Логотип
Милләттәш

Себер – үзебезнеке!

 
– Гомер буе бергә булдык, бүген генә аерылмыйбыз... 
Килендәшләр шулай карар итте – без ризалаштык. Тышлык турында әйтүем. Чынлыкта, дүртәү әле алар: бертөрле фикерләр, бер үк уй-ниятләр, хыяллар белән яшәп ятучы Рәшидә һәм Фазыл, Гөлфия һәм Миндар Әгъләмовлар. Алар турында бер-берсеннән аерып ничек сөйлисең?! 

Әгъләмовлар җитәкләгән «Техтранссервис» компаниясе Сургут шәһәренә генә түгел, бөтен Себергә, хәтта Россиягә билгеле. Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округларындагы эреле-ваклы бер мең ярымнан артык оешманы, «Сургутнефтегаз», «Газпром», «Роснефть», «Төмәнэнерго», «Лукойл- Көнбатыш Себер» кебек зур берләшмәләрне дә ВАЗ, ГАЗ, УАЗ, МАЗ, ЗИЛ, КамАЗ, КрАЗ машиналары һәм тракторлар өчен запас частьлар белән алар тәэмин итә. Сургутта Әгъләмовларның «АвтоГалактика» кибетләрен табарга теләсәң, «Татарлар» кайда?» – дип кенә сорарга кирәк – юлны бөтен кеше күрсәтәчәк. «Татарлар» кушаматы үзебезгә ошый, әмма шул ук вакытта җаваплылык та өсти – безнең аша милләткә бәя бирәләр», – ди алар.
 

Килү

– Сургутка иң элек Фәргать җизни белән Асия апа килеп төпләнгән. Өйләнешкәч, Фазыл белән без дә алар янына чыгып киттек. Октябрь бәйрәмнәреннән соң булды ул. Барсак, Асия апалар безгә дип инде капчык-капчык бәрәңгегә кадәр алып куйган! Өч бала, үзләре, әмма шул бер бүлмәле «малосемейка»га алар безне дә сыендырды. Алай гынамы, «башка чыкканда», Асия апа өстәл, чәйнек-чынаяклар, идәнгә җәяргә палас бирде. Яшь гаилә өчен байлык! Гомергә онытмыйм... Алар барысы да шундыйлар – туган җанлылар, ничек булдыралар – бер-берсенә шулай булышалар...



Үз куышлары булганчы Гөлфия белән Миндарны исә инде «вагонка» тактадан үз йортларын (заманасы өчен – коттедж!) салып чыккан Рәшидә белән Фазыл сыендыра. Бер ел бер гаилә булып яшиләр. Хәер, нигә бер генә ел?! Башта фатирлары янәшә була, инде менә йортларының тәрәзәләре бер-берсенә карап тора: бер капкадан икенчесенә кадәр нибары биш адым. Күңелләр исә тагын да якын! Рәшидәләрнең Илдарлары белән Рамиләләре дә, Гөлфияләрнең Айдарлары да: «Безнең ике әти, ике әни бар», – дип үскән. 

Яшермиләр – алар барысы да монда тайга исе иснәргә дип түгел, зур акчалар эшләргә, аякка басарга дип килгән. Тик 250 сум акча Себер өчен күпмени?! Менә ни өчен Фазыл, дипломын өстәл тартмасына салып, ул чакта экскаваторга утыра, шофер да була. Энекәшенә дә югары белемгә ия булуын «онытып» торырга туры килә. Алган белемнәренә бәрабәр хезмәт хакы түләнә башлаган чорлар килгәч кенә, «Сургутнефтегаз»га кире әйләнеп кайталар. 



Миндар Әгъзам улы, гади мастердан башлап берләшмәнең өлкән инженеры вазыйфасына кадәр күтәрелә. Аның кул астында мең ярымнан артык эшче була. Абыйсы – башта гараж, аннан ремонт остаханәләре башлыгы булып эшли, профсоюз оешмасын җитәкли. Себер башка: күтәрелү өчен монда арттан этүчеләр кирәкми – сәләтең, тырышлыгың, үҗәтлегең булса, дәрәҗәләргә ирешәсең. «Сургутнефтегаз»да эшләгән еллар – безнең өчен тормыш мәктәбе булды, – дип әйтә алар. – Үз эшеңне башлау өчен бар яктан да өлгереп җитү кирәк...»
 

Беренче адымнар

– «Сургутнефтегаз»да дүртәү эшләгәч, 4 пакет акциябез бар иде. Шуларны саттык. Эшләп киттек... Гөлфия беренче көннән үк безнең белән булды. Бухгалтерия эше аның өстендә иде. Бер кулы белән бала карый, аш пешерә, икенчесе белән исәп-хисап кәгазьләрен алып бара. Бераздан компьютерлы булдык. Берсендә, балалар уйнап, Гөлфиянең бөтен язуларын юкка чыгарды... 2000 елда банкротлыкка чыккан бер оешмадан шушы базаны сатып алдык. Бер тиен акчабыз калмады. Базада ут, су өзелгән, тәрәзәләр юк иде, әмма бездә шатлык! 

Складларга читтән кешеләр ала башлаганчы, товарны алар әле озак вакыт үзләре җибәреп тора. Чиратлашып, командировкага йөриләр: Чаллы, Түбән Новгород, Самара, Тольятти... Туксанынчы еллар бу. Куркыныч вакытлар. Товар төягән машина белән юлда туктап ял итәргә дә ярамый – талыйлар. («Бервакыт бик йокы килгәч, төнлә урман эченә кереп китеп туктадык, – дип искә төшерә Фазыл Әгъзам улы. – Иртән уянсак, алда да тәреләр, артта да. Зиратта төн кичкәнбез... Коймасы булмагач, анда барып кергәнне белмәгәнбез дә».) Барысы да була: аталар да, эзәрлеклиләр дә, куа да киләләр. Тик Ходай ташламый! 

– «Крыша» өчен түләү заманы иде. Без беркайчан, беркемгә түләмәдек, – ди алар. – Тапкан малыбыз хәләл: элек тә шулай иде, хәзер дә. Берәүне дә алдамыйбыз. Машина хуҗасының ремонтка акчасы күп китә икән, ул чит ил машинасына күчәчәк – аны бөтенләйгә югалтачакбыз. Сыйфат – безнең өчен бу беренче язылмаган кагыйдә.
 

Язылмаган кагыйдәләр

Әгъләмовларда алар байтак.

Эш барсын дисәң, халыкка үзең үрнәк күрсәтергә тиешсең. Менә шуның өчен бөтенесеннән дә алда – иртәнге җидедә эшкә килеп, кичке җидедә генә китәләр. Һәркем күреп тора: байлык аларга күктән төшми.

Җитәкче: «Бөтен нәрсәне беләм, барысына ирештем», – дип уйлый икән, предприятие үсүдән туктый. Бу хезмәткәрләргә дә кагыла. Яңа эшкә урнашкан кеше укудан, яңалыкка өйрәнүдән беркайчан баш тартмый аларда: имтиханның чираттагысын биргән саен, хезмәт хакына 2-3 мең өстәлә бара. 

Эштә туган-тумачалык булырга тиеш түгел, таләпләр дә, шартлар да һәркем өчен бертигез. (Гөлфияләрнең Мәскәү Югары икътисад мәктәбен тәмамлап кайткан уллары Айдар күптән түгел маркетинг бүлегендә эшли башлаган. Аңа берәү дә аерым кабинет әзерләмәгән. Соңгы урнашкан кеше булгач, урыны ишек катында.)

«Яшисе килә», – диючеләргә генә таянырга ярый. («Бер яшь гаилә эшли бездә. Егетнең әнисе безнең белән уйнап үсте. «Яшәмә келисезме?» – дип сорыйм шуның хатыныннан. Чистай мишәре ул кыз. «Юк, без яхшы яшәмә келибез!» – ди. Әйбәт машина, фатир дип хыялланса гына, ул кеше белән эшләп була. Максатлы кеше генә тырыша».) 

Син үзең генә түгел, янәшәңдәгеләр дә баерга тиеш. («Бер мәҗлестә Миндар Әгъзамовичның: «Аллага шөкер, безнең балаларның барысы да фатир алды инде. Берне генә түгел, икене, өчне», – дип куанып сөйләвен ишетеп калдым. «Безнең балалар» дип, үзләрендә эшләүчеләр хакында әйтүен аңлагач, күзләремә яшь килде», – дип сөйләгән иде Сургуттагы бер танышым.) 
Без – хуҗа түгел, җитәкчеләр. («Кул астында эшләүчеләр өчен без хуҗа булсак, алар кол буламыни?!»)

Һәркемгә хезмәтенчә түләнергә тиеш. («Ай азагында, дүртәү утырып, хезмәт хакларын карап чыгабыз: кем имтихан биргән, кемнең сатуы күбрәк булган, кем ипотека алырга җыена...



Рәшидә белән Гөлфияне бездә эшләүче халыкның адвокатлары диярсең – алар сүзен тыңласаң, бар тапкан акчаны хезмәт хакына биреп бетерергә кирәк».)
 

Хезмәттәшләр

Лариса Солтан, склад мөдире: 
– Милләтем буенча мин – молдаван, әмма үземдә эшләүче Татарстан егетләре белән күптән: «Хәерле иртә!» – дип исәнләшәм. Татарча күп нәрсәне аңлыйм. «Техтранссервис»та инде 16 ел эшлим. Идән юучы булып кына урнашкан идем. Бераздан контроль-сак хезмәтенә алдылар, аннан складта эшләргә тәкъдим иттеләр. Куркып кына тотынсам да, өйрәндем. Ул чакта әле складта Фазыл һәм Миндар Әгъзамовичлар белән янәшә торып эшләдек. Бик таләпчән җитәкче алар: үзләре дә җигелеп эшли, бездән дә шуны көтә. Алар акыллы, зирәк булганга, кыска гына вакыт эчендә компаниябез бөтен Себергә танылырга өлгерде. (Ассортиментыбыз зур – 100 меңнән артык исемдә! Көн аралаш, Когалым, Нефтеюганск, Ханты-Манси шәһәрләрендә урнашкан филиалларыбызга товар төяп, машиналар чыгып китә.) Регионда хәзер көндәшләребез юк: күпләр, кризис башлангач, бөлгенлеккә төште. Ә бездә бер тапкыр да хезмәт хакы тоткарланмады! 

Мәктәптә яхшы укысам да, әни иртә үлеп киткәч, институтларга керә алмадым. Директорлар минем бу хыялымны тормышка ашырырга ярдәм итте – укыттылар, мин хәзер югары белемле икътисадчы. Сеңлем дә биредә эшли, аңа да югары белем алырга булыштылар. Барыбызга карата бик игътибарлы алар: һәр көнне иртән складларны йөреп чыгалар һәм һәркем белән кул биреп исәнләшәләр! Барыбызны да таныйлар: кайда, ничек яшәгәнебезне, кемнең ипотекасы, кредиты барын беләләр, кирәк икән, ярдәм итәләр. Әти-әни кебек... Шуңа күрә барыбызның да директорларның ышанычын аклыйсы килә. Бүгенге көнем өчен аларга рәхмәтлемен: фатирыбыз менә дигән, өч балабыз үсә. Гаиләгә иң зур акчаны мин алып кайтам, аны ирем дә белә. 44 көн түләүле ял Себердә дә күп оешмаларда юк хәзер – бездә бар. Ялга туган якка кайту өчен билет хакы да түләнә. Төшке ашны бушлай ашыйбыз. 

Алинә Гарәфиева, маркетинг бүлеге белгече: 
– Әтиемне 15 ел элек югалткан идем. Директорыбызны әти кебек күрәм. Мин генә түгел, күпләр... Проблемам булса, аларга керә алганымны һәм ярдәмсез чыкмаячагымны беләм. Кайдан һәм кайчан фатир алырга, нинди машина сайларга – тәҗрибәләре зур, боларның барысы хакында да алар белән киңәшәбез. Эш өчен бөтен шартлар тудырылган: вахта белән алып киләләр, кайтаралар. Туган көннәребез белән котлыйлар, чәчәкләр һәм конверт бүләк итәләр, хәтта декрет ялында утыручыларга да. Безнең өчен бик матур бәйрәмнәр оештыралар. Балалар өчен Яңа ел чыршылары үткәрәләр, аларны бүләккә күмәләр. 

Иртән – бер, төштән соң тагын бер мәртәбә складларны йөреп чыга Миндар Әгъзамович. Безнең бүлеккә дә кермичә калган көне юк! «Миннән берәр ярдәм кирәкмиме?» – аның иң беренче соравы шул. 
 

Мәчет

– Эшебез бара, табыш килә, әмма күңелдә канәгатьлек юк... Абзый да: «Яхталар, чит илдә йортлар кирәкми безгә, милләт өчен нидер эшлисе иде», – дип уйлап йөргән икән. Һәрвакыттагыча дүртәү утырып киңәшләштек тә, туган якта мәчет салырга булдык. Бер кайтуда махсус Казанга, Диния нәзарәтенә киттем – мәчет өчен проект кирәк иде. Алар булышырлар дип уйлыйм бит инде. Җомга көн иде ул. Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе юк диделәр, урынбасарларын көтәм – ишек төбеннән эчкә уздырмадылар. Менә баскычта миңа кирәк кеше күренде. Ярдәмчеләре әйткәч, туктады, баскычтан төшмичә, өстән генә: «Ни йомыш?» – диде. Аңлаттым. «Мин проектлар белән шөгыльләнмим», – дип ул кире борылды. «Туктагыз инде!» – дим. Ул тагын: «Ни йомыш?» – дип кабатлады. «Мин йомышчы малай түгел, – дидем. – 40–50 миллионга чиркәү салырга җыенам дип барсам, поплар, мөгаен, кулларында гына күтәреп йөртерләр иде...» Шушы сүзләремнән соң, бер телефон номеры бирде бирүен, әмма анда да ярдәм итүче булмады...



Шул кичне Миндар Әгъзам улы беренче тапкыр намазга баса да инде. 
Мәчетнең эскизын ул башта үзе сыза (кайчандыр Казан авиация институтының конструкторлар әзерләү бүлеген тәмамлаган егет ләбаса!) Бөгелмәдәге бер танышлары проектны эшләп бетерә. Чирмешән район үзәгендә төзелүче бу мәчет әниләре Мөшбикә исемен йөртәчәк.

– Кирпечне Башкортстаннан кайтарттык, нигезенә куясы ташларны – Уралдан... Инде эчке эшләре генә калды. Материалларның иң яхшыларын гына сайларга тырышабыз. Быел гаеткә ачылыр, дип торабыз. Ихлас, иманлы имам эзлибез менә... Бу урынга күңелебезгә хуш килгән кешене тапсак, аңа йорт салып бирергә уйлыйбыз... 
 

Тел

– Дин сакланыр, ә менә тел... Туган тел өчен борчылабыз бүген...
Татарстанны, бөтен татар дөньясын күз алдында тотып әйтүләре. Үзләрендә – «Техтранссервис»та – бу мәсьәләдә тәртип аларның! Киңәшмәләр вакытында әледән-әле татарчага күчеп китү биредә гадәти күренеш: күпләр, сөйләшмәсә дә, сүзнең ни хакында баруын аңлый. (Склад, кибетләрне карап, йөреп чыктык – безне һәркайда: «Исәнмесез!» – дип каршы алдылар. «Монысы – әрмән егете, монысы – рус, яһүд, үзбәк, кыргыз, – дип таныштыра Фазыл Әгъзам улы. – Кайткан саен, Казаннан 20–25 «разговорник» алып киләм – сорыйлар».)

– Татарлар, балаларына исем кушканчы, башта кереп, безнең белән килештерә. Кире борган чаклар да булды... Сабыйларына матур, чын татар исеме кушучыларга премия язабыз... Кешенең исемен бозып әйтү гадәте юк бездә. Нинди генә авыр булса да! Бервакыт Динар исемле егет: «Укытучы миңа Дима дип дәшә», – ди. «Ә син аңа Наил Васильевич, дип әйтеп кара», – дидек. Укытучы бик аптыраган инде. «Ә миңа шулай әйтергә җиңел», – дигән Динар. Николай Васильевич шунда ук аңлаган...

Җәмил Шәрифуллин – бер урамда үскән авылдашлары. Бик озак еллар Бөгелмәдә яшәгән, соңгы ун елда аларда шофер-экспедитор булып эшли. «Улым Когалымдагы филиалга урнашты. Аның белән телефоннан татарча сөйләшәбез хәзер. Монда килгәч өйрәнде», – ди. 


Авыл

Туган авыл Әмир – Әгъләмовларның тагын бер «баласы». Юк, Анасы! Туксанынчы еллар башында, дүртәү шушында кайтып төпләнергә, җирдә эшләргә телибез, дип, Чирмешән районы башлыгына керәләр, әмма аларны кире боралар. (Әгәр шул чакта рөхсәт алсалар, республикабызның бу төбәге нинди булыр иде икән бүген?!) 

– Әмир авылы яшәсен, үссен иде... Бөтен уңайлыклары булган йорты булса, яшьләр авылда төпләнә ул. Хөкүмәт аларга йорт салырга булышсын иде, без дә ярдәм итәр идек...



Әлегә алар кулдан килгәнне эшли тора: баласы туган һәр яшь гаиләгә йөзәр мең сум акча бүләк итә. (Бер елны Әмирдә бер бәби дә тумаган – акчаны мәктәпкә тапшырганнар.) Мәктәпкә беренче тапкыр баручыларга да, аны тәмамлаучыларга да Сургуттан ук бүләк төяп кайталар. Боларның барысын да үзләре оештырган Сабан туенда – Авыл көнендә сәхнә түренә чакырып тапшыралар. Халык алдына шушы елны гомер бәйрәмнәрен билгеләп узучы абый-апаларны да чыгаралар. Гомер буе колхозда эшләп тә, үзләре әйтмешли, бер яулык та күрмәгән өлкәннәр өчен Себердә яшәүче якташлары кулыннан бүләк алу, аннан бигрәк, җылы сүз ишетү зур вакыйгага әйләнә. Тол калып, ике баласын ялгыз аякка бастырган Гайшә апа әнә соңыннан бер атна чирләп яткан...

Туган авыл белән ике арага тузан кундырмыйлар. Анда – ике гаиләгә уртак йорт: җәйгә чиратлашып кайталар, бакча үстерәләр. Эш сорап килгән авылдашларын кире бормыйлар: таләп һәркемгә бер – тырышып эшләргә, эчмәскә, тартмаска, урламаска... (Хәер, соңгылары – предприятиедә, гомумән, булган хәл түгел). 

– Конфет ашап үсмәдек инде без... Җиде бала, юклык. Әти сугыш инвалиды иде – фронтта алган яраларыннан мантый алмый вафат булды. Дүртенчедә генә укый идем әле... Кибеткә хәлвә кайткан. Ялтыравыклы кәгазь белән тышлаган. 36 тиен тора. Ул чакта зур акча! Каяндыр 3 шешә табып юып, тапшырдым да, алып кайттым хәлвәне. Өйдә берүзем ашап утырам. Абзый күрде дә сорый башлады. Бирмәдем! Туйсам да, ашап бетердем. Соңгы кисәкне йоткач, күңелне үкенү биләп алды: «Нигә бүлешмәдем инде?!» Тормышта төрле хәлләр килеп чыга. Кемгәдер карата нәрсәнедер дөрес эшләмим кебек тоелса, тамагыма һәрвакыт шул хәлвә тыгылгандай була. Ул мине бүген дә ялгышлардан саклый... 
«Техтранссервис» компаниясенең генераль директоры Миндар Әгъләмов сөйли моны. 

Казан–Сургут– Казан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар