Логотип
Милләттәш

​һәр җиңү дә кадерле

Бәхетең кайда икәнен алдан белеп булмый. Еш кына аны эзләп күп чакрымнар, дистәләгән еллар узарга туры килә...

Язмыштан узмыш юк

Аңа матурлыкны табигать өеп биргән. Бөдрә чәч, кара күзләр, мөлаем елмаю... Карап кына торасы килә. Ләкин Әминә ханым белән эшләгән кешеләр аның кирәк чакта таләпчән, кайчак хәтта кырыс булуын, ә иң якыннары исә үзсүзле икәнен белә. 
– Эш минем өчен беренче урында. Гаиләм дә моны яхшы белә. Балаларымны ана мәхәббәтеннән мәхрүм итмәдем, ләкин юеш борыннарын сөртеп торырга вакытым юк иде. Иремне дә һәр көнне борщ пешереп каршы алдым дип әйтә алмыйм. 
«Бигрәк салкын хатын-кыз икән бу», – дип уйлап куйгансыздыр. Юк, ялгышасыз, андый кырыс булса, балалар белән эшли дә алмас иде ул. 
– Бу сыйфатларымны дусларым күрми дә. Алар арасында, киресенчә, тыныч булырга тырышам. Сөйлә­гәнне тыңлап кына утырам, – дип өстәп куя. – Ирем (Әминә ханымның ире Аксубай районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе – Л. С.) белән дә мәҗлескә барган очракта, вазыйфам турында әйтүләрен яратмыйм. 

Татарстаннан чит төбәктә, Чиләбедә туып, балалык чоры шунда узуына карамастан, әти-әнисе аңа милли тәрбия биргән. Ирне хөрмәтләү – әнисеннән, хезмәтне ярату әтисеннән күчкән Әминә ханымга. 
Ул – филолог. Рус теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча Алабуга пединститутын тәмамлаган. Уку йортын «Бу һөнәрне үзләштерсәм, тормышта югалып калмаячакмын, укытучы булып эшләмәсәм дә» дигән кагыйдәгә таянып сайлаган. 
– Гаиләбездә биш бала. Өч баланы укытуны гаилә бюджеты күтәрә ал­мас иде. Мәктәптән соң заводка эшкә кердем. Әле ике апамны да тәэмин итеп тордым. Чөнки гаиләдә шулай кабул ителгән: хезмәт хакы аласың икән, бүтәннәргә ярдәм ит. Ләкин заводта электрик булып эшләгән өлкән яшьтәге бер абыйның, синең урының монда түгел, сиңа укырга кирәк, дигән сүзләре уйга салды, – ди ул. 

Һәр яңалыкны үз файдаңа куллану – Әминә ханым­ның тормыш кагыйдәсе. Институтта ул стипендия алып укуны максат итеп куя, һәр җәй лагерьда эшли. 


Ярны гомерлеккә сайла

Тормыш иптәше белән дә ул Алабуга институтында укыганда таныша. 
– Без исәп буенча өйләнештек, – ди ул. – Акча ягын түгел, бәлки ошаган-ошамаган якларны ачыкладык.
– Минем әни дә әтине ничек бар – шулай кабул иткән, чөнки ул аны үзе сайлаган. Сайлаган яр – язмы­шың. Татар хатын-кызының өстенлеге шунда дип саныйм – кияүгә бер тапкыр һәм гомерлеккә чыгарга кирәк. Мин үземне ирдән уңдым дип саныйм.

Башта Чиләбе якларында, аннары автомобиль төзүчеләр шәһәре Чаллыда яшәгән кыз өчен авылга кайту, әлбәттә, җитди карар була. 
 – Район үзәгенә салкын ноябрь кичендә кайттык. Автобустан төшеп, җиргә басуга аякка салкын уралды, – дип искә ала Әминә ханым. 

Нишләмәк кирәк, кунакка барырга туры килгәч, кыска итекләрне тезгә җиткән резин итекләргә алмаштыра. Ләкин авыл җи­ренә кайттым да кәттә итекләрне ташладым түгел! Әминә Вәлиуллина матур киенә. «Гомер иткән җирең таләпләре буенча яшәргә, ләкин шартларны яхшыртырга тырышырга кирәк», – дип саный ул. Аксубайда яшәү дәверендә тавык-каз үстерергә, йон-мамыгын йолкырга, бакчада эшләргә өйрәнә.


Аксубай мәктәпләренең өстенлеге

Аксубайдагы беренче эш урыны – район үзәгендәге сигезьеллык мәктәп. Бүген генә ул яңалыкка чикләр юк, авылмы, шәһәрме – барысына да бер таләп. Бирегә кайткан вакытта Әминә ханым өчен вакыт 10-15 елга артка чигенгәндәй була. 
– Аксубайда халык шатланып кабул иткән үзгәреш миңа күптән таныш. Чаллы өчен аларның барысы да әллә кайчан инде көндәлек күренешкә әйләнгән иде, – ди ул. 

30 ел дәверендә ул Аксубай мәгариф системасында барган шактый үзгәрешләргә шаһит була. Бүгенге Аксубай – ул инде бөтенләй үзгә район. Тормыш шартлары яхшыра. Районның социаль-икътисадый хәлендә барган үзгәрешләр мәгарифтә чагылыш тапмый кала алмый. Әлеге үсеш-үзгәреш­ләргә катнашы булу белән үзен бәхетле саный.
 
Гаилә дилбегәсе ир кулында. 

Башта рус теле һәм әдәбияты укытучысы, аннары директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфаларын башкарганнан соң, 1998 елда Әминә Вәлиуллинаны Аксубайлар телендә «Нефтеразведка» дип аталган микрорайондагы 2 нче санлы урта мәктәпкә директор итеп куялар. Җиң сызганып хуҗа­лык эшләренә алына. Балаларга нормаль шартлар тудырырга кирәк дип, мәктәптәге бәдрәфләрне үзгәртә. Мәктәпнең үз теплицасы барлыкка килә. Ләкин иң кыены, мөгаен, балаларны бердәм итү, укучыларның һәм әти-әниләрнең хөрмәтен яулау булгандыр. Шушы микрорайоннан һәм күрше «Совхоз» бистәсеннән килеп укып йөргән балалар белән эшләргә туры килә. Таләпчәнлеге, үҗәтлеге мөгаллимнәр, укучылар һәм аларның әти-әниләрен үз тирәсенә тупларга ярдәм итә. Ул эшләгән елларда мәктәптә милиция сыйныфлары ачыла. 12 ел эшләү дәверендә мәктәбе иң алдынгы мәктәпләр дәрәҗәсенә күтәрелә. 
– Эшли башлаганда әти-әниләр яңалыкларны теләр-теләмәс кенә кабул иткән булса, тора-бара «әйдәгез, менә шулай эшлибез» дип, үз идеяләре белән килә башладылар, – ди Әминә Кәримовна. Әле дә шул вакытларны сагынып искә ала ул. Сөйләгәндә күзләре ничек януын күрсәгез иде! 

Тормыш юлындагы һәр баскыч кеше өчен үзенчә кадерле. Уңышлары да, уңышсызлыклары да үзенеке чөнки. Әминә ханым да һәр үзгәрешнең файдалы ягын күрә белә. Әйтик, директор булып эшләүнең үз авырлыклары. Мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнгәч тә директорларга шул тәҗрибәсе серләрен ачкан.
– Директорларга, уку процессын оештырудан тыш, акча белән дә эш итәргә туры килә. Мәктәпләргә акча бүлеп бирелә, әмма аны алу... Тора-бара мин аның хәйләсенә төшендем. Бюджет акчасы һәрвакыт җитми. Мин директорларны үз финанс чаралары белән идарә итәргә өйрәттем. Штат расписаниесе һәм смета имзалы, мөһерле кәгазь генә түгел ул, – ди Әминә Вәлиуллина.

Мәгариф өлкәсендә дә акча эшләп була икән! Аның сүзләренчә, директорга хуҗалыкта идарә итә белергә кирәк. Мәктәпнең хезмәт­кәрне бүләкләрлек яки көнкү­реш кирәк-яраклары алырлык акчасы булырга тиеш. 
Аксубай мәгариф учреждениеләре мәктәп яны бакчалары һәм урман хуҗалыклары белән дан тота. Ел саен алар республика күләмендә җиңүчеләр рәтендә. 
– Шәһәр мәктәпләрендә бер укучыны ашату 
50 сумга төшсә, бездә туклану 10 сумга чыга. Ул ризык туклыклырак та, файдалырак та. Әти-әниләр кесәсенә дә сукмый, – ди мәгариф бүлеге җитәкчесе. – Әйтик, быел 3 нче санлы Аксубай урта мәктәбе ашханәләр буенча республика күләмендә авыл мәктәпләре арасында икенче урын яулады. 

Аксубайда спорт мәктәбе дә көчле! Иске Ибрай, Илдерәк, Мукшыда чын спортчылар әзерлиләр. Спорт заллары, мәйданчыклары моның өчен тулысынча җайлаштырылган. Соңгы арада мәктәпләргә шунда ук укып чыккан, хәзер үз бизнесы булган яки югары урыннарда эшләүче кешеләр тарафыннан ярдәм итү популярлашты. Шуның өстенә Татарстан Президенты «Үз мәктәбеңә ярдәм ит» акциясе игълан иткән иде. «Битараф булмаган кеше игътибарсыз калмый», – ди Әминә Вәлиуллина. Әйтик, Мукшы урта мәктәбенә хәзер «КамАЗ» ААҖ генераль директоры урынбасары – Казандагы вәкиллек директоры Анатолий Самаренкин әйбәт ярдәм күрсәткән. Ә Иске Кыязлы авылы мәктәбенең киләчәген авылдашлар хәл иткән. Яшь булуына карамастан, анда авыл җирлеге җитәк­чесе шушы авылда туып-үскән кешеләрне җәлеп итә алган. Чишелеш тиз табылган. Балалар бакчасы, мәктәп, авыл советы бер түбә астына кергән. Капиталь ремонтны бөтен дөнья белән – авылдашлар, ата-аналар катнашында башкарып чыкканнар. 
 

Хәл итмәслек проблемалар юк

Соңгы елларда бөтен ил башына килгән проблема Аксубайны да читләтеп үтми, әлбәттә. Мәктәпләрне саклап калу юнәлешендә ниләр генә уйлап чыгармыйлар. Эреләндерү аркасында кайбер мәктәпләрдә өлкән сыйныфлар бетерелсә дә, бер авылда да мәктәп­ләр ябылмый. Авылда башлангыч мәктәп булса да калырга тиеш – бу максатка ирешү өчен район җитәкчеле­генә министрлыклар бусагасын шактый таптарга туры килә.
– Үзебез өчен нәтиҗә дә ясадык: проблема туган очракта, аны анализлап, хәл итү юлын эзләргә кирәк. Бу принцип мәктәпләрне саклап калуда да булышты.Мәктәпләрне оптимальләштердек, ләкин япмадык, хезмәт хаклары мәсьәләсе дә уңай хәл ителде. Интернет челтәренә тоташтыру җае да табылды, – дип, уңышларын барлый Әминә Вәлиуллина. 

Укытучыларны һәм укучыларны сынаган тагын бер нәрсә – бердәм дәүләт имтиханы. Әминә Кәримовна сүзләренчә, иң мөһиме – баланың аттестатлы булуы. Быел районда ике бала тиешле балл җыя алмаган. 
– Чыннан да бик көчле балалар бар, алар өчен югары балл җыю мәҗбүри, чөнки алга таба да гомерләрен уку белән бәйләячәкләр. Ә бит укучылар арасында киләчәктә эшче һөнәрен сайлаячак кешеләр бар. Аларга югары балл җыю тормыш мәгънәсе түгел. Шуңа да тиешле күрсәткечкә ирешә алмауда укучыны, укытучыны гаепләү дөрес түгел. Тулаем алганда, бездә уңай динамика күзәтелә. Ләкин Казан күрсәткечләренә безгә әлегә ерак, – ди җитәкче. 
Аксубайда хәзер өч яшькәчә балаларны бакчаларда урын белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен тора. 200 дән артык балага урын җитми. Аның фикеренчә, баштан ук балалар өчен җайлаштырылган биналар төзергә кирәк. 
 

Мәгарифтә туктап торып булмый

Аксубайның үзендә милли сыйныфлар юк. Әмма районда катнаш гаиләләр күп. 
– Татар сыйныфлары булмаганга кайчак шелтә сүзләре ишетергә туры килә. Ләкин районның үзенчәлеген дә истән чыгарырга ярамый. Сыйныфлар булмаса да, милли тәрбия бирәбез.

Район мәгариф системасындагы үзгәрешләрне Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та: «Аксубай мине гаҗәпләндерде», – дип югары бәяләгән. Районның һөнәри лицеена техникум статусы бирелде, Аксубай гимназиясе лицей итеп үзгәртелде. Быел өч мәктәп­тә капиталь ремонт уздырылды, районга һәр ел яңа укытучылар кайта, Татар Майнасы авылында яңа мәктәп төзелеп килә, өч яшьтән өлкән балалар тулысынча мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар белән тәэмин ителгән. Сигез авылда балалар бакчаларын мәктәп биналарына күчереп, евроремонт ясаганнар. 
– Тәҗрибәле укытучылар – безнең төп байлыгыбыз. Яшь белгечләр исә мобиль, энергияле булулары белән куандыра. Укытучылар бердәм, бер-берсен өйрәтеп эшли. Безнең системада: «Туктагыз, мин ял итеп алам», – дип әйтеп булмый. Һәрдаим яңалыкка омтылып, яңа укыту алымнарын үзләштерергә кирәк, – ди Әминә Кәримовна. – Электән шулай ул. Укытучылар алдына һәрвакыт яңа таләпләр куела. Әлеге йөкне күтәрә алмыйсың икән, димәк, сиңа мәктәптә урын юк. Элегрәк, мөгаллимнәр киткәндә, нык борчыла идем. Чөнки һәрберсенә күңелеңне саласың, ә ул аны үзе белән алып киткәндәй була. Хәзер исә моның ике як өчен дә уңай карар булганлыгын аңлыйм. Балалар яратмаган мөгаллимнән дә начар әйбер юк.
 
Мәктәп — яшәү мәгънәсе ул.

Әминә ханым үзе өч тапкыр Аксубайдан китәргә талпынган. Казанда, Чаллыда кызыклы гына тәкъдим­нәр булган. «Мин барысын да төптән үзгәртә ала идем», – ди ул. Һәр өч тапкырында да уеннан кире кайтырдай җитди сәбәпләр табылган. Бүген ул һич тә үкенми. Аксубай аның өчен күптән яраткан җиренә, ә район укытучылары һәм укучылары якын кешеләренә әйләнгән. 

фотолар: Газинур Хафизов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар