Логотип
Милләттәш

​Бар ул син эзләгән кеше...

Tatarlove. Безнеңчә «татарча мәхәббәт» була инде. 

Татар егет-кызлары очраша, аралаша торган танышу сайтын башкача ничек атыйсын?! Кыска да, җиңел дә, аңлаешлы да. «DuslarMedia Group» җитәкчесе Алсу ВӘЛИЕВА шулай ди.А лсу үзе дә мәхәббәтләрен танышу сайтларында тапкан. Беренчесен дә, икенчесен дә. Башта Әнвәрне... «Әнвәр» исеме чыгу белән аның күзләренә шунда ук мөлдерәп яшь тула... «Гафу итегез, мин аның хакында күптән инде берәү белән дә сөйләшкәнем юк. Әнвәр турында сүз кузгатуның минем өчен никадәр авыр икәнлеген якыннарым белә...»

Алар икесе дә Мәскәүдә туып-үскән. Мәскәүдәге татарларның күбесенеке кебек, нәселләре Сергач якларыннан. Алсуның балачакта бөтен җәйләре Түбән Новгород өлкәсендә – Симочки, Кадем авылларында уза. Мишәр әбиләр Мәскәүдән кайткан оныклар белән татарча гына сөйләшә! Хәер, бу мәсьәләдә әти-әнисе дә үзләрен шактый кырыс тота: өйдә сөйләшү туган телдә генә булырга тиеш! «Ирем башка милләт кешесе булырга мөмкин дигән уй башыма да кермәде!» – Алсу шулай ди дә, күз яшьләрен сөртергә дә онытып, төп сүзгә күчә: 
– Түбән Новгород татарларына Мәскәүдә җиңелрәк, алар гел үзара аралашып яши. Шуңа күрә үземне беркайчан да ялгыз тойганым булмады. Әмма кем беләндер якыннан танышу теләге бар иде. 2006 ел, интернетның безнең тормышка яңа кереп кенә килгән чагы. Татарча сайтлар эзли башладым, унлапны таптым. Гади генә булса да, арада танышу сайты да бар иде. Теркәлеп, ике-өч көн узуга миңа хатлар килә башлады. 

Әнвәр Хөсәенов дигән егетнең җавабына нигә игътибар иттем икән, белмим... Хаты бик озын иде аның. Күренеп тора – язганчы озак уйлаган. Әмма хатны миңа гына җибәрмәгәнен укуга аңладым. Үзенә шулай дидем дә: «Меңнән берәү буласым килми», – дидем. «Сәлам, хәлләр ничек?» – дип язу гына кирәкмени? Кайсы мөһимрәк соң сиңа?» – дип ул үпкәләде дә әле. Акыллы, уйлый белә торган кеше икәненә бик тиз төшендем. Ә ул мине башта... җилбәзәгрәк дип кабул иткән. Ул чакта фото кую гадәте юк иде әле. Берәр атна аралашкач, югалуы шуңа булган икән. Соңрак аңлаштык... Февраль ае иде ул. Аннан ул миңа шалтырата башлады. Төннәр буена сөйләшүләр башланды... Март ахырында, Коломна паркында очраштык. Дүрт елдан соң нәкъ шул көнне өйләнештек. Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты... 

Танышканда ук Әнвәр Алсуны: «Миңа үземнән соң эз калдырырга кирәк. Күпме яшәдем, ә бит әле бернәрсә эшләргә өлгермәдем...» – дип шаккаттыра. Аңа бу вакытта 21 яшь. Институтның соңгы курсында, программист булырга укый. Ел ахырында ул: «Без синең белән заманча танышулар сайты эшләргә тиеш! – дип, Алсуын икенче кат шаккаттыра. – Синең белән мин танышкан Юлдаш сайты инде замана таләпләренә җавап бирми». 

Хыялын тормышка ашырмаса Әнвәр буламы?! Яңа ел бәйрәменнән соң ул ун көн буе компьютер каршында утыра... Сайт февраль урталарына әзер була. «Әлбәттә, ул башта шактый гади иде, – ди Алсу. – Теркәлү, анкета тутыру һәм аралашу мөмкинлеге генә бар иде. Дөрес, фото да куя алалар иде». Февраль уртасында алар Татарлендның доменын рәсмиләштерәләр. Татарленд – «Татар дөньясы» баштан ук танышу сайты гына булмаячак дип уйланыла. Инде аны таныту кирәк бит. Ә моның өчен ресурслар әле юк дәрәҗәсендә. ВКонтакте, Одноклассники социаль челтәрләрендә дә эшли генә башлаган мәле. Беренче баннерны Әнвәр белән Алсу үзләре танышкан Юлдаш сайтында урнаштыралар. (Юлдашның хуҗасы Илсур аларга эшләрен җайга салырга бик нык булыша.) Бер айга. «Халык агылып керер дип хыялланмадык, – ди Алсу. – Әмма бер ай эчендә без 4 мең кулланучы җыйдык!» 

Алсуның аудитор фирмасында, Әнвәрнең сайтлар әзерләүче компаниядә эшләп йөргән чагы әле. Ә кич-ләрен үз сайтлары көтә: берсе аны камилләштерү, икенчесе таныту белән шөгыльләнә. «Яшьләр безнең сайтта беренче адымны ясады – танышты, инде аларга хәрәкәт кирәк иде, – дип сөйли Алсу. – Һәм шул вакыт, аудиториябез барлыгын белеп: «Без Мәскәүдә татар кичәләре үткәрәбез, әйдәгез, бергәләп оештырыйк», – дип яныбызга килделәр. «Әйдәгез!» – дидек.  «Фреш» клубында үткәргән беренче кичәгә 500 гә якын кеше килде! Ишек төбенә зур чиратлар тезелде. Клуб 350 урынга гына исәпләнгән иде. Бер яктан, әйе, аншлаг иде бу, икенче яктан... Казаннан татар диджеен – Шәкертне чакырдык. Ул башыннан ахыргача татарча гына уйнады: Мәскәү яшьләре моны да кабул итеп бетермәде. Ялгышларны төзәтә-төзәтә кичәләрне дәвам иттек...»

2007 елның июнендә Татарленд сайтында ун меңенче кеше теркәлә. Дүрт ай эчендә! Баш әйләнерлек уңыш! Әле бит рекламасыз, «чыбыксыз телефон» аша таралган хәбәр буенча гына. Шулкадәр көтелгән, кирәкле проект булып чыга ул. Әнвәр белән Алсу уртак карарга киләләр: «Икебез дә эштән китәбез».  
 
Бездән алган сувенирлар һәркемгә татар икәнлеген хәтерләтеп тора. Шуңа күрә бу бизнес кына түгел дип саныйм. 

2008 елның язында алар Дуслар сайтының доменын сатып алалар. Ә июль аенда Татарленд базасын Дусларга күчерәләр. Шактый җитди, тәвәккәл адым була бу: ул көнне Татарлендка керүчеләр Дусларга эләгә. Ә моны ошатмыйча алардан баш тартсалар? Утыз җиде мең кулланучыны югалту уен эш түгел... 

Тормыш эшкә үзгәрешләрне, яңалыкларны үзе кертә бара. Бераздан аерым танышу сайты кирәклеге дә ачыклана. 2009 елның көзендә Tatarlove.ruны эшләтеп җибәрәләр. Дусларның ярты кулланучысы мәскәүлеләр була. Бу аңлашыла да, интернетның регионнарга әле барып җитмәгән чагы. Ә Татарлав эшли башлаган беренче айда ук кулланучыларның 50 проценты Татарстаннан икәне ачыклана! (Татарлавта бүген 350 меңнән артык кулланучы теркәлгән. Бер көнгә бу сайтка 20 меңгә якын кеше керә. Шуларның 30 проценты – Татарстаннан, өчтән бере – Мәскәүдән, калганы – башка төбәкләрдән). 
 
Дусларның бүгенге көндә кулланучылары — 110 мең. 

Инде TatarMarket интернет кибетләренең барлыкка килү тарихы турында. Татарленд аша Алсу һәм Әнвәр белән танышып: «Әйдәгез, менә моны эшләп карыйк әле!» – дип яннарына килүчеләр бик күп була. Алар һәркемгә: «Әйдәгез!» – дип җавап бирәләр. Рөстәм Мингалиев татар язулы футболкалар эшләү идеясе белән килә. «Без тотынып карадык, күпләргә ошый, әмма аны таратырлык публикабыз юк», – ди ул. Хәтта әзер макетлар да калдыра. 200 ләп футболка әзерлиләр һәм сайтта интернет-кибет ачып җибәрәләр – җәй эчендә футболкалар таралып бетә. 2009 елны татар язулы футболкаларны Люберцы шәһәрендә узган Сабантуйга алып чыгалар: күз ачып йомганчы халык аларны алып та бетерә. «Офлайн проекттан мондый уңыш көтмәгән идек, – ди Алсу. – Без бу өлкәдә новаторлар булдык. Рөстәм әлеге идеясен әйтмәсә, TatarMarket интернет-кибете ачылмас та иде, мөгаен. Хәзер безнең заказлар бөтен Россия буйлап китә – алар буенча татарлар кайда яшәгәнен өйрәнергә була. Моңарчы заказ бирүдә Төмән шәһәре лидер иде. Мәскәүләр үзләре күп ала, әлбәттә. Ассортимент инде бик күпкә киңәйде. Нинди татар сувениры кирәк, һәм­мәсе бар бездә: түбәтәйләр, курчаклар, китаплар, савыт-саба... Ә барысы да шул «Мин сине яратам» дигән футбол­калардан башланды...» 

2010 елны Алсу белән Әнвәр өйләнешәләр һәм... Казанга күченәләр. Офислары – Болак буенда, торулары – Кекин йорты янында... «Татар мәдәнияте, сәнгате эчендә кайныйсыбыз килде», – ди ул.  
«Бәхетләр генә кыска гомерле булды...» Күзләргә тагын мөлдерәп яшь тула... 

Шул ук елны, җәй көне Әнвәр авырып китә. Аларга Мәскәүгә әйләнеп кайтмый чара калмый – Казан табиблары авыруының сәбәбен таба алмый. Башкалада исә: «Яман шеш», – диләр... «Сентябрьдә Әнвәр Россия Фәннәр Академиясенең гематология үзәгенә ятты. Ярты ел мин дә аның белән бергә палатада – кушеткада яшәдем. «Дәвалап булмый...» – дигән сүзне табиблар миңа Мәскәүгә килүгә әйтте. Әмма өметемне соңгы көнгәчә өзмәдем. Башта, чыннан да, алга китеш булды. Аннан яман шеш күзәнәкләре тагын да эчкәрәк үрмәләде. 1 февраль көнне миңа инде әзерләнергә куштылар... Хәтта шул хәлемдә дә аңа бер тамчы күз яшемне дә күрсәтмәдем. Кайлардан килгәндер миңа ул сабырлык, белмим. Бер атнадан без аны югалттык... Хастаханәдә ярты ел буе киләчәк турында сөйләштек, планнар кордык. Ул бер тапкыр гына: «Ахыры нәрсә белән бетәсен белмибез бит...» – диде. Бер ел да бергә яшәргә өлгермәдек... Юк, бу хәсрәт онытылмый. Аны оныту мөмкин түгел. Шуңа якыннарым белән Әнвәр хакында сөйләшмим дәдер. Төшләремә ул сирәк керә...» 

Әнвәр авырый башлагач, сайт өчен бөтен җаваплылык Алсуга күчә: эшне ташлап булмый, даруларга акча кирәк. Ә иң авыр вакытта, үзе генә калган көннәрдә, аңа Марат ярдәм кулы суза. Программистлыкка укучы бу егет берара аларда курьер булып эшли (студентларны – шактый татар егетләрен эш белән тәэмин итә ул). Кызыксынуын, җаваплы икәнен күреп, Әнвәр аны эшкә өйрәтә. Ул чакта Марат, нәкъ ярты елдан, югары хезмәт хаклы эш урыны таба. Алсу, Әнвәрен җирләп, сайт белән бәйле проблемаларны ничек хәл итәргә белмәгәндә, шул Марат аның таянычына әйләнә. Әйе, яхшылык беркайчан җирдә ятмый, барыбер бер әйләнеп кайта. 

Бүген сайтның техник ягы өчен Владимир җаваплы. Игътибарны күбрәк Татарлавка бирәләр – Алсу бу сайтның киләчәге өметле дип саный. Дуслар, әлбәттә, аксый төшә. (Нишләтәсең, Әнвәрнең юклыгы үзен адым саен сиздерә...) Әмма бу проектны да Алсуның бик яшәтәсе килә. Тормышка ашырырга өметләнгән идеяләре дә шактый. 

«Без сезнең сайт аша таныштык...» «Шулай дип башланган хатларны укырга яратам», – ди Алсу. Ә андый хәбәрләрне көн дә ала ул. Үз туганнары арасында да Татарлав аша парлы булганнар шактый. Хәер, Рөстәм белән дә аларны сайт таныштыра. «Мин бик күп вакытымны сайтта үткәрәм, – дип сөйли Алсу. – Кайчак аны төнгә дә сүндермичә калдырам. Гел онлайн булгач, әлбәттә, миңа хәбәр юллаучылар моңарчы да бар иде. Андыйларга җайлап кына: «Юк, мин танышмыйм», – дип җавап бирә килдем. 

Ел ахыры, бик арган чагым иде. Шуңадырмы, төнлә килгән хатларның бу юлы кемнәрдән икәнен беләсем килде. Аларның берсе Рөстәмнән булып чыкты. «Әйдә, очрашабыз, кинога барабыз», – дип язды ул. Мин... кинәт ризалаштым, әмма: «Асадуллаев йорты тирәсендә булса гына, офисым шунда», – дидем. Шактый катлаулы көнем иде ул: эшемнең очы-кырые юк... Без Рөстәм белән метрода очраштык. «Гафу ит, эшләремне төгәлли алмадым, бер җиргә керәсем бар», – дим. «Ярар, мин сине көтәрмен», – диде. Метрода миңа шундый рәхәт иде: телефон тотмый – офиста гел нидер хәл итәргә, шалтыратуларга җавап бирергә кирәк... «Монда ял итәм», – диюемә ул дәшмәде, гаҗәпләнеп карады гына... Берничә көннән тагын шалтырата: «Әйдә, очрашабыз», – ди. «Мин тугызларсыз бушамыйм», – дим. «Ярый, шул вакытка килермен», – ди Рөстәм. Бу хәл бик озак дәвам итте... Мин тормышны ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәнгән. Димәк, Аллаһы Тәгалә шулай тели, дип уйладым.

«Мә, тот һәм башка беркайчан яныңнан җибәрмә», – дип биргәндер ул миңа Рөстәмне. Бик сабыр кеше ул. Алдагы сынауларым өчен – ирем миңа язмыш бүләгедер... Ул миңа бик тиз тәкъдим ясады. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Танышуыбызга ярты ел гына иде әле. «Мин моңа әле әзер түгел», – дидем. Үпкәләсә дә, сиздермәде. Ә аннан уртак танышларыбыз Рөстәмгә фатир сатып алырга тәкъдим иттеләр. Аның акчасы җитмәде, мин үземнекен куштым... Мин икеләнә башлагач, шундый хәл килеп чыкты менә. Ноябрьдә туебыз булды. Без бер елдан артык бергә...» «Парларын табарга теләүчеләр бик күп», – ди Алсу. Көн саен, әйткәнемчә, Татарлавка 20 меңгә якын кеше керә икән. Әмма Алсуны иң сөендергәне – яшьләр үз милләтендәге егет яки кыз белән танышырга тели.

Ә инде кавышып табышканнарның хатлары гел бер җөмлә белән башлана: «Гомерлеккә дигән ярыңны интернет аша табып буладыр дип, ул да, мин дә уйламаганбыз...» Бәхетлеләрдән килгән ул хатларның азагы да гел бертөсле тәмамлана: «Бар ул син эзләгән кеше...»

Ярты ел эчендә алар шуны аңлый: танышу сайты үз чикләреннән чыгып бара. Әйе, яшьләр танышты, әмма сайттан китәргә теләмиләр. Әнвәр чат ясый, аннан форумны эшләтеп җибәрә. Ул чакта аралашуның иң популяр юлы була бу. Яшьләр аны бик тиз кабул итә.

Ә Әнвәр белән Алсу яңа уй белән яна башлыйлар: «Татарча социаль челтәр оештырабыз!»

«Сөембикә», № 2, 2015.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Азагында хата киткән бугай:Рөстәм диясе урынга Әнвәр дип язганнар.

    Хәзер укыйлар