Логотип
Милләттәш

Казан–Хаҗитархан арасы... № 1

Еракмы ул, якынмы? «Сөембикә» өчен аралар чакрымнар белән генә үлчәнми, дөньяның-илнең төрле почмакларында яшәп ятучы дуслары, укучылары белән мөнәсәбәтләр якынлыгы билгели араларны. Әстерхан-Казан юлларына тузан төшергәнебез юк — әле безнекеләр бара, аннан да килгәләп торалар.

Бу сәфәребезне язга тәгаенләдек. Наилә ханым атап яз көне чакырды. «Иделнең ярсу, ярларыннан чыккан чагын, даланың яшь, садә чагын күрсәтәсем килә сезгә», —  диде. Наилә ханым Потеева — тумышы белән Татарстанның Чистай районындагы атаклы Яуширмә авылында туган, Казанда табиб һөнәрен алганнан соң, әстерхан якларына килен булып төшеп, шунда игелекле хезмәт белән яшәүче милләтпәрвәр ханым — андагы милләттәшләребезне берләштерү-туплау хакына куйган биниһая эшчәнлеге өчен узган ел журналыбызның иң зур бүләге — «Сөембикә беләзеге» белән бүләкләнде. Бүләк аңа Казанда, журналның 80 еллык юбилей тантанасында тапшырылды. Анысына күңелебез булды, шулай да лауреатыбызны якташлары (шунда гомер итеп, ул үстергәч, якташлары инде!) алдында да хөрмәтлисебез килде. Киләчегә барып, ул сокланып язган Зөлхәбирә апа белән күрешәсебез, Муса Җәлил узган юлларны узасыбыз, әстерханның атаклы Тияген күрәсебез, мәчетләренә керәсебез, нугай авылына барасыбыз килде. 

«Сөембикә — атым, нугай — затым...» 

«Сөембикә» диюгә үк безнең телләр «ханбикә» сүзен өсти. Әйе, безнең Сөембикәбез — ханбикә. Нугайлар «кызыбыз», диләр. Аларның үпкәләре дә бар: «саклый алмадыгыз...» Атаклы нәселдән булган яшь, чибәр, булдыклы кызларын биреп җибәргән бит алар Казанга. Сөен атлы кызны илләргә иминлек, үзенә бәхет юрап озатып калган дала — Әстерхан даласы түгел, бүген ул җирләр чит ил биләмәсе. Тарих җиле мәрхәмәтсез, нугайларны далалар буйлап әле тегендә, әле монда куган, сипкән, тараткан. Сөембикәбезнең язмышы мәгълүм... 

Ә без анда, Әстерханда, нугай апаларының беләзектәге Сөембикә сурәтен үбеп, яшь түгүләрен күрәчәкбез әле. Даланы да күрәчәкбез. Күз күреме җирдә җәйрәп яткан кайчандыр гүзәл кала хәрабәләрен япкан яшел даланы. Автобус тәгәрмәче яныннан гына уч тутырып яшел-фирүзә «тәтиләр» — шәһәрнең шанлы чоры ядкарьләрен җыеп алачакбыз. Шуларга карап үткәннәргә сәяхәт кылыр өчен. Караган саен Әстерхан сәфәрен сагыныр өчен.
 

Беренче көн:  Тияк

Әстерханның татарлар күмәкләп яши торган борынгы бистәсе икән бу. Казанның Иске татар бистәсе шикелле җир. Кайчандыр Тияк гөрләп торган. Бистәнең унбиш җирендә унбиш мәчеттә (!) азан әйткәннәр. Буйдан-буйга сузылган Менжинский урамы буйлап трамвайлар йөргән. Иртәнге якта һәр капканы сөт, катык, май сатучылар каккан. Тияк халкы зур бер гаилә кебек — шатлык һәм кайгыларны уртак итеп яшәгән…

Без утырган машина чокырлы-чакырлы юлдан Тияк буйлап бара. Урамның як-ягында бер-берсенә терәлеп үк салынган кечкенә агач өйләр тезелеп кала. Тәрәз каршыларында — чәчәккә күмелгән чия куаклары. Утыз ел элек үк бистәне сүтеп, бу урыннарга яңа йортлар төзергә тиеш булганнар. Ул теләк-вәгъдәләрнең чынга ашуын көтү хәзер хыял гынадыр инде. Әмма халык шул сүзгә карап, соңгы елларда төзелешкә бөтенләй тотынмаган да бугай. һәрхәлдә, кирпечтән салынган яңа йортлар күзгә чалынмады. Монда бар да элеккегечә түгелме икән әле?! «Идел» газетасына эшкә ашыккан Сәгыйть Рәмиев, кымыз белән дәвалану өчен бу якларга килеп чыккан Габдулла Тукай күргәнчә. Менә бу Яшел мәчеткә Фатих Әмирхан яки Галимҗан Ибраһимов җомга вәгазен тыңларга — халык белән күрешергә сугылмаган дип кем әйтә?! Тиякнең иң олы мәчете инде тузган. Анда намаз укылмаганга да дистә еллар икән. Дөньяга пыяласыз тәрәзәләр, ачык ишекләр аша үпкәләп баккан мәчет диварына өр-яңа элмә такта кадак­ланган: «Биредә 1904 елдан 1914 елга кадәр Түбән Идел буе төрки халыкларының мәгърифәтчесе, «Идел» татар газетасының (1906—1913) нәшире, нугайларның беренче тарихчысы имам-хатыйб Абдрахман Гомәри (Абдрахман Умеров) эшләде». Тирә-юньдә яшәүче халык, мәчет кайчан да булса бер төзекләндерелер, кабат эшли башлар дип өметләнеп, аны гел карап, җимермәсеннәр, сүтмәсеннәр дип, күз-колак булып тора икән.

Менә «Кызыл Шәрык» клубы. Кайчандыр шушында «Сәйяр» труппасы чыгыш ясаганын, Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйковалар булганын уйласаң, йөрәкләр кысыла. һади Такташ бу клуб сәхнәсендә төнге сәгать икегә кадәр эшчеләр алдында баскан килеш шигырь укый. «Арыган­сыздыр, утырып кына сөйләгез», — диләр аңа. «Юк, — ди ул, — сез бит эштән соң да мине тыңларга килгәнсез, арыдык димәгәнсез». Кичәдән соң халык аерыласы килмичә Такташны кунакханәгә кадәр озата бара. Кызыл кирпечтән салынган ике катлы клуб бинасы исән, ул кинопрокат базасы булып хезмәт итә икән.

Пакьләнеп, сафланып кайтырга дип күп татарлар бүген дә атаклы Тияк мунчасына бара, диделәр. Нәкъ узган гасыр башындагыча! Безнең халык бер-берсе белән күрешер, хәл белешер, шәһәрдәге соңгы яңалыклар белән танышыр өчен дә йөргән әлеге җәмәгать урынына. Ун-унбиш тиен түләп, мунчаның ачылышыннан — иртәнге сәгать алтыдан кичкә кадәр, туктап чәйләр эчә-эчә чабынучылар булган. Булган дип, ата-бабаларыннан килгән гадәткә хыянәт итми, ял саен Тияк мунчасына ашыгучылар хәзер дә бар икән. Бәһрәм абый Рамазанов әнә: «Утыз елдан артык йөрим», — ди. Мунча себеркесен дә ел буена җитәрлек итеп үзе әзерли икән. Бәһрәм абый мунчаның мазут ягып җылытылган чакларын да хәтерли әле.

Нугай халкының атаклы мәгърифәтчесе Габделхәмид Джанибеков ­1879 елны шушы Тияк бистәсендә ­дөньяга килә. Туган йортында элмә такта эленгән, аз гына арырак, Тияк суы буенда исә аңа куелачак һәйкәлгә нигез салынган. (Шунысы кызык, бу нәселдә туташлар, кияүгә чыкканнан соң фамилия алыштырмыйлар, киресенчә, ирләре никахтан соң Джани­беков фамилиясен ала. Космонавт Владимир Джанибеков та шушы нәсел кияве.) Татар халкының күренекле язучылары Габдрахман Минский, Атилла Расихлар да кайчандыр Тияк­нең төз урамнарында яланаяклы малайлар булып йөгереп йөргән. Алар җиһанга аваз салган өй, нигезләрдә бүген кемнәр үсә, киләчәктә алар кем булырлар икән?! Тияк бистәсенең бер очы Татар базарга килеп чыга.
 

Татар базар

«Безгә килеп тә, Татар базарны күрмәгән кеше «Әстерханда булдым», дип әйтә алмый», —  диләр монда. Базар­ның байлыгыннан бигрәк борынгылыгына ишарәлиләрдер. Казанның Печән базары әнә күптән инде истәлекләрдә генә яши, ә Татар базар менә бүген дә гөрли.

Вакытыбыз кысан — рәтләр арасыннан йөгереп диярлек үтәбез. Бер карасаң, базар кайда да базар ин­де — «кайсы алдый, кайсы алдана». Шул ук җиләк-җимеш, яшелчә, ит… Бәяләр дә бер тирәдәрәк тирбәлә шикелле. Бөтен аерма — балыктадыр. Симез сарык түшкәсе зурлыгындагы мондый сазаннарны беренче күрү! «Сазан башы ашаган кеше моннан китми», — дигән сүз бар икән бу якта. Кыздырган, томалап пешергән сазан белән дә сыйландык, сазан башыннан пешерелгән ухадан да авыз иттек. әйләнеп кайтканга шактый вакыт узса да, күңелләрнең гел әстерханны сагынуы әллә чынлап та шуңамы икән?!

Татар базарга, әлбәттә, Тукай да сугылган. Анда күргәннәрен шигъри юлларга да салган:
Әстерханда бер базар бар —
Исеме Татар базар.
Төрле кызык күрим дисәң —
Акчаң булса шунда бар.


Эчләренә кереп карап йөрмәсәк тә, юл уңаеннан Әстерханның тагын берничә базары яныннан уздык әле. Берсен: «Монда гел дагстанлылар гына сату итә», — дип күрсәттеләр. Хәер, калада базарлар гына түгел, мәчетләр дә һәр милләтнең үзенеке аерым икән.
 

Мәчетләр

1910 елда Әстерханда унсигез мәчет эшләгән. Егерменче-утызынчы елларда, башка төбәкләрдәге кебек монда да аларның күбесе ябыла. 1954 елда шәһәрдә бары тик ике мәчеттә генә намаз укып булган. Калганнары кайсы мәктәп, кайсы балалар бакчасы, кайсы склад итеп үзгәртелә. Бүгенге көндә Әстерханда унбер мәчет мөселманнарга кире кайтарылган.

…Машинадан төшүгә, яныбыздан узып баручы бер әби белән сөйләшеп киттек. Мәйсәрә апаның да әтисе Казан ягыннан булган, сугыштан кайтмаган. «Гомер буе шушында, Ак мәчеттән ике өй аша гына мөәзин салган йортта, өч мәчет арасында яшәдем», — ди ул. Күр, чыннан да, бер-берсеннән кул сузымы арасында гына өч мәчет тезелгән — Нугай мәчет (якын-тирәдәге авыллардан нугайлар күбрәк бирегә йөргәнгә шулай атаганнар), Ак мәчет, Кызыл мәчет…

Арада иң олысы — Ак мәчет. Ул ­1810 елда сәүдәгәр Нияз Измайлов акчасына төзелә. 1930 елда мәчетне советлар мөселманнар кулыннан тартып алып, ашлык склады итәләр. Сакларга дип салган бөтен иген үреп бозы­ла, әрәм була. Аннан мәчетне пекарня итеп көйлиләр. Әмма барыбер уңмыйлар — ипи-күмәчләрнең йә төп­ләре, йә өсләре көеп аптырата… Бүгенге көндә монда реставрация эшләре бара. Ак мәчеттә дә, янәшәсендәге Кызыл мәчеттә дә (аны җәмигъ мәчете дип тә, үзәк мәчет, Казан мәчете дип тә атыйлар) төзелеш эшләре 2008 елда, Әстерханның юбилеена тәмамланырга тиеш. Ак мәчеткә ярдәм итү йөзеннән татар җәмәгатьчелеге инде ике тапкыр хәйрия концерты уздырган. Шәһәр урамнарында тиздән аның өченчесе оештырылачагы турында белдерүләр очрады. Ә Кызыл мәчетне яңарту өчен акчаны Мәскәү бүлеп биргән. Кай­чандыр исә аны Ваһап исемле татар мулласы шәхси акчасына төзи башлаган булган. (Мәчет каршындагы ул салдырган ике катлы агач өйдә хәзер дә үз нәселе — оныклары яши икән.) Хәзрәтнең акчасы җитмәгәч, мәчетне Шакир Казаков дигән игелекле татар сәүдәгәре төзетеп бетергән.
— Кара мәчет исә менә кулдан китте, аны азәрбайҗаннар алды…
Безгә шәһәр күрсәтеп йөрүчеләрнең бу сүзләреннән башта аптыраб­рак та калдык.
— Ничек кулдан китте? Азәрбайҗан­нар да шул ук мөселманнар лабаса. Татарларга ул мәчеткә әллә керергә дә ярамыймы? — дибез.
— Ярый яравын. Әмма барыбер анда алар хуҗа. 
Читтән килгән кешегә гаҗәбрәк тоелган тагын бер нәрсә бар. Әстер­хан мөселманнары хәер-садакаларын: «Әүлия каберләре өстенә салынган» дип, кайбер чиркәүләргә дә кертәләр икән.


Бәһрәм РАМАЗАНОВ, «Дуслык» җәмгыяте рәисе урынбасары:
— Мин Тияктә туып-үстем. Әти-әнием дә, ике яклап әби-бабаларым да шушында дөньяга килеп, шушында гомер иткәннәр.
Әниемнең әтисе — Габделсадыйк бабам яшь чагында губернаторда денщик булып хезмәт итә. Солдаттан кайткач өйләнә һәм сәүдә белән шөгыльләнә башлый. Бабайның үз шхунасы була. Ул аңа товар төяп Мәкәр­җәгә ярминкәгә йөри, анда лавка тота. Моннан җиләк-җимеш яки балык төяп барганнардыр инде, ә Мәкәр­җәдән һәрвакыт мануфактура алып кайта торган булганнар.

Әтинең әтисе Абдрахман бабай ­1903 елда хаҗга бара. Ерак сәфәрдән исән-сау әйләнеп кайткач, анда ишеткән-күргәннәрен китап итеп бастырып чыгара. Без кечкенә чакта әти кичләрен ул китапны бик еш укый торган иде. Аны әкият тыңлагандай тыңлавыбыз әле дә истә.

Тиякнең Яшел мәчетендә әтиемнең бертуганы Габделбарый абый мөәзин булып торган. Дин әһелләрен эзәрлекләү башлангач, кулга алынып, төрмәгә ябылудан, атылудан аны бер мәрхәмәтле бәндәнең алдан хәбәр итүе генә коткара. Төнлә җыенып, абый өеннән чыгып качарга өлгерә. Шул китүдән ул югала. Туганнары исәнлегенә өметләрен өзеп, мөгаен, үлгәндер дигән уй белән килешеп яши башлагач, 1953 елда гына аннан улы белән хатынын үз янына чакырган хәбәр килеп төшә…

Әтием Кәрим белән әнием Хәдичә икесе дә бер урамныкылар. Үсеп буй җиткәч, бер-берсенә гашыйк була алар. Тик әнине башка кешегә димлиләр. Укроп, яшел суган сату белән генә шөгыльләнгән әтиемне Габдел­садыйк бабам үзенең кызына тиңсенмәгән, күрәсең. Инде нишләргә? Бабай үз сүзеннән кайтырга һич тә охшамаган. Әллә… Әти кызны урларга хәл итә, сөйгәненә: «Иң кирәк әйберләреңне генә җый да арткы өйгә килеп тор», — ди. Тегесе риза була.

Бер көнне иртә белән тәвәккәллиләр болар. Хәдичәне, һичшиксез, эзләя­чәкләрен һәм иң беренче чиратта үзе янына киләчәкләрен, җир астыннан булса да таптырачакларын белгән әти кызны туры өенә алып кайтмый, палас­ка төреп дөягә сала да юлга кузгала. Имеш, ашыкмый-кабаланмый гына күрше авылга, туганнарына бара…

Инде бабамнар йортына кайтыйк. Берничә сәгатьтән соң анда «Хәдичә югалган!» дип, ду кубалар. Бабай кырыс, аз сүзле, кызу кеше. «Табыгыз, эзләгез!» — дип, һәммәсен аякка бас­тыра. Иң беренче булып, әлбәттә, «Хәдичәгә шул гына күз төшереп йөргән иде», — дип, Кәримне эзләргә чыгып чабалар…

Бабайның хезмәтчеләре әтине далада куып тота. Артына түгәрәкләп төрелгән паласлар салынган дөя әкрен генә атлый. Хәдичәнең үзе дә, эзе дә юк. Бермәлгә аптырап калган атлылар алай да: «Кызны күрмәдеңме?» — дип сорыйлар. Ә егет гаҗәп­ләнгән кыяфәт чыгара: «Юк, күрмәдем, мин иртәдән бирле юлда, әллә бер-бер нәрсә булганмы?»

Хезмәтчеләр кире борыла. Ул арада кич җитә. Төрлесе-төрле якка кызны эзләргә таралган кешеләр бер-бер артлы әйләнеп кайталар. Юк Хәдичә, әллә җир йоткан, әллә суга төшкән? Аннан: «Чыннан да, кыз суга баткандыр», дигән фикергә киләләр. Йорттагы хатын-кыз тавышсыз гына яшь түгә.
Ә үз дигәннәренә ирешкән бәхетле яшьләр бу вакытта Ярлы Түбәгә барып җитә. әти, алдан сөйләшеп куйганча, әнине әлеге авылдагы бер туганнарына качыра да, үзе, шикләнә-нитә күрмәсеннәр тагын дип, тизрәк борылып Тияккә кайта.

«Хәдичәне мин урладым», — дип Габделсадыйк бабай янына бары тик бер айдан соң гына килә ул. Бабайның инде ачуы сүрелгән. «Кыз суга батып үлде, әрәм булды, мәетен дә тапмадык», дип йөргәндә, баласының исәнлеген ишетү аңа хәтта шатлык була. Һәм ул яшьләргә фатихасын бирә.

Әти белән әнинең берсенә — уналты, икенчесенә унсигез яшь була бу вакытта. Баштагы балалары — өч тәтәм яшьли үлгәннәр. Ә абыем Сталинградта, сугыш барган вакытта туа. Әни әти янына барган була. Кулинария мәктәбен тәмамлап, сугышка кадәр гел аш-су тирәсендә эшләгән әтине фронтта да, билгеле, казан тирәсенә бастыралар. Ул көн-төн ботка, шулпа пешерә, солдатларны ашата.

Сугыштан соң әти шәһәрнең төрле рестораннарында шеф-повар булып эшләде. Әстерханның данлыклы пешекчесе иде. Өлкәгә Мәскәүдән берәр зур кунак — түрә килсә, аны сыйлауны, аш-су әзерләүне әтигә кушалар иде. Мәсәлән, Косыгинны ашатканын яхшы хәтерлим. Җәйләрен мине дә үз янына эшкә алгалаганы булды. Бер генә нәрсәне дә үлчәп салмавына, күз белән генә чамалавына шакката идем. Аз да булмый, артып та китми — төп-төгәл.

Ул үзе гомер буе Кавказ кухнясын яратты. Грузинча, азәрбайҗанча бик әйбәт сөйләшә дә иде. Шашлык, бузбаш (әти аңа караҗимеш куша иде) ясарга, люля-кебаб пешерергә ул мине дә өйрәтеп калдырды. Бузбаш өчен дип, әти махсус сатып алган балчык чүлмәкне дә кадерләп саклыйм.
Әти аш-су әзерләргә бер дә иренеп тормый иде, әмма өйдә ашарга гел әни пешерде. «Чучка ите тураганнан соң пычакларыңны юмыйсың син», — дип, ул әтине ничек тә почмак якка кертмәскә тырыша иде.

Әни 1962 елны вакытсыз вафат булды. Ул үлгәндә миңа унҗиде яшь кенә иде әле. Аннан әти кабат өйләнде. Пенсиягә чыкканчы ул җиде ел поезд ресторанында эшләде.
«Тияк» дигәч, минем күңелдә бистәнең йомры таш җәйгән урамнары, шул урамнар буйлап узучы атларның тояк тавышлары, трамвай дөбердәве генә түгел, беренче чиратта, әлбәттә, әтием Кәрим белән әнием Хәдичә җанланалар.

Фәүзия Латыйфова, Әстерхан шәһәрендәге «Шәрык мәдәнияте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе:
 Безнең өчен — Тияктә туып, Тияктә үскән, Тиякне зурлап гомер итүчеләр өчен аннан да кадерле җир юк инде. Без үскәндә урамнары җеп сузып ясагандай туп-туры иде аның, йортлары оҗмах бакчаларына тиң бакчаларга уралган иде… Татар гадәте буенча төп нигездә калган энебез Рубин, киленебез Гүзәл әле дә Тияктә, без үскән гаиләдәге тәртипне саклап: бар эшне яратып, тырышып эшләп, бакча игеп, олы-кечесе бер-берсенә ярдәмче булып, бер-берсенең абруен саклап, сабырлыкта, динебез кушканнарны үтәп яшәп яталар, ике ул үстерәләр. Рубин бибәмнең куллары алтын — йортны гөл итеп тота, гел уңайлыклар өстәп тора. Энем әниебезне бик жәлләп тәрбия итә. Әниебез Зәйтүнә дүрт баласыннан, сигез оныгыннан кадер күреп, безне җылы сүзе белән канатландырып яши. Руслан бибәм күп еллардан бирле еракта — ул җырчы Валерий Леонтьевның җыр театрында сәнгать җитәкчесе, күп кенә җырларының көй авторы, музыкасын «бизәүче». «Есенин», «Турецкий гамбит», «Охота на изюбра» нәфис фильмнарында ул язган музыка яңгырый. Энебез гел юлда, тик дөньяның кайсы гына почмагында булмасын, әнигә көн аралаш шылтыратып, хәлен белешергә җай таба үзе. Әнинең туган көне — 8 июнь — ул безнең төп нигездә җыелыша торган көнебез. Ни еракта булса да, Руслан бибәм дә хатынын, улын һәм кызын алып шушы көнгә кайтырга тырыша. Беренче җиләкләрдән авыз итеп, бакчада табын корып, әниебез кулыннан самовар чәе эчеп хушланып утырабыз.

Бибәләремнең барысын да яратам, ә кыз туганым Рәмзия бибәм белән без иң якын дуслар, араларыбыз да яшь тә өч ай гына. Сеңлем Россиянең атказанган икътисадчысы, үзенең бик җаваплы вазифасын җиренә җиткереп башкаруы өстенә, белгәннәрен студентларга да өйрәтә. Уллары минем кызларым белән бертуганнардай. Без моңа сөенеп туя алмыйбыз.

Ә минем ике кызым да осталыкларын читләрдә дә күрсәтә килүче, иҗатлары өчен төрле диплом һәм приз­лар яулаган биючеләр. Гәрчә, олысы Камилә казначейство хезмәткәре, кечесе Мәүлия музыка колледжының хор-дирижерлык бүлеге студенты булсалар да. Мәүлия Кырымда узган «Сөембикә варислары» фестиваленнән диплом яулап кайтты. Кызларым­ның икесенә дә минем әбиләрем исемен куштык. Без әтиебез ягыннан нугайның «тугыз үгез» нәселе дәвамчылары. Әтием ягыннан әбием Камилә исемле иде. Ә Мәүлия әбием Татар­станның Буа районы кызы булган. Без шушы әбием һәм Мостафа бабам йогынтысындарак тәрбия алдык. Алардан отканны хәзер балаларыбызга сеңдерәбез. Тияктә татар рухы яши!

Укучыларыбызга бер серебезне ачыйк әле. Бәлки ул сер дә түгелдер. Игътибар итсәгез, октябрь саны — ул Сөембикә-ханбикәбезгә аерым бер хөрмәт күрсәтелә торган саныбыз. Яздан бирле эчтән күңелне алгысытып, тизрәк сезнең белән ур­таклашасы килеп торган юлъязмабызны әлегә кадәр «тотып» торуыбызның сәбәбе шул гына. 

Әстерханга килеп төшүебез Г. Ту­кайның туган көненә туры килде. Алдан тәгаенләнгән «Чорлар аша Сөембикә дәшә…» дип аталган фәнни-практик конференциядә Тукай шигырьләре яңгыравы нур өстенә нур булды. Анда галимнәр, хөкүмәт вәкилләре, милли хәрәкәт җитәкчеләре, студент яшьләр һәм журналистлар катнашты.

Конференция Волгоград дәүләт хезмәте академиясенең әстерхан филиалы бинасында узды. Без аның директоры Вәсилә Гомәр кызы Ники­форовага бер күрүдән мөкиббән булдык. үзеңә ышанып тапшырылган яшь җаннарның рухи тәрбиясе өчен, теләсәң, мөмкинлекләр бихисап икән бит! Бу җыен шуңа бер мисал иде.


Чорлар аша  Сөембикә дәшә...

— ...Сарай-әл-Мәхрүсәгә җиденче мәртәбә баруымда ахак төймәгә тап булдым. Кайчандыр яшәгән кыз кардәшемнең муенында йөргән  күп төймәләрдән бер төймә. Ул җирдән бераз гына күренеп, «иелеп ал мине!» дигәндәй, ялтырырга азапланып ята иде. Гасырлар аша күрешү мине бик дулкынландырды. Учыма алып, озак карап тордым мин аңа. Шомартып эшләнгән, алты кырлы үзе, төсе белән кызыл карлыганның пешеп кенә килә торган чагын хәтерләтә. Археологлар, рәхмәт, аны миндә калдырдылар. «Бу дала — тере җан кебек. Ул бөтен кешене кабул да итми, байлыгы белән уртаклашырга ашыкмый», — диделәр. Хатын-кыз Сарай шәһәре урынында төймә тапса, ул аныкы санала, бәхеткә юрала икән. Архео­логларның  язылмаган кануны шун­дый. «Төймә XIII гасырга карый, аны оста Памирдан кайтартылган табигый таштан ясаган», — дип аңлатма бирделәр. 
Төймәгә мин Сөембикә дип исем куштым. 

Татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасында эшемне Казан мәликәсе Сөембикәнең кемлеген аңлатудан башлаган идем. Күбесе ана телендә укымаган-язмаган ханым-туташлар алдына чыгасымны белсәм дә, болай ук булыр дип уйламадым. Аның нугай кызы булуын, фаҗигале язмышын, Казан кремлендә Сөембикә манарасы барлыгын, «Сөембикә» журналы чыгып килүен белүчеләр бар, әмма... Иң кызганычы, нугайлар арасында да дөнья тарихында билгеле кызлары турында тирән мәгълүматлы кеше аз иде. Соңрак, Дагстан, Ставрополь, Карачай-Черкесия нугайлары белән аралаша башлагач, күңел бераз урынына утырды. Казан ягы өчен Сөембикә әрнү катыш горурлык булса, нугайлар өчен — горурлык катыш әрнү, сыкрау... Сөембикәнең Казан тарафыннан дош­ман кулына тапшырылуы, Касыймга «бүләкбикә» итеп бирелүе, нугай ягының бу хәлләргә битарафлыгы, фаҗигале шәхси-гаилә язмышы, баласыннан язуы, ахыр килеп, каберенең дә билгеле булмавы мине тетрәндерде. Иленнән чыгып киткән кешенең халык арасында йөреп тә, япа-ялгыз калган мәлләре була, миңа болар таныш, билгеле бер күләмдә безнең язмышларда уртаклык та бар. Уйлауларым, шулай итеп, мине Сөембикә «сукмагы»на төшерде, нугай халкына якынайтты. Сөекле кызыбыз-ханбикәбез исемен кайтару, бу җирдә гомер сөргән төрки халыкта милли үзаңны үстерү максатыннан 2002 елда төрки-татар хатын-кызларының «Сөембикә» берләшмәсе төзелде.

Ханбикәнең исеме халыкның үз кызы булып, горурлыгы булып яңгырый башлау мине шулкадәр сөендерә! Аңа багышлап шигырьләр, җырлар языла, кичәләр уздырыла, театральләшкән тамашалар куела.  Сәхнәгә яшьләр менде! «Сөембикә» тирәсенә нугай яшьләре җыела башлады. Берләш­мәнең бигрәк тә тәүге адымнарында таяныч-терәк булган кеше, нугай җәмгыяте рәисе, тарихчы Равил әфәнде Джу­мановка рәхмәтләр яусын! Карачай-Черкесиянең республика газетасында «Сөембикә» бите булдырырлык эшләр башкарган галимә, филология фәннәре кандидаты, Черкесск шәһәренең Гуманитар тикшерүләр институты гыйльми секретаре Шәһадәт ханым Курмангуловага, әүвәлгечә әйтсәк, тәшәккүрдән гаҗизмен.

...Сафагәрәй хан белән Сөембикә ханбикәнең уллары үтәмешгәрәй Мәскәү кремлендәге Архангельск нек­рополендә күмелгәнлекне белә идем. Юлым Мәскәү аша узган бер командировкада үтәмеш хан-баланың каберен эзләп бардым. Кар явып торган кышкы көн иде. Соборга кергәч, мөселман кешесе, табиб булуымны әйтеп, мөмкин булса, бер фәнни хезмәткәрдән үземне кызыксындырган мәгълүматлар алырга теләгем барлыкны җиткердем. Олы яшьтәге тыныч, ягымлы йөзле ханым чыгып, үзен Татьяна Дмитриевна дип таныштырды, фамилиясе Панова икән.
— Монда рус патшалары күмелгән. Иван Грозный да шул исәптән, — диде ул. — Элек мөселман булып, христиан диненә күчкән ике кешенең кабере бар. Менә алар, карагыз...

Кергәч үк күз салган, ишеккә якынрак бастырылган колонна янына килдем. «Царь Казанский... во крещении Александр» дигән сүзләрне аңлый алдым. Язулары бозыла башлаган, искечә язылган, укуы авыр. Татьяна Дмитриевна «Некрополи Московского Кремля» дигән җитмеш битлек белешмә алып килде. Аның 31 нче битеннән үтәмешгәрәйнең шушы кабердә ятуы турында дүртьюллык мәгълүмат таптым. Архангельск некрополендә барысы 48 кеше күмелеп, 48 нче кабер үтәмешгәрәй ханныкы дип теркәлгән. Вафаты — 1566 елның 11 июне. 47 нче кабердәге чукындырылган мөселманның исеме — Петр Кудакул, 1523 елда вафат булган дип күрсәтелә. «Күмелгән арты ук хан улының кабере мондый булмаган, әлбәттә, — диде Татьяна Дмитриевна. — Монастырь белән бергә кабер өсләре дә берничә тапкыр алыштырылган, яңартылган. Күреп торасыз, бу кабер дә башкалары белән беррәттән карап, тәртиптә тотыла. Хәзер инде ул Россия дәүләте тарихына карый. Кабатлап әйтәм, биредә бары тик патшалар гына ята».

Монастырьдагы башка каберләрне карап йөрдем. Рус патшалары, бөек кенәзләрнең кабере өстендә — туры почмаклы, өстенә дәүләт гербы, башка тамгалар сугылган мәрмәр таш. Безнеке — үзгә. Мин рәхмәтләремне әйтеп, сау­буллашып чыгып киттем. Бездән хәзер — бары тик дога һәм хәтер. Хәтер һәм дога.


Кич утыру

— Бервакыт телефон шылтырый. Алсам, авылдашым Мөсәвир абый Садыйков. «Мәгърүф, мин әстерханда, күрешәсе иде бит», — ди. Читтә яшәгән кешегә туган яктан килүче таныш та туганыңдай якын ул! Шунда ук янына киттем. «Әйдә, Мөсәвир абый, җыен, кунакка алып китәм», — дим. «Мин шул дуслар белән идем, Мәгърүф энем…» — ди уңайсызланып. «Аларны да чакыр!» — дим. Дуслар дигәч, ике, өч кеше дип уйлыйм бит инде. Егерме җидәү булып чыктылар! Кайбыч рай­оны мәктәп директорларын теплоход­ка путевка белән бүләкләгән икән. Автобус яллап, бөтенесен дә алып кайттым. Шундый матур итеп утырдык! Мөсәвир абый, мәрхүм, мин кайткан саен: «әй, теге чакта…» — дип, гел шул очрашуны искә төшерде…

Ә берсендә аңа Сара Садыйковадан телеграмма килеп төшә. «Мәгърүф! Иртәгә Әстерханда булам. Биш килограмм кара уылдык, егерме килограмм кызыл балык әзерлә». Хат ташучы хатын, борылып китмичә, Мәгърүф абыйның телеграмманы укып бетерүен көтә. Кызыксынуы уңайсызлануын җиңә — аның алдында шундый зур җинаятьче басып торамы икәнни?! Тиешле урында ишетсәләр, бу кадәр кара уылдык, кызыл балык өчен бу кешенең башын гомер буе төрмәдә черетәчәкләр ләбаса!
— Шаяртканнар!

Почтальон хатын җиңел сулый. Ул киткәч, Мәгърүф абый да. Сара апаның татар халкының атаклы композиторы икәнен, барча талант ияләре кебек үк аның да җир кешесе түгеллеген, кара уылдыкның контрабанда саналуында эше юклыгын аңлатып торасыңмыни… 

Без аны тыңлыйбыз да рәхәтләнеп көлешәбез. Мәгърүф абыйларда кич утырабыз шулай. Илсөяребез шигырьләрен сөйли. Ул туктаган саен хуҗалар, ирле-хатынлы беравыздан: «Тагын сөйлә, тагын», — диләр. Теге чакта, Идел буйлап сәяхәткә чыккан Сара апа Садыйкова аларга чәйгә килгәч, һичшиксез, татар халык көйләрен сузгандыр, яңарак кына Әстерханда гастрольдә булып киткән җырчы Нәфкать Нигъмәтуллин да бу өстәл артында җырлап утыргандыр. Сагынуга дәва юк, диләр диюен дә…

…Әстерханга килеп төшкәндә Мәгърүф абыйның кесәсендә җитмеш биш сум акчасы була. Кулда исә яшь әти белән әнинең иң зур байлыгы — өч айлык уллары Илнар. Әлбәттә, берәү дә кочак җәеп каршыламый.
— Эштән кайтышлый сөт алам. Ул чакта сөтне шешәдә саталар иде бит. Өйдә сөтне бушатып, кәстрүлгә кайнатырга куям да, кибеткә кире чыгып, шешәсен тапшырып, шул акчага ипи алам…
Туган яктагы кебек, монда да башта руль артына утыра — автобус йөртә. Бер үк вакытта читтән торып укый да.
— Миңа тормышта гел яхшы кешеләр генә очрады…

Машинадан… кибет директоры урындыгына күчеп утырырга тәкъдим иткән танышы, тәҗрибәле җитәкче буларак, аның булдыклы, тәвәккәл, тырыш икәнен күргәндер. Бу татар егетенә ышанырга мөмкин икәнен аңлагандыр.
Тауга менү беркайчан да җиңел түгел. Анда ничек, кайда, кайчан менү тарихлары — һәркемнең үзенеке. Аннан, син алга атлаган саен артка чигенеп, сине гел үзенә дәшеп торган офык шикелле, тау түбәсенең дә син менгән саен биегәя торган гадәте бар аның. Алга барырга, үр арты үр яуларга чакырып торган гадәте.

Мәгърүф Зиннәтуллин бүген Әстер­ханда билгеле шәхес дисәм, ялгышмам. Кала хуҗалары аның белән кул биреп күрешә. Шәһәрнең төрле почмакларында ничәмә-ничә шәхси кибете генә бар: «Йорт җиһазлары», «Төзе­леш кирәк-яраклары», «Сантех­ника», «Сәүдә дизайны». «Уңыш» дигән универсаль фирмасы эшли: анысы азык-төлек, хуҗалык кирәк-яраклары, көнкүреш товарлары, парфюмерия белән сату итә. «Сәүдә-суыту җиһазлары һәм реклама» комбинатының үз юнәлеше. Биредә каталог һәм шәхси заказлар буенча йорт, кухня өчен мебель, шкаф-купе, кибет, кафе-барлар өчен махсус җиһазлар (стеллаж, прилавкалар) әзерлиләр. Кибет, даруханә, рестораннарны җиһазлыйлар. Суыту җиһазлары, сплит-системалар саталар, аларны ремонтлыйлар, гарантия хезмәте күрсәтәләр. Реклама  щитлары ясыйлар. Улы Илнар белән кызы Наилә инде шушы эшләрнең эчендә кайный. Иңнәрендә икешәр югары белем, яннарында — киңәше, сүзе белән һәрдаим ярдәм итәргә әзер әтиләре. Руфия исә әлегә студент.

«Сөембикә»нең ерактагы укучыларын, дусларын эзләп, читтәге татарларның хәл-әхвәлен белик дип кузгалган сәфәрләрдән еш кына: «Дөнья түгәрәк шул», — дигән уй белән кайтып төшәбез. Менә бу юлы да шулай булды. Әле генә сезгә сөйләүче героем — Мәгърүф абый — минем (Г. Са­фиуллина — ред.) авылдашым ул. Туган нигезләребез авылның икесе — ике очында. Бер чорда укымадык, бергә үсмәдек. Әтисе Гобәйдулла абыйның җомга намазы укырга мәчет тә булмаган чак­ларда, Кече Кайбычта мулла вазифасын башкаруын беләм. Авыл саен айлы манаралар калка башлагач, Гобәйдулла абыйның уллары — шушы Мәгърүф абый, Малик абый туган авылыбызда мәчет салу өчен шактый саллы өлеш кертте. Мәгърүф абыйның күршебездә яшәүче, әнисе урынына калган Нурия апасына көн саен ике-өч (!) тапкыр шылтыратып хәлен белешеп торуын ишетеп гаҗәпләнгәнем бар. Вакытсыз дөньядан киткән энеләре Хәлим һәм Малик абыйларның балаларына да Мәгърүф абый төп таяныч. Ятим калган туган нигезләрен яшәтүче, аңа җан өреп торучы да әле ул.

Шулай да Әстерханда аның белән мин өр-яңадан таныштым. Безне үзе килеп эзләп табып шаккатырды ул. Поезддан ук каршы алды. Бар мәшәкатен читкә куеп, «Сөембикә» журналы белән булган очрашуга килеп утырды. Кичкә безне үзләренә чәйгә алып китте. Күңелләр кинәнгәнче шагыйрә Илсөяр Иксанованың шигырьләрен тыңларга…

Өстәл башында — хуҗа урындыгында! — «җәен туган якка бер кайтып киләсе иде!» — дип Мәгърүф абый хыяллана. Аның янәшәсендә ирен ир урынына куеп зурлый, хөрмәтли, ярата белә торган искиткеч акыллы хатыны Люция бөтерелә. Күңелдә исә кайткач журнал битенә төшәсе язманың беренче юллары бөреләнә: «Татар егетләре кайда да югалмый, сынатмый!» 

Мәгърүф абыйларда кич утырабыз…

Әстерханда безне бер нәрсә сөендерде — иҗтимагый оешмаларга йөрүче яшьләр күп монда. Татар җанлы яшьләр. Уен-көлке, җыр-бию эзләп килүләре түгел, тел-милләт язмышы өчен борчылып, янып-көеп йөрүләре. Волгоград дәүләт хезмәте академиясенең әстерхандагы филиалында студентларның «Кунак» клубы 1998 елда оешкан. әстерхан — күпмилләтле кала. Яшьләрне төрле халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштыру юнәлешендә клуб зур эш башкара. «Кунак» үткәргән иң беренче кичә татар халкына багышланган. Клуб каршында татар һәм нугай телләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен махсус курслар оешкан. 
«Кунак»ка йөрүчеләр быел өлкә төрки яшьләренең ассоциациясен төзегәннәр. Аны академия студенты Илнур Асанов җитәкли.

Зөһрә АББАЗОВА:
1991 елда Әстерхан социаль педагогия көллиятендә (ул вакытта әле педагогия училищесы дип атала иде) милли бүлек ачылды. Без татар, казах, нугай телләрендә белем бирәчәк укытучылар әзерли башладык. Училищены тәмамлаган студентлар өлкәнең төрле авылларында — Кызан, җәмәле, Ярлы Түбә, Киләче мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында эшлиләр.

Милли бүлеккә кергән укучыларның туган телдән белемнәре бик сай, чөнки хәзер мәктәпләрдә туган тел дәресләре йә бөтенләй юк, йә, булса да, түгәрәк хәлендә генә. әлбәттә, түгәрәк кысаларында гына балаларга фәннән ныклы белем биреп булмый. Безгә, көллият укытучыларына, студентларга туган телне әлифбадан башлап өйрәтергә туры килә дисәм дә арттыру булмас. Көллияттә оештырылган түгәрәкләр дә шушы юнәлештә эшли. Татарлар өчен — «Туган тел», казахларга — «Атаменен», нугай балаларына — «Туган телем» түгәрәкләре. Аларга башка милләт укучылары да йөри.
Узган ел татар студентлары Казанда булып, I регионара студентлар слетында катнашып кайттылар. Безнең көллият белән Татарстанның Арча педагогия көллияте арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килешү дә төзелде.

Ләкин… Татар бүлегендә бары тик өч укучы кызыбыз бар. Соңгылары да булмасмы икән инде алар?! Бу студентлар IV курсны тәмамлап көллияттән чыгып киткәч, алар урынына килүче табылырмы? Чөнки I, II, III курсларда бер генә студентыбыз да юк. Кулына диплом алучыларны да алда ни көтә?! Мәктәпләрдә татар теле дәресләре юк дип санар дәрәҗәдә кыс­картылган. Факультатив, түгәрәк рәвешендә генә укытылган татар теле өчен түләнгән хезмәт хакы яшьләрне канәгатьләндерерме?
Кызганыч, бу сорауларның берсенә дә җавап юк…


Ринат БАСЫЙРОВ:
— Читтән берәр хөрмәтле кунак килсә, татарның аны үзенә чәйгә ала торган матур гадәте бар. җырчы Илһам Шакиров безнең шәһәрдә гастрольләрдә булганда атаклы рәссам Алиев аны әнә берничә мәртәбә үз өенә чакырып кунак иткән.
1911 елны Тукай әстерханга килгәч, «Идел» газетасының мөхәррире Абд­рахман Басыйров та (минем бабамның туганнан туганы) шагыйрьне үзләренә кунакка дәшә. Абдрахман ага каладагы татарларның күбесе кебек үк Тияк бистәсендә яшәгән. (Алар йорты урнашкан урам хәзер Тукай исемен йөртә.)

Кунакта чакта Тукай Абдрахман агага үзенең 6х9 сантиметр зурлыгындагы бер фотосурәтен бүләк итеп калдыра. Сурәтнең артына гарәп хәрефләре белән истәлек язуы да яза.

1934 елда Абдрахман һәм аның улы Шамил Идел елгасында суга батып үләләр. Теге кадерле фотосурәтне Абдрахман аганың җәмәгате Билен апа 1970 елга кадәр кадерләп үзендә саклый. Аннан бу ядкарь минем әтием Мансур кулына килеп эләгә. 1985 елда әтиемнең бер хезмәттәше, Фәрит Шакиров дигән кеше: «Минем Казанда туганым бар, ул Тукай музеенда эшли», — дигәч, фотосурәтне Казанга юлларга булалар. әтинең сөйләве буенча, Тукайның урындыкка утырып төшкән рәсеме булган ул. Чәче кырылган килеш. Әлеге фотосурәтнең язмышын бик беләсе килә.

«Сөембикә», № 10, 2007.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар