Логотип
Матур булыйк

​Татарча Casual

Casual — көндәлек киенү рәвеше. Ул XX гасырда Европада барлыкка килгән. Бу стильнең үзенчәлеге — уңайлы булуда. Кием артык купшы да, артык классик яки артык тра­дицион да булырга тиеш түгел. Кэжуал стилендә киенгәндә, итәк — бер, блузка икенче фирмадан була ала, һәм алар гүя «очраклы» гына шулай бер-берсенә ярашкан шикелле тәэсир калдыра.
Милли кием дизайнерлары­ның халыкара конкурсын Казанда 2009 елдан уздыра башладык. Ул чакта ук дизайнер буларак катнашучы студент­ларыбызның игътибарын үзебезнең традицион милли киемнәребезгә юнәлтергә тырыштык.

Кызганыч, еш кына студентлар сәх­нә образы белән милли үрнәкләр кулланып тегелгән заманча киемнәрне бер-берсеннән аера алмый. Югыйсә заманча көндәлек киемнәрне дә та­тар­ча милли бизәкләр, милли рә­веш-ләр белән тегәргә бик мөмкин бит.

Заманча мода нәрсә ул? Барыннан да битәр, ул – уңайлылык. Нәкъ менә киемнең уңайлылыгы Мода атлы уенга үз кагыйдәләрен кертә.
Милли кием ул – мәдәният чагылышы. Борынгы әби-бабаларыбыздан безгә бик бай мирас – татарча милли кием-салым калган. Гасырлар дәвамында аның үзенә генә хас үзенчәлекләре барлыкка килгән, һәм бу үзенчәлекләр халкыбызның эстетик идеалын чагылдыра.

Нәрсәләр хас соң безгә? Бүтән бер генә халыкта да кабатланмас нәкыш-бизәкләр. Ул бизәкләр безнең күлмәк­ләребездә, читек-кәвешләребездә, көндәлек көнкүреш әйберләрендә – һәркайда! Нәрсәне генә алсаң да, һәркайсында деталь­ләр өстенлек итә!!!

Яшь татар хатын-кызының (авыл кызымы ул, шәһәрнекеме) заманча образы ул – иң элек уңайлы тукымалар һәм җайлы кием!
Хәзер кием күргәзмәләрендә изүенә милли бизәкләр чигелгән күлмәкләр күбебезнең игътибарын җәлеп итә. Туган тел, милли гореф-гадәтләребез, милли йолалар, Сабантуй, Нәүрүз кебек милли бәйрәм­нәребез яшьләребезне торган саен күбрәк кызыксындыра. Бик куанычлы хәл бу. Ә тагын да куанычлысы – яшь егет-кызларыбызның хәтта иң гади генә кием-салымнарын да милли бизәкләр белән бизәп, башкалардан аерылып торырга омтылуы. Узган ел Казанда беренче тапкыр үткән Халык-ара «Turkvision-2014» җыр фестива-лендә Төркмәнстан, Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан һәм Алтайдан өлкәсеннән килгән катнашучыларның милли киемнәренә булган мөнәсәбә-тен, ихтирамын, мәхәббәтен күреп таң калган идек. Төркмәнстан җырчысы Зөләйха Какаева чын мәгънәсендә мода өлгесенә әверелде ул көннәрдә. Яшь кызларның аның киеменә, йөз-кыяфәтенә соклануларын ишеттек.

Әйе, милли үрнәкләр белән бизәлгән матур һәм уңайлы киемсалымны күпләп җитештерү сәнәгате бездә әлегә юк. Ләкин яшьләрне әкренләп кенә «Татарча casual» сти-ленә өйрәтүче тәүге карлыгачлар күренә башлады инде. Бу зур проект безгә Мәскәүдән килде, кызганычкамы, куанычкамы, башкалабызның мөмкин­лекләре зуррак. Яшьләр арасында «Татарча casual» проекты милли киемгә карата яңача караш тудырды, һәм ул илебез киңлекләрен көннән-көн күбрәк яулый бара.

Яшьләребезне бу проект нигә шулай җәлеп итә соң? Барыннан да бигрәк, үзенең заманчалыгы, уңай­лылыгы һәм теләсә кайсы киемне бер-берсе белән, аксессуарлар белән яраштыра алу мөмкинлеге өчен һәм, әлбәттә, матурлыгы өчен үз итә аны яшьләр. «Татарча casual» бренды коллекциясен үз итәсе бар әле!
Яшь талантларның эзләнүчәнлеге безне һәрвакыт куандыра. Менә кайда ул фантазия иреге. Нәкъ менә яшь дизайнерлар көнбатыш агымын татарларның
борынгыдан килгән мәдәни традицияләре белән (әлеге очракта киемдә) бергә бәйли алды.

Яка очларына милли бизәкләр чигелгән мәктәп формасы кигән укучылар нинди күркәм булыр иде югыйсә. Хәзер никах күлмәкләрен милли итеп тектерү гадәткә кереп китте, һәм монда төрле стильләрне, төрле юнәлешләрне бергә бутыйлар. Болай бутау дөрес түгел. Шуңа да дизайнерларга, җиңел сәнәгать белгечләренә киңәш итеп әйтәм: иренмәгез, беренчел чыганакларны өйрәнегез, фәнни хезмәтләргә күз салыгыз, тарихчылардан сораштырыгыз, шул чакта гына сезнең хозурыгызга үз милли мәдәнияте­безнең кабатланмас гүзәллеге ачылыр.

Инде менә ничә еллар буе үз киемнәремдә татарча милли стильне кулланып кына калмыйм, ә тегү осталары белән киңәшеп, аны камилләш­терергә омтылам. Бервакыт каюлы читекләремне киеп Рим урамнарын гизгәндә, Евро­паның мода индустриясе вәкилләре­нең – бүгенге көндә мода диктаторлары булган итальян хатын-кызларының хәтта һушын алган идем. Шул чакта үзебезнең татарларыбыз өчен ничек горурланганымны белсәгез! Шушы горурлык хисен яшьләребезгә дә йоктырасы иде бит. Аларга әйтәсе килгән сүзем шул: акыл иясе булган талантлы борынгы бабаларыбыз калдырган мирасыбыз белән горурланыгыз һәм ул мирасны сакларга, көндәлек тормышыбызга кире кайтарырга тырышыгыз.

Милли кыйммәтләрне киемнәрдә дә чагылдыра башлау, милләтебезнең йөзен ачуда мөһим роль уйный. Чөнки кием – шәхеснең дәвамы. Аннары бит, безне акылыбыздан алда киемебезгә карап бәялиләр дә.


Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар