Бахмаль

Татарларның милли киемнәрендә һәрчак «шәрыкча» җете чәчәкле тукымалар, катлаулы һәм бай бизәкләр төшерелгән баш киемнәре, төрледән-төрле аяк киемнәре, сәнгать югарылыгындагы зәркән бизәнү әйберләре, бер-берсен тулыландырып һәм үзара яраклашып, кабатланмас халык иҗаты үрнәкләрен тудырган.
Халыкның бигрәк тә шәһәрдә яшәүче таза тормышлы катлавына урта гасырларда бәрхет, атлас, әдрәс, бикасаб, бахмаль, бинарес кебек шәрык тукымалары үтеп керә башлый. Бу тукымалар – тотрыклы мул тормыш, зирәклек, байлык символы. Шәрык тукымалары, грузин шигърияте яки борынгы грек мифлары кебек үк, халыкның кабатланмас бай мирасын чагылдырган. Тукымаларның бәһасе алтынга, кыйммәтле асылташларга тиңләштерелгән. Хакимияттә утыручылар, югары даирә кешеләре ефәк, парча, бәрхет, бахмаль тукымадан тегелгән киемнәрдән йөргән. Кемнең кайсы катлаудан булуын, үзенчәлеген ассызыклап күрсәткән алар. Бүгенге көндә незберек зәвыклы кешеләр шәрык осталарының сәнгать әсәрләренә торырлык кулдан тукылган тукымаларын өр-яңадан ачтылар. Тукыманың һәр метрын әзерләүгә киткән вакыт һәм сарыф ителгән көчне тукучының җанын, иҗат ялкынын, гасырлар зирәклеген бармак очларыннан күчереп төшергән тылсымлы бизәкләре белән чагыштырырлыкмыни?!
«Бахмаль» яки кулдан эшләнгән вельвет – «икат» бизәкле йөнтәс ефәк тукыма – бары патшаларныкы гына саналган. «Икат» бахмаль Төркестанда узган гасырның 1900–1907 елларында тукылган. Күбесенчә югары катлау кешеләре – патшалар, ханнар арасында дәрәҗәле йөргән. Кул хезмәте күп керү һәм шактый ефәк тотылу аркасында бик кыйммәт торган, сатуга да сирәк чыккан. Татарның билгеле кешеләре, сәүдәгәрләр бу затлы тукымадан биһуш калып, кыйммәтле, затлы бүләк сыйфатында хәләл җефетләрен сөендергәннәр.
Бахмаль тукыманы җитештерү технологиясе совет чорында юкка чыга. Бары 1990 елларда гына Үзбәкстанда ата-баба һөнәрен дәвам итүче тукучылар гаиләсендә тукыма әзерләү технологиясе могҗиза булып яңадан торгызыла.
Атлас, әдрәс, зандона, алоча. Ачык төстәге зиннәтле бу тукымалар эссе Шәрыкны гына әсир итеп калмый, тыенкы, салкын Көнбатыш та соклана аларга. Сокланмый мөмкин дә түгел!
Шактый катлаулы, бары кул хезмәте белән генә башкарыла торган туку – аерым төсләргә аралаштырып манып бару өчен бер тотам җепне чорнап бәйләү ул.
Бахмаль – бәйрәмнәрдә генә киелә торган кыйммәтле киемнәр өчен кулланылган тукыма төре. Аны Бохарада гына җитештергәннәр. Ә Бохара ханлыгы гомер-гомергә сәнгать әсәрләре дәрәҗәсендәге әйберләре белән дан тоткан. Туку, текстиль дә шуңа караган. Әлеге тукымадан тегелгән киемнәр бөтен Үзәк Азиядә дәрәҗәле саналган.
Тукыманың йөнтәс ефәгенә бик күп ефәк китә, ә аның нигезен ефәк һәм мамык тәшкил итә. Шуңа күрә бахмальне «ефәк бәрхет» дип тә йөртәләр. Кулдан тукылган 100 процентлы ефәк бахмаль була алмый, аның составында мамык та бар.
Бу җитештерү технологиясе мөмкинлекләре белән бәйле. 100 процентлы ефәк бәрхетне итальян һәм немец станоклары гына чыгара. Ләкин бу инде кулдан тукылган тукыма була алмый. Үзбәкләр 100 процентлы ефәк бәрхетне җитештерми, җиһазларының андый куәте юк, тукымага мамык та катнаштырыла. Бахмаль кебек кулдан тукыла торган катлаулы тукыманы җитештерү күп хезмәт сорый, үзе бик кыйбатка төшә, әмма ихтыяҗ зур аңарга. Урта Азиядә бүген 100 процентлы бахмаль җитештерүгә йөз тотканнар. Казан, Татарстан хатын-кызларына элеккеге сылу кызларыбыз кебек әлеге үзенчәлекле тукымадан ясалган аксессуарлар белән көязлә-неп йөрергә җай чыга дигән сүз бу.
Алар барысы да кайчандыр Бөек ефәк юлы аша безнең Казан ханлыгына китерелгән. Әбиләребезнең әбиләре зиннәтле шәрык ефәгенә, бәрхетенә төренеп һәм аларга үзләреннән дә милли бизәкле чигүләребезне өстәп, татар халкының гамәли сәнгать үсешенә уңай мохит тудырганнар.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.