Логотип
Милләттәш

Нурия Измайлова: «Шигырь язмыйм инде хәзер»

1996 елда Нурия Измайлова гаиләсе белән АКШка Нью-Джерси штатына күчеп китә. Шуннан бирле аның уй-фикерләре «анда һәм монда» дигән ике төшенчә тирәсендә чуаладыр... Америка, андагы тормышны тасвирлап язган хикәяләрен (бу жанрны Америкада no-poetry диләр) «Язылмаган хатлар» (2001) китабыннан укып була. 
Анда, анда... «Ике җирдә дә хөкемдар булып, чагыштырып йөрим инде мин. Анда барсам да, монда кайтсам да, кешеләргә карыйм да – хет көл, хет ела инде», – ди ул. Без дә нинди генә темага сүз сапсак та, «Анда ничек?» дигән сораудан котыла алмадык.
 
«Сөембикә» укучыларын АКШта яшәүче милләттәшебез, шагыйрә Нурия Измайлова белән аерым таныштырып торасы юктыр. 

«Карашларың – урман, / Мәхәббәтем – буран, – 
Җырлый-җырлый кереп адаштым...» 

Шушы җырны искә төшерү дә җитә, «Ә-ә, Нурия! Беләбез, беләбез», диярләр. 


«Ах, илгәзәк, ах, күңел!..» яки Ватан турында

Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә... Нурия Измай­лова белән очрашу вакытында Әмир­хан ага Еникинең шушы җөм­­ләсе искә төште дә лейтмотив булып гел күңелдә яңгырап торды. Сәеррәк хис иде бу. Кеше 17 ел инде цивилизация үзәгендә яши, ә мин дала кылганнарын искә төше­реп утырам. Сәбәбен соңрак аңла­дым: Нурия апага туры килә ул. 

Башкортстанның Благовар районы Күчәрбай авылында туып, Татарстанның Ютазы районының Якты Елга, Шаран районының Базгыя авылларында укыган ул. Аннары Казан университетында белем алган. Урта Азиягә – Үзбәкс­танның Фирганә өлкәсенә китеп, балалар укыткан. Уфага кайтып, китап нәшриятында эшләгән. Тагын алты елдан Мәскәүгә юл тоткан. 1996 елдан бирле океан аръягында – АКШтагы Принстон шәһәрендә яши. 

Элегрәк мин кеше туган ягын сайлап алмый, торган җирләренә аны язмышы йөртә, дигән гыйбарәгә ышанып яши идем. Нурия Измайлова белән танышканнан соң, бу сүзләрне «холкы йөртә» дип төзәтергә кирәк, дип нәтиҗә ясадым. 
Тукта, очрашуда холкының шушы ягын ача торган сүзләр әйтте түгелме соң ул? Очрашудагы аудиоязманы кат-кат тыңлыйм. 
Үзе турында сөйләгәндә: «Экзотика эзләп, Үзбәкстанга китеп бардым», – дип ычкындыра. Шагыйрь-лек, дәрвишлек чалымнары бар бу сүзләрдә. Менә бит шигырендә дә әйтә ул аны: 
«Агыйделнең аръягында
Бер ингә – бер сыер!» –
Көлмәгез лә! Тәвәккәлләр, 
Дәрте барлар юл йөрер!.. 
Күңелләрем иләсләнсә, 
Ә€й, әйләнәм сабыйга! 
Ышанам – мин юк җирлрдә
Могҗизалар барына. 
                      («Юлга чыгам»)


– Нурия апа, Сезнең өчен нәрсә ул Ватан?
– Күчәрбай. «Ватан», «Туган җир» дигән сүзләр турында күп тапкырлар уйланганым бар, мин аны бик аңлап та җитмим. Күчәрбайдан без миңа җиде яшь тулганда киттек. Анда нәнәйнең кабереннән башка берниебез дә, беркемебез да юк инде. Менә шул Күчәрбай җанымда минем Ватаным булып урын алды. Җиде яшькә кадәрге вакыт – үзе бер гомер бит ул, балачакта вакыт бик озак үтә, шуңа да мин анда бик озак яшәдем, дип әйтә алам. Күчәрбайда ашаган ипи тәмен мин Америкада да эзләп карадым – тапмадым. Арыш ипие дигән булып саталар инде аны, ләкин анда чын арыш ипие тәме юк, хәтта төсе дә кара түгел. Алар чын арыш ипиенең тәмен белми. Кайчак белмәү зур бәхет, диләр. Ә мин беләм, шуңа да миңа кыенрак. 

«Мин үземне белә башлаганнан бирле «ипи» сүзенең «Алла» сүзе белән янәшә икәнен истә калдырганмын. Һаман да иң яраткан нәрсәм – ипи, гәрчә ул «файдасыз» азыклар исемлегенең башында торса да. (...) Без үскән заман ачлы-туклы иде, әмма мин өйдә бер генә бала булып, нәнәй иркәләвендә бозылганмын, ашауга бик нәзберек идем. Минем талымлылыгымны яратмыйча, «җылан кебек» сизгерлегемә аптырап, туган-тумача: «Әби патша!» – дип әрләп тә ташлый иде... Принстонда мине таң калдырганы – ризыклары тәмсез! Халык ничек аңламый моның тәмсез икәнен, ник алалар, ничек ашыйлар? – дип шакката идем. (...) Мине алдарга, ай-һай: 5-6 яшемнән бәрәңгене бәрәңгедән, итне иттән аерган «Әби патша» мин». («Язылмаган хатлар», 2001.) 

«Язылмаган хатлар» китабында да Нурия ханым Америкадагы тормыш рәвешен, аларның менталитетын туган авылы Күчәрбай кешеләренеке белән чагыштырып бара. Россия дә, дими, Мәскәү дә, Казан да түгел. Әнә шулай үзенә генә хас вәкарьлек белән олы бер ил, бөтен дөньяга үзенең яшәү рәвешен идеал итеп тагарга торган держава белән Башкортстанның бәләкәй генә бер авылы арасында параллельләр үткәрә. Еш кына туган авылы ихласлык, чынлык ягыннан өскә чыга. Китап тулы сагыну түгелеп ята анда... 
 


Сагыну турында 

– Сагынам дигәч тә, барысын да түгел. Кайбер нәрсәләрне бик сагынам анысы. Мәсәлән, үзебезнең урманнарны. Андагы урманнар бездәге кебек түгел. Әллә алар утыртылган агачлар инде? Бездәге кебек кыргый урман түгел, кыр чәчәкләре дә үсми анда. Минемчә, чын урманда җиләк, гөмбә үсәргә тиеш. Бәләкәй чакта без тырыс тотып, урманга җиләккә йөри идек. Ә анда урманнан җиләк өзеп ашау гадәте юк. «Бездә кешеләр урманнан гөмбә, җиләк җыеп ашый», – дисәң, алар аңа шаккаталар. «Ничек үлмиләр? Ничек курыкмыйлар?» – дип сорыйлар. Үзләре, чын гөмбә, җиләк тәме килмәсә дә, кибеттән алып ашыйлар, чөнки кибет гарантия бирә. Алар табигатьне саклыйлар, әмма үсеп утырган әйберне ашарга куркалар. 
 
Менә шушы илгәзәклек Нурия Измайлованы бер кыйтгадан икенчесенә йөртә түгел микән? 
 

Мохит турында 

Нурия апа үзгәрмәдем, ди. Күпме генә үзгәрмим дисәң дә, мохит үзенең мөһерен суга ул. «Анда шигырь язмыйм инде хәзер. Язылмый. Язасы килгән чаклар да була, ләкин кемгә кирәк ул, дип, тыелып калам», дигән сүзләр юктан гына әйтелмидер. 
– Анда шигъриятне аңлый торган кешеләр яшәми, алар, гомумән, ул темага сөйләшми. Америкада үзебезнекеләр (татарлар турында әйтә – авт.) белән аралашып карадым, ләкин алар арасында да шигъри сүзгә сусаган кеше бардыр дип белмим. Аннан соң мин үзебезнекеләр тупланып яши торган урыннан ераграк та бит. 

Ә болай... Минем беркайчан да андый даирә, мохиттә яшәгәнем булмады. Казанда да, Уфада да, Мәскәүдә дә... Тукта, Нурия апа Казан университетында укыган елларда шигъри мохитнең шаулап торган чагы булган түгелме соң? Равил Фәйзул­линнар буыны мәйданга ат уйнатып кергән чаклар бит. Хатын-кыз шагыйрәләр дә аз түгел: Клара Булатова, Фирая Зыятдинова... Иҗа­ди мохит юк дип булмый. Бәлки, бу Нурия апаның ялгызак-лык галәмәтедер? Арысланнар ялгыз йөри; бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый – бу мәкаль-әйтемнәрне Нурия Измайло­вага карата да әйтер иде безнең әби-бабайлар. 
 
Алайга киткәч, бездә Аллага шөкер икән әле — күңел теләгән әйберләребез дә күп, эзләргә иренмәсәң, табарга да була.

– Балаларыгызга укый аласызмы шигырьләрегезне?
Бу сорауга Нурия апа читләтеп кенә җавап бирде: 
 – Төпчек улым Солтан миннән ерак яшәми. Пенсильвания университетында укый. Машина белән ике сәгатьлек юл (минем әбекәй дә юлны вакыт белән үлчи иде) – каникулларга кайтып йөри. Искәндәр, Лос-Анджелеста укыгач, экзотика эзләптер инде (Нурия апа бу сүзне икенче тапкыр кабатлый инде), Гавайга китте, американнар үзләре Һавай, диләр аны. Анда күпмедер яшәде дә эше буенча күтәрелә-күтәрелә янә Калифорниягә – Лос-Анджелеска кайтты. Ул инженер-программист булып эшли. 

Аралашмыйм түгел, дусларым күп минем. Е-мейл, скайп аша Уфада, Казанда яшәүче дусларым белән аралашып торам. 
 


Иҗат кешеләренә мөнәсәбәт

– Алай булгач, анда иҗат кеше­лә­ренә мөнәсәбәт ничек соң? – дип кызыксынам. Без бит шагыйрь­ләрне ашамый да, эчми дә, йокламый да торган илаһи зат дип белеп үскән идек. 
– Берничек тә түгел. Бездә «Язучы» сүзе бик зур мәгънәне аңлата. Ахыр чиктә, кәсеп дип аңларга була. Американнар аны «writer» – язучы, ди, ягъни бу сүз исем фигыль мәгънәсендә йөри. «Мин язучы», дип әйтү алар өчен буш сүз уйнату гына. Ә инде «мин – автор», диясең икән, мөнәсәбәт шунда ук үзгәрә. Автор икәнсең, димәк, синең ташка баскан әйберең бар. Бу инде бөтен кеше дә эшли алмаган эшне эшләүче дигән сүз. 

Әгәр син аларга: «Мин шагыйрь, шигырь язам», – дип әйтәсең икән, алар: «Нигә яза­сың?» – дип аптырарга мөмкин­нәр. Ә инде шуңа «автор» дип тә өстәсәң, сорау бирәләр: «Ә син китапларыңны сатасыңмы?» 

Әле синең басылып чыгуың гына җитми, әйберләрең сатыла да икән – шул вакытта гына алар сине кешегә саный. Анда профессионал язучыларның Казандагы кебек үзара җыелышулары да, утырып сөйләшүләре дә, шигырь укулары да юк. Һәркем үзенә бер дөнья булып йөри. 
– Дөресен генә әйткәндә, мин дә язучыларга карата үзебездәге мөнә­сәбәтне бик өнәп бетермим. Ша­гыйрьләрнең барысын да тигез күреп, нәшриятлар план буенча меңәр данә тираж белән китап чыгарып бирә. Шигырьләреңне чыгарган өчен син аларга рәхмәт әйтергә дә тиеш әле. Монысын да аңламыйм. Кайсы шагыйрьгә ул мең данә җитми дә, кайсыларыныкы тузан җыеп кибет киштәсендә ауный. Совет чорыннан калган тигез­ләү һаман дәвам итә. Ә бит шигырь сөючеләр шагыйрьләрнең барысын да тигез күреп яратмыйлар... 
 


Америка хатыннарын закон яклый

Университетта инглиз теле укытучысы безгә бик озаклап «харассмент» сүзенең мәгънәсен аңлатканы истә калган. «Менә, ичмасам, АКШ хатын-кызлары бәхетле, аларны закон яклый! Аның: «Әнә теге ир лифтта минем ачык изүемә күз салды», – дип әләкләшүе җитә, закон теге ирне шунда ук җавапка тарта», – дип шаккаткан идек ул вакытта без – филология факультеты студентлары (билгеле инде, 25 кыз арасында ике-өч егетебез бар иде, без исә эшкә урнашып та карамаган 18-19 яшьлек кызлар «эшкә ничек урнашу» турында инструкция дә «үткәнбез»). Нурия ападан бу турыда кызыксынгач, «Язылмаган хатлар»да әйттем инде бу хакта диде: 
«Ирләр белән тигез булабыз, дип, җәмгыять безне рәнҗетә, дип, фәлән җирдә без фәлән процент кына, дип һәм тагын әллә нәрсәләр дип, тамак ертып, үзләрен яклый торган законнар кабул итеп бетергәннәр. Ул законнарның язылганы да, язылмаганы да, кайчак көлке дәрәҗәсенә җитеп, ахыр чиктә бичара хатын-кызның үзенә каршы бер явызлыкка әйләнә бара. Ирләр хатын-кызга якын килергә курка, чөнки ул аларны судка бирергә мөмкин: «Көчләргә теләде, фәлән җиремнән тотты, фәлән нәрсә дип әйтте, мине гел эзәрлекли» һәм башкалар. Ирләр өйләнергә курка, чөнки өйләнгән көннән башлап, хатыннарны яклый торган законнар капкынына эләгә, йортсыз-нисез калу дисеңме, бер тиенсез калу дисеңме, төрмәгә эләгү дисеңме... Ирләр импотентка яки «гомик»ка әйләнеп бетә бара, чөнки тигез хокук, тигез белем, җәмгыятьтә тигез дәрәҗә алган, җәмгыять, законнар тарафыннан ныграк якланган хатын-кыз өммәте алардан көчлерәк булып, үзенә тартып торучы гүзәл чәчәк булудан туктап, бер дәһшәткә әверелгән, һәм алар бу ирдәүкәләр каршында үзләрен ир итеп сизә алмый. Нәтиҗә буларак, хатын-кыз ялгызлыкка дучар, бик бәхетлеләре генә кырыкка җиткәндә ничек кирәк алай кияүгә чыгып, иллегә кадәр бала таба, бай хатыннар ярлы илләрдән ир сатып ала, үткенрәк­ләре җебегәнрәкләрдән ирләрен тартып ала, ә боларның берсен дә эшли алмаганнар, әлеге дә баягы, «тигез хокук» таләп итеп, «Дискри­минация!» дип дөнья сасыта. Нишләсеннәр инде мескен-нәр?.. (...) Хатыннар жәл. Америка-ның бай хатыннары жәл. Чынлап әйтәм! Безнекеләр инде тамак туйдыру кайгысында, бүген исән-сау өенә кайтып кереп, иртәгә исән-сау калу кайгысында. Ә боларның кайгысы җитдирәк: гомере бар боларның, тормышы – юк». 

Имәндә икән чикләвек, АКШ хатыннары шушы закон капкынына төшеп, үзләре үк җәфа күрер дип кем уйлаган?!
Әлбәттә, бу тема үтә дә четерек-ле һәм күпкырлы, бәхәсләшми генә сөйләшә торган да түгел. Хатын-кызның үзе кебек нәзберек, дип әйтимме?
 


Нурия апага хат

И-и Нурия апа, сез минем «америка хыялы»мны җимердегез бит әле... Юк, минем хыял американ­нарның үзләренекеннән аерыла. Алар тәнеңнең нинди төстә, кайсы милләттән һәм нинди социаль төркемнән булуыңа карамастан, закон алдында тигезлеккә ышаналар һәм дөнья малын иркенләп туздыру мөмкинлегенә ия булу турында хыялланалармы әле? Анысы безнең хыял да шундыйрак инде – һәрхәлдә һәркайсыбыз ирек, иркенлек, мул тормыш тели. 

Мин сезнең белән аралашканга кадәр «анда башкача» дигән өмет белән яши идем, мин дә сезнең кебек ул якларны экзотика дип белә идем. Ни өчендер кешеләр үз-үзләре белән гармониядә яши, дигән ышану бар иде күңелдә. (Әлеге дә баягы, Голливуд киноларыннан сеңеп калгандыр инде.) 

Ә менә сез сөйләгәннәрдән соң, мин американнарны кызганып куйдым хәтта – елмаю битлеге киеп йөри-йөри, рәхәтләнеп дөньясына турсая, шагыйрь әйтмешли, «каш та җыера» алмагач инде... 
Менә сез «Язылмаган хатлар»да: «Күңел теләмәгән нәрсәнең тулып ятуы да күңелсез, күңел теләгәннең уңга карасаң да юк, сулга карасаң да юк булуы да күңелсез», – дисез. Без исә җан сораганны эзләп табу мәшәкатеннән рәхәт, тәм табып яшибез бугай әле. Гамьлерәк дип әйтимме соң? 

Анда нәрсәгә генә тотынсаң да, галимнәр санап чыгарган: бу әйбернең файдасы фәлән кадәр, зыяны төгән кадәр, имеш. Ризыклар калорияләргә, чисталык микробларга бүленгән – бөтен нәрсә бизмәнгә салынган икән анда. Прагматизмның чигенә җиткәннәр икән. Шуңа да мәхәббәт турында сорап тормадым сездән. Американнар, гашыйклар бер-берсенә яндырып карап алган саен организмга шулхәтле эндорфин, шулхәтле серотонин гормоны бүленеп чыга, дип санап куйган булса, үзегез әйтмешли, «хет көл, хет ела» инде менә. (Бездә дә санаганнардыр инде аны, ләкин кемгә кызык соң ул?) 

Нурия апа! Андагысын да, мондагысын да төптән белгән, үз күзләрегез белән күргән кеше буларак, сез тегендәге тормышка да мөкиббән түгел, мондагысын да илаһилаштырып, сагынудан саргаеп ятмыйсыз икән. Югыйсә сагынам, дисәгез, җавап итеп: «Нәрсә тота сезне анда, кайтыгыз!» – дип әйтергә дә күп сорап тормас идек. Сез андагыча елмаерга һәм «позитив персон» булырга өйрәнгән (юк-юк, сез татар кызы бит әле, татарлар да гел елмая!), ә без мондагыча үз кешеләребезгә күңелдәгесен әйтеп салырга гадәтләнгән. Сезнең шагыйрь күңелегез бу дөньяга, мәшәкатьле көнкүрешнең ыгы-зыгысына ирен чите белән елмаеп карый. Сезнең шагыйрь җаныгызга биектә генә очар кошлар иркенлеге, кыргый җәнлек горурлыгы хас икәне сизелеп тора. Озак еллар цивилизация кыясында яшәп тә дала исен җуймаган татар кызы булып калгансыз... Рәхмәт Сезгә!
 

Нурия Измайлованың беренче шигырьләре 1965 елда, тугызынчы сыйныфта укыганда ук  басылып чыга. Соңрак Казанда татар телендә алты шигырь һәм бер проза җыентыгын нәшер итә. 
1996 елда Нурия Халит кызы ире Вил Мирзаянов, уллары Искәндәр һәм Солтан белән АКШка күчеп китә. Нурия Измайлова да, Вил Мирзаянов та – татар дөньясында танылган шәхесләр. Хәзерге вакытта Нурия ханым Нью-Джерси штатының Принстон шәһәрендә яши. Торган җире – Америка, сагындырган дөньясы – менә бу шигырьдә...


НӘНӘЙГӘ ХАТ

Миңа, нәнәй, һаман бер төш керә.
Ул төштән соң мин гел моңаям. – 
Гомеремдәге иң беренче өйнең
Идәннәрен сагынып уянам.

Сүттеләр шул инде, яктылар шул
Сабый чакның назлы бишеген!
Шунда гына җәйрәп 
йокладым мин,
Шунда гына рәхәт кичердем.

Калган гомер саташу булгандыр,
Сезне сагынып, сары такталар!
Сезгә инде аяк басмадым мин,
Төш булмады ләкин кайтмаган...
Нәнәй, нәнәй! Туган ил ул нәрсә?
Мин исергән нинди хис белән?
Минем илем үткән 
                  гомерем мәллә?
Исләремә төшсә, төш күрәм.
И нәнекәй! Мин шул төшләремдә
Газиз булу бәхетен кичерәм.
Минем илем 
           шигъри бер моң мәллә?
Төшләремә керсә, яшь түгәм.
И нәнекәй! Ул яшь шундый кайнар!
Җан җылыну бәхетен кичерәм.


«Сөембикә» журналы, № 10, 2013.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин дә тугыз яшемә кадәр әбием Әсма белән үстем. Әби тәрбиясе алган бала бик йомшак күңелле, тәүбә-тәүфыйклы булып үсүенә иманым камил. Әбием, син үлсәң миндә синең белән кабергә төшеп ятам дия идем. Алай дия күрмә балам, фәрештәләрнең амин дигән чакларына туры килүе бар. Синең әле Гомер юлың башлана гына, озын Гомер кичереп, минем рухыма догаларыңны ирештереп торырсың, яме балам дигән сүзләрен хәзердә исемдә тотам. Әбиемнең рухын шатландырып, үткән ел сугышта хәбәрсез югалган улы - әтиемнең абыйсы Фаикъ абыйның язмышы ачыкланды. Мин аны ничә еллар буе эзләтеп, ниһаятъ, эзтабарлар ярдәмендә кая күмелгәнлеген ачыкладык. Ул 1941нче елның декабрь ахырында Мәскәү өчен барган сугышларда Һәлак булган. Әле аның вафат булганлыгының 75 еллыгына коръән ашы уздырырга җыенып йөрибез. Иншаллаһ, Аллаһ үзе ярдәмен бирер.

    Хәзер укыйлар