Нижгарның иң уңган ханымы кем ул?

Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Кочка-Пожар авылында өлкә татар хатын-кызларының V җыены һәм IV «Нижгарбикә» бәйгесе булып узды. Аны РНКАТНО каршында эшләүче «Ак калфак» өлкә хатын-кызлар оешмасы (рәисе – Зилә ханым Әхмәдуллина), өлкәдә нәшер ителүче «Туган як» газетасы, Сергач районының мәдәният бүлеге, Кочко-Пожар авылының администрациясе һәм клубы хезмәткәрләре оештырган иде. 

Бу көн Кочко-Пожар өчен бәйрәмгә әйләнде. Авыл гөрләде! Ә клуб тирәсендәге машиналарны аралап үтәрлек түгел иде. Пандемия аркасында бер ел буе авыл клубында бернинди дә чара үтмәгән. Тансыклаганнар!
Җыенга йөзгә якын делегат килгән иде: Түбән Новгородның үзеннән, Дзержинск шәһәреннән, Сечен, Спас, Кызыл Октябрь, Пильна районнарыннан. Казаннан да кунаклар бар иде: язучы Зифа Кадырова, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Сафиуллина, Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиева, Татарстанның атказанган артисты Алина Шәрипҗанова. 
Җыенны Зилә ханым Әхмәдуллина ачты һәм сүзне өлкә татар автономиясе рәисе Рамил Салихҗановка бирде. Ул Җыенга килгән хатын-кызларга, телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне, динне саклауда һәм үстерүдә керткән бәясез хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерде. «Ак калфак» оешмасы эшчәнлегенә дә тукталды. Алда торган зур чара – җанисәп алу вакытында да беренче чиратта хатын-кызларга таяначакларын әйтте.
 Сүз Казан кунакларына бирелде. Язучы Зифа Кадырова исеме нижгар татарларына да якыннан таныш – «Туган як» газетасы инде аның берничә әсәрен үз битләрендә бастырган. Язучы бу Җыенга газета редакторы Олег Әндәрҗановның шәхси чакыруы буенча килде. Халык каршында чыгыш ясаганда Зифа ханым һәрвакыттагыча ихлас булды.
Залда «Сөембикә» журналын укучылар да бар иде. Һәрхәлдә, «Сөембикә» – «Азат хатын» исеме бу яклар өчен ят түгел. Күпләр соңыннан да журнал белән бәйле истәлекләре белән уртаклаштылар. 
Ә аннан сәхнә түренә «Нижгарбикә» конкурсында катнашучылар күтәрелде. Ул быел да бу бәйгене оештыручыларның берсе, мәрхүм Эльвира Мусинаның истәлегенә багышланды. Бәйгегә исем табучы да Эльвира булган. 
Конкурста җиде ханым катнашты. 
Спас районыннан – китапханәче Адилә Нафеева һәм тегүче Әлфия Хөсәинова. 
Сечен районыннан – җирле элемтә бүлеге мөдире Зифа Җаббарова. (Ул яшәгән Красный Остров алар районында бердәнбер татар авылы икән.)
Пильна районыннан – җирле балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвина ИМАТОВА (ул конкурсның иң яшь катнашучысы иде). 
Сергач районыннан – балалар һәм яшүсмерләр реабилитацион үзәгендә тәрбияче булып хезмәт итүче Галия Гришина.
Кызыл Октябрь районыннан – администрациянең өлкән белгече Ирина Бардина. 
Дзержинск шәһәреннән – эшмәкәр, җирле татар автономиясенең башкарма директоры Зөһрә Абдулина.
Ханымнар, иң беренче чиратта, осталыкта, уңганлыкта, булганлыкта ярышты. Үз чыгышларында нәсел шәҗәрәләрен дә күрсәтергә тиешләр иде. Яулыкны матур итеп бәйләү буенча аерым бирем булды. Аш-суга уңганлыкларына да бәя алдылар. Җыр-моңга сәләтләрен дә күрсәттеләр. 
Иң кызыгы, җиде ханымның берсе – Ирина Бардина – милләте буенча мордва. Әмма сәхнәдә ул башка ханымнардан берничек тә аерылмады.
– Ирем татар минем, – дип сөйләде Ирина. – Ике бала үстерәбез. Икесенә дә татар исемнәре куштык. Берсе – Ренат, икенчесе – Рамил. Ирем татар була торып, мин аларга Ваня яки Паша дип куша алмыйм бит... Гаиләдә татар гореф-гадәтләрен саклап яшибез. Дөрес, мин татар телен кияүгә чыкканчы да белә идем. Безнең Уразавыл – катнаш авыл. Мәктәптә классташлар белән гел татарча сөйләшә идек. Өйдә хәзер дә татарча гына аралашабыз. Әмма малайлар мин татарча дәшкәнгә күбрәк русча җавап бирә хәзер. Анысы инде бөтенебезнең авырткан җире... Олы улыбыз рус кызын алды. Бәби көтәләр. Исемне сайлап куйдылар инде – татар исеме кушарга җыеналар... Кайнанам әле исән, 94 яшьтә. Гомер буе аралашып, бер-беребезгә барышып яшәдек... 
«Нижгарбикә-2021» исеменә Галия Гришина лаек дип табылды. Мәрхүм Эльвираның гаиләсе исеменнән махсус бүләк – «Нижгарбикә» калфагын аңа Эльвираның кызы Галия һәм ире Ибраһим Мусиннар тапшырды.
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7846
    2
    55
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5270
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2209
    0
    23
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    4096
    1
    21
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 24 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Бай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 26 март 2023 - 07:29
    Без имени
    Әлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.
    Бәхетемне сакламадым
  • 27 март 2023 - 07:59
    Без имени
    Ис китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.
    Кунак мунчасы
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату