Логотип
Милләттәш

Җәлил Хәзрәт

Төшемме, өнемме дип торам, колак төбендә генә 4-5 хатын-кыз кызу бәхәс оештырып җибәргәннәр. Төн уртасы булудан файдаланып, яулыгына кадәр салып бәргәне, күзен дә йоммый, минем тыңлап, күземнең кырые белән карап ятканымны да сизми.
Җәлил хәзрәт безнең районныкы, Балтачныкы ул, - ди, мин ишетеп җитмәгән сүзләргә ачыклык кертеп. Икенчесе сүзен әйтеп бетерергә дә ирек бирми. Сөйләшмә, - ди, - безнең Ульян өлкәсенеке ул, Кулаткыдан, - ди. - Елга ике мәртәбә очрашабыз, язылачак вәгазьләрен ул башлап безгә сөйли. Сезгә барып җиткәндә, без инде аны күңелгә бикләп куйган булабыз.

Тыңлап ятулары шундый рәхәт, ә йокы килә. Шулай булмаса, гаҗәеп булыр иде. Уфага Казан хәтле Казаннан 500 чакрымнан күбрәк юл үтеп кил дә!

Көннәрнең иң кыска вакыты, яктырта башларга өлгерми, караңгы төшә, салкын, буран һәм караңгы, урыны-урыны белән кар салган, туктап-туктап та алдык. Рәсәйнең кышкы каникулда чагы. Кемнәрдер тауларда, кемнәрдер диңгез буйларында, кемнәрдер кунакта, мул табын яннарында. Һәрберсе үзенчә бәхетле. Бу хатыннар, апалар, туташлар, сеңелләр - Уфа шәһәренең элеккеге “Луч” кинотеатрының заман таләбенә ияреп “Ихлас” мәчетенә әйләнеп киткән, караңгы төннәрдә ап-ак корабль кебек күренгән бинаның идәнендә аунап ятучы элеккеге укытучылар, врачлар, тәрбиячеләр, бүгенге көннең мөгаллимәләре, әдәп-әхлак укытучылары - бәхетлеме? Аны күрер, аңлар өчен араларына керергә, алар белән янәшә ятып йокларга, бергә яшәп алырга кирәк. Безне монда “Ихлас”ның имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм, аның мөгаллимәләре тартып китерә. Әлләни чакырмыйлар да, телефон аша хәлләрен генә сөйлиләр, кызыктыралар. Без исә, елның теләсә кайсы вакытында, китап-календарьларны, күчтәнәчләрне төйибез дә, юлга кузгалабыз. Кайбер чакта шәкертбикәләр йөзгә якын була, артып та китә. Бер атнага якын алар моннан чыкмый. Иман ныгыталар. Чып-чын мөслимә булып яшәп алалар, яшәргә өйрәнәләр. Коръән хәрефләре өйрәнүдән башлап, бәлеш пешерергә, тәмле корт ясауга кадәр. Гаҗәп үтемле вәгазьләр тыңлыйлар, кызыклы шәхесләр белән очрашалар, үзләре дә сөйлиләр, тәҗрибә уртаклашалар. Инде менә пыр килеп төн уртасында Җәлил хәзрәтне бүлешәләр. Ачыклык кертүемне көтәләр. Йокыга китәр-китмәс торып утырырга мәҗбүрмен, юкса Хуҗахмәт белән очрашу әле иртәгә генә. Түзеп торып буламыни?
 

Әйе, ул Балтачныкы! – дим.

Татарстанныкы, Борбашныкы дип тормыйм. Борай районыннан китеп Кулаткыда гомер иткән башкорт мөгаллимәсенә дә каршы сүз әйтмим. Чөнки Кулаткының мәрхәмәтле, эшлекле, мөселман бае Эдуард Ганиев, үз якташларын чистарту, агарту, динне аңлату, яшәү мәгънәсен сөйләү өчен, яхшы машиналар җибәртеп үз районына теләсә кайчан китертә. Ә инде Җәлил хәзрәткә тыңларга халык булсын, көне-төне сөйләргә дә әзер. Сөйләүчеләр күп лә ул, тыңлаучысы кирәк. Тыңлаучылар да күп. Аңлаучылар кирәк. Анысы инде сөйләүчедән күбрәк тора.

Беркөнне август башларында бер мәчеттә җомга вәгазе фәхешләргә багышланган иде. Әй, тиргәп тә карады инде шуларны хәзрәт, ләкин аларның берсе дә мәчеткә җомга намазына килмәгән иде. Ишетмәделәр, вәгазь алар өчен иде бит. Әлбәттә, фәхешлек тә, шәрәлек тә мөселманнар өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен куркыныч. Шул ук теманы Җәлил хәзрәт ничек ачканын, ничек сөйләгәнен күз алдына китерәм. Кем өчен, кайда сөйләгәнеңне алдан ук чамалап куярга кирәк. Әйе, ул хатын-кызның яшәешнең башы, дөнья тоткасы икәнен бик белә. Шулар белән эшли ул. Әлбәттә, беренче эшнең башы балаларда. Ә инде имансыз, динсез хатыннан иманлы бала туамы?! Туа икән шул. Барыбыз да фитрый иман белән туа, иманлы булып. Аллаһы Тәгалә баланы хәтта бер ел буена төрле авыруларга каршы торырлык, көчле иммунитетлы итеп дөньяга тудыра. Балалаларын башлап әниләре адаштыра. Ялгыш юлга кереп китсә, саташуын көт тә тор инде. Әниләре газиз, саф, иманлы баласын алдый. Дөнья белән танышканда бик күпләрнең беренче, авыр, фәлсәфи соравы: “Мине кайдан алдыгыз?!” Җаваплар еш кына гел бертөрле. Элегрәк әле табигать фасылларына бәйләп аңлаталар иде. “Сандугачлар китерде”, “Чәчәкләр арасыннан таптым”, “Бәкедән алдык, декабрь бит, чиләккә ияреп кайттың”. 2-3 яшьтә бала бу сүзләргә ышана, ә инде 4-5 яшьтә ышанмый, алдыйсың дип кәҗәләнә, әнисе алдаша бит.

Икенче берәүләр: “Аллаһ бирде, син безгә Аллаһ бүләге”,- ди. Бала: “Кем ул Аллаһ?” – ди. Дөрес итеп җавап биреп кенә өлгер. “Аллаһ -дөнья хуҗасы”, – ди әни. “Нәрсә ул дөнья?!” – ди бала. Менә шул чакта балага Аллаһ турында сөйлә дә сөйлә. Китаплар да, остазлар да җитәрлек, балаң белән үзең укы, үзең өйрән. Бер генә соравын да җавапсыз калдырма.

Җәлил хәзрәт әйтә:
Бала кечкенә чакта аңа Аллаһ турында сөйләмәсәң, бала үсеп җиткәч, аның турында Аллаһыга сөйлисе була, - ди.

Әй, сорыйбыз Аллаһыдан, әй, ялварабыз, ялынабыз, эше узган, юлдан язган, адашкан, саташкан. Йә, Аллаһ, ярдәм ит, балам хараплар булды, нишлим, нишләргә, кая барып бәрелергә, кемнән яґрдәм көтәргә? Балалар бозык диләр, юк, балалар бозык түгел, аналар бозык. Әгәр “Ихлас” мәчете хатын-кызларны, бигрәк тә яшьрәкләрне җыярга тырыша икән, максат бит беренче чиратта иманлы, Аллаһыны таныган ханымнарны чакыру. Дөньяда бала хәсрәтеннән дә ачырак хәсрәт юк. Ана йөрәге бәргәләнә, әрни, нишләргә, кая барып бәрелергә дә, кемнән ярдәм сорарга. Әй, шылтыраталар Җәлил хәзрәткә, әй шылтыраталар: “Ярдәм ит, дога кыл, Аллаһыдан сора, булыш”, - дип ялваралар.

Иң кабул була торган дога – аналарның балаларына кыла торган, Аллаһыдан сорый, теләкләр тели торган догасы, - ди Җәлил хәзрәт. – Үзегез кылыгыз!

Ана, бу аның иң авыр, иң хәсрәтле мизгеле, ул шәп-шәрә һәм ихлас, “Мин дога белмим”, - ди. “Әниләр догасын кыл”, - ди. “Нинди дога соң ул?”

Һәм Җәлил хәзрәт дога яза, әниләр догасын. Ул аның нинди икәнен үзе дә белми. Әни булганы юк бит аның. Ул бары тик догаларның бик зур көчкә ия булуын гына белә. Догалар күп лә ул. Әнә бит, бик яшьли әтисез, ятим калган Габдулла Тукай да:

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!- ди. Чып-чын дога бит инде бу.

Дога белән теле ачылган бала ата-анасына һәрвакыт хәерхаһлы, мәрхәмәтле, шәфкатьле була торгандыр. Шагыйрь Роберт Миңнуллин да, доганың бөеклеген данлап: “Яклый мине, саклый мине, әнкәмнең догалары”, -ди. Ул да әллә кем түгел, таланты да ташып чыкмаган, башкалардан артык җире дә юк. Ә бик яшьли дүрт бала белән ятим, тол калган Гөлҗәүһәр апа балаларына нинди дога укырга белгән.

Борын заманда бер сугышчы булган. Ул сугыш мәйданына бер дә әзерлексез, саклану чараларсыз чыга, ди. Әйтәләр, әйтәләр - ишетми. Ә беркөнне башына киеп, калкан алып чыга. Иптәшләре: “Ник киендең?” - дип аптырыйлар. “Минем әни үлде, - ди ул. - Моңа кадәр мине әнинең догалары саклады. Инде әни өчен дә, әни өйрәтеп калдырган догаларны үзем өчен дә кылам,” - ди.



Никадәр генә арыган, алҗыган булсак та, “Ихлас” мәчетенең идәнендә, мендәр, урын-җирләре йомшак булса да, йоклап китеп булмый. Бер абыстайны ишарә белән генә чакырып алам да, үзебез төяп килгән китаплар, календарьлар өеменә күрсәтәм.

Әнә, зәңгәр төргәкне күрәсеңме, төргәк эчендә ал төргәк, Җәлил хәзрәт сезгә махсус күчтәнәч җибәрде, - дим. - Шуны туздыр да, һәрберегезгә берәрне тарат, - дим. – Бердән артыкны бирмә, тарткалашсалар, туктат. Мин йоклыйм, иртән сөйләшербез, Аллаһ теләсә.

Тарата башлаганны хәтерлим, йоклап киткәнемне юк. Шылт иткән тавышлары ишетелмәде. Төне буе дога ятлаганнар. Әниләр догасы, һәр очрак өчен унбиш дога. Ул аны махсус язды, һәм без аны, кая барсак та, күчтәнәч итеп алып бара идек. Инде аны кем язганын берәү дә хәтерләми, Уфада йоклаган төнне дә ханым, абыстайлар төне буе дога ятладылар, әниләр догасын, үз догаларын. Доганы язып була аны, бик матур итеп тә, бик үтемле ясап та. Ләкин хикмәт кирәк. Ә хикмәт бөтен кешегә дә бирелми шул. Шөкер, “бүген” инде бик оста итеп Коръән укучыларыбыз да, азан әйтүче, дога кылучыларыбыз да, шифалы итеп өшкерүчеләребез дә күп, мең шөкерләр булсын. Ә яннарына барып, китапларын укып, иманыбызны ныгытыр имамнар бармы?

Ә Җәлил хәзрәт бердәнберме? Юк, юк, Аллаһ сакласын. Мин бердәнбер дигән сүзне яратмыйм. Хәтта Тукай да бердәнбер түгел. Якын-тирәсендә, янәшәсендә гаҗәеп дәрәҗәдә талантлы шәхесләр булмаса, ул бөек булып җитешә, исеме мәңгелеккә күчә алмаган булыр иде. Үзе турында түгел, шагыйрьлеге турында әйтүем. Җәлил хәзрәт тә бик күпләрнең берсе. Үзенчәлекле, аерылып тора торганы. Хатирәләр аның файдасына булмаган очраклар да бар, байтак. Кечкенәдән намаз укымаган, чит илләрдә гыйлем җыймаган, хәтта Бохара мәдрәсәсен дә тәмамламаган. Шулай да энҗе-мәрҗәннәрне бик вак, күзгә күренмәс бөртекләрдән җыйган ул. Силсиләне дә Җәлил түгел, энесе Вәгыйз кабул итеп ала. Аның ямь-яшел чирәм өстендә каз бәбкәләре саклап утырган чагы була. Ап-ак сакаллы бер карт үтеп барганда, Вәгыйз кичә генә әбисе өйрәткән, өлкән кешеләргә әйтелә торган сүзне беренче мәртәбә әйтеп карый. Әйтерсең лә юлаучыга шул гына кирәк, шуны гына көткән: “Әссәламүгаләйкүм”, - ди. Дөнья буйлап бик озак эзләп йөргән кешесен тапкан – түм-түгәрәк башлы малайны тәгаенләп ала, Вәгыйзне кем дип белгәндер инде. Бабайны өйгә алып керә ул. Өйдә кеше юк, кызу эш өсте. Бабай юына, чәй эчә, үз өендәге кебек йөри, әбиләре кебек озаклап намаз укый, тәмләп дога кыла. Вәгыйзнең абыйсын сораша, чөнки Вәгыйз, бабай нәрсә сораса да абый белә, абый укый, абый әйтер, дип кенә җавап бирә, абый, абый дип кенә тора, ул кайтмый да кайтмый. Киткәндә бабай абыйсының исемен кушып, Васил улы Җәлил дип, тагын ниләрдер укый, Вәгыйзне дә иркәләп ала, “Абыеңа сәлам әйт”, - ди. Ул чакта малайның сүзенә дә, үзенә дә берәү дә игътибар итми, ишетми дә. Шулай да авыл буйлап узган ят кешене күргәннәр. Кем ул, нишләп йөргән, ник, каян килгән, кая киткән, берәү дә, берни дә белми. Шулай да Вәгыйз аны онытмый, абыйсының исенә төшереп тора. Ә ул көнне аның абыйсы бөтен авыл малайларын җыеп зират чистарта, бәлки эштән качып уен уйнап йөргәннәрдер. Нәрсә булса шул була инде, ул көнне алар зәңгәр баскыч табалар. Баскыч түгел, охшаган гына. Зәңгәр төстә. Аскы ягына, буялмаган җиренә “1906 елда яңартылды” дип язып куелган. Җәлил инде искечә укый белә, яшьтәш кызның әтисе, табурет-урындыкка яза-яза, дүрт кичтә өйрәтә. Баскычның нәрсә икәнен, ничек аталганын берәү дә белми, шулай да Җәлил исемле җирән малай (мин аның балачагын хәзрәтнең зур улы Булатка карап күз алдына китерәм), баскычка менеп баса да, пышылдап кына, сузып-сузып азан әйтә. Бу аның тәүге мөнбәре булгандыр. Малай шунда, мулла булам, ди. Юк, юк, кычкырып әйтми, җаны аша үткәреп бар җиһанга пышылдый. Бу, миңа калса, теге билгесез карт белән сабый малайның хыялы бергә, Аллаһының “Амин” дигән чагына туры килгәндер, Аллаһ аны ишеткәндер. Хыял-теләкләре җиһан киңлекләренә язылгандыр. Мәктәптә мулла булам дисәң, әй, көләрләр иде. Иптәшләре түгел, укытучыларның да барысы да түгел. Ул елларда әгәр Җәлил Фазлыев космонавт булам дисә, аның башлы һәм тапкыр булуын күреп, берәү дә була алмас, димәс иде.




Бүген тәрбиянең нинди генә формалары, ысуллары, нинди генә мәктәпләр, ниңди генә телләр, илләр юк. Фәндә дә, диндә дә 8-9 чит илдә укып кайткан шәкертләребез бар. Кайткан мәлдә бигрәк тә әллә кем булмакчылар. Яшьләр һавалы, тәкәббер, мин-минлекле. Җәлил хәзрәтнең дә башына басып китмәкчеләр. “Мин беләм, Җәлилнең дини белеме юк”, - диючеләре, “Үзем Баш казый, шәригать хөкемнәренең турылаучысы, хөкемдары булам”, - диючеләре дә, әллә кемнәре бар. Кайсы намаз вакытларын турылый, кайсы сәдака бирергә өйрәтә, мәчетләрдә халык белән, йә җитәкчеләр белән каршылыкка керә. Менә шундый чакта Җәлил хәзрәт кирәк.

Татарстан мөселманнарының 1998 елда булган Беренче корылтае тарихка Берләшү съезды булып кереп калды. Әллә ничә мөфтият, мөфтилеккә әллә 15 кандидат, шулар арасыннан бары берне сайлап алу тиеш иде. Иртәгә съезд дигән көнне ул бездә кунды, ирем Миншәех Харис улы белән төне буе йокламадылар, сөйләшеп чыктылар. Ниләр сөйләштеләр икән, миңа тыңларга рөхсәт булмады, үзем дә бик үҗәтләнмәдем инде. Ә икенче көнне булып чыгармы, өзелмәсме, кеше көлдермәсләрме дигән корылтай шулкадәр җиңел, матур, җайлы барды. Әйтерсең лә, кышкы юлдан җигүле ат бара, көн кояшлы, салкын. Ә атлар җилдерә генә, чана аз гына да юлдан чыкмый, дилбегә Җәлил хәзрәт кулында.

Бертавыштан Татарстан мөфтияте төзелде һәм аның беренче мөфтие сайланды. Ә инде корылтай тәмамлангач, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, мондый җыелышларны Мәскәү, Казаннарда күп күргән кеше буларак, Җәлил хәзрәткә соклануын белдерде, туп-туры бәреп: “Мондый осталыкка кайда өйрәндең?” – диде. “Ике ел эчендә 40 туй алып бардым, - диде дә хәзрәт, - хәмерсез, аракысыз”, - дип тә өстәде. Янәшәдән кемдер сүз кыстырды: “Аракысыз туй буламыни?” “Чакыр, күрсәтербез!” – диде хәзрәт.

Югары катлау вәкиле ун елдан соң никах туена чакырды, кунакларның кәефе кырылыр дип курыккан хуҗа, әй, сөенде. Алардан бигрәк Җәлил хәзрәт сөенде. Әй, сөйләп тә карады инде, сораулар бирә-бирә сөйләттеләр. Кайсы үзенең имансызлыгын таныды, кайсы хатынына мәһәр бирмәгәнен хәтерләде. Мәһәр бит никахның төп шартының берсе. Анысы баш казый, хөкемдар үзе дә Хаҗда хатынын алтын кибетенә алып керде, 25 ел гомер иткәч, мәһәрен тапшырды. Хәзрәтебез никах, мәҗлес, җыелыш, очрашуларны ярата. Ул анда терелеп китә. Болар барысы да безнең эш мәйданы, иген кыры, ди. Орлыкны чәчкәч тә эш бетми, аны гел карап, сугарып, ашлап торырга кирәк. Бусы инде Җәлил хәзрәтнең һәр йортта булган китаплары, сөйләгән вәгазьләре, бик тә аралашып яшәргә тырышуы.

Әйткән идем, Җәлил хәзрәт ул белемне, гыйлемне бөртекләп җыйган галим. Аның Габделхак дигән хәзрәтләре, остазлары гына дүртәү иде. Ул алар турында матур, үтемле итеп сөйли, һәр иртәдә алар рухына “Йәсин” укый. Сукыр Габделхак абый турында болай сөйләгәне хәтеремдә. Аның улы Илдус абый Садыйков, ул партиянең өлкә комитеты секретаре да була, Мәскәү Үзәк комитетында да эшли. Әтисенә: “Әти, чыбыркыңны бик каты шартлатасың, тавышы монда кадәр ишетелә”, - дип хат яза.

Бу әле диннең тыелган, балаңа исем куштырырга, сөннәткә утыртырга ярамаган еллар. Габделхак абый улына җавап яза: “Чыбыркымның тавышы Мәскәүгә дә ишетелерлек булмаса, син андый урыннарда эшли алмас идең”, - ди. Бу бит мәзәк кенә түгел, бу җавап һәм фәлсәфә. Андый тапкырлыклар Җәлил хәзрәттә тулып ята. Бервакыт берәү Җәлил хәзрәткә үпкәли: “Сез дә яңгыр боткасы үткәрдегез, без дә яңгыр боткасы үткәрдек. Сез дә яңгыр намазы укыдыгыз, без дә укыдык. Сездә уңыш котырып уңды, бездә булмады, - ди. – Безгә әйтми торган догаң бардыр синең”, - ди. “Син Аллаһыдан нәрсә сорадың соң?” – ди баш казый. “Яңгыр инде”. “Без шул мул уңыш сорадык”, - ди хәзрәт.

Ул үзе җирне ярата. Бакчаларын, урманнарын, кырларын ярата. Мулла булып китсә дә, китмәсә дә, язмышын җир белән бәйләргә була. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Аспирантурага кодалыйлар, шәһәрдә калдырмакчылар. Төп йортта гомер итәргә сүз бирә. Китәргә аны гомер буе кодалыйлар, гомере юлда, машиналарда уза. Йөртүчеләре арый, ул аларны алыштыра, ял иттерә, гел юлларда. Аны да йоклап әрәм итми, телефоннан сөйләшә, һәр сөйләшү үзе бер вәгазь, һәр вәгазь үзе бер сабак.

Аны гомер буе сәлам әйтеп киткән картның хикмәтләре озата бара. Бу әле аңа гына түгел, әнә шул Балтач якларына Борбаш авылына бирелгән бәрәкәттер. Бу авыл әле дә рәхәтләнеп колхоз-күмәк хуҗалык булып яшәп ята. Җирне беркемгә дә бирмиләр, бирергә ярамый да. Җәлил хәзрәтнең туган авылы безнекеннән бер дә зур түгел, кечерәктер дә әле. Мәктәпләре дә бер дигән, яңаны төзеделәр. Безнеке дә яңа, аларда 12 бала беренчегә бара, бездә бер бала. Урта мәктәптә йөздән артык бала укый. Анысы инде директордан да тора. Безнең авылда читтән килгән, оештыруга сәләтсез директор. Җәлил хәзрәт күрше авылдагы авылдашын директорлыкка үзе чакырып кайтарды. Яңа мәктәп төзибез, әдәп-әхлак укытабыз, дип кызыктырып кодалады. Бурычлы, иске мәктәпкә Гүзәл Бариеваның кайтуы Җәлил хәзрәткә күктән төшкән бәхет булды. Бер җәйдә нинди мәктәп төзеп куйдылар. Беркөнне Җәлил хәзрәт бездә, редакциядә утыра. Гүзәл: “40 мең акча кирәк, әгәр иртәгә кичкә кадәр бирмәсәм, мәктәпкә 200 мең штраф салалар”, - ди, кычкырып еламый гына. “Ярар, булыр,” - ди хәзрәт. Безгә: “Табып, биреп торырсыз”, - ди. “Бирәбез, бирәбез”, - дибез.



Икенче көнне кичке якта тирләп-пешеп Җәлил хәзрәт килеп керде. Гүзәл ханымга: “Акча булды, таң атканда Аллаһыга ялварган идем, ишетте, берәүләргә никахка барган идем,” – ди.

Андый хәлләр гел булып тора. Бирим дисә колына, чыгарып куя юлына, диләрме әле. Мәчетне ремонтлаганда да кызык хәлләр булды. Мөфти хәзрәт: “Мәчетеңә күпме акча кирәк?” - диде. “Смета буенча 67 мең”. “Бухгалтериядә кул куй да ал”, - диделәр. “Юк, - диде, - Аллаһ бирер әле”. “Көтеп утыр инде”, - дип көлделәр.

Олы хәзрәт Готыф абый вафат була. Министр улы зиратта меңәрлекләр тарата. Җәлил хәзрәттән башлаган була, әйләнеп килә дә, калган акчасын аңа тоттыра. “Мәчеткә”, - ди. Хәзрәтнең күңеле тула. Бары тик: “Готыф абый исән чагында да гел булышып тора идең, инде менә гүр иясе булгач та ярдәм итәсең, сәдакаи җария булып, мәңгелек йортыңны нурландырып торсын”, - ди. Кайткач кассир акчаны санап караса, нәкъ 67 мең була.

Соңгы арада хәзрәтебез Сабан туйлары үткәрү белән бик мавыгып китте, дип уйлый идем. Балалар Сабан туе да, ди ул аны, мөселман Сабан туе да. Кунакка чакыра баргач, бер түрә бөтенләй кәефен кырып кайтара. “Күптән туктаткан булыр идек тә ул Сабан туйларын. Сез булганга гына түзәбез”, - ди. “Сез килегез, күрегез әле алдан, аннан әйтерсез”, - ди хәзрәт.

“Вакыт әрәм итепме?” – дип калган түрә, Рөстәм Нургали улы һәм Әсхәт Әхмәт улларының Борбашка Сабантуйга барасын ишеткәч, беренчеләрдән булып барып җитә. Сүз алып сөйли, киткәндә гафу үтенә. Әйе, аны күрергә кирәк. Күргән һәр кеше аңлаячак һәм Җәлил хәзрәткә рәхмәт әйтәчәк. Мондый гүзәл манзараны бары күреп, ләззәтләнеп, рухи азык алып, күңелеңне хушландырып була. Зифа буйлы, матур киенгән, һәр гаиләдә икешәр-өчәр бала, әйтерсең лә чәчәклектә күбәләкләр. Монда бер-берсенә елмаймыйча карамыйлар да. Кунаклар дип уйламагыз, боларның күбесе бу авылныкы. Кыска җиңле күлмәк кимиләр, чәчне-башны туздырмыйлар. Бу татар авылы, Самараның Галие, Мордовиянең Әләзәне, Ульянның Кулаткысы гына түгел бу. Монда мөселманлык, монда ихласлык, монда иман, монда нур. Бу татар-мөселман авылы, аларның бәйрәме. Җәлил хәзрәт бәйрәме. Алар бу бәйрәмгә чирек гасыр әзерләнделәр. Әдәп-әхлак дәресләре һәм, барыннан да бигрәк, Җәлил хәзрәт дәресләрен өйрәнделәр, шулар аша бүгенге көнгә ирештеләр.

Югыйсә, барысы да тугыз малай белән бергә Җәлил хәзрәтне мәктәптән куып чыгарганнан башланды. Дин юлында сикәлтәләр бик күп. Шунысы аяныч. Аны кемдер, кайдандыр килгән кеше эшләми бит. Янәсе, кич белән мәктәптә әдәп-әхлак өйрәнергә ярамый. Клуб почмакларында тәмәке пыскытырга, юкны бушка әйләндереп йөрергә мөмкин. Җәлил хәзрәт башлап үз малайларын укыта башлады. Аннары клуб почмагындагы комсомолдан калган чүп базын чистарттылар. Алар янына кыз балалар килде. Ничек инде дин сабагын малайлар гына өйрәнергә мөмкин? Ашыга-ашыга мәчет төзергә тотындылар. Беренче намаз, беренче ураза, тәравихләр. Авыл Җәлил хәзрәтне кабул итте. Беркөнне Булат белән Алмазга әтиләре Казаннан суыра торган әтәч конфет алып кайтты. Ул чакта әле чупа-чупсны белгән кеше дә юк. Кич белән әтиләре өстәлдә өелеп торган конфетларны күрде. Уллары әтәч конфет ясарга өйрәнде. Җомга саен кич белән мәчеткә килгән балаларга өләштеләр. Аннан соң, анысы уразада булды бугай, кемдер зур бер арыш капчыгы йөзем китерде. Аны әниләре, әбиләре, Айсылу юды, киптерде. Унар-унар итеп төрделәр дә, кичке намазга килгән балаларга өләштеләр. Кәҗәсе түгел, аларга мәзәге кызык булгандыр инде.

Бер каршылыксыз мәхәллә оешты, мәчет эшләп китте. Хәрәкәттә бәрәкәт, диде хәзрәт. Бабайлар мәчеткә намазга кыш көне чаңгыда, яз, көз, җәй айларында велосипедта йөри башладылар. Бөтен укытучылар, әби, апалар дин сабагы өйрәнергә тотынды. Пенсиядәге укытучыларга җан керде, алар әдәп-әхлак, дин укытучылары, мөгаллимәләр булып киттеләр. Бөтен республика авылларыннан ачык дәрес карарга йөрделәр. Шәех абый: “Эх, һәр авыл саен бер Җәлил булсын иде”, - дип теләк тели иде. Бу вакытта инде Җәлил хәзрәт сабаклары Балтачның бөтен авылларына таралды. Борбашка, Аланга ачык дәресләргә йөри башлады. Хәбәрләр тирә-күрше авылларга таралды. Өйрәнергә килделәр. Авыл, кешеләр үзгәрде. 1998-1999 елларда Балтач районының һәр мәктәбендә урыслар үзләренчә, татарларга Ислам динен укыта башладылар. Дәреслекләр дә юк, мөгаллимнәр дә. Җәлил хәзрәт укытучылар әзерләргә тотынды. 42 дәрес бирде. Аларны Шәех Зәбиров белән бик тиз китап итеп чыгаруга иреште, ул кат-кат, күп тираж белән басылды, татар яшәгән бар төбәккә барып иреште. Болар акча өчен эшләнмәде, күңел кушты, Аллаһ ярдәм итте. Бу китап кына аз иде. Мәктәп директоры Гүзәл Галимулла кызы белән Җәлил хәзрәт, зур педагог, мәгариф хезмәткәре, дәреслекләр авторы Вил абый Казыйхановны эзләп киттеләр. Чаллыда эзләп таптылар. Бер көн сөйләштеләр. Шуннан соң телефоннар зыңлады, очрашып тордылар. Вил абый белән Фәүзия апа “Иман дәресләре” дигән китап яздылар. Хәтта чуаш хатыны Г. Харисова да дин буенча дәреслек язды. Рәхмәт яусын аңа да. Безне ул чакта Мәскәү ярата иде әле. Татарстан Мәгариф министрлыгына Русия Федерациясе мәгариф министры В.Филиппов хат-тәкъдим җибәрде. Анда: “Дәүләт карамагындагы бар төр уку йортларында балаларга, мәгариф программаларыннан тыш, дини белем алу мөмкинлекләре бирергә”, - диелгән иде. Дин дошманнарының, Аллаһсыз, динсез, имансызларның коты очты. Әгәр менә шушы фәрман үз вакытында тулысынча тормышка ашкан булса, күз алдына китерегез әле, халыкның, милләтнең хәле бөтенләй башка булыр. Бу бөтен милләтләргә кагыла. Тулып ташкан төрмәләр, наркоманнар, үз-үзенә кул салучылар, яшәү ямен югалтканнар бөтенләй булмас иде. Кешеләрне динле итүнең төп мәгънәсе шунда иде бит. Аңламыйлар, террористлар эзлиләр. Чын мөселманның террорист булмавын ничек аңлатырга соң?

Җәлил хәзрәткә белем җитми иде, ул белемен күтәрде, мәдрәсә тәмамлады. 3-4 көндә тулы программа белән имтихан тотты. Атна саен вәгазь сөйләде. Балтачның үзеннән Басыйр Бикбаев һәр вәгазьне язып барды, магнитофонга. Менә шулар инде булачак вәгазь китапларының нигезенә салынды.

Җәлил хәзрәт кунаклар ярата, дини, мөселман булса, бетте инде. Татар матбугатының иң талантлы, булдыклы, гадел, тырыш журналисты Шәех абый белән танышу Җәлил хәзрәткә зур бәхет булды. Шәех абый аңа караганда да бәхетлерәк иде. Ул Җәлил рухы белән яшәде. Бер корбан бәйрәмендә, хәтта бер көн алдан Җәлил хәзрәт Габделхак абый Каюмов, Миншәех абый Зәбиров, Рәшит Минһаҗны үзләренә алып китте. Ул чакта әле өйләр дә хәзерге кебек зур түгел иде. Өч көн кунак булып кайттылар. Шәех абый вәгазь кассеталарын күрә дә: “Боларны китап итеп чыгарырга кирәк иде”, - ди. Хәзрәт исә: “Болардан китап ясау терлек абзарыннан мәдәният сарае төзүгә тиң”, - ди.



И, и, аны эшләүләр?! Сөйләү бер ул, уку икенче. Тыңлаганда колаклар иркәләнә. Хәзрәтнең сөйләгәннәре тыңлаучының йөрәгенә барып җитә һәм дулкынландыра. Бер елда сөйләгән 52 вәгазь иде ул, 52 кассета. Миншәех Харис улы бик яратып, бик теләп, рәхәтләнеп эшләде, рухи көч, сәламәтлек алды. Бер-бер артлы “Җәлил хәзрәт вәгазьләре” дигән өч китап басылып чыкты. Һәм алар дөнья буйлап таралды. Бөтен кеше укыды, бөтен кеше яратты. Җәлил хәзрәтне Шәех абый язучы, вәгазьче, китаплар авторы ясаса, Җәлил хәзрәт аның үзен чын мөселман ясады. Шәех абый зур, акыллы, белемле, милләтче, көрәшче шәхес иде. 1947 елда алар Сталинга каршы “Ленин юлыннан” дигән оешма оештыра. Сугыш бетте, җиңү килде, ник соң халыкның тормышы яхшырмый, дип борчыла. Банда булырга чын кораллары гына юк...

Миншәех Харис улында бик күп журналистлар чыныгу алды, практика үтте. Шуларның иң булдыклысы Җәлил хәзрәт булды бугай. Ул аны кулына ручка тотып вәгазьләр язарга мәҗбүр итте. Язуы гына ерактанрак карасаң дулкынлы сызыкны хәтерләтә. Кеше укырлык түгел дисәм, Миншәех белән Гөлфәния кеше түгелмени, диярләр. Шәех абый рәхәтләнеп укый иде, хатыны Гөлфәния әнә шул дулкынлы сызыкларны беренче укучы, фикер алышучы гына түгел, ул аны күчереп язучы да булды. Инде аның язуы үзе кебек матур, рәссам ясаган бизәк кебек. Аның әтисе Тәлгать абый рәсемнәрне бик матур, оста ясаган. Бу талант аның кызы Гөлфәниянең кияве Җәлил хәзрәтнең балаларына да күчкән һәм ирексезләп туктатылган. Җәлил хәзрәт ул гел алдынгы карашлы, укымышлы җәдитче кебек. Ә үзенекеләргә кагылса кадимче, борынгылыкны, татарның дини карашларын ныгытып саклаучыга әйләнеп кала. Кеше балаларына сүз әйтми ул, ә менә үзенекеләрне... Аның әтисе гаҗәп бер оста шахматчы була. Тракторчы булып эшли, вакыт юк, ә менә оныкларга шахмат уйнарга өйрәтеп өлгерә. Булат белән Алмаз оста уйныйлар, ә сеңелләрен яхшы уйнарга өйрәтергә бабалары өлгерә алмый. Айсылуга 5-6 яшь булганда 60 яшен тутыра алмый бабалары гүр иясе була. Айсылуны абыйлары өйрәтә, ул әле районга ярышларга да йөреп ала. Үзеннән 4-5 яшькә зуррак кызларны җиңгәч, районда беренче булгач, әтисе Казанга җибәрми, “Кирәкле эш түгел”, - ди. Айсылу өч яшьлек чагында Габдрахманга “фигуркалар” күрсәткән икән, баланың күзләре яна башлый. Айсылуга “Үкенмисеңме?” дим, “Юк”, - ди. “Әгәр мин әтигә каршы килеп (тренерларым шулай теләгән иде), ярышларга барган булсам, әтине тыңламаган өчен үземне кичермәгән булыр идем”, - ди.

Чү, ашыкмыйча гына Җәлил хәзрәтнең Шәех абыйга мөнәсәбәтен әйтер бетерим. Алар еш очрашалар иде. Авырса да һәрвакыт янында булды, кунак булырга, бәлеш, сарык кабыргасы ашарга гына түгел, җиләк, гөмбә җыярга, мунча керергә дә өйрәтте. Шәех абыйга да, Җәлил хәзрәткә дә кызу мунча керергә ярамый, врачлар кушмый, ә болар берьюлы икешәр себерке белән чабыналар иде.

Шәех абый яшьлегендә коточкыч авырлыклар күрсә дә, Җәлил хәзрәт белән ул чиксез бәхетле булды. Дингә килде, намазга басты. Җәлил хәзрәт аны Хаҗга алып барды, янәшә караватта яшәделәр. Җәсәден үзе юды, кәфенләде, гүргә иңдерде. Догадан калдырмыйм. Яңа гына Җәлил хәзрәт төш сөйләде: “Шәех абыйны күрдем. Шундый матур, алсуланып, нурланып тора. Ап-актан киенгән. “Синең турыда китап чыккан, шуны укыйсым килә,” - ди. Белеп ятадыр шул”.

Мин әле үзем өчен болай дип уйлап куйдым. Шәех абыйның ”Җәлил хәзрәт мәзәкләре” яки “Җәлил хәзрәт могҗизалары” дигән китап чыгарасы килә, ул аларны җыеп та барган иде. Гөлсинәләр, яшьләр язсын дигән идем. Мин Шәех абый турында язмыйм, Җәлил хәзрәтнең ниндилеген тулырак ачасым гына килә. Ә Шәмәрдәннән язучы, журналист, Шәех абыйларга алмаш Рөстәм Зарипов матбугат битләрендә Җәлил хәзрәтнең олы башын кече итеп үзен Сабан туена чакырырга килгәнен мактана, әлбәттә, дәрәҗә! Журналистлар белеп торсын иде, ул аларның динле, иманлы булуларын тели, каләмнәрен дингә хезмәт иттерәсе, дөнья матурлыгын, яшәү мәгънәсен киңрәк ачуларын тели. Болар тоталар да мәкалә язалар. Җәлил хәзрәт, үзе әйткәндәй, Аллаһының рәхмәте булсын, татар матбугатын инәсеннән җебенә кадәр укып бара. Һәр яңа китапны күздән ычкындырмый. Әнисе дә оста китап укучы була. “Том Сойер маҗаралары”н яттан сөйли. Аларда Виктор Гюгоның татарча “Хокуксызлар” дигән китабы да була. Болар инде дөнья әдәбияты, Җәлил хәзрәт бик яшьли шуларны укып үскән.

Зариповка әйтәсе килә, Җәлил хәзрәткә бик ышанып бетмәсен иде, аңа ошамаган китапларны бик мактап йөрсәң, сәламеңне алмый китәр. Күрмәгәнгә салышыр... Чын күңелдән, ихластан халыкка, милләткә, дингә хезмәт иткәннәрне якын итә, зурлый. Быелгы Сабан туена Әлмира апа Әдиятуллинаны “Чакыру билетлары” язып, махсус чакырды, юлын кайгыртты, зурлап сүз бирде. Бер елдан аңа 80 тула. Әле ай саен үзенең егерме ел инде “Мөслимә” газетасын чыгара. Ел саен балалар арасында Коръән уку ярышларын уздыра. Зурлауга, хөрмәтләүгә улмы лаек түгел?!

Җәлил хәзрәт Әлмира апага сүз бирә: “Яз көне, апрель аенда бөек шагыйрь Габдулла Тукай янына килүчеләр бик күп. Зуррак кунаклар килгәндә район җитәкчеләрен эштән аералар икән. Шундый чакта берсе, һәйкәл янына килә дә: “Әй, Тукай, Тукай, үзең дә рәхәт күрмәгән, безгә дә тынгылык бирмисең” – дигән. Әлмира апа, син дә шуның шикелле инде, син үзең дә рәхәт күрмисең, безгә дә тынгылык бирмисең, шундый булуың өчен рәхмәт, гел шулай бул, - ди Җәлил хәзрәт. – Сүз сезгә!”

Җырлый Әлмира апа, 80 яше тулганда, моңы, сагышы белән Сабан туен таң калдыра. Җылы, йомшак юрган бүләк итәләр, Сабан туе бүләге. Әй, сөенгән иде, машина биргәннәр диярсең.

Яза, яза Гөлфәния әллә кайда калды. Җәлил хәзрәтнең вәгазьләрен күчерә- күчерә үзе дә язучы булып китте. 33 ел балалар бакчасында эшләп, бик тә кирәкле китап язды, ул басылып чыкты. Балалар бакчалары өчен кулланма “Әдәп орлыклары” дип атала. Һәр бакчада урысчасы, татарчасы булырга тиеш, дип беләм. Хәзрәт хатыны нинди булырга тиеш дисәләр, иң башлап мин аны күрсәтер идем. Ачык йөз, киң күңел, хак хаклый белү, ир хакы, кайнана-кайната һәм менә киленнәр, кияү хакы. Аны үрнәк итеп куярга да, өйрәнергә дә өйрәнергә кирәк безгә.

Җәлил хәзрәт ул тәҗрибәне үз якыннары өстендә алып бара. Бер ул, төпчек малай төп йортта яшәргә тиеш, дип вәгазь сөйли икән, аныкы бит шулай. Әллә Алмаз читкә китә, физик була алмас идеме? Яшьләрне авылда калдырырга кирәк, дип сөйли икән, аныкы да калды. Ике улы да авылда яши. Яшьләрне күбрәк бәби алып кайтырга өнди икән, аныкылардан үрнәк алырга тиешләр. Сөйләүче күп лә ул, эшләп күрсәтергә кирәк. Ике килен дә берәр ул, берәр кыз алып кайттылар да, тукталыбрак калдылар кебек. Киленнәр кайниш туфрагыннан, куллары корыч, телләре борыч. Кечерәге хәзрәт кызы, мин килен булып төшкәндә әтидән курка идем, ул иң яхшы әти икән, ди. Ә бер кичтә аларда сөйләшеп утырабыз. Җәлил хәзрәт гел бер якка басым ясый, балалар күп булырга тиеш. Килен оста: “Әти, - ди, - сезнеке булса да курыкмагыз, үзебез үстерешәбез”, - ди. Теллеләр, тапкырлар. Әле менә кайнаталары ярыш игълан итте, кем дә кем беренче булып өченче оныкны алып кайта, шуңа чәшке тун, ди.

Карап, күзәтеп торам да, болар барысы да артистлар кебек уйныйлар. Уйныйлар, ләкин чын итеп, ихластан. Җәлил хәзрәт ул зур бер нәселнең, бер авылның, җөмһүриятнең, бөтен татарның президенты кебек. Соңгы мөфти сайлаулар алдыннан илбашыбыз үзенә чакыртып алды. Дустанә, хөрмәт белән: “Мөфти бул әле”, - диде. Хәзрәт уйга калды, йөрәк тибеше бүлмәгә ишетелгәндәй булды. Каршы әйтү авыр иде.

“Булмыйм”, - ди. Сөйләшүләр, аңлашырга тырышулар ике сәгать барды. Рөстәм Нургали улы: “Бергә эшлисе килгән иде”, - диде. “Эшләрбез”, - диде хәзрәт. Һәм тагын да тырышыбрак эшли башлады. Инде менә 25 елга якын баш казый вазыйфасын башкара икән, сөбханалла дияргә кирәктер. Вәгазьләр сөйләү, китаплар чыгару, никахлар уку җан рәхәте. Дөнья без уйлаганнан күпкә катлаулы, дуслар да, дошманнар да күп. Бата-чума йөзәбез.

Бәла тагалар, яла ягалар, милләтебезгә, телебезгә кизәнәләр. Катлаулы чорда яшибез. Ләкин караңгы түгел. Елга ике генә була торган олуг бәйрәмнәребездә илбашыбыз белән янәшә басып гает намазы укый торган хәзрәтебез булу күңелләрне җылыта да, яшәешебезне яктырта да. Булсын ул, булсын гына. Бәхәсләшеп яткан Башкортстан хатыннарына да булсын, Кулаткыныкы да, Чистай, Әгерҗе, Кытай, Дагстанныкы да булсын.

Татарның галимнәре, хәзрәт, имамнары гел шулай булган, булсын. Хәзрәтебез 60 яшь тулды дип һаваланып йөри генә күрмәсен, үтә дә китә ул туган көннәр. Бүген инде безнең хөрмәтле Җәлил хәзрәтебез халык каршында мактаулы символга әйләнде. Бу бик авыр сынау, чыдасын, чама хисен югалтмасын. Татар милләте аңа карап тора, аның белән гамәлләрен үлчи, чагыштыра, зурлый, мактый. Дин галимнәреннән ишеткәнем бар. Кеше гомер ахырына кадәр, гомер озынлыгы күпме булса да, үз-үзен ачып бетерә икән. Аннан соң, кем булсак та, беребезгә дә кеше, адәм баласы - журналистмы, язучымы, барыбер бәя бирә алмый. Мактыйлар, бик мактыйлар хәзрәтебезне. Ләкин бәяле хөкемне соңгы гамәлләребезгә карап Аллаһы Тәгалә бирә.

Юбилей хөрмәтенә язылган мәкаләмне олуг галим Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән тәмамлыйсым килә.
Үлгәннән соң мактау вә сагынылу – терек булу,
Әмма терек вакытта макталу - үлү вә онытылу.
Хәзрәт гел мактаулы булса иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар