Камал театрының тарихи бинасында «Калеб» яшь буын иҗатчылары татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакировка багышланган «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты уздырды. Концерт шигырьләр, Илһам аганың җырлары һәм «Безнең җыр» лабораториясендә иҗат ителгән җырлар белән үрелеп барды.
«Калеб»леләр узган ел шушындый ук концертны Әлфия Авзалова иҗатына багышлап уздырган иде. Быел Илһам Шакировның 90 еллыгы уңаеннан үткәрделәр. Илһам Шакиров «Калеб» өчен чит түгел. Ун ел элек филармониядә 80 еллыгын үткәрәләр. Ул чакта Илһам ага үзе дә исән була әле. Җырчыга багышлап язылган шигырьләр әлеге концертта да сәхнәдән яңгырады. «Калеб» иҗатчылары, бүген популяр булган шагыйрьләр: Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Батталова, Эльвира Һадиева, Булат Ибраһим, Йолдыз, Рифат Сәлах шигырьләрен укыды.
«Безнең өчен бик дулкынландыргыч вакыйга. Камал театрының тарихи бинасында чыгыш ясау – ул зур бәхет тә, зур җаваплылык та. «Калеб»нең башлангыч елларында Камал театрының кече сәхнәсендә чыгыш ясый идек. Ул вакытта кече сәхнә шундый зур булып күренә иде... Илһам абый исеме мәңгеләштерелә. Быел шәһәрдә аның һәйкәле куелачак һәм скверы барлыкка киләчәк. Казан шәһәренең Парклар һәм скверлар дирекциясе җырчының җырларыннан яшьләрчә концертын оештырачак. Һәрберебез Илһам абыйга кагылырга тели», – дип сәламләде «Калеб»нең авторы һәм оештыручысы, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
«Калеб» затлы композиторлары, җырчылары белән дан тота. Бу концертта да Илгиз Мөхетдинов, Илүсә Хуҗина, Азат Кәримов, Айгөл Гардисламова, Алинә Шәрипҗанова, Филүс Каһиров, Алинә Кәримова, Алсу Фәйзуллина, Динар Шәрәфетдинов, Татьяна Ефремова, Эльза Заяри, Илгиз Шәйхразиев, Артур Исламов Илһам Шакировның халыкчан җырларын башкарды. Әйтерсең якын туганны очраттык бу концертта. Балачактан тыңлап үскән әлеге җырлар күңелгә шундый якын. Илһам аганың җырларын башкарыр өчен алда саналган җырчыларның тавыш мөмкинлекләре дә зур шул!
Иң көчле номерларның берсе Филүс Каһиров, Илгиз Мөхетдинов һәм Рөстәм Хөсәенов башкаруында «Сандугач» җыры булды. Баксаң, яшь буын арасында да Илһамнар үсеп килә икән. Зур сәхнәгә аяк атлаган яшь җырчы, әле мәктәп укучысы гына булган Рөстәм Хөсәенов тавышына бер генә тамашачы да сокланмый калмагандыр. «Калеб»нең аны күреп, үзенә алуы, киләчәктә бик затлы җырчы булачагына шик калдырмый.
Тамашачылар «Сарман буйлары», «Идел буе каеннары», «Син сазыңны уйнадың», «Эзләдем, бәгърем, сине», «Саумы, кояш», «Гел елмай» кебек җаннарга якын җырларны тыңлады. Әлбәттә, Филүс Каһировның визит карточкасына әйләнгән «Җиз кыңгырау моңнары» каты алкышларга күмелде. Бу кичтә «Чулпан», «Кара урман» җырлары ишетелмәгәнгә минем кебек эх дип әйтүчеләр дә булгандыр, бәлки. Югыйсә Йолдызның фәлсәфи шигыреннән соң шуның кадар «Кара урман» җырын тыңлыйсы килгән иде.
Илһам Шакиров җырларына җавап итеп җырчылар «Яңа җыр» лабораториясендә иҗат ителгән җырларын башкарды. Концертны алып барырга яңа тандем булдырганнар – Камал театры артисты Эмиль Талипов белән Тинчурин театры артисткасы Резеда Сәлахова. Бер-берсенә туры килеп, бербөтен булып алып барды алар. Тандемның уңышлы булуын концерттан соң ук социаль челтәрләрдә мемга әйләнгән диалоглары да күрсәтә.
Концерт, әлбәттә, җанлы тавыш белән барды. Сәхнәдә Ильяс Камал җитәкчелегендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры булды.
«Калеб»леләр даһи җырчыларыбыз иҗатына багышланган мондый форматтагы концертларны киләчәктә дә уздырачакларын әйтте. Мәдәни тамырларыбызны оныттырмаган, алар белән тагын да ныграк бәйләгән матур үрнәк бит. Яңа очрашулар көтәбез.
Фото: Радик Казанцев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк