Асыл нәсел балалары

Телевизор экранындагы ыспай кыяфәтле, ачык йөзле, бәрхет тавышлы Абдулла абыйга карап, әни: «Бу кеше бик күркәм холыклыдыр, югыйсә шундый дәрәҗәле эштә озак еллар эшли алмас иде», – дип әйтә иде. Чыннан да, Абдулла абый егерме ел буена татар телевидениесе һәм радиосында хезмәт куйды. Күпләр өчен ул – зәңгәр экраннар кумиры, бәгъзеләр аны туган якны өйрәнүче, филокартист дип белә. Ә аның әтисе Ибраһим абый белән әнисе Хәдичә апаны Әстерханның өлкән буыны әле дә хәтерли, бик игелекле кешеләр иде, дип, олы хөрмәт белән искә ала. Абдулла абый 20 яшеннән үк Казанда яшәсә дә, Әстерхандагы милләттәшләребез аны танып-белеп тора. Ул туган якларына кочак-кочак газета-журналлар төяп кайта, андагы татар дөньясы белән танышып бара. Без аның белән чиксез горурланабыз. Эш күрсәткән ирне ил онытмас, диләр. Ул чын мәгънәсендә ватанпәрвәр. Күптән түгел кулыбызга бик тә затлы бер китап килеп керде. Ул «Старая Волга» дип атала.
Ее люди, Ее суда, Ее судьба...» дип исемләнгән альбом. Монда Абдулла Ибраһим улының гомер буе диярлек җыйган хәзинәсе – Иделебезнең фотоларда сакланган тарихы тупланган. Китап белән танышкач, хаҗи Абдулланың туган як турында әйткән сүзләре кайтаваз булып колакта озак яңгырап торды әле. «Туган як – адәм баласы үзен өендә дип хис иткән төяк ул. Минем өчен Әстерхан белән Иделне искә төшереп торган балачак хатирәләренең берсе – өстәл өстенә савыт тутырып салып куелган кара уылдык... Уылдыгын уылдык та, ә ипи юк! Без ул уылдыктан тәмам туйдык, хәтта миндә аңа аллергия башланды. Ул вакытта кара уылдыкның бер банкасы илле биш тиен тора иде. Ә хәзер зур акчалар түләп тә кара уылдыкны көндез шәм яндырып эзләргә кирәк.
Һәм моның сәбәпләренең берсе: без Идел-әнкәбезне кадерсезләп, шушы көнгә төшердек.
Югыйсә 1943 елда күпме кан коеп алып калдык бит... Су ризыкка караганда да мөһимрәк, кирәгрәк шул!» Дубинның альбомында да шушы фикер баштан ахырга кадәр куәтләнеп бара. Әйе, сүз дә юк: Дубиннар – Идел балалары.
Язмыш үземне Әстерхан якларына алып килгәч, атаклы Дубиннар нәселе белән якыннан аралашып яши башладым.
Шушы асыл нәселнең нык тамырлы Шаһидулла белән Әдилә гаиләсе, шул гаиләнең күренекле хатын-кызлары турында тәфсилләбрәк сөйлисем килә. Шаһидулла белән Әдилә Дубиннар Диләрә һәм Асия исемле ике кыз тәрбияләп үстерә. Кызларның икесе дә әниләре эзеннән табиб һөнәрен сайлый. Диләрә ханымны эшем буенча Әстерхан дәүләт медицина академиясенең клиник фармакология кафедрасы мөдире буларак ишетеп белә идем, шул ук академия доценты Галия апа Яхъяева аша якыннанрак таныштым. Галия апа белән Диләрә ханымның эш урыны – кафедра мөдире бүлмәсенә килеп керүгә, күзем шкафның өстәге киштәсендәге Коръән китабына һәм догалыкларга төште. Россиядә эш бүлмәсен шулай бизәп кую өчен үзеңне, динеңне, милләтеңне саклый алырлык эчке потенциал булу кирәк. Диләрә белән таныштык. Сөйкемле, нурлы ханым. Йөзендә асыл нәсел хатын-кызларына гына хас сыйфатлар мулдан тупланган. Ул үзе турында сөйләргә яратмый, күбрәк әти-әнисе, дини һәм милли тәрбия турында сүз алып бара.
Дөньялар үзгәрә башлагач, 1990 елда Әстерханда беренчеләрдән булып, агалы-энеле Шаһидулла белән Абдулла Дубиннар хаҗ кыла. Аларны Согуд Гарәбстаны короле кабул итә. Диләрәнең эш бүлмәсендә шул очрашу хөрмәтенә бүләк итеп бирелгән Коръән икән.
Бу гаиләдә дини, милли тәрбиягә электән үк зур урын бирелгән. Өлкән Дубин – Ибраһим бабай дәһрилекнең иң котырган елларында Әстерхан үзәк мәчетендә мөәзин булып эшли. Совет чорында балалар ураза тотмасын өчен мәктәпләрдә авызларына кашык белән су каптырып йөргәннәрен әбисе сөйләгәннәрдән хәтерли Диләрә.
Дубиннар – аталары ягыннан мишәр канлы татарлар, Пенза якларыннан. Ибраһим бабалары балаларының күңеленә чиста күңелле, зур ап-ак куллы булып кереп кала. Гомере буе икмәк пешерүче булып эшли. Ибраһим кызы Ханбикә тәтәләре (Әстерханда апа дигән сүз) сыерлар тоткан, авыр елларда Аллаһ ризалыгы өчен сөт өләшә торган булган.
Диләрәнең әнисе Әдилә апа – Уфа татары, таза тормышлы, укымышлы нәселдән. Әстерханда гомере буе Пирогов исемендәге поликлиникада күз табибы булып эшли, оныгы Ильясны тәрбияләр өчен эш урынын кече кызы Асиягә калдырып китә. Асия бүгенгәчә бу эшнең дәвамчысы. Әдилә апа ире турында: «Шаһидуллага балачактан ныклы гаилә тәрбиясе, дини тәрбия салынган. Итагатьле, әдәпле-тәртипле булып гомер кичте ул. Шофер булып эшләде, пенсиягә чыккач, гомерен дингә багышлады.
Хаҗ кыла алуына бик шатланды, дөньядагы иң зур бәхетнең берсе дип санады», – дип сөйли. 1990 елның хаҗы җәйнең бик эссе вакытына туры килә, хаҗилар ышык эзләп туннельгә ашыга. Шунда шактый кеше һәлак була. Безнең Әстерхан халкы эссегә күнеккән, алар тау башында кала. Шаһидулла абый: «Пәйгамбәребез яшенә җитик, аннан карарбыз», – ди торган булган. Шулай килеп чыга да: иртәнге азан белән торып тәһарәт ала да намаз укыганда оеп кына бакыйлыкка күчә. Соңгы сүзе «Аллаһу әкбәр!» була.
Диләрә кияүгә чыгарга җыенгач, әтисе аңа бер генә сорау бирә: «Мөселманмы?» Шулай да уртак тормыш барып чыкмый, гаилә бозыла. Диләрә бар көчен эшенә, улын тәрбияләүгә сала. Тәрбия эшенә әби-бабай, сеңлесе Асия дә кушыла. Шаһидулла абый оныгы Ильяска кечкенә вакытыннан дини тәрбия бирә. Кечкенә Ильяс бабасы артыннан намазга баса, Салават әйтә, сүрәләр, ислам дөньясын өйрәнә.
14 яшьлек Ильяс, гарәп, фарсы телләрен үзләштерә, Татарстан, Казан шәһәре белән кызыксына.
Апасының ирдән аерылуы җиткән кыз Асиягә дә йогынты ясамый калмагандыр. Үз тиңе чыкмагач, тормышын күңеле ятмаганнар белән бәйлисе килми.
Россиядә яшәүче татар кызы Диләрә нинди дә булса уңышка ирешү өчен башка милләт вәкилләреннән өстенрәк, һәр яктан да үрнәк булырга тиешлеген һәм хаталарга хакы юклыгын аңлый. Куйган хезмәт үз нәтиҗәсен бирә: Диләрә Шаһидулла кызы 35 яшьтә – кафедра мөдире, 36 да – фәннәр докторы, 40 яшендә профессор дәрәҗәсенә ирешә. Провизор дипломы алырга да өлгерә.
Килешеп бетмәсә дә, сүзнең дилбегәсен икенче якка тартып, турыдан-туры сорау бирәм: «Гаилә кору вакытыгыз әле үтмәгән. Бәхетегез Казан ягында ачылса, ни әйтерсез?» Диләрә Татарстан, Казан ягына хөрмәт белән каравын әйтә. Әнисе Әдилә апа:
«Мин дә, кызларым да хезмәткә җаваплы карадык, әмма ябышып ятмадык. Кызларымның бәхете Казан ягында ачылса, бик шат булыр идек», – дип кушыла. Әйе, Әстерханда гына түгел, Казанда да үз кеше инде Дубиннар. Идел кебек үк олпат та, затлы да.
Кем әйтмешли, аслиһи-нәслиһи...
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.