Логотип
Милләттәш

Киләчәктә дә эшләргә өмет бар!

4-7 август көннәрендә Казанда  Бөтендөнья татар яшьләренең VII форумы узачак. Әлеге чарага утызлап чит илдән һәм Россиянең алтмышлап төбәгеннән  егетләр һәм кызлар килер дип көтелә. Форумда татар яшьләренең яңа лидеры да билгеләнәчәк.


Бөтендөнья татар конгрессы карамагында үз эшчәнлеген җәелдергән «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» иҗтимагый оешмасы үз тирәсенә фикерле яшьләрне туплаган. Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин:  “Татарның яшь буыны алдында милли үзаң формалаштыру, халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау бурычы тора”, – дип белдерә.

Әлеге оешмадагылар, чыннан да, актив эшчәнлек алып баралар. “Мин татарча сөйләшәм”, “Велохәрәкәт”, “Татар-дозор”, “Печән базары һәм Уку паркы”, “Чәк-чәк party”, “Интернет татарча сөйләшә” һ.б. төрле акция, чаралар, фестивальләр оештырыла. Яшьләрдә туган телгә, милли йолаларыбызга  игътибар юнәлтелә, алар киң  пропагандалана.

Тәбрис Яруллин тиздән булачак форум турындагы фикерләрен җиткерде. Дөньяның төрле илләреннән килгән яшь милләттәшләребез 4-7 август көннәрендә нәрсәләр белән шөгыльләнәчәген бәйнә-бәйнә сөйләп узды.

- Без татар яшьләрен борчыган, актуаль темаларга багышланган төрле түгәрәк өстәлләр дә еш оештырабыз. Уздырган чараларыбызның күбесе халыкара статус алды. Форумның активы тарафыннан башка чит илләрдә дә үткәрелде алар. Алай гына да түгел, әлеге иҗтимагый технологияләрне Россиянең бүтән халыклары (башкорт, мари һ.б.) да үзләрендә уздыра башлады, – дип горурлана татар яшьләре форумы җитәкчесе.

- Тәбрис, дүрт көн дәвам итәчәк яшьләр җыенын шактый кызыклы һәм эчтәлекле итәргә исәп тотасыз икән?

– Форум дүрт көн барачак. Яшьләрнең амбицияләре зурдан, димәк, кылган гамәлләребез дә шулай булырга тиеш. Шәхсән үзем, соңгы 3 форумның оештыру эшендә катнаштым. Волонтер сыйфатында катнашкан чакларым да бар иде. V һәм VI форумда рәис буларак сайландым. Киләчәктә дә эшләргә өмет бар. Моннан дүрт ел элек яңа команда тупладык. “Иске” яңа команда дисәк тә ярый. V форум вакытында канәгатьсезлек белдергән идек, чөнки классик форумнар рәвешендә уза торган иде алар. Ә безнең башкачарак эшлисе килде, эшнең нәтиҗәлелеген арттырасы, киңәйтәсе килде, дигәндәй. Ике ел элек секцияләр урынына  проектлар мәктәбе ясадык, төрле чыгышлар җыя башладык. Монда, башлыча, татар проектлары тәкъдим ителде.



– Быел уза торган VII форум башка елдагылардан аерылып торачакмы соң?

– Быелгысын без тулысынча белем бирү форумы дип кабул итәбез һәм оештырабыз. Дөньяда нинди яшьләр оешмалары бар, алар барысы да диярлек (мөмкинлеге булганнары ) киләчәк. Безнең базада дөнья буенча 110-115 татар яшьләре оешмасы исәптә тора. Монда якташлар оешмалары кертелмәгән әле. Олылар канаты астында эшләүчеләр дә бар. Тарихи клублар, мөстәкыйль оешмалар һ.б. Быел 30 илдән, Россиянең 60ка якын төбәгеннән, Татарстанның һәрбер районы һәм шәһәреннән вәкилләр җыелачак. Алар үзләренә бу форумда шура сайлаячак. Димәк, бу форумның киләсе ике елына идарә итүче орган һәм рәис билгеләнә. Урынбасарлар, җаваплы сәркатип тәгаенләнә. Шушы совет рәисе, алдагы ике елда яшьләр оешмалары исеменнән эш итәргә, фикер белдерергә, проектлар алып барырга тиеш булачак, дигән сүз.

– Форумда нинди темаларны колачларга җыенасыз?

– Без ике елда уза торган форум һәм ике ел эчендә башкарылган эшләрне
аерым караячакбыз. Пленар утырыш, форумның ачылышы “Корстон”да узыр дип планлаштырыла. Ә форум делегатлары Универсиада шәһәрендә яшәячәкләр. Бу очраклы сайланмады. Аларга бер урында, бер мохиттә “кайнау” җайлырак булачак. Ә секцияләргә килгәндә, алда әйткәнемчә, проектлар мәктәбе чаралары да Универсиада авылында узачак.

– Бүгенге көн яшьләрен нәрсәләр борчый соң?

– Үзебез мөһим дип саналган төп мәсьәләләрне аерып алабыз. Алар буенча еллар дәвамында эшлибез. Проектлар мәктәбе эшчәнлеге дә шуңа бәйле. Беренчесе – Тарих һәм Туризм. Темасы, күргәнегезчә, парлы. Тарих бит – үзбилгеләнүгә, идеологиягә тәэсир итүче фактор. Туризм – киң җәмәгатьчелекне үз эченә ала торган, күп кешене кызыксындыра торган тема. Идеология аша аудиторияне кызыксындыра алабыз, төп мәгънәсе шунда. Тема киң һәм бай. Бу иң кызыклы секция булыр дип саныйм. Анда татар бистәләрен саклау, Томск, Оренбург һ.б. шәһәрләрдә татар биналарын югалтмау, тарихи амнезия һ.б. мәсьәләләр күтәреләчәк. Биредә кызыклы шәхесләр чыгыш ясаячак, проектлар тәкъдим ителәчәк. Башка илләрнең теоретик һәм практиклары да булачак. Тәҗрибә уртаклашу да планлаштырыла. Үзебезнең “Чәк-чәк” интерактив музее катнашырга теләк белдерде. Аларның фикерләренә дә колак салучылар булыр шаять. Тагын нинди татар брендларын таратып булачак – шул хакта фикер алышулар оештырыла. Акыл фабрикасының эффектив ягы, стратегик секцияләр... Монда  яшьләр төркемнәргә бүленеп проектлар төзи. Иң яхшысы сайлап алына, юл картасын төзергә өйрәнәләр, кулларында әзер белешмәлек була. Бу проектны алып китеп үзләрендә куллана алачаклар. Шулай ук яңа фикерләр тәкъдим итү мөмкинлеге дә булачак.

Икенче тема: Бала үсеше һәм Милли мәгариф. Татар теле һәм Интернет. Пиар һәм Журналистика  – монда күбрәк  медиапланнар төзүгә әһәмият бирелер. Монысына  мәгълүмат чаралары әһелләрен, журналистларны чакырырга җыенабыз. Үзеңнең мәгълүмат чараңны булдыру мәсьәләсе дә көнүзәк тема бит. Шуларны да уртага салып сөйләшәчәкбез.

– Үзегез дә, Тәбрис, берәр тема алып барачаксыз, дип беләбез...

– Моңарчы әле бер проект та эшләмәгән, ләкин эшлисе килгән кешеләр өчен: “этник-мәдәни проектлар менежмендты” булачак ул. Идеядән алып, тормышка ашыруга кадәр нинди адымнар узарга кирәк? Шуларны аңлатачакмын.

– Тәбрис, форумга нинди яшьләр җыелачак соң?

Төбәкләрдә һәм чит илләрдә һәр оешма үзе сайлап җибәрергә тиеш, чөнки иҗтимагый оешмалар эшли бит инде анда. Форумның теле – татар теле. Чыгышлар үзебезчә генә булачак. Татарча аңламаганнар өчен синхрон тәрҗемә дә карала.



– Ничек уйлыйсыз,  Татарстанда татар яшьләре сәясәте бармы?

– Безнең тәкъдимнәргә, безнең эшчәнлеккә игътибар итәләр. Бу яктан Татарстан моделе бик уңышлы. Бездә татар яшьләре фикеренә колак салалар. Һәрбер тармак, әйтик, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре министрлыклары белән актив эшлибез. Төзелеш министрлыгы белән дә элемтәдәбез. Безгә каршылыклар күрсәтүче юк, фәкать эшлә генә! Татар яшьләре җәмгыяте – иң көчлесе. Казандагы бик күп җәмгыятьләр белән аралашабыз. Сәпиттә йөрүчеләрдән башлап, хокук яклаучыларга кадәр. Алар арасында без – иң куәтлеләрнең берсе. Шәһәр чаралары оештыруда да без беренче. Дөньяда,Татарстан, Казанда барган иҗтимагый процессларга да, үз фикеребезне белдереп торабыз. Федераль кануннар чыгамы, концепцияләр кабул ителәме – барысына да үз фикеребезне җиткерәбез, битараф калмыйбыз.

– Татарстан районнарында яшәүче яшьләр эшчәнлеген ничек бәялисез?

– Кайсы районнарда татарлар күбрәк яши, шул районнарда яшьләребез активрак. Казан арты, Балтач, Арча, Актаныштагылар сынатмый. Зур шәһәрләрдәгеләр дә Аллага шөкер: Яшел Үзән, Чаллы, Алабуга, Әлмәт һәрвакыт сөендерә...

– Читтәгеләр белән уртак проектлар эшләнәме?

– Беренчедән, без алар оештырган проектларда катнашабыз. Мәсәлән, һәрбер төбәктә, үзенә тартып торучы нокталар бар. Алыйк Новосибирскны. Ел саен Себер төбәгенең татар яшләре фестивале уздырылып тора. Монда укыту процессы, лекторий, мастер класслар да бар. Төмән бик актив, үзләренекеннән тыш безнекеләренә дә кушылалар. “Мин татарча сөйләшәм”не ничә ел инде уңышлы уздыралар. Татар яшьләренең, өлкән буын кебек үк, Республикабызны тарихи һәм мәдәни ватаннары дип уйлавы, аны милли-мәдәни ихтыяҗларны канәгатьләндерү чыганагы дип санаулары, Татарстан абруен ныгыту өчен көрәшүләре иң зур казаныш булып тора. Бөтендөнья татар яшьләре форумнарының катнашучылары 1990-2000 елларда милли хәрәкәт мәйданына килгән төрле төбәкләрнең һәм илләрнең өлкән буын татар милли лидерларына лаеклы алмаш булып үсәләр. Форумнар шуны күрсәтә: хәзерге заман татар яшьләре Татарстаннан читтә дә милли идея һәм идеалларга тугры калалар, милли үзенчәлекләрне сакларга тырышалар. Делегатларның күбесенә милләтнең хәзерге торышы һәм киләчәге өчен бу процесста үзләренең урынын һәм эшен табу өчен җаваплылык хисе хас. Форумның берничә көне эчендә алар яңа идеяләр туплыйлар һәм үзләрендә, урыннарда аларны тормышка ашыралар.



Белешмә:

«Бөтендөнья татар яшьләре форумы» – региональ иҗтимагый оешма, ул үзенең эшчәнлеге белән татар халкына хас булган, соңгы мең ел эчендә формалашкан асыл кыйммәтләрне һәм йола-гадәтләрне пропагандалый, милләтчел оешмаларның сепаратизмга корылган карашлары белән килешми, иҗтимагый эшчәнлектә теләсә нинди радикальлек һәм экстремизмга тискәре карый.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының Уставы буенча, бу халыкара оешманың форумы ике елга бер уздырыла. Аның максатлары – туган телне, үз тарихыңны һәм мәдәниятеңне белү кебек милли кыйммәтләрне яшь татарлар тарафыннан саклау юллларын эзләү һәм якындагы перспективада милләт үсешенең кыйбласын билгеләү.

Тарихка күз салсак, беренче Форум 2004 елның 24-28 июньдә оештырылган иде. Анда Татарстан, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән, 16 чит илдән делегат җыелды. II Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2006 елның 21-25 июнь көннәрендә үтте, анда 20 чит илдән 580 делегат катнашты. 2008 елның 26-31 август көннәрендә үткән III Форум дөньяның 22 иленнән 461 делегатны туплады. IV Форум 2010 елның 27-28 августында үтте,  24 чит илдән 550 вәкил бар иде. 2012 елның 27-31 август көннәрендә узган V Форум 30 чит илдән һәм төбәкләрдән 800гә якын татар яшьләрен колачлады. VI Форум 2014 елның 1-5 августында үтте һәм аңа 25 илдән 600 делегат килде.

http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар