткычтан чыгарырга яки кофемолкада вакларга мөмкин. 
Гөбәдия әзерләгәндә коры кортка бик аз гына сөт салып, берничә минут пешереп алсаң, ул йомшый, бик тәмле була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар