Логотип
Милләттәш

Үзебезнең Алсу

10 ноябрьдә Казанның “Татнефть-арена” стадионында җырчы Алсуның 20 еллык иҗатына багышланган “Не молчи” дигән шоу-программасы булды. РФнең атказанган, Татарстанның халык артисты, ЮНЕСКОның тынычлык артисты Алсуның соңгы ун елда концерт турлары белән шәһәрләргә чыкканы булмады. Яңа программасы белән дә ул әлегә өч кенә шәһәрдә – Казан, Мәскәү, Санкт-Петербургта чыгыш ясарга планлаштыра. 

Алсу Казандагы чыгышын хәйрия концерты итеп оештырды. Шушында ук ул А. Вавилова исемендәге фондка 1 000 000 сумлык Сертификат тапшырды. 

“Не молчи” программасының исеме шушы исемдәге яңа җыр - синглыннан алынган. Концертта ул татарча да җырлады. Шулай ук тамашачылар Алсуның  кызлары Сафина һәм Микелла белән дә танышты. Сафина фортепианода уйнады, Микелла инглиз телендә җыр башкарды. 


Әгәр бу концертны бер сүз белән ничек бәяләр идең, дисәләр, ихласлык, дияр идем. Моннан 20 ел элек “Зимний сон”, “Иногда” җырлары белән популярлык казанганда ук, Алсу рус эстрадасына назлылык, ихласлык алып кергән иде. Хәтта ул вакыттагы гламур контекстта күпмедер наив та булып тоелгандыр. “Евровидение”дә икенче урын алгач та, скептикларча караучылар булды. Бүген инде Алсуның ихласлыгына ышанмый мөмкин түгел. Метамодерн манифестында аны яңа ихласлык, диләр. Нәрсәдә чагыла соң бу яңа ихласлык?
Беренчедән, концертта тамчы да пафос юк иде. Әтисе кызымы? Әйе, әти кызы. “Я дочь отца” дип җырлый икән, димәк, чыннан да әтисенә рәхмәт әйтә. Бөтен кеше алдында. 
Кызларын зур сәхнәгә алып чыгуы да мактаныр өчен түгел иде. “Минем өчен гаилә һәрвакыт беренче урында. Балаларым – минем яшәү мәгънәсе. Гомеремнең  иң бәхетле өч көне бар – балаларымның туган көннәре”, -  диде ул. Һәм Сафина белән Микелланы сәхнәгә чакырыр алдыннан: “Алар бу чыгышка бик нык әзерләнделәр. Зинһар, теләктәш булыгыз аларга”, - дип, тамашачыларга мөрәҗәгать итте. 
Иосиф Кобзонны искә алу мизгеле белән ул тамашачыларны чын мәгънәсендә тәрбияләде. “Йосиф Давыдович арабыздан китте. Ләкин җырлары белән ул безнең күңелләрдә калыр”, дип остазының тавышына кушылып җырлаганда, тамашачылар да бер-бер артлы смартфоннарының утын кабызып, Алсуга кушылды. Җырны басып алкышладылар. 
- Мин үземнең тамырларымны онытмыйм. Мин алардан көч алам, - диде ул татарча җырлар алдыннан. “Ак каен”ны җырлады. “Каен – минем өчен кече ватан символы”, - диде, ни өчен бу җырны сайлавын аңлатып. Бөгелмәдә каеннар  күптерме – анысын әйтә алмыйм, ә менә әтисенең туган авылы Уяндыкта чыннан да каеннар бик күп. 



“Не молчи” программасының тагын бер үзенчәлекле ягы – ул  башыннан ахырына кадәр су метафорасына корылган. Тамашачы игътибар иткәндер: программаның логотибында да сизелә ул.   Су – яшәтүче көч. Су һәркайда үзенә юл таба, кирәк икән - формасын үзгәртә. Алсудагы тормышны ярату да төрле  формада була ала.  “Мин үзем дә су кебек. Стихиям -  су. Ут җимергеч көчкә ия була башласа, тизрәк сүндерергә ашыгам”, диде Алсу. 

Алсуның иҗатын яратучылар концертта тагын аның тавышына игътибар иткәндер. Концертлар белән турнелар оештырмаса да, Алсу вакытын бушка уздырмаган. Белгечләр күбрәк әйтер иде, әмма аның вокалындагы уңай үзгәрешләр минем дилетант колагыма да яхшы ук сизелде. 

Рус эстрадасында үзенең татарлыгы турында кычкырып йөрмәсә дә (шул ук вакытта кирәк урында әйтми калганы да юк), Алсу үз-үзен тотышы, ихласлыгы, кешеләргә мөнәсәбәте белән үзен затлы татар кызы итеп күрсәтә белде һәм шуның белән ихтирам яулады да. Казанга карата да җылы мөнәсәбәтен һәрвакыт сиздереп тора. “Монда мине безнең Алсу”, - дип каршылыйлар ди ул. Афәрин, Алсу! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар