«Рәхәттән чыгып китмәгәннәр инде. Ачлыктан, начар тормыштан качып килдек, дип сөйли иде әни. Ипине монда килгәч кенә туйганчы ашаганнар...»
Идел буе татарларының хәзерге Бурятия Республикасына (элеккеге Верхнеудинск шәһәре) беренче тапкыр килеп төпләнүе XIX гасыр уртасына туры килә. Төп өлешен сәүдәгәрләр, сөргенгә җибәрелүчеләр тәшкил итә. Күбесе Байкал арты икътисадый тормышында үз урыннарын табалар, аның үсешенә зур өлеш кертәләр. Шул ук вакытта мәдәниятләрен, диннәрен саклап калалар. Шәһәрдә мәчет, хәтта мөселман зираты да булган. Татарларның күпләп күченү чоры 1930–1950 еллар белән исәпләнә. Ул елларда Бурятиягә күчеп килүчеләрнең 60–70 процентын татарлар тәшкил иткән. СССР Министрлар Советы рәисе Георгий Маленковтан нәкъ менә тырыш, эшчән татарларны бу якка күчерү буенча планның тулуын таләп иткән Бурят-Монгол АССР җитәкчелеге.
«Хәзер инде анда – Татарстанда туганнар калмады», – ди алар. Алай булырга тиеш түгел! Юллары гына аерылгандыр... Бу язманы укып бетерсәгез, бәлки, узган гасыр урталарында Себер җирләрен үзләштерү программасы белән Бурятия Республикасына китеп, эзләре югалган туганнарыгызны табарсыз. Татарлар яшәгән кайсы авылга барып керсәң дә, Кукмара, Саба, Балтач, Теләче, Мамадыш районы авылларын телгә алалар монда. Кырыс Себер шартларында, чит мохиттә дә югалып калмыйча, туган туфракларын алыштырган яңа җирлектә тирән эз калдырып, якты йолдыз булып балкыган алар. Татарлар! Һәр гаиләнең үз тарихы...
Аерылабыз күпкәме?
– Иртән сезне кулга алырга киләчәкләр...
Буа районы Янтуган авылында яшәп ятучы Мөхетдин Хисаметдинов йортына 1930 елда килеп ирешкән бу хәбәр көтелмәгәндә була. «2 нче категорияле кулак» исемлегенә кергәнлеген белмәгән Мөхетдин бабай. «Мин үз йортымнан аяк та атламыйм!» – дип каршы торган Мәүҗидә әби иртәгесен үзенең кайларга китәсен белсәме...
Мөхетдин бабай яшь вакытта Әстерхан якларына китеп, нефть чыгаруда эшләгән, биш алтын тәңкә алып кайткан. Шул акчага үзенә йорт, авылга мәчет төзеткән. Кибет ачканнар, хуҗалыкларын үстереп җибәргәннәр. Өч атлары, өч сыерлары, үз умарталыклары булган. Бакчадагы уңышны җыяр өчен эшчеләр яллап, аларга хезмәт хакын шул уңыш белән түләгәннәр. Мөхетдин бабай Әстерханда помидорлар үстерергә өйрәнгән, төрле тәмләткечләр, орлыклар алып кайткан. Ул утыртканны, тишелеп чыгуга, Мәүҗидә әби артыннан йолкып бара торган булган. Дөньяда булмаганны... Әллә ниләр үстереп яту мөселман кешесенә килешә торган эшмени?!
...Иртән боларның барысы да юкка чыга. Үзләре белән бер йортта яшәгән уллары Шиһапны, киленнәре Халисәне, әле өч ае гына тулган оныклары Расихны булса да саклап калу өчен аларның фамилиясен Батталовка үзгәртергә хәл итәләр. Авылда кешедән яшереп буламыни? Бөтенесен бергә Себергә, Байкал арты җирләренә сөрәләр...
Кая юл тотканын, бу рәхимсез юлның кайсы ноктада тукталасын да белмичә, айлар буе бара эшелон... Майда аларны баржага төяп, Ангара елгасы аша чыгаралар. Шул вакыт гаиләгә тагын бер кайгы килә. Бәләкәй Расих бик нык чирләп китә. Никадәр халыкның авыр шартлардан, ачлыктан, салкыннан күз алдында кырылганын күргән Мөхетдин бабай оныгын мөселманча озатырга дип ясин сүрәсен укырга тотына. Яшәү белән үлем арасында өзгәләнгән сабый дога көче белән күзләрен ача, авыруны җиңә. Расихның озын гомер кичерәсе, оныкларын, оныкчыкларын сөясе алда була әле. Шул вакыйгадан соң Батталовларда яңа традиция барлыкка килә. Нәрсә булса да, ясин укырга керешә алар. Әле дә шулай...
«Махсус поселениеләргә ул елларны барлыгы 381 мең гаилә озатыла. 40 нчы елларга кадәр тагын 490 мең кулак гаиләләре килеп кушыла. Газаплы юлда 90 мең кеше вафат була, 300 меңе барып җиткәч ачлыктан, төрле авырулардан үлә...» – дип яза соңыннан шушы нәсел кызы Саҗидә Батталова.
Ай, былбылым, вай былбылым,
Агыйделдә таң ата;
Таңнар ата, өзелә үзәк,
Җырлата да елата...
Җәһәннәмнең бер чигедер
Гаиләне ерак тайгага, Чита өлкәсе, Могочинский районындагы Итака поселениесенә кадәр сөрәләр. «Ходай Сочины булдырган, шайтан – Могочины» дигән әйтемнең нәрсә икәнен анда яшәүчеләр генә аңлыйдыр, мөгаен. Җелегеңне суырырлык кырыс, авыр шартларда Хисаметдинов-Батталовлар гаиләсе тормышка тешләре белән ябыша. Исән калырга! Бирешмәскә, шушы җиргә таш булып ятарга, кедр агачы кебек нык булырга, тау суларыдай юл ярып, алга барырга...
Татар станы, Рус станы... Көзгә җирдә землянка казып, шунда яши башлыйлар. Мөхетдин бабай алтын приискларында эшли, мулла вазыйфасын да башкара. Җәһәннәмнең бер чиге булып тоелса да, Бөек Ватан сугышы башлану хәбәре бу якларга да бик тиз килеп җитә. Уллары Шиһап сугышка алына. Хатыны Халисә апа итәгендә дүрт кечкенә бала белән кала: Расих, Рөстәм, Фәридә, Фәим. Әллә ничә чакрым ераклыкта урнашкан мәктәпкә яланаяк йөргән балалары өчен сыкранмаганмы соң ана йөрәге? Кыш көне мәктәпкә дүртесенә бер итекне чиратлап киеп барганнар.
Тайга коткара аларны, тайга ашата. Үлән сихәтен, табигать көчен өйрәнергә ярдәм итә бу урманнар. Гөлҗимеш, мүк җиләге, кара җиләк, гөмбә, кедр сагызы җыялар да станциягә алып барып саталар. Һәр бөртеге исәптә! Халисә апаның җиләк җыйганда берне дә авызына капмый торган гадәте гомерлеккә кала...
Күпләрне сындырса да, Себер Мөхетдин бабай гаиләсен ныгыта гына, тормыш сабагының иң катлаулысын бирә. Тагын аякка басалар. Пенсия түләнмәсә дә, бер гектар җиргә бәрәңге утыртып, шуны сатып тормыш итәләр. Киленнәре Халисә сыер, сарыклар ала. Хәтта Янтугандагы туганнарына посылкалар җибәреп, аларны да ачлыктан саклап кала. Шиһап абый, яраланып, «За отвагу» медале белән әйләнеп кайта. «Дан ордены»на да тәкъдим итәләр аны. Кулак малаена, әлбәттә, ул орден бирелмәгән...
Сугыштан соң, ниһаять, гаиләгә Итаки поселениесеннән китәргә рөхсәт бирәләр. Яңадан Татарстанга? Юк, Мөхетдин бабайның күңеле таш булып ката, күрәсең. Бер киткәннән соң туган авылына бер тапкыр да әйләнеп кайтмый инде ул. Бу якларны үз иткәнме, ватандашларына рәнҗеп киткәнме, яңа буынны рәхимсезлектән саклап калырга тырышканмы... Сәбәбен берәү дә белә алмый. 1953 елда хатыны, улы Шиһап, килене Халисә, оныклары белән Бурятия Республикасына Улан-Удэ шәһәренә килеп төпләнәләр.
Әби-бабалары кичергән авырлыклар турында Батталовларның яңа буыны Халисә әбиләре исән чакта ук белгән булса, никадәр үзәк өзгеч хатирәләрне саклап калып булыр иде. Кызганыч, әбиләре дә, бабалары да – берсе дә бу хакта сөйләмәгән. Беркайчан да! Шулкадәр сер итеп сакларга кирәк бит... Сер капчыгы ялгыш кына сүтелеп китмәсә, шул килеш дала комнарына күмелеп, тайга җилләрендә таралып, эзсез югалыр иде ул тарих... Хәзер инде алар аны түкми-чәчми үз балаларына сөйлиләр.
– Бу якларга күчеп килүчеләрнең кайсын алсаң да, китап язарлык хатирәләргә юлыгасың. Әниебез ягыннан әбиебез Гәүһәрҗамал чын татар тәрбиясе алып үскән. Аерылышкан бер хәлле кешегә кияүгә биргәннәр аны. Сугыш алдыннан, урман хуҗалыгында эшләр өчен, 1939 елда Татарстаннан Бурятиягә күчеп килгәннәр. Тамыр җибәрергә дә өлгермиләр, сугыш башлана. Ире сугыштан исән кайтса да, гангренасы ачылып, озак та тормый үлә. Әнигә ул чакта – 4, абыйсы Галигә 10 яшь була. Мөселманча җирләрлек ир кеше булмагач, бу җаваплы эшнең рәтен улын өйрәтүдән башка чарасы калмый әбинең. Күлмәкне тарттырып тегеп кәфенлек ясый да, юып, әтисен соңгы юлга 10 яшьлек улы озата... Әби соңыннан бу вакыйганы искә алып гел елый иде... – дип сөйлиләр Расих абый Батталовның кызлары Нәсимә апа белән Рәйсә апа.
Батталовлар нәселе тарихы Бурятиядә дәвам итә. Ничек кенә әле! Рөстәм һәм Фәим Батталовлар Бурятиянең атказанган машина йөртүчеләре исеменә лаек була. Бүген Саҗидә Батталова Бурятия халыклары ассоциациясе рәисе вазыйфасын башкара.
Расих, Рәстәм, Фәридә, Әмир Батталовлар.
Татар кызы Нәкыя
Күчеп килгән татар балаларына белем бирер өчен 1941 елда Спас педагогика училищесын тәмамлаган бер төркем укытучыларны комсомол юлламасы белән Бурятиягә җибәрәләр. Алар арасында Нәкыя дә була. Балаларга белем бирү теләгеннән кала, тормыш һәм педагогик тәҗрибәләре булмый да әле бу 18 яшьлек кызларның. Апрель аенда Селенгин районына барып җитәләр, ә берничә айдан сугыш башлана. Өч кыздан кала, монда килгән 17 укытучы егетне сугышка алып китәләр.
Кызлар укытучы гына түгел, остаз да була җирле халыкка. Бу якларда Нәкыянең бурят халкын чисталыкка өйрәткәнен, татар мунчасы белән таныштыруларын әле дә искә алып сөйлиләр. Укыталар да, утын да әзерлиләр, кырда да эшлиләр укытучы татар кызлары. Җәй көне каникул вакытында ат белән заводка сөт ташыйлар. Ризык өчен эшлиләр шулай. Сугышка алыгыз дип бик сораса да, син монда бик кирәк, дип, Нәкыяне кире боралар.
Кыю татар кызы барыбер фронтка эләгә – 1945 елның августында товар поездына утырып япон сугышына качып китә. Очкычларга хезмәт күрсәтә, бомбалар төйи. Орден-медальләрен, документларын Новосибирск вокзалында урласалар да, туган якларына кайтып җитә.
Татарлар күчеп килгән районнарга мәктәптә татар телен укыту өчен ТАССРдан укытучылар җибәрү тәҗрибәсен, ни кызганыч, 60 нчы елларда туктаталар... Сугыш елларында мәктәптә белем биргән сөйкемле, кыю, белемле татар кызы Нәкыяне бу якларда әле дә хәтерлиләр. Мәктәп музеенда аңа багышланган стенд бар, аның турында коллегаларының истәлекләре белән китап чыгарганнар...
Нәкыя апа Сәфәрова – Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның әнисе була.
Өзелеп-өзелеп елар идем...
Бурятия Республикасының татарлар иң күп яши торган Усть-Кяхта авылы Монголия чигендә урнашкан. 1730 елда нигез салынган авылга 1940 елда беренче татар гаиләләре килеп төпләнә. Күбесе Мамадыш районыннан: Рәхмәтуллиннар, Гайфетдиновлар, Фәрхетдиновлар. 1952 елда тагын унбиш гаилә килеп кушыла: Әүхәдиевләр, Шакировлар, Хәлимовлар, Дәүләтшиннар, Гатауллиннар, Салиховлар... Яңа авылдашларын каршы алырга станциягә колхоз председателенең 8 яшьлек кызы, хәзер Кяхта районы депутаты Наталья Яковлевна да әтисенә ияреп китә. Татар гаиләләре белән беренче тапкыр очрашуын бүгенгедәй хәтерли ул.
– Хатын-кызларның барысының да яулыклары артка бәйләнгән, ә аякларында ялтырап торган кара галошлар. «Әти, кара алар нинди туфли кигәннәр!» – дип, әтигә төртәм. «Тик кенә тор!» – ди миңа әти. Андый аяк киемен үз гомеремдә беренче күрүем иде. Авылда аларның барысын бергә элек сәүдәгәр яшәгән йортка керттеләр. Авыр тормыштан, хәерчелектән качып килдек, дип сөйләсәләр дә, без аны тоймадык. Татарларның нинди тырыш милләт булуын беренче көннән үк күрдек. Беләсезме, беренче чиратта нишләде алар? Авылга таба елга казыдылар. Аннары үзләре белән алып килгән алмагач үсентеләрен утырттылар. Һәр алмагач төбенә елгадан су юлы килә! Усть-Кяхта авылында 1000 алмагачтан торган бакча үсеп чыкты!
Күчеп килгән һәр гаилә үзенә йорт җиткереп чыга. Колхоздан аларга сыер, тәкә бирәләр. Алмагачлар янына чия агачлары, кура җиләге куаклары да утыртыла, умарталык булдыралар. Борчакны бу якларда күргәннәре дә булмый. Анысын да татарлар алып килә!
Шул елларда күченеп килүчеләр арасында ике кызы белән Әүхәдиева Бибигарифә апа да килә. Олы кызы Һәдиягә 19 яшь була. «Рәхәттән чыгып китмәгәннәр инде. Ачлыктан, начар тормыштан качып килдек, дип сөйли иде әни. Ипине монда килгәч кенә туйганчы ашаганнар... Ул вакытта бу авылда татарлар бик күп була. Әтиебез Зөфәр гаиләсе алданрак килеп урнашкан. Әниләр эшелоны килгәч, әти: «Матур татар кызлары килгән авылга!» – дип куанган. Кавышып, гаилә корганнар. Бергә 60 ел яшәделәр», – дип таныштыралар үз нәсел тарихы белән бертуган Сания һәм Әлфия апалар. Алар – сагынып яшәүчеләр. Әниләре Һәдия апага Ринат Рәхмәтуллин башкаруындагы «Кайтсам әгәр туган якларыма,/ Өзелеп-өзелеп бер елар идем» җырын тыңлатканнар. Җырны тыңлап, әниләренең өзелеп-өзелеп елаганын кызлары соңгы сулышларына кадәр онытмаслар, мөгаен... Туган якларына кайтып, әниләре яшәгән авыл урамнары буйлап йөрергә, мәктәбенә кереп, әниләре утырган партаны күрергә хыялланып яшиләр... Сагыну сагышы буыннан-буынга күчә, кан белән бирелә, күрәсең...
Алмагачлар еллар узгач корып бетә. Бүген Усть-Кяхта алма бакчасын бөтен авыл белән яңадан утыртканнар. «Безнең татарларыбыз истәлегенә!» – диләр күпмилләтле авылда...
Әүхәдиева Бибигарифә апа кызлары Һәдия һәм Халисә белән.
«Зерә» яхшы кешеләр
Берәүләр сагынып яшәсә, икенчеләре яңа җирлекне туган җире дип кабул иткән. Дан казанып, хөрмәткә лаек булып гомер иткәннәр.
– Миңа дүрт ай булганда, әтием Солтан, әнием Маһинур дүрт балалары белән Саба районы Мишәбаш авылыннан бирегә килеп төпләнгәннәр. Әти алданрак килеп, йорт салып куйган. Аннары гына безне алырга кайткан. Бурятлар белән бик яхшы яшәп киткәннәр. Без күченеп килгәч, берничә айдан сугыш башланды, әти китте... Бурятларны «зрә яхшы халык» дип әйтәләр иде әти белән әни. Мин бурятка кияүгә чыгам дигәч тә, каршы килмәделәр. Әниләрнең туган җирләрен сагынганын хәтерләмим... Әти берара авырып китте дә, туган туфрагы суы ярдәм итәчәк дигәч, туган авылларына кайткан идек. Ул кайтуында да Бурятияне сагынып яшәде әти. «Монда агач та юк, нигә кайттык», – дип, вәсвәсәләнеп йөрде. Әти савыккач, яңадан бер елдан Бурятиягә киттек... Әби-бабалары исән чакта балалар татарча гына сөйләшеп үстеләр. Әкренләп тел онытыла инде, сөйләшер кеше калмый... Татарстанда туганнар барын-югын белмибез дә инде, – дип сөйләде Тэгда авылында яшәүче Флера апа Хәбибуллина.
Флера апаның әтисе – Ленинградны блокададан азат итүдә катнашкан Солтан Хәбибуллин Синявино авылы тирәсендә күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз орденына лаек була.
Бурятиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Журналистлар берлегенең «мактау билгесе» кавалеры Александр Фәрфетдинов та үзенең татар тамырларын күптән барлап куйган.
– 1952 елның мартында Кукмара станциясендә «Э-эх, илдән китәбез, туган җирне ташлыйбыз!» – дип, моңлы гармун тавышына кушылып җырлаучылар, туганнарыннан аерылу сагышыннан күз яшьләрен сөртүчеләр, озаккамы, юкмы икәнен белмичә кочаклашып елаучылар арасында минем әби Анна Тимофеева да булган. Өч кызын ияртеп, яхшы тормышка китеп баруы булган аның. Тумышы белән Мамадыш районы Җөри авылы керәшене иде әби. Ире Семённы 42 яшендә сугышка алып китәләр. Суслонгер лагеренда укулар вакытында бозлы судан бүрәнәләр чыгаруда эшләгәннәр. Ике як үпкәсендә дә пневмония белән бабайны өенә кайтарып җибәргәннәр. Үләргә... Үпкәсе боз булган, дип сөйли иде әби. Бабай бик газапланып дөнья куйган. Өйдә үлгәч, хатынына да, балаларына да фронтовик хатыннарына бирелә торган ташламалар эләкмәгән. Сугыш вакытында да, сугыштан соң да салымнардан азат итмәгәннәр аларны, сыерларын да, кәҗәләрен дә алып киткәннәр. Шул авыр тормыштан җиңеллек эзләп китүе булган әбинең.
Вербовщиклар да бик оста сөйләп, кызыктырып йөргәннәр, матур сурәтләр күрсәтеп, мул тормыш ышандырганнар. Кызыкмаслык булмаган инде ул серле Бурят-Монголия. Иң мөһиме – күчеп килүчеләрне салымнан да азат итәселәре икән!
Анна Тимофеева (сулда) кызы Анастасыя, кияве Таһир һәм оныклары белән.
Туган җирләрдән китүе авыр булган Анна апага. «Кал, җайлашыр әле», – дип тә караган туганнары. Юк инде, әйберләр җыелган, күз яшьләре түгелгән, артка юл юк... Большой Луг авылына килеп урнашалар. Алдан ышандырган муллыкның күбесе булмый монда. Аның каравы, килеп төшүгә ике капчык он бирәләр. Бурятлар бик тыныч, тату халык булып чыга. Телләрнең охшаш булуы сәбәпле, бурятчага өйрәнү дә уңайсызлыклар тудырмый, җайлы гына сөйләшеп китәләр.
Әтиебез Таһир белән әнием шушы авылда танышалар. Әтинең гаиләсе гражданнар сугышы елларында бу җирлеккә Совет власте төзү өчен килгән булган. Әбиебез Анна 94 яшендә, кичтән үзе мунча кереп, чиста килеш китеп барды... Без бу җир белән кушылган инде, аның язмышы – безнең дә язмыш. Ватаныбыз Бурятиябез каршында хөрмәт белән баш иябез, – ди Александр Фәрфетдинов.
Казан–Улан-Удэ–Казан.
Фотолар: гаилә архивыннан һәм «Татары на Байкале» китабыннан.
Галереядә: сәяхәттән фотосурәтләр. Фотограф Анна Арахамия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк