Авырлыклар дигәннән... Улым 5 нче сыйныфта укыган чакта бер көнне урамнан тәре табып алып кергән. «Әни, бөтен кеше тәре таккан, минем дә тагасым килә. Эльмир исеме кирәкми миңа, Максим буласым килә», – ди. Күрше малаеннан исемнәр китабы да алган. Йөрәгем ярыла язды шунда... Икенче көнне үк билет алып...
«Чүпрәле районы Югары Каракитә авылы кызы мин. 1982 елда 19 яшемдә комсомол юлламасы белән Сахалинга чыгып киттем! Күрегез, чаялыгым да, кыюлыгым да бар, дөнья читенә – Сахалин кадәр Сахалинга китәм, имеш! Өч ай еладым... Әни белән язышкан сагыну-сагыш тулы хатлар әле дә саклана миндә».
«Сахалин өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы советы рәисе Зәкия ВӘЛИТОВА Сахалин өлкәсендә кырык елдан артык гомер итә инде. Монда яшәүче татарларның кояшы ул. Зирәк, үткен, пакь кояшы!
Кычкырып укучы
Сахалинга буш кул белән килмәгәнемне хәзер бик яхшы аңлыйм. Ирешкән уңышларым, башкарган эшләремнең чишмә башы гаиләдән, балачактан икән. Җиде балалы гаиләдә кече кыз мин. Әтием Зыятдин – стаханчы шахтер. Әтисе вафат булгач, әнисе кабат кияүгә чыккан. Шахтада эшләүчеләргә ияреп, 14 яшендә Тулага киткән әти. Акча эшләп, бик күп бүләкләр белән чибәр, кәттә егет булып кайткан авылга. Шунда әнием Мәгъсүмәгә күзе төшкән дә инде. Ялга гына кайткан егетнең озаклап торырга вакыты булмаган, кире эшенә китеп барган. Ә Мәгъсүмәләр йортына әтидән яучылар килеп төшкән. Әби-бабай, ризалыгын биреп, әнине кияүгә җибәргәннәр. Җибәргәннәр шул! Агач чемоданын күтәреп, әни бер-үзе әти янына чыгып киткән. Бер ай барган ул Тулага! 1939 елның 6 маенда язылышканнар. Әти үзе эшләгән җиргә бөтен туганнарын, авылдашларны урнаштырган. Миңа бүген дә аларның балалары, очрашкач, рәхмәт әйтә моның өчен. Авыллар өчен бик авыр чор – ачлык еллары булган ул...
Сугышны да шунда, шахтада каршылаганнар. Әти алты ай хәрби учебкада әзерлек үтсә дә, аны резервта калдырганнар. Шахтада бригадир булып эшләгән. Йокы күрми авыр эштә эшләп бер күзсез дә калган. 1945 елның 9 мае Бөек җиңүне генә түгел, тәүге балаларын алып килгән яшь гаиләгә. 1953 елда өч бала белән туган авылларына әйләнеп кайтып төпләнгәннәр. Өч ел элек әтиләр яшәгән җиргә, – Тула якларына барып кайттым. Бөдрә талларга карап үзәкләрем өзелде... Сез үсәсез, әти-әни юк инде дип еладым... Гомер буе читтә сагынып яшәргә туры килде бит аларны.
Бик тәртипле гаилә идек без. Җиде бала белән башкача булыр иде микән? Тәрбияләми кара! Эшне дә белеп үстек, чыбыркы да күрдек... Иртән мәктәпкә киткәнче апа белән сыер савып, әнигә сөт кертеп китәбез. Энебез шахтер фонаре белән яктыртып тора. Кайтуга да эш көтә әле. Клубта танцы буласы көнне и тырышып эшлибез – ут уйнатабыз инде менә! Кич чыгуны әни әтидән сорарага куша. Әти: «Юк», – дип кенә әйтә, без, киемнәрне салып, йокларга ятабыз. Каршы дәшү дә, үпкәләү дә юк.
Безнең гаиләдә булган муллыгың белән бүлешү гадәте бар иде. Тимурчылар булып, тылда хезмәт иткән карчыкларны ашатабыз. Әни ашарга пешерә, ипиен кисә. Без мәктәптән кайтуга өстәлдә 10–15 әзер төргәк ята. Авылның икенче очына кадәр өләшәбез шул күчтә-нәчләрне. Әбиләрнең идәннәрен юам, кайвакыт иптәш-кә кунып калам. Бәрәңге утыртканда да үз бакчабыз-дан элек күрше әбинекен утыртабыз, әти сукалап та бирә.
Бездә кеше өзелмәде. Күрше чуаш, мордва авылларына барып без, балалар, Пасхада йомырка җыябыз, алар безгә Корбан гаетенә киләләр. Әти-әни укымышлы булмасалар да, бөтен милләтне тигез күрергә, дус-тату яшәргә, хөрмәт белән карарга өйрәттеләр. Бер почта тартмасы тутырып газета-журналлар алдыра идек. Кич белән өйгә бабайлар җыела. Мине, сыер савудан да азат итеп, кычкырып укучы итеп билгелиләр. Яңалык-ларны укып барам, берәр урында бабайлар туктаталар да, фикер алышалар. Мин тыңлыйм, сеңдереп барам. Болар берсе дә эзсез калмаган, күрәсең, киләчәгем өчен төпле нигез булып тормыш багажына салына барган...
«Максим буласым килә»
Борынгы тарихны исәпкә алмаганда, Сахалинга беренче татарлар 1928 елда килеп урнашкан, диләр. Нефть һәм күмер чыгару буенча дәүләт программасы нигезендә монда, башлыча, татарларны китергәннәр. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң сахалин татар-ларының яңа тарихы башлана. Татарстаннан эшелоны-эшелоны белән татарларны алып киләләр. Алар монда яңа татар авылларына нигез сала. Ай авылы – шундыйларның берсе. Соңрак исемен коммунистлар Советсткое дип үзгәрткәннәр. Биектау районы Дөбъяз авылыннан бик күп гаиләләр килә анда. Сахалинга болай гына эләгеп булмаган, махсус чакыру буенча гына керткәннәр. Вербовщиклар эшләгән Татарстан авылларында. Кешеләргә рәхәт тормыш вәгъдә иткән-нәр, төсле фотолар күрсәтеп (ул вакытта ук төсле фото, уйлап карагыз!) кызыктырганнар. Чынбарлык кына алай төсле булмаган шул. Ат абзарына алып килеп урнаштырып: «Әнә сезгә урман, йортлар салыгыз», – дигәннәр. Сыер-бозаулар карарсыз дип алып киткән татарларга дуңгыз каратканнар. Мәктәптә балаларны русча укытканнар. Хәтта йортларга тикшерүчеләр килеп утыра торган булган – татарча сөйләшмәсеннәр өчен... Кызганыч, беренче, икенче буын бик тырышсалар да, ассимиляциядән качып кала алмаган. Телләре дә, дин-нәре дә сакланмаган. Татар булуларын фамилияләре генә искә төшереп тора...
Мин Сахалин өлкәсенең Ударный бистәсенә килеп урнаштым. Монда яшәүче татар әби-бабайлары мине
үз канаты астына алды. Бабам мулла иде, «Ясин» сүрәсен дә беләм, татарча бәетләр, җырлар башкарам, чип-чиста татарча сөйләшәм, ризыклар пешерәм. Бик куандылар инде миңа. Үзләре озак еллар яши, минем яшь-тәге балалары руслашкан, татарча сөйләшмиләр... Шул әбиләр мине мәет юарга алып йөри башлады. Куркам... «Курыкма, кызым, үлгән кеше сиңа тими ул», – дип яза әни, тынычландыра. Беренче юганда су гына салып торасың, диде әбиләрем. Икенчесендә кәфенлеккә төрештем, өченчесендә: «Әйдә, гел су салып кына булмый, үзеңә юарга вакыт», – дип, үземә тапшырдылар. Менә нинди зирәклек! Хәзер бу эшләрне тулысынча үзем башкарам. Татар әбиләре: «Үлемтек-ләремә тимәгез, Зәкия генә башкарсын, аны тыңлагыз», – дип әйтеп калдыра балаларына.
Шәхси тормышыма килгәндә... Ульяновск шәһәре егетенә кияүгә чыктым, улыбыз Эльмир, кызыбыз Эльвира бар. Ләкин унөч ел яшәгәннән соң башка хатынга китте ул. Зур авырлыклар белән балаларны үстереп аякка бастыргач, үз тиңемне, мине чынлап кайгыртучы кешемне таптым...
Авырлыклар дигәннән... Улым 5 нче сыйныфта укыган чакта бер көнне урамнан тәре табып алып кергән. «Әни, бөтен кеше тәре таккан, минем дә тагасым килә. Эльмир исеме кирәкми миңа, Максим буласым килә», – ди. Күрше малаеннан исемнәр китабы да алган. Йөрәгем ярыла язды шунда... Икенче көнне үк билет алып Эльмирны әтиләр янына алып кайтып киттем. «Әти, тота алмыйм бу малайны, ярдәм ит, югыйсә югалтам аны», – дим. Эльмирны өч айга авылда калдырып киттем. Әти йомшак кына итеп аны намазга бастырды, мәчеткә йөртте. Эльмир татар телен өйрәнеп, «Мин – татар!» – дип килде авылдан. Без яшәгән җирдә мәчет юк иде. Һәр атнаны җомга көнне алты сәгатьлек юл узып, балаларымны Южно-Сахалинск шәһәренә мәчеткә йөрттем. Кунып калабыз да, икенче көнне кайтырга чыгабыз... Шундый авыр-лыклар белән дә диннән аермадым балаларны! Балаларым диндә, ураза тоталар, Эльмир биш вакыт намаз укый. Оныкларыма исемне дә Казанга барып мөселманча куштырдылар... Балаларда телне, гореф-гадәтләрне саклап калыр өчен дин иң җиңел юл бит! Догалар өйрәтеп, корбан чалып, гаетләрне бәйрәм итеп, Мәүлет айларында мәҗлесләр уздырып, сәдака өләштереп күпме тәрбия бирергә була! Кызганыч, күпләр әле моны аңламый...
Боз кузгалды
Сахалин өлкәсе губернаторы Игорь Фәрхетдинов килгәч бик алга китте бу төбәк, нык нигез салынды, диңгезгә платформалар төзелде, инвесторлар тартылды. Аның белән дә аралаштым. «Татар фамилиясе бит сездә», – дим. «Әйе, әтием татар. Репрессиягә эләгеп, бабаларым бу якларга җибәрелгән», – диде. Чын татар канлы кеше иде ул. Хәзер аның нәсел тарихы, үзе, Сахалин татарлары турында китап язабыз.
Аннары Камил Исхаковны Ерак Көнчыгыш округының вәкаләтле вәкиле итеп билгеләделәр – татарлар өстендәге боз бик тиз кузгала башлады. Южно-Сахалинск шәһәренә күчеп килгән идек ул вакытта. Төрле милләт оешмаларына игътибар итә башладым. Теләсә кайсы милләтне табарга була – татарлар юк! Тоттым да, татарларны берләштерергә ярдәм итегез, дип, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә хат яздым. Монда телевидениедән чыгыш ясап, татарларны эзләвем турында хәбәр иттем. Хат эзләре буенча миңа Бөтендөнья татар конгрессыннан чыктылар, Камил Шамилевичның ярдәмчесе элемтәгә керде. Беренче уңышлы эшебез – «Туган тел» уку-мәдәни үзәген ачу. Аны рәсмиләштерү, татар телле атамасын саклап калу өчен күпме юллар таптарга кирәк булганын үзем генә беләм.
2006 елның 21 мартында үзәк ачылышына Казаннан җырчы Фердинант Сәлахов килде. Уку-мәдәни үзәге ачабыз, бер китап та юк. Элек «Азат хатын» журналы артында артистларның фотолары чыга иде. Шуларны табып, кисеп алып стенага ябыштырып чыктык. Минем башымда – үзбәк түбәтәе. Казан артистын шулай каршыладык. Фердинант Сәлахов интервью биргән иде шул чакта. «Монда тел дә, мәдәният тә сакланмаган», – дип сөйләгәнен хәтерлим. Башымнан үзбәк түбәтәен салдырып атты да: «Татарлар таркау монда, эшләве авыр булыр, ләкин син булдырасың моны, мишәр бит син!» – диде ул миңа. Татарлар белән очрашырга,
татар кешесен күрергә төрле районнардан милләт-тәшләр җыелды. «Йөрәгем атылып чыга, ахрысы,
кызым», – дип, дулкынланудан елаучы бабайны һич онытмыйм...
Шуннан соң үзебезне күрсәтә башладык. Берничә көннән Камил Исхаков татарларны җыйды. Мине дә чакырдылар ул очрашуга. «Сабантуегыз кайда?» – дип сорый. Киләсе елга уздырабыз Сабантуйны, ди мәчеткә йөрүче картлар (ул чакта алар барысын да үз кулларында тоталар иде). «Зәкия, быел Сабантуй үткәрәсез!» – дип, Камил Шамилевич бу эшне миңа йөкләде. «Үткәрәбез!» – дидем.
Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт: бик ярдәм иттеләр, сценарий язып бирделәр, артистлар җибәрделәр. Губернаторга хат яздык – барлык районнардан татарларны автобуслар белән китерергә тиешләр, тәкәләр алдык, әләмнәр чыгарасы атлар килде, татар солдатлары төннән үк тәртип саклый... Иртәгә Сабантуй, ә мин елый-елый өемә кайтып барам. Булырмы, башкарып чыга алырмынмы? Мәшәкате тавык чүпләп бетермәслек...
Икенче көнне Сабантуй узасы мәйданга бөтен Сахалиннан халык агылды. Биш меңнән артык кеше җыелды бәйрәмгә! Күпме татар ашлары пешереп алып килгәннәр! Стадион буйлап йөрибез, бер әби аягыма килеп егылды. Янына утырдым да кочакладым. «Сабантуй күрми үләрмен дигән идем, кызым», – дип елый... Кешенең шатлыгын, дәртен күрсәгез! Сахалин тарихында беренче Сабантуй иде ул. Хәзер ел саен уздырабыз. Быел менә унөченче балалар Сабан туе узачак төбәктә. Көрәш тә, уеннар да, чабыш та бар анда. Тик атка түгел, понига утырып чаба балалар.
Артыбызда Казан бар!
«Җиргә нык басып йөрегез!» – дип әйтә иде әти. Күрше малаен кыйнадым бервакыт... Карават астына кереп качтым. Теге малайның әнисе кереп җиткән. «Ни өчен кыйнадың Рәфикъны?» – дип сорый әти. Чык, ятма анда, җавап бир, ди. Аңлатам. «Дөрес эшләгәнсең! Бер мәртәбә суксалар, ике мәртәбә сук! Минем кызымдыр ич син!» Дөрес эшләгән, дип, әти мине яклый. Беркайчан үз эшеңнән качма, җавап бир, дип өйрәтә. Татарларга кагылышлы нинди эшкә тотынсам да, үз кирәгемә ирешәм. Шундый икәнемне беләләр! Ун ел йөреп булса да, зират та, намаз йорты да булдырдык. Дөрес санаган эшем өчен бер киртә алдында да туктап тормыйм, беркемнән курыкмыйм да. Аллаһтан кала!
Эшчәнлегебез белән бәйле бөтен атамаларга «Татарстан» исеме бирдек. «Татарстан» балалар ан-самбле, «Татарстан» футбол командасы... Халыклар бердәмлеге көнендә төрле милләтләр арасында футбол турниры уза. Гел җиңү яулый безнекеләр! Улым да командада... Чит төбәктә татарлар белән эшләү әләм тотып, бәйрәмнәр оештырып йөрү генә түгел әле ул. Син анда һәр татар кешесе өчен туган якларының бер ядкаре. Син алар өчен дә җаваплы. Тормышның төрле чагы була. Балалар йортындагы татар балаларын, картлар йортындагы татар әби-бабайларын, хезмәт итүче солдатларны опекага алдык. Паркларга йөртәбез, чараларга чакырабыз, ризыклар пешерәбез. Картларның туганнары белән элемтәгә керәбез.
Кукмара районы Каенсар авылыннан Шәрәфетдин бабайның тарихын сөйлим әле. Гел түбәтәйдән йөри иде ул. Башын кырын салып, моңсу гына тәрәзәгә карап утыра... Картлар йортына үзем белән улымны да алып йөри башладым. «Әнә Шәрәфетдин бабаң, үз бабаңа барган кебек бар янына», – дидем. Колагы начар ишетә бабайның. Улым укый иде әле, буш вакытында машиналар юып, акча эшләп, бабайга колак аппараты алды. «Ишетәм! Ишетәм!» – дип куанганын күрсәгез! «Миңа Эльмир колак алып бирде», – дип әйтә иде. Бабай – сугыш ветераны, дүрт бала атасы. Әниләре үлгәч, фатирны сатып, картлар йортына озатканнар аны. 2010 елда бабайларны махсус программа буенча 9 Майга Казанга алып кайттым. 16 ветеран! Барысын да туганнары ки-
леп каршы алды, кунакка алып киттеләр. Ә Шәрәфет-дин бабайны алучы юк. Күз яшьләренә буылып елый бит карт. Нишләтәсең, фатир табып, бабай белән икәү урнаштык шунда. Алай да, журналист Энҗе Шәйхетди-нова интервью алып, бабайны «Яңа гасыр» каналыннан күрсәттеләр. Сахалинга кайтып төшкән генә идек: «Безнең бабай бит бу! Бирегез аны безгә!» – дип, мине эзләп тә таптылар. Шәрәфетдин бабайның абыйсының балалары булып чыкты. Кайтам, ди бабай. Гариза язып, озатырга кеше табып, бабайны туган ягына кайтарып җибәрдем. Өч көннән бабай шалтырата, мин китмим, монда калам, документларны, пенсиямне күчер, ди.
Бик зурладылар Кукмарада бабайны. Абыйсының кызы Рәзилә, нәкъ әти ул, ди. Бабай Кукмарада мәчеткә йөргән. Ел саен корбан чалдырган. Миңа дип ниятләп, һәр елны бер сыер боты җибәрттерергә куша... Рәзилә белән сөйләшеп, ул итне шунда мохтаҗларга йә мәчет-кә бирдерә идем. Моннан кайтучы татарларга Кукмара-га кереп хәлен белдертәм. 63 ел яшәгән бит ул монда, сагына иде. Посылка белән диңгез кәбестәсе салам, шуны җыюда эшләгән булган ул. Гомер көзен туган җирен-дә каршылады, кәфенләп озаттылар. Һәр кешенең үз язмышы... Шуңа бер яктылык кертергә тырышам. Бабай үлгәч кенә кайта алдым Кукмарага. Чәчәкләр, гармуннар белән, президентны каршы алган кебек каршыладылар. Бабайның каберенә бардым. Исән чакта кайта алмадым, син үз туган туфрагыңда ятасың, дидем. Гел еладым... Бабайның рухы гел минем янда иде кебек.
Татарстанда туганнарым күп минем! Безнең малайны караган кеше бит сез... Әти-әниләрнең каберен карап торасыз... Абыйны җирләдегез, дип, гел яныма килеп, күчтәнәчләр биреп, рәхмәт әйтеп торалар...
Бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең туган көннәрен билгеләми калмыйбыз, милли ашлар пешерү буенча мастер-класслар оештырабыз, грантлар отабыз. ТАИФ белән тыгыз элемтәдә эшлибез, алар безгә бик күп китаплар җибәрә. Якшәмбе мәктәбе эшли. Эшләремне тапшырып калдырырга яңа буын үсеп килә. «Ак калфак» оешмасын да яшь кызыбыз Гүзәлия Абдрахманова җитәкли.
Хәзер эшчәнлегебезнең төп өлеше махсус хәрби операция белән бәйле. «Сахалин за наших» халык хәрәкәтен дә без, татарлар, башлап җибәрдек. Бөтен милләтләр бердәм булып хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм итәбез. Апрель аенда үзем дә барырга планлаштырам. Әйе, куркыныч икәнен дә аңлыйм, ләкин үз күзем белән күреп кайтырга кирәк... «Сезгә рәхәт, сезнең артта Казан бар», – диләр безгә. Бар шул! Казан гына түгел, бөтен дөнья татарлары белән бердәм без. Бер генә мисал. Сахалин өлкәсеннән Махсус хәрби операциягә 333 доброволец озаттык. Волгоградта посадка ясарга мәҗбүр булган очкыч. Егетләрне накопительгә урнаштырганнар. Эчәргә сулары, ашарга ризыклары, авыручыларга дару юк. Безгә хәбәр килүгә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев мине Волгоград татарлары оешмасы, Ильяс хәзрәт Бикмөхәммәтов белән элемтәгә кертте. Шул арада егетләребезгә биш йөз самса җибәрделәр, су китерделәр, дарулар алып килделәр. Менә нинди элемтә бездә! Менә, ичмасам, татарлар, диделәр башка милләт егетләре дә! Мондый мөнәсәбәт бер оешманың Уставында да язылмаган, безнең күңелләрнең уставы ул. Башкача булдыра алмыйбыз...
2022 елда Владивосток шәһәрендә «Дети Азии» халыкара спорт уеннары оештырдык. Проектның директоры – улым Эльмир. Татарстаннан тулы бер команда һәм 150 волонтер килде. Сахалин утравы һәм Приморье крае татарлары белән аларны каршы алып, озатып йөрдек.
Кызы Эльвира һәм улы Эльмир белән.
Фотолар гаилә архивыннан.
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк